- 13.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Архив
Сабантуйлар дигәч, йөрәккәйләр,
Сикереп тә чыгар, тыймасаң.
Җәйләүләре колачларын җәйгән –
Авыл куенына сыймасаң.
Җәйгә чыксак, кешеләр төсле үк, гасырлардан-гасырларга күчеп килгән, җырларда җырланган Сабантуйларын шау чәчәкле җәйләү, тугайлар да көтеп ала кебек.
Туган нигезләренә тугры калып, авылны ташлап китмәгән әти-әниләрен, әби-бабайларын, абый-апаларын күрергә, хәлләрен белергә ераклардан сагынып туганнар кайта.
Елына ике көнгә булса да, бөтен эшләреннән арынып, китеп барган изгеләрнең догалары, теләкләре, хәер-фатыйхалары иңеп калган тыкрыклардан, урам сукмакларыннан очрашулар, күрешүләр, танышулар, кавышулар насыйп иткән шушы җәйләүләргә бары да юнәләләр.
Халкыбызның горурлыгы булып, Тукаебыз биеклегенә күтәрелү өчен туган, татар булып калырга, телен сакларга дип җан атып яшәгән, барыр максатыбызга ирешүдә юнәлеш биреп, юлыбызны маяктай балкытырга ярдәм иткән, барыбызга да газиз Туфаныбыз да атлады бу тугайларга! Шатланудан эчмәде, мөртәтне кичермәде, «тәлинкә дә тотмады», Мәскәүгә дә китмәде, мәктәпләр яптырмады, ятимне кактырмады, сарайлар салдырмады, үкенеч калдырмады. Байлыкка кызыккан вак җаннарга җаны сызлап, зур мәйданнарда һәйкәл булып басасын алдан белгәнгә, хушлашмыйча да китте ул! Изгелек кылып киткәннәрнең урыны җәннәттә булсын!
Ә Сабантуйлар сагынып сөйләрлек көрәш батырларын танытып калдырганнар.
…1828 елда Сабада туган Габдерәкыйп батыр 75 яшендә тол кала. Инде балалары үзләре тормыш корган була.18 яше тулган Фатыйма исемле кызны сорарга яучы җибәргәч, көрәшчене яхшы белгән кызның әтисе каршы килми. Гәүдәле булу өстенә хәрәкәтләре бик җиңел, яшьләрчә, зур үзәнлекне биләгән чүнниге, күп санлы маллары өчен утары бар, аның өстенә бирнәләрне ат арбасына салып алып кайта. Шушы кеше кияү булырга йөргәндә, ничек кире кагасың, фәкыйрьлектә яшәүче Ситдыйк улыма да ярдәме тими калмас, дип уйлый кызның әтисе Фәхретдин.
Алар Фатыйма белән матур гына яшәп китәләр. Балалары: Хәлил, Йосыф, Әмин, Фәрдәнә, Фазыйла, Мөхибәбану. Йөз дә ун яшендә батырны еккан икән дип халык теленә кереп калган Габдерәкыйп абый. Малайлары барысы да көрәшчеләр. Ә 14 яшькә җиткән Хәлил таза гәүдәле, көчле була.
Җәйнең матур бер көнендә Хәлил сулышы кабып өенә кайтып керә.
– Әти кайда? – дип сорый.
– Ул кунак өендә, кунаклар бар, улым, – ди әнисе.
– Әти, мин Килдебәк авылы Сабан туенда батыр калдым, – ди үсмер.
– Килдебәк көрәшчеләрен мин беләм, улым, алар синең яшь сөякләреңне сындырыр, ышанмыйм мин бу сүзгә.
Үсмер бер кочак бирнәләрен күрсәтә.
– Алай икән, әйдә, батыр, әйдәгез әле, кунакларым, бакчадагы чирәмгә чыгыйк. Алдында бер касә бал тормаса, чәй эчмәгән әтиеңнең билләре ничек икән?
Гөрселдәп барып төшкән, кычкырып елап чыгып йөгергән Хәлилнең болгап ыргыткан сөлгесе агачка эләгеп кала.
– Көче юк түгел, бар икән, – ди әти кеше, кунакларга эндәшеп.
Үзе теләп Сабада көрәшмәгән, ә күп авылларда батыр калган, бу нәсел көрәшчесе Хәниф абый янына, кышның салкын бер көнендә хәлен белергә бардым. Газ кермәгән өе дә салкын, күңеле дә боек иде.
Без авылдашлар, хезмәттәшләр дә булганлыктан, ачылып китеп, хәтерендә калганнарны озак итеп сөйләде ул.
– Хәниф абый, сезнең бабай йөзне узгач та көрәшкәнмени? – дип сорадым.
– Элек чүпрә юк иде бит, ипине әче камыр белән изәләр, басалар иде. Менә шул әчене куша-куша йөзне узганчы күперткән сан инде ул. Хәлилне екканда туксанда булган диюләре хак!
Җитмеш биштә өйләнгән, бер елдан Хәлил туган, 14 яшьтә батыр калганын да кушсак, Хәниф абый сүзләре дөреслеккә туры килә түгелме соң?
Юганда Фатыйма апа кулыннан төшеп китеп касә ватыла. Табын артына утырган Габдерәкыйп абый бал савытын күреп ала да:
– Тышта кояш, гөрләвек ага, ачыгыз әле ишекләрне, бал кортлары керсеннәр, савытны тутырсыннар, тиздән басуларда кунып калып эшләр вакытлар җитә, бал да капмагач, көчне кайдан алырга кирәк, яшереп куегыз бу савытны, күршеләр күреп, минем фәкыйрьлекне белерләр, – дигәч, зур агач кашык белән агач табакка салган балны алдына куялар.
Бу нәселнең дүртенче буыны– сиксән икенче яше белән баручы Габделәхәтов Габделбәр абый бүген дә авылдашларына, аны белгәннәргә чын гаделлек үрнәге булып яши.
Үзе ясаган чабатаны киеп, 11 яшендә тәүге адымнарын басу-кырлардан башлаган үсмер бөтен гомерен иген үстерүгә багышлый. 21 ел чәчү чәчеп, алдынгылыкны бирми, татар иленең атказанган колхозчысы исемен йөртә. 1975 елларда ук Мәскәү Халык казанышлары күргәзмәсендә катнашып алган дипломы, төрле ярышларда яуланган урыннары, бирелгән дәрәҗәле исемнәре, медальләре санап бетергесез.
Әнә бит Таҗикстаннан кайтып төшкән Роза, бер кичне Лесхозда кунса, таң атуга Сатышта яшәүче Габделбәр абый, Оркыя апа янына ашыга. 95 яшьтә бу гаиләне калдырып киткән Фазыйлә апа белән аның әнисе Хәлимә бертуганнар.
Аллаһым Габдерәкыйп абыйның гомер озынлыгын сезгә дә бирсен, күп чакырылышларда депутат булып сайланган хезмәт батыры, хөрмәтле Габделбәр абыебыз!
Менә бит нинди сокланырлык шәхесләр калдырган безгә узган гасырлар.
Хәзер Сабантуйлары зур чыгымнар тотып уздырыла.
Кукмара Сабан туен язганчы, бер мәзәкне искә төшерик. Сугыштан соң бер колхозда печән котырып үсә. Авылдашлары каршына баскан рәис:
– Эшне шул көндә төгәлләсәк, сарык суеп бәйрәм уздырабыз,– ди.
Эш төгәлләнә, сарык суела. Ә итне, районнан вәкилләр килеп төште, дип алып китәләр.
Менә Кукмара Сабан туенда ничә еллар буена баш батырга машина бирәләр. Ул машинага җитәкчеләрнең тиене дә чыкмый. Ә акча район халкының ел әйләнәсе түләгән салымы, оешмаларның табышы бит. Бу машина хакына районның күпме ватык-җимереген төзәтеп, яңартып булыр иде.
Нократ Аланында узган Сабантуйлары да күңелгә сагынып сөйләрлек хатирәләр өсти.
Башта мотоциклда узышу осталарының ярышы була. Кайсының туганы, ире, малае катнашкан бу ярышларны карарга халык ташкыны агыла. Бу үзе яшьләргә тәрбия бирү мәктәбе. Елдан-ел катнашучылар саны арта, диләр. Ике зур чара бер көнгә сыешмаганлыктан, бу бәйрәмгә бер ял көнен билгеләп, тантаналы шартларда ачып үткәрергә кирәк.
Былтыр хөрмәтле шәһәр башлыгы Анатолий Васильевич Пономарев беренче котлау сүзен башлаганда, 12 сәгать 30 минут иде. Төрле җирләрдән килгән авыл хезмәтчәннәренең мал карар, көндезге савым вакыты башланганын да истә тотсыннар иде җитәкчеләр. 14 сәгатьтәге поезд белән мин дә кайтырга чыктым, күңелдә төер калды, батырларның көрәшен дә бик күрәсем килгән иде.
Ә ел әйләнә барыбер бер сагынып искә алырлык очрашулар булып ала. 1959 елда Сабага килен булып төшкән, күп еллар ике араны өзмәгән, газиз җиңгием Наҗия апа минем хәлемне белергә узган җәй Казаннан кайтты, сиксәнгә чыккач, очрашулар сирәгәя икән, диде, биш ел кайтмый торганын искә төшереп. Сабаның өч зиратына барды. Кайткач, миңа әйтә:
– Ничә еллар кайтып йөргән Сабаны танымадым. Сабаның шундый үзгәрүенә исем-акылым китте, күңелем әле дә ышанмый, кычыткан баскан урамнарны чәчәкләргә төргәннәр. Бер кеше гөл дә итә, көл дә итә, диюләре хак икән. Авызым кипсә дә, күз алларым яктырды, ярый кайтканмын әле, үкенүләр калмасын!
Җитәкчеләрнең дәрәҗәсе башкарган эшләрендә күренә шул.
Кайткан өлкәннәр дә үзгәрешләрне тоеп, соклануларын җиткерәләр, бу инде тормышыбызны, чынбарлыкны күрсәтә.
Нурислам ЗАКИРОВ.
Саба районы.

Комментарии