КОНСТИТУЦИЯНЕ БОЗМЫЙК, ҖӘМӘГАТЬ!

«Конституцияне яклаган өчен судка бирмәкчеләр» (№10, 13 март, 2013 ел) язмасын укыгач, кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым. Мәкалә бик эчтәлекле. Язмада татар телен хөрмәт итмәгән башка милләт вәкилләре турында ачык бәян ителгән…
Хөрмәтле укучым, игътибар иткәнегез бардыр, хәтта «исәнмесез» дип сәлам бирсәң дә, урысча гына җавап кайтаралар.
Казан шәһәрендә яңа урам күрсәткечләре пәйда булды, әмма алар фәкать инглиз һәм урыс теләрендә генә язылган (татар теле теле булса да). Универсиада ярышлары үтәчәк биналардагы элмә такталардагы язулар телләрендә булырга тиеш бит!
2012нче елның ноябрь аенда шул хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат яздым. Җавап исә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллиннан килде. Анда: «Бүген федераль бюджетта да, шәһәр бюджетында да аларны алыштыру өчен акча каралмаган, киләчәктә, яңа юл күрсәткечләрен урнаштырганда, сезнең тәкъдимнәрегез искә алыначак», – диелгән. Димәк, куелган күрсәткечләрне алыштыру күздә тотылмый. Әгәр бу язулар үзгәрешсез калса, чит мәмләкәтләрдән килгән кунаклар алдында йөзебез кызармасмы соң? Татар иле булган Татарстанда татар теленең – дәүләт теленең үги бала хәлендә калуы аларны нинди уйларга этәрер икән?! Җавап хатын имзалаган җитәкче Рөстәм Нигъмәтуллинның үзе белән сөйләшергә булдым. Телефон трубкасын аның сәркәтибе алды һәм татарча соравыма урысча җавап кайтарды. «Татарча белмим», – диде. Гозеремне җитәкченең үзенә җиткерергә вәгъдә бирде. Икенче көнне шул ук номерга кабат шалтыраттым, трубканы икенче сәркәтибе алды, анысы да татарча әйткән сүзләремә урысча гына җавап кайтарды.
Түрә белән сөйләшү насыйп булмады…
Күптән түгел генә радио һәм телевидениедә дәүләт теле булган татар теленә игътибар арттырырга, Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган маддәнең үтәлешен даими тикшереп тору өчен махсус комиссия төзергә кирәклеге турында әйтелде. Бу комиссиянең кирәклеге хакында әйтеп торасы юк. Төрле дәрәҗәдәге түрәләр, җитәкчеләр азрак булса да уйланыр иде, чөнки барысы да Татарстанда яши бит!!!
Казан шәһәре башлыгы югарыда язылган мәсьәләләргә битараф булмас һәм тиз арада аларны уңай хәл итәр дигән өметтә калам.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ЭНӘЛЕ.
Сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны.

Комментарии