Бауман урамына Сөембикә исемен бирү мөрәҗәгате Миңнехановка юлланды

Бауман урамына Сөембикә исемен бирү мөрәҗәгате Миңнехановка юлланды

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Казахстан башкаласы Астанада Сөембикә урамы ачылу уңаеннан Татарстан Президентына мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьтә Астанада Сөембикә урамы ачылуга рәхмәт белдерелә һәм Казан үзәгендәге Бауман урамына да Сөембикә исемен бирергә тәкъдим ителә.

«Сөембикә ханбикәнең сөргеннәрдә газап чигүендә һәм билгесезлектә вафат булуында, хәтта кабере дә билгесез булуында аны Казан алынмас борын дошман кулына биреп җибәргән татарлар үзләре дә гаепле. Һәм безгә бу тарихи хатаны төзәтергә, Сөембикә ханбикәнең исемен дәүләт дәрәҗәсендә яңадан халыкка кайтарыр вакыт җитте. Кызганычка, бүгенге көндә Казанда Сөембикә ханбикә исемендәге урам да юк, аның исемендәге мәйданнар, мәдәният йортлары да юк, бу темага дәүләт дәрәҗәсендә фәнни-мәдәни чаралар да үткәрелми. Һәрхәлдә, татар зыялылары Сөембикә ханбикәнең исемен мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр белән Татарстан җитәкчелегенә еш мөрәҗәгать итсәләр дә, милли элита аның язмышына битараф кала бирә», –диелә мөрәҗәгатьтә.

Шушылардан чыгып, мөрәҗәгать авторлары Казанның хәзерге Бауман урамын Сөембикә ханбикә урамы дип үзгәртергә тәкъдим итә. «Революциягә хәтле бу үзәк урам Проломная, дип аталган, чөнки урыс гаскәре Казан кирмәненә шуннан җимереп бәреп кергән. Революциядән соң бу урамга бомбист-террорчы Бауман исемен биргәннәр, шул хурлыклы исем бүген дә саклана. Безнең милләт шушы җимерүчеләр исеменә генә лаекмыни соң инде? Нигә ханнарыбыз һәм ханбикәләрнең исемнәрен үзәк урамнарга куймыйбыз, бу бит татар тарихын да мәңгеләштерү булыр иде. Казан кирмәнендә Кол Шәриф мәчете төзелү, Сөембикә манарасы янында Казан ханнарының җәсәдләрен зурлап җиргә тапшыру шушы зур эшләрнең башы булды. Сөембикә ханбикә шәхесенә карата да шушындый зур игътибар һәм хөрмәт булсын иде, ул моңа лаек», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгать авторлары бу мәсьәләне озакка сузмыйча, Бөтендөнья татар конгрессының корылтае үткән көннәрдә Сөембикә ханбикәне шушы урамнан тоткын итеп биреп җибәргән август аенда ук хәл итүне – Бауман урамын Сөембикә ханбикә урамы дип үзгәртергә тәкъдим итә.

«Такташка мондый һәйкәл кую – шагыйрьне түбәнсетү»

Казанда урнаштырылган Һади Такташ һәйкәленең эшләнеше белән дә, урыны белән дә шагыйрьнең туганнары канәгать түгел, безнең фикер исәпкә алынмады, диләр. Сын авторлары да, түрәләр дә моны кире кага. «Азатлык» ике якның да фикерен тыңлады һәм мыштым гына урнаштырылган һәйкәлнең тантаналы ачылышы кайчан булачагын белеште.

Татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл Казанның Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары чатында, Кабан арты мәчете янында урнаштырылган. Аның тантаналы ачылышы булмады, тирә-ягы да әлегә тәртипкә китереп бетерелмәгән. Узып йөрүчеләр һәйкәлнең кем истәлегенә куелуын белми. Татар шагыйренең туганнары исә Такташны танымый һәм һәйкәлнең ничек ясалганыннан да, урнаштырылган урыннан да канәгать түгел. Алар, Такташ туганнарының теләкләре исәпкә алынмады, дип түрәләргә үпкә белдерә.

ТАТАРГА ЭКОНОМ-КЛАСС ҺӘЙКӘЛЕ ДӘ ЯРЫЙ

Әдәбият галиме, Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова – Һади Такташның туганы. Такташның икенче хатыны Гөлчирә ханымның кызы – Эльвира Кудрецкая. Ә Миләүшә ханым – аның улы галим Айдар Хәбетдиновның хатыны. Миләүшә ханым Такташка һәйкәл кую турында сөйләшүләр ике дистә ел элек башланганын әйтте.

«Һәйкәл кую турында сөйләшү моннан 20 ел элек үк башланган иде. Ул чактагы мәдәният министры Зилә Вәлиева әни (каенанасы, радиожурналист Эльвира Кудрецкая) белән Казан урамнарын гизеп һәйкәлгә урын билгеләде. Шуннан бирле сузылган бер мәсьәлә ул. Һәйкәл авторы – сынчы Асия Миңнуллина белән очрашу дүрт ел элек аның остаханәсендә булды. Һәйкәлне кабул итәрлек түгел иде, анда Такташ образы бөтенләй чагылмаган. Асия Миңнуллина, миңа ретушланган фотолар бирделәр, дип акланды. Тавыш күтәрмәдем, аңа Такташ китабын бүләк иттем, гаилә фотоларын алып килдем.

Асия Миңнуллина концепциясенә килсәк, ул Ленин калыбына салынган шагыйрьне иҗат иткән. Совет әдәбияты белән таныш булган кеше бу һәйкәлдә Ленин, революционер Павел Власов, Владимир Маяковский фигурасын таный. Ләкин без татар язучысына һәйкәл куябыз. Кайда монда Такташ рухы? Такташтан совет чорында Владимир Маяковский ясадылар. Ул инде мифка әйләнде, ә бу дөреслеккә туры килми. Гыйсъянчылык шагыйрьгә Маяковскийдан түгел, Әхмәт Ясәвидән килгән традиция. Маяковский белән тиңләштерәләр, ә чынында, 1927нче елдан үлгәнчегә кадәр, советлар аңа беркайда да басылырга ирек бирми. Совет хакимияте аны Маяковский дәрәҗәсенә дә күтәрмәгән. Ул китапларын җәдидләр акчасына, алар типографиясендә бастырган», – дип сөйләде галимә. Бу һәйкәлне Миләүшә Хәбетдинова эконом-класс һәйкәле үрнәге дип атый.

«БЕЗНЕҢ ТЕЛӘКЛӘРНЕ ТҮРӘЛӘР ИСӘПКӘ АЛМАДЫ»

Такташның туганнары һәйкәлнең урыны белән дә канәгать түгел. Һәйкәл өчен кулай урын Ленин бакчасы дигән фикерне әйтә алар. Такташ аңа якын урында яшәгән, ерак булмаган редакциядә эшләгән, Ленин бакчасында халык белән очрашкан, шигырьләрен сөйләгән. Әмма түрәләр үзенчә хәл иткән. Сынчылар да, түрәләр дә һәйкәлне бүгенге урынына, юллар чатына урнаштыруны трибун-шагыйрь күкрәге белән җилләрне каршы ала, дип аңлаткан. Шулай да туганнарның Такташ сынын мәчеткә һичьюгы арты белән урнаштырмагыз, кулына гәҗит түгел, китап тоттырыгыз, дигән сүзләрен исәпкә алган.

Бу хакта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Такташның килене Рәмзия Такташ сөйләде.

«Һәйкәлнең гипстан ясалган вариантын беренче тапкыр күрсәткәндә, мин бара алмадым, хастаханәдә идем. Икенчесендә катнаштым. Анда мәдәният министры урынбасары Светлана Персова бар иде. Янына килеп, мондый һәйкәл кую – Такташны түбәнсетү була, дидем. Ашыкмагыз, эшләсеннәр, камилләштерсеннәр, дидем. Әмма безнең сүзләргә колак салмадылар. Очрашудан кайту белән сынчыларга 25 фото сайлап алдык. Анда Такташның портрет фотолары, күмәкләшеп төшкән фотолар бар иде. Карасыннар, өйрәнсеннәр, чорны аңларга тырышсыннар дидек. Әмма бернигә ирешә алмадык.

Эшче ботинкасы кигән, эшчене хәтерләткән бу сын авторларның берсе – Андрей Балашовның үзенә охшаган. Урыны белән дә килешмәдек. Мәчет каршына җиргә сын бастырып кую нинди кысаларга сыя соң? Безнең мәдәнияттә менә шундый мәнсезлек хөкем сөрә. Такташ оныкларына, туганнарына һәйкәлнең куелуы турында хәбәр биреп тә тормадылар», – диде ул.

«БУ – ЗИРАТТА УРНАШТЫРЫЛГАН ТАКТАШ ТҮГЕЛ»

Һәйкәл авторы Асия Миңнуллинага да шалтыраттык. Ул Такташ туганнарының фикере белән килешми.

«Һәйкәлгә бәйге игълан ителде, мин бу эшкә фәкать җиңгәнгә күрә генә алындым. Хәйран гына зур бәйге булды ул. Ә бу һәйкәл моннан 3-4 ел элек әзер иде инде, быел урнаштырганнар.

Әгәр сынны зиратка әзерләсәк, без бөтен туганнарның фикерен өйрәнер, алар җаенда торыр идек. Ә бит бу шәхескә һәйкәл шәһәр урамына куела икән, монда туганнардан бигрәк, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алырга кирәк. Туганнары аңарда, гыйсъянчыга караганда, лирикны күрәләр. Кемдер аны татар Маяковские, ди. Мин Такташ аркылы шул чорны, шушы заман шагыйрен күрсәтергә тырыштым. Аның казанышлары да, хаталары да булган. Тарихта берьяклы гына персонажлар юк бит, Такташ та күпкырлы», – диде ул безгә.

ҺӘЙКӘЛНЕҢ ТАНТАНАЛЫ АЧЫЛЫШЫ БИЛГЕЛЕ ТҮГЕЛ

Һади Такташ һәйкәле тирәсендә аңлашылмаучанлык, туганнарының теләкләре ни өчен исәпкә алынмавы хакында сорауларны Татарстан мәдәният министрлыгына юлладык.

«Һәйкәл куелу турындагы карар 2008нче елда кабул ителде. Аның нигезендә, мәдәният министрлыгы 2010нчы елның 8нче ноябреннән 22нче декабренә кадәр Һади Такташ һәйкәленә иң яхшы эскиз проектына ачык бәйге игълан итте. Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән эскиз проектларының берсен дә кабул итмәде һәм иң яхшы эскиз проектына ябык бәйге үткәрергә карар кылды. 2012нче елны үткәрелгән ябык бәйгедә беренче урын алган эскиз проекты комиссия тарафыннан тулаем хупланып кабул ителде.

Һәйкәлне әзерләгәндә даими киңәшмәләр үткәрелде, алар Асия Миңнуллина остаханәсендә дә узды, бирегә Такташның туганнары да чакырылды. Модель аларның төзәтмәләрен искә алып әзерләнде», – дип язылган җавап хатында. Конкурста Асия Миңнуллинадан башка тагын кемнәр катнашканы да, һәйкәл ничә сумга төшкәне дә билгесез.

Министрлык һәйкәлне урнаштыру урынын Казан муниципаль берәмлеге сайлап алды дип аңлата. Һәйкәлне урнаштыру һәм тирә-юнен тәртипкә китерү эшләре Казан башкарма комитеты җилкәсендә. Урын сайлаганда бу җирдән Һади Такташ урамы башлануы – төп фактор булган дип аңлаталар. Казан мэриясенең матбугат хезмәте Такташ һәйкәленә бәйле барлык сорауларга Татарстан мәдәният министрлыгы җавап бирә, диде. Мэриядә дә, министрлыкта да һәйкәлнең тантаналы ачылышы кайчан булачагы хакында хәбәрдар түгелләр.

Гадилә ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА, Байбулат ДӘҮЛӘТ

Иске татар бистәсенең бренды түбәтәйле чыпчык булырга мөмкин

Иске татар бистәсенең яңа бренд өлгеләре күпләрне гаҗәпләндерде. Дизайнерлар аларны зәвыксыз дип бәяли. Берсе хәтта Твиттер логотибына охшаган.

Казанның тарихи бистәсенә яңа бренд ясауны максат итеп куйган ачык бәйге 5нче апрельдә башланган иде. Оештыручы – Казан башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы 8нче майга кадәр бәйгедә катнашучы логотипларны кабул итте.

Җиңүчегә бүләккә илле мең сум акча вәгъдә ителгән иде. Бәйге турында мәгълүмат бик киң таратылмаганга күрәме, яисә бүләк күләме зур булмагангамы – комиссиягә беренче этапта бары тик 25 эш килгән.

Алар арасыннан жюри тугыз рәсемне икенче этапка керткән. Жюрига президент ярдәмчесе Олеся Балтусова, Русия дизайнерлар берлеге вице-президенты Сергей Михайлов, Татарстан дизайнерлар берлеге башлыгы Дмитрий Кошкин һәм башкалар кергән. Икенче этап онлайн-тавыш бирү рәвешендә 16нчы июньгә кадәр дәвам итә.

Тавышка тәкъдим ителгән рәсемнәр интернетта чыккач, җәмәгатьчелек һәм дизайнерлар аларның темага туры килмәвен, зәвыксыз булуын белдерде. Шулай ук бер рәсемдә дә бистә исеменең татар телендә язылмавы күзгә ташлана.

«Жюрида булсам, күрсәтелгән вариантлардан берсен дә алмаска киңәш итәр идем. Әгәр шулардан гына сайларга туры килсә, сигезенче вариантның рәсемен генә алыр идем», – ди «Әлбәттә» проекты җитәкчесе, дизайнер Илдар Әюпов «Азатлык»ка.

Мардизайн студиясе дизайнеры Айдар Мәрдәншин брендны ясау процессының, гомумән, дөрес булмавын ассызыклый. «Барлык рәсемнәр дә якынча бертөрле, аерым үзенчәлекләр белән аерылмый», – ди дизайнер.

Оештыручылар әлеге тугыз эшнең ахыргы нәтиҗә булуын, башка вариантлар кабул ителмәячәген дә белдерә. Хәзерге вакытта тугыз рәсемнән икесе алда бара: шуларның берсе Твиттер логотибына охшаган, түбәтәй кигән чыпчык; икенчесе татар орнаментын хәтерләтә. Алар хәзергә дүрт йөздән артык тавыш җыйган. Җиңүче 22нче июньдә билгеле булачак.

Префектура вәкиле Александр Кордончик сүзләренчә, онлайн тавыш бирүдә алга чыккан вариантларны комиссия тагын бер тапкыр карап чыгачак. Шулай ук күп тавыш җыймаган рәсемнәрне тагын бер мәртәбә игътибарга алачаклар. «Икенче этап, ягъни онлайн тавыш бирү җиңүче логотипны сайлар өчен түгел, ә халык фикеренә колак салу өчен уздырала», – диде ул «Азатлык»ка.

Префектура вәкиле шулай ук сайтта брендларның татар вариантлары ни өчен булмавын да аңлатты. Аның сүзләренчә, бөтен катнашучыларга эшләрне өч телдә җибәрү мәҗбүри булган, ләкин сайтны күбрәк рус телле кулланучылар укыганга күрә, сәхифәгә бары тик рус вариантларын куйганнар. Ул шулай ук кош тасвирланган вариантның чыпчык түгел, ә сандугач булуын да аңлатты.

Комментарии