- 13.06.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №24 (14 июнь)
- Рубрика: Архив
Русия көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чараларында 7 миллионнан артык кеше катнашкан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк белдергән. Шулай ук ул бәйрәм көнне җәмәгать тәртибен бозу очраклары һәм гадәттән тыш хәлләр булмавын әйткән.
«ТАСС»
Ышанмыйлар
43% русияле кризисның киләсе елга бетүенә ышанмый. Мондый нәтиҗәне «Җәмәгать фикере» фонды уздырган сораштыру күрсәткән. Гражданнар кризисны бәяләрнең күтәрелүе, ә керемнәрнең кимүеннән сизә. Шулай ук эшсезлек һәм авыл хуҗалыгы күрсәткечләренең аска төшүе дә кризис тәэсире, дип уйлый алар. Бары тик 11% кеше генә кризис киләсе елга бетәчәк, 16% русияле көчәячәк, ә 27% шулай ук калачак, дип уйлый.
«Независимая газета»
Украина ирекле
Украина гражданнары өчен Евросоюз белән визасыз режим гамәлгә керде. Хәзер украиннар Шенген зонасында 90 көн ирекле хәрәкәт итә ала. Бу зонага Евросоюз составындагы 22 ил (алар арасында Германия, Италия, Польша, Франция, Швеция бар), шулай ук Евросоюз составында булмаган Исландия, Лихтенштейн, Норвегия, Швейцария һәм Евросоюзга кушылуга дәгъва белдерә торган Болгария, Кипр, Румыния, Хорватия кебек илләр керә. Евросоюз чикләрен узу өчен гражданнарга паспорт кына кирәк. Шулай ук чик сакчылары сәфәрнең максаты һәм гражданнарның матди халәте турында документлар сорарга хокуклы.
«РИА Новости»
Канәгать түгел
Русиянең Санау палатасы онлайн-сораштыруы 90% гражданның торак-коммуналь хуҗалыгы үз бәясен акламый дип санавын күрсәткән. 83% кеше үз йортының капиталь ремонты белән канәгать түгел. Әлеге күрсәткечләр киләчәктә аудиторлар тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тикшерүләр уздырганда кулланылачак. 2016нчы елда Роспотребнадзорга 55 меңнән артык шикаять кергән. Бу 2015нче ел белән чагыштырганда 28%ка күбрәк.
«Известия»
Мәктәп укучылары Путинда кунакта
Президент Владимир Путин Кремльдә «Без − Русия гражданнары!» конкурсы җиңүчеләренә, башка бәйгеләрдә уңышка ирешкән укучыларга, уку алдынгыларына, геройлык күрсәткән үсмерләргә паспортлар тапшырган. Тантаналы чара вакытында бер укучы Путиннан эш кабинетын күрсәтүен сораган: «Президент кабинетында булу − минем иң зур хыялым. Бу теләсә нинди экскурсиядән дә яхшырак. Анда булу өчен мин барысын да эшләячәкмен», − дигән ул. Җавап итеп ил башлыгы балаларны үз кабинетына шул мизгелдә үк чакырган.
«РБК»
Комментарии