- 13.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №19 (11 май)
- Рубрика: Архив
Икътисади үсеш министрлыгы 2016-2019 елларда хезмәт хакын һәм пенсияләрне арттырмыйча, икътисади кризистан чыгып булачак, дип саный.Проект өлгесенә сылтаманы «Коммерсант» бастырып чыгарган.
Икътисадны 4.5% үсешкә җиткерү максатына ирешү өчен халыкның керемен һәм сатып алу мөмкинлекләрен киметергә кушылган. 2016-2017нче елларда эш хакын арттырмаска, 2018-2019нчы елларда аның өчен өстәмә акча бирергә планлаштырыла. Пенсияләрне 2016нчы елда 4.8%, 2017нче елда 2% киметеп, алдагы елларда инфляциягә карап арттырырга дип тәкъдим ителә.
«Коммерсант» язуынча, бу очракта 2018нче елда ярлылар саны 14% булачак. Статистикага караганда, 2015нче елда Русия халкының кереме 4%ка кимегән.
Үзбәкстанда Георгий тасмалары урынына дәүләт байраклары таратыла
Үзбәкстанда хакимият георгий тасмаларын тыйган. Бу хакта рәсми карар булмаса да, милициядәге чыганаклар радиобызның үзбәк редакциясенә әйтүенчә, бу йөкләмә өстән кушылган. Шул сәбәпле, алар Георгий тасмаларын алып ташлап, аның урынына республика байракларын бирә.
Георгий тасмаларын Русиянең Үзбәкстандагы илчелеге таратып килә. Теләгән һәр кеше аны ишек янында бушлай ала ала. Халыкның моңа мөнәсәбәте төрлечә.
Шул ук вакытта бер төркем үзбәк галимнәре элегрәк Ташкент шәһәре башкарма комитеты һәм Үзбәкстан эчке эшләр министрлыгына Георгий тасмаларын тыюны сорап мөрәҗәгать юллаган булган.
«Патша чорында Русия гаскәрләре Үзбәкстанны басып алганда, күп кенә хәрби җитәкчеләр нәкъ изге Георгий ордены һәм тасмасы белән бүләкләнгән. Колонизация чорында Үзбәкстанның бик күп тыныч халкы һәлак булды», – ди тарихчылар үз мөрәҗәгатендә.
Күп кенә элекке совет дәүләтләре Георгий тасмасыннан баш тарта.
Татарстанда «Азатлык» татар яшьләре берлеге берничә ел Георгий тасмасы урынына Татар тасмасы таратып килә.
Ландыш ХАРРАСОВА
Рәсми Уфа Чечняда яраланган полиция хезмәткәрләре турында дәшми
9нчы майда иртәнге 6 сәгать 30 минутлар тирәсендә Грозныйда кораллы ике сугышчы һөҗүме вакытында алты полиция хезмәткәре яраланды. Өчесе каты яраланган, дип хәбәр ителә. Яраланучылар арасында Башкортстан полициясенең Чечняга вакытлыча килеп эшләүче хезмәткәрләре дә булган.
Бу тикшереп үткәрү капкасы Чечня башкаласы Грозный шәһәре читендә Алхан-Калага бара торган юлга урнашкан. Интерфакс мәгълүматларына караганда, кораллы ике сугышчы, хайваннарыбызны эзләргә чыктык, дип әлеге капкага якынлашкан. Сугышчыларның берсе шартлаткычны шартлаткан һәм үзе дә һәлак булган, ә икенчесе граната ыргыткан. Пистолет белән коралланган граната ыргытучыны полиция хезмәткәрләре атып үтергән.
Чечня куәт оешмалары белдерүенчә, кораллы сугышчылар Грозныйның Киров бистәсендә яшәүче 1991нче елгы Ахмәд Иналов һәм 1989нчы елгы Шамил Джанаралиев булган. Русия Җинаятьләр кодексының 317нче маддәсе (хокук саклау оешмасы хезмәткәре тормышын куркыныч астына кую), 222нче маддәсе (канунсыз корал куллану) нигезендә җинаять эше ачылган.
«Азатлык» Башкортстан эчке эшләр министрлыгына шалтыратып әлеге полиция хезмәткәрләренең Грозныйга күпмегә китүен, яраланучыларның кемнәр булын белергә теләгән иде, әмма «мәгълүматны Русия һәм Чечнядагы эчке эшләр министрлыклары гына бирә» дигән җавап алды.
Сәнгатькәрләр Себердә су баскан авылларга хәйрия концерты үткәрергә җыена
Казанда Татарстанның альтернатив музыка төркемнәре Себердә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм итү өчен хәйрия концерты үткәрергә җыена.
Yummy Group студиясе җитәкчесе Ильяс Гафаров сүзләренчә, бу концертны 19нчы майда Татарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясында үткәрергә ниятлиләр. Килештерү эшләре төгәлләнмәгән әле. «Концертта 4-5 төркем чыгыш ясар дип уйлыйбыз, әлегә «Оскар» төркеме һәм Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) теләк белдерде», ди Гафаров. Аның сүзләренчә, концерт булган очракта җыелган ярдәм Төмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз авылы кешеләренә генә түгел, ә Себердәге су басудан зыян күргән татар авылларына да җибәрелергә мөмкин.
Бу көннәрдә Төмән өлкәсенең Вагай районындагы су баскан Тугыз авылына Казанның «Иман нуры», «Мәрҗәни», «Ярдәм» һәм «Кабан арты» мәчетләрендә ярдәм җыела. Төмәндә һәм Тубылда да ярдәм җыю оештырылган. Беренче гуманитар ярдәмне Төмән өлкәсе татар конгрессы һәм Татар эшмәкәрләренә булышу ассоциациясе әзерләп җибәрде инде.
Омск өлкәсе Уст-Ишим районының Иртыш елгасы ярларына урнашкан Эбаргүл һәм Тибенде татар авыллары тулысынча диярлек су астында калды. Зур су шул ук районның татарлар тупланып яшәгән Саургач, Олы Бүрән, Әшеван, Тевриз районының Козгын авылына да килде, авылларның кайбер урамнары су астында калды, су йортларга да керде. Төмән өлкәсе Вагай районындагы Карагай авылындагы өйләргә дә су басу куркынычы яный.
Җиңү көне: Горурлык хисе нигезендә шапырыну ята алмый
Җиңү көне Советлар берлеге календаренда сугыш беткәннән бирле булса да, бәйрәм буларак аны беренче мәртәбә нәкъ менә мин мәктәпкә киткән елны, 1965тә тантана итә башлаганнар… Димәк мин инде 51 ел дәвамында бу зур бәйрәмне күреп яшәгәнмен.
Уйлап карасаң, тарихчыларга өйрәнү өчен менә дигән тема – төрле вакытта 9 май көнен илебез ничек кабул иткән, ничек бәйрәм иткән. Әлбәттә, мин ул нечкәлекләрне беркайчан да махсус өйрәнмәдем, шулай да, хәтер бу көннең атмосферасын, мәгънәсен бик яхшы саклый. Чыннан да, гаҗәеп эчтәлекле, гыйбрәтле, уйландыра торган дата. ХХ йөзнең иң зур афәте булган нацизмны тар-мар итү тантанасы. Күпме кан коелган, күпме гомерләр өзелгән, күпме җәфа, бәхетсезлек күргән халкыбыз, шул ук вакытта нинди зур батырлык, каһарманлык күрсәтелгән ватандашларыбыз тарафыннан.
Шулай да… Соңгы елларда әллә бераз тормыш тәҗрибәсе тупланганга, бу көн якынлашу белән күңелемне тырный торган кайбер уйлар да килеп керә башлады башыма.
Беренчедән, ничектер соңгы елларда без 9 майның тышкы ягына күбрәк игътибар бирә башладык шикелле. Бу көнгә хас булырга тиеш түгел ниндидер шоу элементлары ачык күренә хәзер. Минемчә, арттырып та җибәрәбез – зур тантаналар, барабан сугу, митинглар.
Аңлыйм, аларсыз да булмый, әлбәттә. Ләкин, бу көнне күбрәк уйлану, бераз вакытка тынып калу, сугышның никадәр коточкыч фаҗига икәнен аңларга тырышып карау, сугыш кырларында һәлак булганнарны моңаеп искә алу күбрәк кирәктер? Бәлки алай дөресрәк тә булыр? Ягъни, без соңгы елларда Җиңү көнендә эчтәлекне күбрәк тышкы чаралар белән алмаштыра башладык. Ул тантаналарда катнашучыларга, бигрәк тә яшь буын вәкилләренә, бәлки сугыш турында күбрәк мәгълүмат булдырырга, сугышның ни кадәр зур фаҗига, газап икәнен аңлау өчен тәфсилләбрәк сөйләү зарурдыр? Күрәсең, тарихи вакыйга бездән никадәр күбрәк ерагая – шулкадәр күбрәк ул тарихи мифка әйләнеп бара кебек… Бу очракта бигрәк тә алай булырга тиеш түгел!
Икенчедән, нәкъ менә шушы бәйрәмгә әзерләнүләр барган көннәрдә инде ике-өч ел шундый борчу тудыра торган тенденцияне күзаллыйм – җәмгыятебездә башка илләрне куркыту, аларга үзенә күрә янау сизелә – менә 1945нче елда без җиңдек, кирәк булса, хәзер дә барыгызны да җиңәчәкбез, имеш.
Шундый хисләр тудырырга тиеш микән Җиңү бәйрәме? Берничек тә килешә алмыйм! Без беркемне дә куркытырга тиеш түгел, яшьләребез автомобильләрендә «Берлинга барып җиттек, Вашингтонга да барып җитәчәкбез!» дигән янау плакатлары йөртергә тиеш түгел. Киресенчә, сугышның ни икәнен аңлау җәмгыятьтә аны беркайчан да булдырмау юлларын эзләүгә китерергә тиеш түгелме? Ә бездә кайберәүләр, нишләптер, шапырыналар, менә карагыз, имеш, барыгызны да челпәрәмә китерә алабыз… Башка илләр бездән курка башлыйлар икән, кайберәүләрдә ул горурлык хисе уята. Куркыту горурлык нигезе була ала микән?
Шундый зур, коточкыч сугышны күргән җәмгыятьтә, минемчә, сугышны вакыйга буларак каһарманлаштыруга, башкаларга сугыш белән янауга урын булырга тиеш түгел. Куркыныч, борчулы тенденция… Күрәсең, Җиңү бәйрәме кайбер кешеләрдә шундый хисләр һәм карашлар тудыра…
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ
тарихчы, Казан университетының Татарны өйрәнү кафедрасы мөдире
Җиңү темасы – акчалы кәсеп
Апрель ахырыннан башлап 9нчы Майга кадәр Казан урамнарында Сталин сурәте белән әләмнәр, ябыштырыла торган сугыш рәсемнәрен сатучылар артты.
Шундый сатучыларның берсе, урыслашкан 15 яшьлек татар малае Эмил үзен патриот дип санап кына калмыйча, быелдан сугыш символлары белән акча эшләргә дә тотынган. «Мин патриот. 9нчы Май, сугыш символларын, наклейкаларны сату идеясе апрель башында туды», – дип сүзен башлады ул «Азатлык» хәбәрчесе белән сөйләшүне.
Мәктәп укучысы булуына карамастан, көн саен икедән җидегә, ялларда уннан җидегә кадәр сату итә. Фамилиясе, укый торган мәктәбе, гаиләсе турында берни әйтергә теләмәсә дә, кечкенә бизнесы турында шактый ачылып сөйләде ул. Төгәлрәге, абыйсы каядыр китеп торган арада әңгәмә корып алырга өлгердек.
Эмил Казанның Киров районы Җиләкле Бистәсе янында иске ВАЗ-2106 машинасына Сталин сурәте төшкән әләм белән басып тора иде. Сату идеясе үзенеке булса да, акча һәм машина белән абыйсы ярдәм иткән.
«Мин бу эш белән беренче ел гына шөгыльләнәм әле. Апрельнең 25ләре тирәсендә сата башлаган идем. Киләсе елга да сату итәргә җыенам, чөнки бу миңа ошый һәм акча китерә», – ди ул.
Товарны Эмил күпләп Интернеттан соратып алган. Язуларның бәяләре 100 сумнан алып 500 сумга кадәр җитә. Сталин сурәте төшкән «Спасибо деду за Победу!» язулы әләм иң кыйбаты – 1250 сум тора.
Сатып алучылар рәтендә олылар да, яшьләр дә бар, дип белдерде Эмил. Өлкәнрәк яшьтәгеләр, күбесенчә, «Я помню, я горжусь» дигәнрәк наклейкалар ала. «Ә яшьләргә шаян, төртмәле язулар кирәк. Алар һаман кызык эзли», – ди ул.
«Тандем», «МЕТРО» сәүдә үзәкләре каршында, Казанга керү-чыгу юлларында да Эмил кебек сатып торучыларны очраттык. Аларның ассортиментында «Спасибо бабушке и деду за их великую Победу!», «Помним и ценим!», «9 Мая наша Победа!», «За Родину!», «Т-34. Иду на таран!!!» дигән язулар да бар.
Танк һәм очкычлар төшерелгән «На Берлин!», сексуаль позадагы кызыл һәм зәңгәр сыннар төшкән «1941–1945. Можем повторить!» дигәннәрен дә күрдек. Кайбер сыннарның башлары урынына свастика һәм урак белән чүкеч ясалган.
Байбулат ДӘҮЛӘТ
Русиядә экстремизмда гаепләнүчеләр арта
Җинаять Кодексының экстремизмга каршы маддәсе нигезендә гаепләнүчеләр Русиядә соңгы биш ел эчендә өч тапкырга арткан. Бу хакта, Икътисади һәм сәяси реформалар үзәге хисабына таянып, «Газета.ру» агентлыгы хәбәр итә.
2015нче елда 282нче маддә («нәфрәт йә булмаса дошманлык уяту, кеше абруен түбәнсетү») нигезендә 414 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, ә 2011нче елда бу сан – 137 кеше булган.
Белгечләр бу матдәнең беренче кисәге – экстремистик максатларда Интернетны куллану нигезендә гаепләнүчеләрнең артуын белдерә. 2011нче елда 82 кеше булса, 2015нче елда 369 кешегә мәхкәмә карары чыгарылган.
Хисапта җинаять җаваплылыгына тартылганнар берничә төркемгә аерып күрсәтелгән. Алар милләтчеләр, дини экстремистлар һәм Украина яклы активистлар.
Әлеге документ авторлары Русия кануннарының һәм «экстремизм» төшенчәсенең анык булмавы экстремизмга каршы, шул исәптән оппозиция вәкилләренә дә башка сыймаслык эшләр ачарга этәргән, дип белдерә. «Экстремизм»да гаепләнүчеләрнең барысы да сайлауларда катнаша алмый, митинглар оештыру мөмкинлекләре дә чикләнгән.

Комментарии