Русия футбол командасы таратылырмы? 

Русия футбол командасы таратылырмы? 

Европа футбол беренчелеге әле тәмамланырга да өлгермәде, аның төркем уеннарыннан төшеп калган Русия командасы тирәсендә көчле җәнҗал күтәрелде. Уэлс командасы тарафыннан 3:0 исәбе белән тар-мар ителгәннән соң хисле Русия халкы уенчыларны көчле тәнкыйть утына тотты. Аңа кадәр исә команда, Англия белән 1:1 исәбенә уйнап, нибары 1 балл җыя алды. Төркемдә соңгы, дүртенче урынны алган команда чемпионаттан кайтып китте.

Интернетта бу җиңелүгә реакция шартлауга тиң булды. «Азатлык» аңа бәйле төп фикерләрне һәм реакцияне инде туплап күрсәткән иде. Тик ул чишмә башы гына булып чыкты. Җиңелүдән соң футболчыларының бер өлеше өйгә кайтмыйча гына ял итәргә киткән. Кайткан футболчыларның да, журналистлардан качып, «безгә ник оят булырга тиеш соң?» диюе дә халыкның ачуын нык чыгарган.

Хикәя моның белән генә чикләнми. Монакога ял итәргә дип киткән ике уенчы – Александр Кокорин һәм Павел Мамаев ялларының бер кичен видеога төшереп, Инстаграмга чыгарган.

Монте-Карлоның Twiga төнге клубында төшерелгән видеода Мамаев белән Кокоринның кальян тартып утырулары күренә. Моннан тыш Русия гимны фонында аларга күп санлы кыйбат шампан шәрабы шешәләрен китерәләр. Матбугатта таралган мәгълүматларга караганда, футболчылар шампанга 250 мең евро түләгән.

«Футболчылар барысын да сыйлаганнар. Кайберәүләр шешәләрне җыеп алып китә иделәр, алар бик күп иде», дип сөйләде Life порталына клубта булган кеше.

Әлеге видеоязмадан соң футбол җанатарлары шартлап протест белдерергә тотынган. Моңа кадәр үк ачылган, ләкин башта бик популяр булмаган петициягә күпләп имза куя башлаганнар. Футболчыларны алар уйнаган клубларның өстәмә төркеменә күчерделәр, штраф салдылар. Социаль челтәрләрдә исә аларга туктамас тәнкыйть һәм ачу сибелә.

Шампан шәрәбендә коенучы спортчыларга карата Русия Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин үзенең рәсми твиттерында «Бокалларга салуны башкаларга кушканнар. Болар бокалларга туры китереп сала алмас иделәр» дип мыскыллап язып чыкты.

Иң көчле тәнкыйть Исландия командасы белән чагыштыру фонында булды. Русия җыелма футболчылары Монакода 500 шешә шампан шарәбе белән бәйрәм итте, ә Исландия футболчылары өйләренә кайтып утын ярырга китте, дип яздылар интернетта.

Исландия җыелма командасы бу Европа беренчелегенең ачышы саналды. «Исланд могҗизасы» һәм «әкияте» дип аталган әлеге күренеш көчле әзерлеге булмаган исландлыларның чирек финалга кадәр үтүе белән бәйле. Исландиядә команда уеннарын бар халык диярлек карады, ил халкының 9 проценты беренчелеккә килеп, аның өчен җан атты. Чирек финалда исә Франциягә оттырса да, үз җирендә команданы каһарманнар кебек каршы алдылар.

Исланд футбол командасы фонында Русия җыелмасы гамәлләре бик провокатив күренә. Ничек кенә булмасын, Русия җитәкчелегендәге төрле рәсми затлар инде җыелманы тарату һәм футболны оештыру эшен яңа баштан башларга кирәклеген белдерә.

500 меңнән артык кеше имзалаган петиция көчкә ия булырмы? Анысы якын арада билгеле булыр.

Закир ӘМИРХАН

Рәфәгать Хәбибуллин үзен туган авылындаҗирләргә кушкан

8нче июль көнне Сүриядә Ми-25 хәрби вертолеты Русиядә тыелган «Ислам дәүләте» сугышчан төркеме тарафыннан бәреп төшерелү нәтиҗәсендә хәрбиләр Евгений Долгин һәм Рәфәгать Хәбибуллин һәлак булган.

51 яшьлек Хәбибуллин тумышы белән Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районы Вязовый Гай авылыннан. Аның Сүриядә килешү белән хезмәт итеп бетерүенә өч кенә көн калган булган. Мәрхүм туган авылында җирләнәчәк, дип сөйләде «Азатлык»ка аның туганнары һәм авылдашлары.

«УЛ – БЕЗНЕҢ АВЫЛ ГОРУРЛЫГЫ»

Вязовый Гай авылында мәрхүмнең әнисе Гөлҗиһан, бертуган абыйлары Заһит һәм Рәшит гаиләләре белән гомер кичерә. Авыл зур түгел, Хәбибулиннар нәселендәге кайгы һәр йортка да кагылды, ди «Азатлык»ка очучының туганнан туган энесе Фәрит Хәбибуллин. Безнең белән аралашканда ул күз яшьләрен тыя алмады.

«Рәфәгать абыйның үлеме турында Интернеттан белдек, укыгач ышанмадык. Булмас хәл, дидек. Башта мәгълүмат та төрле иде бит, берничә урында бу хәбәрне кире кагу да булды. Әүвәл Сүрия вертолеты дип әйттеләр. Ә ул Сүрия байрагы төшерелгән безнең вертолетта булган икән. Кызганыч, ахыр чиктә Рәфәгать абыебыз булып чыкты. Авыр кайгы. Әнисе Гөлҗиһан апа ничек кичерер инде… Тыелып булмый, барыбыз да елашабыз, ышанып булмый.

Рәфәгать абый – безнең авыл горурлыгы. Аның кебек башка бер кеше дә юк. Безнең өчен идеаль кеше булды. Гөлҗиһан апа белән мәрхүм Мәхмүт абый өч бала үстерде. Рәфәгать абый – иң кечкенәсе. Шәп укыды, барысын да бик тиз ота иде, максатчан булды. Хыялы да – хәрби булу. Теләгенә үз тырышлыгы белән иреште. Спортчы иде, мәктәп ишегалдындагы турникта «кояш» булып әйләнгәненә без кызыгып карый идек. 10нчы сыйныфны тәмамлап Чехославакиядә армиядә хезмәт итте. Сызраньда очучылар әзерли торган югары хәрби авиация училищесында биш ел укыды.

Авылдан читтә яшәсә дә, динне читкә этәрмәде, аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Полк командиры булса да, намаз укый иде. Әнисенә дә, кабинетында бикләнеп намаз кылганнан соң, башта туганнары, аннары кул астында эшләүче егетләр өчен дога кылуы турында сөйләгәне истә.

Чечняда да сугышты бит ул. Бик каты яраланган иде. Анда да аның вертолетын бәреп төшерделәр. Хезмәттәшенең шунда ук гомере өзелгән, ә Рәфәгать абый уттан исән чыккан иде. Бик озак тернәкләнде, аксап йөрде. Әмма барыбер хезмәт итте. Менә гомере еракларда өзелде…» – дип сөйләде Фәрит Хәбибуллин.

Фәрит әфәнде абыйсының күңеле һәрвакыт авылда иде, ди – елына бер тапкыр булса да авылга кайтырга тырышты. Соңгы тапкыр узган елны күрешкәннәр.

Хатыны Рәмилә – күрше Старый Зеленый авылыннан. Өлкән улы да әтисенең юлын сайлады, ул да хәрби очучы: әтисе кебек Сызраньдагы вертолет училищесын тәмамлаган.

Рәфәгать Хәбибуллинны башта Краснодарның Кореновск шәһәренә алып кайталар, аннары Сызраньгә. Анда курсантлар белән хушлашу оештырыла… Аннары туган авылга алып кайту планлаштырылган.

«Рәфәгать абый, алай-болай була калса, ничек кенә булмасын, туган якта җирләүләрен васыять итеп калдырган. Улына бу хакта кат-кат әйткән булган. Гомере гел кыл өстендә булды. Авыл халкы белән көтәбез аның кайтуын», – диде Фәрит Хәбибуллин.

«НИК АНЫ СҮРИЯГӘ ҖИБӘРГӘННӘРДЕР – БЕЛМИМ»

«Сүриягә кайчан киткәнен белмим. Әйтмәгән. Хатынына да «командировка гына» дигәннәр… Ник полк командиры була торып очкан икән ул? Ник анда барган икән…

Сүриядә мөселманнар бит. Үзе мөселман булып анда баруны ничек кабул иткәнен белмим. Әмма Чечняда да хезмәт итте бит, анда да мөселманнар иде. Рәфәгать абый: «Нишлим соң? Фәрманга буйсынырга тиешмен», – дия иде. Ул бит хәрби. Авыр булгандыр аңа. Ни кушалар, шуны эшлим, дигәне истә», – дип сөйләде «Азатлык»ка Фәрит Хәбибуллин.

ГЕЛ КАЙНАР НОКТАЛАР

Рәфәгать Хәбибуллиның биографиясенә күз салсаң, ул даими төрле сугышларда, хәрби низагларда катнашкан.

1990нчы еллар башында грузин-абхаз сугышына җибәрелгән. Анда 148 көн булган.

Шуннан 1994нче елда беренче чечен сугышына җибәрелгән. Анда каты яраланган. Сигез ай хастаханәләрдә яткан. Бер-бер артлы операцияләр кичергән. Аннары кире Чечняга кайткан һәм анда 1996нчы елга кадәр сугышта катнашкан. Беренче чечен кампаниясе тәмамлангач, кабат грузин-абхаз низагы өлкәсендә тынычлык урнаштыру зонасына җибәрелгән.

1999нчы елда икенче чечен сугышына киткән. Анда ахырга кадәр булган. Шуннан соң 2008нче елның җәенә кадәр аны даими рәвештә Чечняга командировкаларга җибәреп торганнар. Ул анда Ханкала һава аланында вертолет полкы командиры вазифларын башкарган.

2008нче елның августында Хәбибуллин биш көнлек Русия-Грузия сугышында да катнашкан. Көньяк Осетиядә Русиянең авиация төркеме өчен җаваплы булган.

Русиянең чираттагы сугышында аның чираттагы командировкасы Сүриягә була…

Римма ӘБДРӘШИТОВА,

Ландыш ХАРРАСОВА

Кашапов үзен Татарстан төрмәсенә күчерүләрен сорый

Коминың Микунь кырыс шартлы төрмәсендә утыручы татар милләтпәрвәре Рафис Кашапов төзәтү оешмаларында канунилыкны тикшерү өчен җаваплы Сыктывкар прокурорына үзен Татарстандагы төрмәгә күчерүне сорап мөрәҗәгать иткән. Комидагы төрмәдә милли һәм дини хокуклары бозылуыннан зарлана ул.

Хокук яклаучыларга җибәргән икенче хатында Кашапов үзенең бик начар шартларда тотылуын яза. Ул тоткыннарның ярым җимерек биналарда яшәвен, кышын салкын булу сәбәпле кышкы киемнән йоклауларын, җәен һава җитмәү һәм су булмаганга күрә гел сасы ис торуын бәян итә. Шулай ук сәламәт кешеләрнең ВИЧ һәм туберкулез белән авыручылар белән бер бүлмәдә тотылуы турында языла хатта.

Элегрәк адвокат Руслан Гарифуллин төрмәдә булып кайтканнан соң «Азатлык»ка Рәфис Кашапов утырган төрмәдә татарга нәфрәт күзәтелә, дип сөйләгән иде.

Митрополит керәшенчә келәү укыды

9нчы июльдә керәшеннәр Тихвин изге ана иконасы көнен билгеләде. Казанның Тихвин чиркәвенә аларны котларга дип килгән Татарстан митрополиты Феофан бәйрәмдә беренче тапкыр керәшенчә келәү (гыйбадәт) кылды.

Иконаны искә алырга республикадагы барлык керәшен руханилары, актив керәшеннәр җыелган иде. Бәйрәмгә 80ләп кеше килде, күбесе өлкән буын. Бу аз, диде әңгәмәдәшләребез. Раштуа бәйрәмнәрендә чиркәүгә сыймаган вакытлары була иде.

Халык аз булса да, Тихвиндагы керәшеннәр мөһим бәйрәмнәренә беренче тапкыр яңа митрополитның килеп, гыйбадәт алып баруына сөенечләрен яшермәде.

«Феофанның килүе безнең өчен бик зур хөрмәт, зур дәрәҗә. Аны монда бик көттеләр», – диде Азатлыкка «Туганайлар» керәшен газетасы баш мөхәррире Людмила Белоусова.

Моңа кадәр ел саен Татарстандагы православларның элекке башлыгы Анастасий да килә торган булган. Ул 25 ел дәверендә керәшенчә келәү уздырырга өйрәнеп беткән иде, ди Людмила ханым.

Керәшен милли күлмәкләрен киенеп килгән ханымнар хәзерге митрополит Феофанның «татарча келәү укырга өйрәнәчәкмен» дигән сүзләрен каяндыр ишетсәләр дә, бу көнне аның туган телләрендә, татарча сөйләвенә игътибар итми калганнар. «Аерым сүзләр генә әйтүдән иман килеп чыкмый бит әле ул, киләчәктә яхшырак өйрәнер, дип өметләник», – диде алар.

Чиркәү бәйрәменә килгән фольклорчы-галим Геннадий Макаров митрополитның татарча да келәү кылуын хуплады.

«Барлык телләр дә Ходай тарафыннан бирелгән, алар барысы да хөрмәткә лаек. Бигрәк тә ул безнең туган телебездә сөйләгәч, икеләтә рәхәт. Бу митрополит Феофанның абруен күтәрә», – ди ул. Геннадий әфәнде үзенең туган теле татар теле булуын таныса да, үзләрен «керәшен татарлары» дип әйтүгә каршы килде. Аның фикеренчә, «татар» сүзе халык тарафыннан мөселман буларак кабул ителә, шуңа «керәшеннәр» диеп язуны сорады.

Керәшеннәрнең Тихвин чиркәве бәйрәме «Бәрмәнчек» ансамбле чыгышы белән төгәлләнде. Келәү кылу ахырында митрополит Феофан барлык керәшен руханилары һәм килгән халык алдында Тихвин чиркәвен җитәкләүче Павел атайканы мактады, күпъеллык тугры хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде. Керәшен халкы өчен күп эшләвен, аны яратуларын әйтте. Митрополит әлеге мөрәҗәгатендә православ динендә берләшеп, киләчәктә керәшен халкы өчен яшь дини лидерлар тәрбияләүне максат итеп куйды. Чиркәүләр төзү мәсьәләсе дә күтәрелеп алды, бәйрәмдә халыкның азлыгына да игътибар иткән ул.

«Кайда чиркәү төзергә рөхсәт бирмиләр әйтегез, төзиячәкбез, сүз бирәм. Әмма минем сорау туа, кайда без? Бәйрәм, ләкин бүген менә чиркәүгә килергә кем комачаулый? Шайтаннар һәм ялкаулыкмы?» – диде Феофан сүзен йомгаклап.

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Чуалышлар кайтавазы

Казанның «Рубин» футбол командасының җанатарлар белән эшләү белгечләре Дмитрий Хрисанов һәм аның хезмәткәре Азамат Садыйков Марсель стадионында узган Европа футбол беренчелегендә Англия-Русия уеныннан соң туган бәрелешләрдә катнашканы өчен эштән азат ителде. Бу хакта РБК яза.

Комментарии