Ул – Сабантуй батыры…

Ул – Сабантуй батыры…

– элек-электән халкыбызның яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Сабантуйга әзерлек бер-ике көн алдан башлана. Авыл яшьләре ат җигеп, гармуннар белән җырлап-биеп, урам әйләнеп, бүләк җыя. Авыл халкының Сабантуйга бүләк бирмичә калучысы юк. Элек кызлар сабантуйга дип сөлгеләр чиккән. Яшь егетләр яраткан атларын чабышка әзерләгән.

Сабантуйның күрке – ул милли көрәш. Күпләр өчен моннан да мавыктыргыч бәйге юк.

Элегрәк авылларда Сабантуй бәйрәмнәре ничек үткән? Сабантуй батырларына хөрмәт ни дәрәҗәдә булган? 11 ел буе Югары һәм Түбән Тегермәнлек (Балык Бистәсе районы) Сабантуйларында мәйдән тоткан 70 яшьлек Нәгыймулла абый Кәримов белән шул хакта сөйләшеп утырдык. Ул мине гүя үзенең яшьлегенә алып кайтты.

– Мин көрәш белән бала чактан ук кызыксына идем. 4нче сыйныфларда укыганда ук җир чыгуга малайлар белән болынга барып, анда бил алыша торган идек. Иң беренче җиңүем – 18 яшьләрдә булды. Ул заманнарда җиңүчеләргә хәзерге кебек тәкә бирмиләр иде. Иң зур бүләк – кул сәгате. Шулай да, авылда беренче тәкәне мин алдым. Аны авылдашыбыз Шәриф абый Гатауллин хатыны авыргач, Сабантуй батырына дип чыгарган була. Чып-чынлап көрәш белән мавыгуым 1959-1970 елларга туры килә.

– Ул вакыттагы Сабантуйлары хәзергеләреннән нәрсәсе белән аерыла иде?

– Бүген яшьләрнең күбесе Сабантуй карарга түгел, ә ял итү, бер-берсе белән күрешү өчен йөри. Ә ул вакытта халык бөтен мәйданны уратып бәйге карый, теләсәң дә, аларны ерып кереп булмый иде. Шулай ук һәркем үз һөнәрен күрсәтеп калырга ашыга. Бигрәк тә көрәшкә мөкиббән китәләр иде.

Көрәшер өчен ничегрәк әзерләнә идегез?

– Мин үзем һәр Сабантуй бәйрәмен түземсезлек белән көтеп ала идем. Махсус әзерләнгәнем булмады. Мөгаен, безне колхоз эше чыныктыргандыр. Хәзерге көрәшчеләр билгеле бер үлчәү авырлыгына керү өчен ябыгырга тырыша. Ә ул вакытта төрле алымнар белән көрәшү дә юк, авырлык буенча да бүлмиләр. Үземнән 15 килограммга авыррак көндәшләрне дә җиңгәнем булды.

Истә калган вакыйгалар бармы?

37 яшемдә 30 килограммлы сарык бирделәр, шуны күтәреп мәйдан буенча йөрүем күңелемә кереп калган.

– Көрәш белән кызыксыну балаларыгызга да күчмәдеме?

Хатыным белән 2 кыз, 1 малай үстердек. Улым көрәш белән беркайчан да кызыксынмады. Әмма минем кызыксынуым оныкларыма – Миләүшә исемле кызымның ике малаена күчкән. Алар һәр җәйне авылга кайталар, Сабантуйларда көрәштә катнашмый калганнары юк. Олысы хәтта Күгәрчен Сабан туеннан бүләккә радио алып кайткан иде. Шулай ук бертуган энем дә – көрәшче. Ул безгә килгәндә өйдә дә, ишегалдында да көрәшә идек.

Хәзер инде ул чакларны сагынып сөйләргә генә калды. Авыру сәбәпле, 2 ел Сабантуй бәйрәмен карарга да барганым юк. Әмма ул бәйрәмне сагынып көтеп алам. Бу көнне күңелем белән яшьлегемә кайткандай булам, – диде Нәгыймулла абый.

Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

КФУ студенты.

Комментарии