Татар телен яклаучыларга хөкем дәвам итә

Татар телен яклаучыларга хөкем дәвам итә

«Үз конституцион хокукларымны яклап чыккан өчен, мине судка тарталар. Бу башка сыймый торган хәл.

Без – 7 кеше судка тартылган идек. Рәфис абый Кашапов минем җәмәгать яклаучысы булды. Ә мин аның судында тәрҗемәче булып катнаштым.

Бу бик кызык хәл. Рәфис абый судны татарча алып бару турында гариза биргән. Суд үзе тәрҗемәче тәкъдим итә алмады, шуңа, җыелган халык арасыннан тәрҗемәче итеп мине билгеләделәр.

Бу бит бернинди кысаларга сыймый. Суд үзе тәрҗемәче тәкъдим итәргә тиеш иде. Моның өстенә, казыйлар да татарча белергә тиеш. Минем хөкем эшенә махсус тәрҗемәче тапканнар.

Суд эшендә мине гаепсез итеп таныган дәлилләр күп иде. Соңыннан казый мине барыбер гаепле, дип таныды һәм дәүләт казнасына 500 сум түләү турындагы карар чыгарды. Мин моның белән килешмим, чөнки гаепләү дөрес түгел һәм шул ук көнне бу хакта Чаллы судына шикаять белдердем.

Миңа – 25 яшь, татар гимназиясен тәмамладым. Аннан Кама политехника институтында татар бүлегендә укыдым. Татар иленең киләчәген әлегә формасыз дип күзаллыйм. Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Безне бүлгәләп бетерделәр. Алга таба көчле дәүләт булырбыз, дип ышанам.

Әлегә татар мәктәпләренең торышы да томан эчендә. Урыс ата-аналарының урам җыенында без татар телен яклап чыктык. Чөнки Татарстанда татар һәм урыс телләре бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Чаллыда санаулы гына булган татар мәктәпләрендә дә татар теле һәм әдәбиятыннан кала, барлык фәннәр урысча укытыла башлады», – дип борчыла Илмир әфәнде.

Судлар нинди генә карарлар чыгарса да, үз хокукларым өчен алга таба да көрәшәчәкмен, ди Илмир Салих.

Гафиулла ГАЗИЗ.

«Татарстан» «Airbus»лар ала, юлчыга мөнәсәбәт шул килеш кала

«Татарстан» һава ширкәте яңа очкычлар алса да, юлчылар очышларның тәртипкә салыначагына шик белән карый.

«Татарстан» һава ширкәте «Airbus»-319» очкычын тәкъдим иткән шимбә көнне атна башында Прагадан вакытында оча алмаган юлчылар да Казанга кайтып төште. Алар узган атнаның сишәмбесендә, кулларында билетлары булуга карамастан, Прагадан китә алмады. Моның сәбәбе Казандагылар өчен гади, ә Европадагылар өчен – кыргый иде: «Татарстан» һава ширкәтенең очкычы ул көнне Прагага килмәде.

Гадәттә, кешеләр үзләренең җәйге ялларын һәм сәфәрләрен алдан планлаштыра. Юлчылар арасында билет артык кыйммәт булмасын дип, берничә ай алдан алып куючылар да бар. Барып җитәсе көннән эшләр дә уйланып куела, очрашулар килешенә, күрешәсе кешеләр белән алдан сөйләшенелә. Бернинди хәбәрсез очкыч килмәү, әлбәттә, бөтен планнарны челпәрәмә китерә. 28 июнь көнне Прагада берничә дистә кешегә кире борылып кайтырга туры килгән.

Ширкәт алдан кисәтү генә түгел, аларга шалтыратып гафу да үтенмәгән, хәтта бүгенгә кадәр әлеге очракның нилектән килеп чыгуын сорап язган хатларына җавап та бирмәгән.

«Татарстан» һава юллары Прагага июль аенда сишәмбе көнне буласы очышлар тукталуга бернинди аңлатмалар да бирми. Ширкәтнең юлчыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә генә сишәмбе рейсы август аенда тагын оча башларга тиеш, дип әйттеләр. Әмма берүк вакытта инде шимбә көннәрендәге очкыч та августта булмаска охшап тора. Казаннан Чехия башкаласына сәяхәткә килергә җыенган Шәеховлар гаиләсе кайту билетларын 2 августка – сишәмбегә алсалар да, очкыч булмаячак, дигәч, 30 июльгә – шимбәгә алыштырырга мәҗбүр булганнар.

«Татарстан» һава ширкәтендәге башбаштаклык корбаны булучылар күп. Исемен белдерергә теләмәгән бер юлчы: «Әлеге ширкәтнең максаты күбрәк билет сатып акча эшләү. Юлчыларга төшкән эшләре юк. Кайчан телиләр, шул вакыт очкычларын җибәрмәскә мөмкиннәр. Аннан юлчыларның планнарын челпәрәмә китереп кайсысына Мәскәү аша, яки соңартып, башка рейслар тәкъдим итәләр», – дип белдерде.

Июль аенда сишәмбе Прагага очкыч булмаса да, бүген дә «Татарстан» һава ширкәте сәхифәсенең беренче битендә «Европа үзәгенә даими туры очышлар – Казан-Прага. Һәр сишәмбе һәм шимбә» дигән реклама эленеп тора.

«Азатлык» радиосын тыңлаучылар үтенече белән, «Татарстан» һава ширкәте җитәкчелегеннән очышларның нигә тукталуы, билетларын алыштырырга мәҗбүр булган юлчыларга нинди ташламалар тәкъдим ителүе, ширкәт очкычлары килгән шәһәрләрдә кайчан вәкиллекләр булдырылачагы турында сорау да нәтиҗә бирмәде.

«Татарстан» һава ширкәтенең коммерция бүлеге башлыгы Лазар Илиев узган атнаның чәршәмбесендә әңгәмәгә ризалашып, сорауларны алдан җибәрүне үтенде. Сораулар ул күрсәткән электрон адреска берничә тапкыр җибәрелүгә карамастан, аларны алмадык, дип сылтау тапты. Бу атнада инде телефонны алса да, җавап бирмичә, кире куйды.

«Татарстан» һава ширкәте җитешсезлекләрен танырга теләми, үзендәге хәлләрнең барысын да ал да гөл генә итеп күрсәтергә тырыша. Шимбә көнне «Airbus»-319» очкычын тәкъдим итү моңа мисал булып тора.

«Татарстан» һава ширкәте лизингка алганчы, бу очкыч ике ел Кушма Штатларда һәм аннан соң тагын ике ел Мисырда очкан инде. Ул 2007 елда төзелгән. Бер ай эчендә Казанга шундый ук тагын бер «Airbus»-319» очкычы кайтачак. «Бизнес Online» хәбәр итүенчә, киләсе елга шундый ук өч очкыч алыначак. Шулай ук, көз көне Канадада эшләнгән якын араларга очучы ике «CRJ200» очкычы да алырга ниятлиләр.

«Татарстан» һава ширкәтенең моңа кадәр шулай ук лизингка алынган биш «Boeing»ы бар иде. 2013 елдан аларны лизингка биреп торучыларга кире кайтара башлаячаклар. Ширкәт җитәкчелеге аларны кулланып тору бик тә кыйммәткә чыга, дип белдереп «Boeing»ларны «Airbus»лар белән алыштырырга тели.

Ул арада «Татарстан» һава ширкәте, инде булган очышларны да җиренә җиткереп үти алмавына карамастан, яңа юллар ачылачагы турында белдерүләр ясый. Сентябрь азагында Пермьнән Прагага очарга җыеналар. Ул атнасына бер тапкыр булачак, дип белдерә ширкәт җитәкчелеге.

«Татарстан» һава ширкәтенең очкычлары җитешмәгәнлеген моңа кадәр булган хәлләр дәлилли. Европа күгендә «ТУ-154»ләргә очарга ярамаса да, Казаннан Прагага берничә тапкыр, мисал өчен, 23 апрельдә, 4 июньдә һәм башка көннәрдә, әлеге очкыч килде.

Яңа алынган һәм алыначак «Airbus»лар алга таба да халыкара даими очышларга кулланылмаячак. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин: «Ике «Airbus»ны без чартерларга тотарга уйлыйбыз. Алар Төркия, Мисыр, Европага очачак…» – дип белдерә. Чартер ул – ялга юлламалар сатылганда бүген бар, ә ял вакыты тәмамлангач, иртәгә юк, дигән сүз.

Министрның бу сүзләре үк «Татарстан» һава ширкәтенең киләчәктә халыкара даими очышларны тәртипкә салырга, Европа илләре һәм дөньядагы башка дәүләтләр белән даими һава бәйләнешләре булдыруга омтылмаганлыгына ишарәли.

Наил АЛАН.

Русия байлары акчаларын Европага күчерә

Икътисади сүлпәнлек һәм сәяси билгесезлек сәбәпле, байлар үз акчаларын Русиядә калдырырга теләмичә, чит илләрдә милек ала, дип яза АКШ басмасы.

Чит илләр, бигрәк тә Европаның иң кыйбатлы һәм затлы ял итү урыннары – Италиянең Сардиния утравы, Франциянең көньягындагы диңгез буе һәм бизнес үзәге Лондонда янә Русиядән килүчеләр йортлар ала башлады. «Әле ике ел элек бай урыслар Кипрда да йортлар һәм фатирлар күп алган булса, 2009 елдан бирле бу хәл үзгәрде», дип яза АКШ басмасы. «Wall Street Journal» басмасында чыккан бу мәкалә» UBS AG and Campden Media» исемле оешманың тикшеренү нәтиҗәләренә нигезләнеп язылган. Чит илләрдә хосусый һәм ширкәт өчен милек алуга Русиядән 31.2 миллиард доллар акча тотылган. Русия эшкуарларның 12%ы гына үз акчаларын «рубль»дә тота.

Акчаларны чит илләргә чыгару максатларының берсе – байлыкны Русиядәге инфляциядән саклап калу омтылышы булса, эшкуарларны, шулай ук, илдәге сәяси билгесезлек тә борчый.

Лондонда фатирлар һәм йортлар алучылар балаларын Британия мәктәпләрендә укытырга теләүләрен, бу илнең үз гаиләләре өчен Русиядән иминрәк булганын әйткән.

Русиядә 2009 елда 62 миллиардер булса, 2010 елда аларның саны 101гә җиткән. Күпчелегенең баю чыганагы – алтын һәм нефть.

Алдагы елларда үтәчәк сайлаулар тирәсендәге билгесезлек тә Русия байларын үзләренә һәм кәсепләренә тынычрак урын эзләвенә китерә. Владимир Путин яклавы белән, 2008 елда Президент булган Дмитрий Медведев коррупцияне бетерү турында күп тапкыр әйтсә дә, нәтиҗәсе бик күренми. Хакимият коррупциягә каршы көрәш дип, үзенең югары дәрәҗәдәге сәяси көндәшләрен генә урыннарыннан ала бара, дип яза АКШның иң зур тиражлы «Wall Street Journal» басмасы.

Алсу КОРМАШ.

Карабашта «кара алтын» тикшерелде

Ел саен Кама елгасындагы бер утрауда уздырылып килгән Татарстан нефтьчеләренең еллык җыелышы быел урынын үзгәртте. Монысында ул Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә оештырылды. Нефть саммитының урыны үзгә булса да, андагы сөйләшенгән мәсьәләләр актуальлеген бүген дә югалтмый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов китергән мәгълүматларга караганда, республикада быелның алты аенда гына да 16 миллион тонна нефть чыгарылган. Әлеге күрсәткечнең 13 миллионга якыны «Татнефть»кә, ә 3 миллионнан артыгы кече нефть ширкәтләренә туры килә.

Нәтиҗәдә, Русия казнасына Татарстан нефтьчеләре 175,7 миллиард сум акча күчергән. Ә республика бюджетына (җирле бюджетны да санап) 14 миллиард сум гына калган. Дөрес, Татарстан нефте республика казнасына керем китерүче иң зур чыганак булып тора. Җир асты байлыгын сату юллар төзелеше, төрле социаль тармакларның үсешенә зур өлеш кертә.

Тик шунысы гаҗәп: бүгенге көндә «кара алтын» күбрәк табылган саен, аның салымы да арта бара икән. «Татнефть» ширкәте башлыгы Шәфәгать Тәхәветдинов сүзләренә караганда, Русиядә нефть экспорты өчен яңа салым схемасы кертү планлаштырыла.

Бу хәл исә, Түбән Камада төзелеп килүче «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводына тискәре яктан тәэсир итәчәк. Ә инде «ТАНЕКО» кысасында төзеләчәк, елына 7 миллион тонна «кара алтын» эшкәртәчәк тагын бер заводны сафка бастыру бөтенләй мөмкин булмаячак.

Тәхәветдинов сүзләренчә, нефть чыгару күләмен арттыру бүгенге көндә кече ятмаларны, авыр табылучы, югары үзле битум ятмаларын үзләштерүгә бәйле.

Татарстан Президенты киңәшчесе Ренат Мөслимов сүзләренә караганда, адәм баласы нинди генә бәя, нинди генә хәлдә булуга карамастан, нефть һәм табигый газдан ваз кичмәячәк. Ләкин шулай да, бөтен дөньяда нефть һәм газ чыгаруны арттыру турында кайгыртканда, Русиядә кызыксындыру булдырылмый.

Аның фаразларына ышансаң, 2030 елда нефтьнең бер барреле 250 доллар булачак.

Райнур ШАКИР.

Комментарии