- 13.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Архив
7-16нчы мартта XI кышкы Паралимпиада уеннары уздырылды. Күпләр бу чараны телевизор экраннары аша күзәтте.
Якында гына җылы диңгез ярларга кага. Күршесендә кар белән капланган калкулыклар кышкы спорт уеннары җанатарларының яраткан урынына әйләнде.
Яшь авторлар үз күзләре белән әлеге вакыйгаларны, паралимпиадачы-спортчыларны күзәтте. Алардан интервью алып, «Паралимпиада репортеры» дигән гәҗитне чыгарылышка әзерләделәр. Ул меңнәрчә тираж белән Русия һәм Германиядә чыгачак, дип хәбәр итә интернет ресурслары.
РИИ студентлары Ленар Насыбуллин белән Рөстәм Мирзашәрипов та бу чараның шаһиты булдылар. Студентлар арасында иң актив, үткен фикерле булулары белән аерылып тора алар. Инглиз телен яхшы дәрәҗәдә беләләр. Менә шуңа күрә дә аларны волонтер итеп сайлап алганнар. Сочидан кайтып төшкәч тә, Ленар белән әңгәмә корып алдык.
– Ленар, бу сәфәрдән нинди хис-тойгылар калды синдә?
– О, бик ошады. Коллектив бик җылы булып, дустанә мөнәсәбәттә эшләдек. Мин төнге сменада эшләдем. Сочига бардык. Анда шундый матур, пальмалар үсә, үзебездәге һава торышыннан соң анда җылы. Ә без эшләгән җир карлы урын иде, анда әлбәттә суык.
– Сезгә нинди вазыйфа йөкләнгән иде, ниләр башкардыгыз?
– Без Рөстәм белән межконфессиональ үзәктә эшләдек. Мәскәүдән килгән Мәхмүт хәзрәт җитәкчелеге астында намаз бүлмәсенә беркетелгән идек. Камәт, азан әйтү, намаз укыту кебек эшләрдә булыштык.
– Эштән кала, димәк, буш вакытыгыз да булды?
– Әйе. Волонтерлар үз араларында төрле конкурслар оештырдылар, кайсыларында үзем дә катнаштым. КВНнар, «Минута славы» кебек уеннар үткәрдек, гитараларда уйнап, буш вакытлар шулай күңелле үтте.
– Әлеге сәфәрдән үзеңә нинди дәрес алдың?
– Дөньяның кемнәре генә юк. Төрле кешеләр белән очрашып, алар белән аралашырга туры килә. Үз дөньяңа гына чумып яшәргә түгел, ә төрле вакыйгаларга һәрвакытта әзер торырга, аларны кабул итә алырлык дәрәҗәдә булырга кирәк. Алтын урталыкны табу, баланста булу шарт.
– Спортчылар белән якыннан аралаштыгызмы?
– Алар белән артык якыннан аралашмадык, чөнки алар бик күп чыгып йөрмиләр. Бер Кытай кешесе белән менә бу форманы алмаштырдык. (Өстендә әлеге кием)
– Физик яктан мөмкинчелекләре чикләнгәннәр дә нинди генә спорт төрләре белән шөгыльләнми. Шулардан чыгып, сау-сәламәтләргә нинди киңәшләр бирер идең?
– Кайсыларының ике аягы да юк, махсус протезлар белән йөриләр. Аякларын паралич сукканнар коляскаларда. Алар шундый көчле рухлы кешеләр. Яшәү дәрте күренеп тора. Һәрвакыт елмаялар. Бик күп сәламәтләр үзләренең тормышына канәгатьсезлек белдерәләр, зарланалар. Ә менә шундый кешеләргә карап, шөкер итәсең. Аллаһы Тәгалә сиңа аягың, кулың, күзеңне сау-сәламәт итеп яралткан. Без кадерен белмибез. Алар, күп күләмдә акчалар исраф итеп булса да, үзләренең сәламәтлекләрен кайтарырга торалар. Ә безгә инде бушка килгән шул нигъмәтне сакларга кирәк.
– Үзең берәр спорт төре белән шөгыльләнәсеңме?
– Спортны үз итәм, ә конкрет берәр төр белән шөгыльләнмим.
– Үзең дә студент буларак, студентларга әйтер сүзләрең?
– Без ахирәт өчен тырышырга, аны яратырга тиеш. Шул ук вакытта бу дөньядан да аерылмаска кирәк. Казанда рәхәтләнеп динне тотарга мөмкинчелекләр бар. Ә менә Сочи кебек җирдә син әгәр дә кычкырып, Казандагыча: «Әссәламүгаләйкүм», – дисәң, сәерсенеп караячаклар. Күпләрдә әле һаман да ислам турында дөрес караш юк. Бары тик СМИдан алган, исламны каралтып күрсәткән мәгълүмат кына. Шартлаттылар, үтерделәр, шартлаттылар, үтерделәр… Шуңа күрә безгә бу җәмгытькә социальләшергә кирәк. Динебезнең гүзәллекләрен үзебезнең күркәм гамәлләребез белән башкаларга да күрсәтсәк идек.
– Җавапларың өчен, рәхмәт, Ленар. Уңышлар!
Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА.

Комментарии