- 13.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Архив
6нчы майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымга чираттагы сәфәрен ясады. Ул Кырым мөфтие Хаҗи Әмирали Аблаев, кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров, Кырым хакимиятендәгеләр белән очрашулар үткәрде.
Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Темиргалиев «Азатлык»ка белдергәнчә, 3нче майда Әрмәни базар янында, Украина-Кырым чигендә булган чуалышлардан соң, Кырымдагы иҗтимагый-сәяси вазгыять нык катлауланган. Мәҗлес белән Кырым хакимияте арасында туган киеренкелекне киметү, ике арада уртак тел табып, контакт урнаштыру өчен, Кырымга Миңнехановны чакырганнар. «Бу – Кырым хакимияте вице-премьеры Рөстәм Темиргалиев инициативасы иде», – диде аның әтисе Илмир.
Очрашуда катнашкан Нариман Җәләл әйтүенчә, Миңнеханов, нигездә, Кырым делегациясе белән Казанда очрашканда сөйләгәннәрен кабатлаган. Аның вазгыять өчен борчылганы һәм ихлас күңелдән сөйләгәне күренде, диде ул.
Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, Казан кырымтатарларны Русия белән хезмәттәшлеккә күндерү мәсьәләсендә уңай нәтиҗәгә ирешә алмаса, аның Мәскәү алдында дәрәҗәсе төшәргә мөмкин, Кырымда кырымтатарлар һәм хакимият арасында диалог булмаса, кырымтатар мәсьәләләрен хәл итүнең дә туктап калу ихтималы бар. Шуннан соң инде Мәскәү кырымтатарларга басым ясау эшенә Чечня Республикасын җәлеп итәргә мөмкин. Ул очракта инде бөтенләй башка ысуллар кулланылып, кырымтатарларга карата эзәрлекләүләр, көч куллану массакүләм рәвештә була ала.
Татарстан һәм кырымтатарлар бу вазгыятьтә уртак тел таба алмаса, ике тугандаш милләт арасындагы тарихи бәйләнешләргә дә зур зыян киләчәк, Татарстан Кырым мәсьәләсеннән читләштереләчәк. Мәскәү сәясәте ике милләтне бер-берсеннән тагын да ераклаштырачак, бер-берсенә каршы куячак.
Шунысын да әйтергә кирәк: вазгыять нинди генә юнәлештән китсә дә, ул барыбер Мәскәү файдасына була дигән сүз. Татарстан кырымтатарларны Русия белән хезмәттәшлеккә җәлеп итсә, бу – Русияне танымаган кырымтатарлары арасында Казанга карата әлегә уңай килеш сакланган мөнәсәбәтне бозачак, «казанлылар – сатлыклар» дигән карашны көчәйтәчәк.
Һәм инде әйтелгәнчә, уртак тел табылмаса, Татарстанның тырышулары бушка булса, Мәскәү бу эштән Казанны тәмам читләштереп, ике туган халыкны тагын да аерып куячак.
Татарстан һәм кырымтатар Мәҗлесе шушы вазгыятьтә Мәскәүгә түгел, ә беренче чиратта Кырым татарлары һәм Казан татарлары мәнфәгатенә туры килгән бер чишелеш табарга тиеш. Бу бер дә җиңел эш түгел. Шунысы да бар – тарафларның моңа вакыты бетеп бара.
Дилявер ОСМАН.
Amnesty International: Азаплаулар киң таралган күренеш булып кала
xБМОның Газаплауларга каршы конвенциясе булдырылуга өч дистә ел үткәннән соң да, дөньяның төрле урыннарында газаплаулар гадәти хәл булып кала. Кеше хокукларын яклаучы халыкара оешма Amnesty International газаплаулар турындагы хисабында шул турыда белдерә.
12нче майда бу оешма «Газаплауларны туктатырга» исемле дөньякүләм чара башлады. Көрәш газаплауларга каршы гына түгел, башка төрле тиешсез мөгамәләләргә каршы да алып барылачак. Amnesty International хөкүмәтләрне бу мәсьәләдә икейөзлелек күрсәтүдә гаепли. Алар бер яктан газаплауларны канун белән тыя, икенче яктан үзләре газаплаулар белән шөгыльләнә, диелә хисапта. Шушы чара кысаларында оешма үз игътибарын Үзбәкстанга да юнәлткән һәм бу илдә газаплаулар бик киң таралуга карамастан, моның өчен җәзага тарту очракларының бик аз булуын әйтә.
Amnesty International белдерүенчә, мәхкәмәләр газаплаулар белән таныттырылган гаепләүләрне еш кына дәлил буларак кабул итә. Газаплаулар турында шикаять итү ул газаплауларның тагын да көчәюенә генә китерә ала. Оешма Үзбәкстандагы тәртип саклау оешмаларында кыйнау, буу һәм көчләү кебек күренешләрнең киң таралган булуын белдерә.x
Amnesty Internationalның Европа һәм Үзәк Азия программасы җитәкчесе Джон Далһуисен, Үзәк Азиядә газаплаулар кулланылмаган бер генә ил дә юк, ди. Аның әйтүенчә, Үзәк Азия илләрендә газаплаулар өчен җавапка тартылмау – нормаль хәл, газаплаулар турында шикаятьләр тиешенчә һәм бәйсез рәвештә тикшерелми. Бигрәк тә тыелган исламчы төркемнәр әгъзалары дип шикләнелгән кешеләрнең Үзәк Азиядә һәм Русиядә газаплауларга дучар булу куркынычы зур, диелә хисапта.
«Төньяк Кавказда газаплау – тәртип саклау оешмаларының төп ысулларыннан берсе, берәр кораллы төркемгә бәйле рәвештә кулга алынганнарның газаплауларга дучар булачагы шиксез диярлек. Мәхкәмәләр бары тик газаплаулар аша алынган дәлилләргә генә нигезләнә диярлек», – ди Далһуисен.
Элеккеге совет илләре арасында Украина җинаять эшләренә бәйле тикшерүләрдә газаплауларны иң күп кулланучы ил буларак күрсәтелә. Мондый газаплаулар еллар дәвамында документальләштерелгән һәм елына андый хәлләр йөзәрләп, меңәрләп теркәлгән.
Хисапта элеккеге совет илләренең күпчелегендә коррупцион һәм акча кытлыгы кичерүче полиция хезмәткәрләренең газаплауларны үзләренә кирәкле дәлилләр алу өчен генә түгел, акча каеру өчен дә куллануы турында языла.
Наиф АКМАЛ.
Пропаганда журналистика була аламы?
Русия Президенты Владимир Путин матбугат өлкәсендә эшләүче 300дән артык кешене Кырым вакыйгаларын «объектив» яктырткан өчен бүләкләде. Әмма «объективлык» принципларын яклаган журналистларны бүләкләү нигәдер яшерен төстә генә булган. Бу турыда карар да Президентның интернет сәхифәсенә чыгарылмады.
Күп кенә күзәтүчеләр мондый яшеренлеккә гаҗәпләнүен белдерде. Яшерен хезмәтләрдә эшләүчеләрне халыкка белдерми генә бүләкләүләре аңлашыла, әмма җәмәгатьчелек белән ачык рәвештә эшләгәннәрне, объективлык, хәбәрдарлык өчен көрәшүчеләрне бүләкләү нигә яшерен булырга тиеш, ди алар. Икенчеләре исә, күрәсең, Президент та, аның бүләкләрен алучы журналистлар да җәмәгатьчелекнең бу турыда белүеннән ояладыр, дигән нәтиҗә ясый.
Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков яшерен бүләкләү булганлыгын расласа да, бу турыда өстәмә мәгълүмат бирүдән баш тартты. Путин ул карарны Кырымны аннексияләүдән соң бер ай узгач, 22нче апрельдә имзалаган.
Әлеге бүләкне алучыларның берсе – «Вести Недели» тапшыруын алып баручы Андрей Кондрашов «Азатлык»ка: «Журналистика иң каты сугыш барган өлкәләрнең берсенә әверелде. Хәрби чаралар өчен солдатларга һәм офицерларга бүләкләр бирелә икән, монда да шундый ук хәл, чөнки сугыш хәзер журналистика өлкәсенә күчә», – диде. Кондрашов объективлык бүләген горурлык белән йөртәчәген белдерде. «Хәзер медиадагы һәртөрле пропаганда ул – журналистика инде», – ди бүләкләнүче.
«xАзатлык»ка Русия Журналистлар берлеге рәисе Павел Гутионтов, бу журналистларга дәүләт бүләкләре таратуны совет чоры ысулларына кайтуның бер чагылышына охшатуын әйтеп, мин белгән 20ләп журналист үтерелде, ул җинаять эшләре тиешенчә тикшерелмәде, үтерүчеләр тотылмады, ә монда тоталар да 300 кешегә бүләк тараталар, дип, ризасызлыгын белдерде. Аның әйтүенчә, шул рәвешле хакимият журналистларга: «Сезнең иң яхшыларыгызны без сайлап алабыз, сезнең эшегезне без бәялибез», – дип белдерә.
xТатарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова «Азатлык»ның: «Нигә Татарстанда бу бүләккә лаек журналистлар табылмады икән? Бүләкләүнең яшерен булуын ничек бәяләр идегез?» – дигән сорауларын: «Татарстан журналистлары арасында ул бүләкне алучылар юк, бу сорауларга бернинди комментарий да бирә алмыйм», – дип җаваплады.
xБәйсез журналист Александр Сотник: «Мин моны журналистика һөнәренә якын җибәрергә ярамаган кешеләр исемлеге дип саныйм. Чөнки алар бернинди дә журналист түгел. Алар – пропагандистлар, Кремльнең рәсми карашын пропагандалаучылар. Безнең Конституциянең 29нчы маддәсе цензураны тыя. Конституция үтәлми, без хәзер махсус кешенең махсус күрсәтмәләре белән яшибез. Ул кеше нинди хәлдә булса – журналистиканың хәле дә шундый. Һәм 300 кешелек бу төркем шушы кешенең мәнфәгатьләренә хезмәт итә», – диде.
Бүләкләнгән журналистлар исемлегендә хакимиятне тәнкыйтьләүче матбугат чаралары юк. Сотник оппозицион медиага «объективлык» бүләге бирелмәүне: «Аларның карашы партия карашы белән тәңгәл килми, шуңа күрә аларга бирмиләр», – дип аңлатты.
xРусия Журналистлар берлегенең элекке рәисе Игорь Яковенко «Азатлык»ка, кайбер журналистлар илне сугышка таба алып барырга тели, дип, заманында Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан шундый активлык күрсәткән алман журналистларының да Гитлер тарафыннан бүләкләр алганлыгын һәм аларның икесенең соңрак Нюрнберг трибуналында хөкем ителгәнлеген искә алды.
Бүләкләнгән журналистлар арасында шәхсән журналистика белән шөгыльләнмәүче Александр Жаров та бар. Жаров җитәкчелегендәге «Роскомнадзор» интернетта хакимиятне тәнкыйтьләүче сәхифәләрне томалау белән шөгыльләнә. Дәүләт оешмасының бу гамәле интернетта цензура кертү омтылышы буларак бәяләнә.
Кырымны аннексияләүгә өлеш керткән хәрбиләргә медальләр, ә мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары да тапшырылган иде. Татарстан артистлары бу чарага күпләп җәлеп ителде һәм шундый рәхмәт кәгазе алучылар арасында «Казан егетләре» төркеме дә булды. Ул чакта тарихчы галим Индус Таһиров «Азатлык»ка: «Русия җитәкчелеге рәхмәт кәгазьләре тоттырып, медальләр тагып, үзенең җинаятьчел гамәлләренә гади халыкны да бәйләп куя», –дигән иде. Аның фикеренчә, бүләккә лаек булу өчен, кеше чын күңелдән тырышырга тиеш. Тырышлык кына лаеклы рәвештә бәяләнә ала. «Сәяси максатлардан тапшырылган бүләк, әгәр ул гамәл җинаятьчел икән, халыкны да аңа беркетеп куя», – ди И. Таһиров.
Наиф АКМАЛ.
«Русиянең соңгы горурлыгы»
9нчы май көнне Русия Президенты Владимир Путин, Мәскәүдә Җиңү парадында чыгыш ясап, «Совет халкының тимер ихтыяры һәм түземлеге Европаны коллыктан коткарды» дигән сүзләр әйтте. «Икенче бөтендөнья сугышында фашизмны җиңүчеләр онытылмас», – диде ул.
Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Кызыл мәйданда узган парадта 11 меңнән артык гаскәри, 150дән артык хәрби техника һәм 69 хәрби очкыч катнашты. Тамашаны яктыртуга 600дән артык журналист җәлеп ителде.
Мәскәүдәге парадтан соң, Путин бәйрәмне Кырымга барып дәвам итте. Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, анда беренче мәртәбә килгән Президент Икенче бөтендөнья сугышы ветераннарына Кырымны «туган илгә кайтаруга зур әхлакый өлеш керткән өчен» рәхмәт белдерде.
Көнбатыш күзәтүчеләре билгеләвенчә, хәзерге вакытта Русия башка бер генә бәйрәмне дә бу кадәр купшы итеп үткәрми. 69 ел узуга да карамастан, Мәскәү әле дә бу вакыйганы үзенең шөһрәтен үстерү чарасы итеп куллана, ди алар һәм бу датага табынудан туктарга киңәш итә.
«Ветераннар кими, ә аларның абруе һәм пенсияләре арта бара. Исән калганнарга яңадан-яңа орденнар бирелә. Вакыт узган саен, әлеге вакыйганың Русия өчен әһәмияте арта. Бу җиңү – Русиянең соңгы горурлыгы», – дип яза Германиянең «Die Welt» басмасы.
«Гаскәрдән тыш башка тармакларда Русиянең әллә ни мактанырлык уңышлары юк, – дип дәвам итә «Die Welt». – Инфраструктур һәм эре икътисади проектлар олигархларның кесәләрен тутыру өчен кулланыла, мәгърифәт һәм медицина өлкәсе дә әлегә Европа стандартларыннан ерак. Чикләр ачылганнан соң, русиялеләр бу аерманы үзләре дә күрә, ләкин әлегә берни эшли алмый. Җиңү көне бу калышу хисен бераз җиңеләйтергә ярдәм итә».
«Ошбу датага Русиянең бар кодрәте туплана дигән хис кала, – дип яза «Die Welt». – Ветераннарның оныкларына әлеге көннең бөеклеген сеңдерергә тырышалар. Ләкин аларның үз көне кайчан җитәр? Бабалар җиңүе белән генә күпме яшәргә була? 70 ел элек күрсәтелгән каһарманлык купшы парадларсыз да онытылмаячак. Бүген исә үзеңне таныту өчен яңа юллар эзләргә кирәк. Заманча дөньяда андый мөмкинлекләр җитәрлек», – дип яза Германиянең «Die Welt» басмасы.
Али ГЫЙЛМИ.

Комментарии