Сабантуй – шашлык туе

Искәндәр Сираҗиның «Сабан туе кем бәйрәме?» (№24, 20 июнь, 2012 ел) язмасын укыгач, кулыма каләм алырга булдым. Бик урынлы, көн кадагына кагылышлы, актуаль тема күтәргәнсез. Сезнең белән тулысынча килешәм. Быел үзебезнең Кукмара районы Сабан туенда булырга туры килде. Сез язганча, алып баручылар бер сүзне татарча әйтсә, калганын урысча сөйли. Андыйга йөрәгем авырта башлый. Сәүдә бүлекчәсенә киттем. Анда бер-береңне күрә, таба торган түгел – төтен. Шашлык пешерәләр. Себердән кайткан кунагым, атказанган шахтер белән өчпочмак, коймак алу ниятеннән чиратка бастык. Бу әйткән ризыкларның берсе дә юк. Шашлык кына.100 грамм, ике кисәк чучка итенә 150 сум түләдек, икмәге кәгазь юкалыгы, мондый хәл сугыштан соң да булмады.

Күрсәң иде чит-яктагы галәмәтне. Әллә кешене өендә ашатмаганнар – башы-күзе акайган, бер кулында сыра, икенче кулында майлы калҗа, әллә пешкән, әллә юк, иягеннән, терсәгеннән майлар тама, көтүдән ачыгып кайткан хайван да алай булмас. Аңа әллә , әллә урыс туе, әллә хәләл, әллә хәрам. Үзенең башында чиккән түбәтәй. Сез әйткәндәй, башына елына бер кигәндер инде.

Кунагым Илгиз:

– Сеңлем, гөбәдия, өчпочмак, коймак юкмы соң? – дип сорады.

– Абый, аның хакы чыкмый, – диде сатучы.

Китеп бардык. Кая барсаң да, бер үк җавап. Тынчу, төтен, һава җитми, күздән яшь килә.

– 40 ел күмер чабып, җир астында да мондый төтен, тынчу һава күрмәдем, сизмәдем, – диде кунагым.

Аланлыктан юл читенәрәк китеп, алган күчтәнәчләр белән сыйланып, хәл алгач, Сабан туе мәйданындагы урыннарга утырдык.

Көрәшнең исеме генә калды. Ике-өч минут вакыт бирелә, очко куела, иркенләп көрәшү, билдән алып җиргә салу юк.

– Әйдә, кайтыйк булмаса. Мин мондый көрәшне үзебездә дә ял саен спорт сараенда карадым. Сабан туе карарга, татарча сөйләгәннәрен, моңлы җырлар ишетергә кайткан идем. Прокопьевск урыс җире булса да, татарлар саф татарча сөйләшә, Сабан туен анда да үткәрәбез, бер-берсен екканчы көрәшәләр, – диде кунагым.

Кунагыма каршы килә алмадым, үзем дә әллә ни күңеллелек, милли бәйрәм хисен сизмәдем.

Сабан туе кем бәйрәме? Кем ничек файдалана. Ул «шашлык бәйрәме»нә әверелгән, дисәк дөресрәк булыр.

Кукмара тау башында 1958 елның 17 июнендә район Сабан туенда Өлге авылыннан тәбәнәк, юан Миңнемулла Әсән елгадан озын гәүдәле, тыгыз тәнле, егәрле егет Фәйзрахман белән көрәште. Андый көрәшне күргәнем юк, инде булмас та. Сабан туе кичке 8ләрдә бетте, анда да кеше таралмады, тын алмый карадылар. 4 сәгать 48 минут көрәштеләр. Аннан Фәйзрахман төптән юан Миңнемуллагабирелергә мәҗбүр булды, анда да күрше авылдан булганга гына. Ул елны Фәхретдинов Миңнемулла баш батыр калды, тегү машинасы иттеләр.

Менә замана, хәзер кайсы авылда, нинди бүләк, нинди марка машина тия, алдан ук белешеп йөриләр. Бу нинди көрәшче булсын – хәрам азык җыючы акча коллары.

Авыл Сабан туе көнне кичке уенны хәтерлим. Андагы халык, кунак егете, кызлары икешәр түгәрәк әйләнеп, «Шахта», «Алмагачлары», Минзәлә, Арча көйләренә парлашып җырлаулар таң беленгәнче дәвам итте.

Ә хәзер «дөң-дөңнән» башка берни юк, чикерткәдәй сикерешәләр. «Мәдинәм-гөлкәем», «Күбәләгем» кебек матур җырлар кая китте? Юк шул, бу буыннан өмет тә итмә, булмас та.

Сабан туена кемдер карар өчен, кемдер ашарга, күбесе табыш алу, бу көннән файдаланып, кесә калынайту өчен чыга. Бу мәхшәр «шашлык чире» кайчанга кадәр сузылыр, эшмәкәрләргә чик куелса иде.

Нурислам ГАЛИЕВ.

Зур Кукмара.

Элек кызыграк иде…

1963 елларда Сабантуйлар бик күңелле уза иде. Барыбыз да көр күңелле, киемнәребез дә бер чама: бай, хәерче дигән катлам юк иде. Ул вакытларда Сабан туе 18-20 июньдә, ә Казанда 30 июньдә була иде. Чөнки бу вакытта җәйнең иң күңелле чагы, яңгыр да яумый, кояш кыздыра, халык чын мәгънәсендә иркенләп ял итә. Сабан туена кадәр чәчү, яфрак әзерләү, кычыткан һ.б. төр эшләр дә беткән була. Шуңа күрә Сабантуйлар атна буена бара иде. Аңа карап колхоз эшенә дә зыян килмәде. Ул вакытта колхозлар бик эре дип истә калган. Безнең колхозга тагын ике колхозны куштылар, шулай итеп 13 авылдан торган бер колхоз булып яшәдек. Ул «Урал» колхозы дип аталды. Мин менә шушы колхозның комсомол секретаре булып эшләдем. 1963 еллардан алып 1990 елларга кадәр Сабантуйларда комиссия составында булырга туры килде. Баштагы елларда бирнә җыюлар авыр булды, чөнки ялгыз әбиләр өй ишекләрен бикләп качып кала иде. Ул вакытта кешенең бирергә әйбере юк иде. Шулай да, йомырка булса да бирәләр. Йомырка күп җыелганлыктан, аны кибеткә тапшырып, акчага әйләндерә идек. Шул акчага балаларга уенчыклар ала идек.

1963 елның Сабан туен искә төшереп китәсем килә. Армиядән кайтканга бер генә ел, хәл бар, көчле чак. Комиссия киңәшмәсендә миңа көрәшне һәм ирләр йөгерешен алып барырга йөкләделәр. Көрәшне 2-3нче сыйныф балаларыннан башлап җибәрдем. 16-18ләр тирәсендәге яшьләр арасында батыр билгеле булды. Болардан соң зурлар көрәшен башлап җибәрергә кирәк. Сөлге алдым да: «Әйдә, иптәшләр, минем белән көрәшкә кем чыга?» – дип йөрим. Шуннан үзем кебек өч кешене күтәреп аттым. Ул вакытта бик тар чалбар кияләр иде. Миндә дә шул чалбар иде. Менә шул өч егетне атканнан соң, Сабан туе мәйданы буенча йөрим, «Әйдәгез, егетләр, кайсыгыз керә?» – дим. Үзем шулай дип йөрим, ә бар халык миңа карап көлә дә көлә. Шуннан Чиләбе шәһәреннән кунакка кайткан бер туган апа мине чакырып үз янына китерде. «Фәнис, сизмисеңмени, синең бит арттан чалбарың ертылган, халык шуңа көлә», – диде. Ярый әле ул вакытта Сабан туе безнең бакча артында гына була иде. Тиз генә кайтып, чалбарны тегеп килдем. Ә икенче чалбар юк.

Минем бит әле ирләр йөгерешен оештырасым бар. Ул вакытта карты да, яше дә бергә чаба иде. Мин бер егетнең велосипедын алып тордым да йөгерешчеләрне Яңа Карамалы юлыннан 2 чакрым аралыкта тигезләп бастырдым. Егерме бишләп кеше бар, күбесе яшьләр. Шулар арасында Шәрхи бабайга 65 яшьләр, ә Күбәк авылыннан Имам абзыйга 50 яшьләр тирәсе булгандыр. Команда бирдем, кузгалдылар. Үзем тиз генә велосипедка атландым да алардан алда кайттым, бүләкне тапшырырга кирәк бит. Колгада сөлге, яулык кебек әйберләрне күтәреп, боларның килгәнен көтеп торам. Сабан туендагы бөтен халык карарга җыелды. Яшьләр килә тора, бүләкләр бирәм. Иң азакта Имам абзый, аннан алда Шәрхи бабай килде.

70-80 еллар тирәсендәге Сабантуйларга кайбер ханымнар яхшы күлмәкләр киеп, кунакка кайтты. Күрегез, без шәһәрдә ничек яшибез, дигәнне аңлатасылары килгәндер. Ә соңга таба хәлле кешеләр машина алуларын күрсәтү өчен кайтты. Еллар үткән саен Сабантуйның кадере бетеп бара, минемчә. Шимбә-якшәмбе көне билгеләнә дә, ул көнне кар явамы, яңгырмы, таш яуса да, син Сабан туен үткәрергә тиеш дип әмер бирелә. Монда хакимият башлыкларына үпкәли алмыйсың, өстән шундый указ булгач. Шуңа күрә Сабантуйга йә куртка, йә фуфайка киеп чыгарга мәҗбүр булалар. Безнең халыкның Сабантуйны да матур көнне үткәрергә хокукы юк.

Элек Сабантуйлар кичке сәгать 5-6га кадәр бара иде. Ә хәзер Сабан туе 10да башланып китә, сәгать 2дә бетә. Бу ни өчен шулай? Беренчедән, көн салкын булса, икенчедән, оештыручылар өчен файдалы, тиз-тиз генә уеннарын үткәреп бетерәләр дә вәссәлам. Оештыручыларның төп программалары юк. Бөтен төр уеннарны бер үк вакытта алып баралар. Халык кайсын карарга белми. Гел музыка акырталар, хәтта шул музыка тавышына халык бер-берсе белән сөйләшә дә алмый. Халык бит Сабан туена сагынып, бер-берсе белән күрешү, сөйләшү өчен кайта, ә музыка тыңларга түгел. Программада һәр уен 30 минут кына барса да, 6-7 сәгать вакыт кирәк булыр иде. Ә болай озак итеп алып барсалар, оештыручыларга файдалы түгел шул. Алар башлыклар янында гына эш башкарган кеше булып күренә. Көрәшкә килгәндә, үзебезнең җирлектә пропискада булган егетләр тәкә өчен көрәшсеннәр, шулай дөресрәк булыр, минемчә. Шәһәрдән кайткан оста егетләребез көрәшсен, сүз дә юк, алар да көрәшергә хаклы, әмма тәкә өчен түгел. Аларга аерым бүләк булсын.

Биш ел элек 30 августта Иске Карамалы авылында Игезәкләр бәйрәме булды. Безнең авыл Советы җирлегендә 32 игезәк гаиләсе бар. Менә шушы бәйрәмне журналист Гөлназ Шәмси оештырды. Бәйрәмне карарга кайлардан гына кайтмадылар, Сабантуйга да бу кадәр халык җыелмый. Казаннан телевидениедән бик күп журналистлар килгәннәр иде. «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та килде һәм Гөлназ Шәмси белән кичәне алып бардылар. Мондый зур бәйрәмнең районда да, Татарстан буенча да беренче тапкыр үтүе иде. Төштән соң сәгать 3тә башланып, ул төнге 11-12ләрдә генә бетте. Менә бу чын мәгънәсендә бәйрәм дисәң дә ярый. Журналистлар һәм килгән бар кунакларның да күңелләре булып китте. Ике кеше күпме халыкны рәхәтләнеп ял иттерде. Менә шулай үткәрсеннәр иде ул Сабантуйларны. Халыкның да күңеле булыр иде.

Фәнис МӘҮЛИЕВ.

Мөслим районы, Иске Карамалы авылы.

Быел да бүләксез калмадым

Мин быелгы Сабан туен бәян итмәкче булам. Күпме еллар Сабан туе үткәрелеп тә, быелгысы кадәр үзенчәлекле булганы юк иде. Иң беренче чабата киеп, тубал асып, орлык чәчү күренешен күрсәттеләр. Аннан соң алдынгыларны бүләкләү булды. Пенсиягә чыгучыларны да онытмаганнар.

Шуннан соң күңелле мизгелләр: Сабан туе уеннары башланды. Бик күп уеннар уйнаттылар. Көрәш тә кызу темпта узды. Бик үзенчәлекле уен тәкъдим иттеләр: ат арбасына500 кгфураж төяп, ике кеше мәйдан әйләнә, кем беренче килә, фураж шуңа була. Илнур Галиев белән Рафис Зарипов исемле егетләр җиңде.500 кгфураж аларга тиде. Икенче уенда50 кгак он тутырылган капчык күтәреп, мәйдан уртасыннан 5 тапкыр әйләнергә тиеш булдылар. Бик күпләр тырышып карады. Рәмзил Галиев ничәдер секунд эчендә 6 тапкыр әйләнеп, беренче булды, бүләккә он алды. Аннан соң25 кгонны хатын-кызлар күтәреп йөгерде. Рәмзил Галиев йөгерү буенча беренче урынны алып, велосипедлы булды. Көрәш буенча беренче урынны Надир Галиев алды.

Шулай итеп иганәчеләр да бик булышкан, район җитәкчесе дә үз өлешен керткән: бүләкләр бик күп һәм саллы иде. Мин дә бүләк алып кайттым. Элек һәр Сабан туенда уенда катнаша идем. Капчык киеп йөгердем, йомырка салынган кашыкны авызга кабып чаптым. Бер елны да бүләксез калмый идем. Быел уенда катнашмыйча да, бүләк бирделәр. Хезмәтемне бәяли белгәннәренә рәхмәт.

Әлфия МАДИЯРОВА.

Биектау районы, Юртыш авылы.

Сабантуй – шашлык туе , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии