- 13.05.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Архив
Апас районы, Табар Черкене авылында булып кайткач, аның Ленин урамын аерым авыл итсәләр, яхшырак булмас иде микән дигән фикер килде әле. Ул авылның исемен уйлап әллә ни озак баш ватарга да туры килмәс иде: Күперсезләр, Әсирлектәгеләр, яки янгын-мазар чыкса, бөтен килеш янып бетәргә мөмкин булуларын исәпкә алып, Көл-күмер авылы дип атарга була. 40тан артык бала-чага, 100гә якын урта һәм олы буын кешеләре Табар Черкененең үзәк урамыннан аерымланган. Һава торышының «көе килгәндә» генә укучылар мәктәпкә бара, өлкәннәр кибеткә чыга… Мөгаен, шушылай яшисен алдан белгән булсалар, кешеләр Ленин урамына йортлар салып та мәшәкатьләнмәгән булырлар иде. Әле дә Ленин урамы халкы, район башлыгы Рәшит Заһидуллин әйткән вәгъдәсен үтәп, берәр кайчан биредә күпер булдырыр, дигән өмет белән яши.
БАШЛЫК ҮЗЕ ВӘГЪДӘ БИРГӘН
Табар Черкене – Апас районындагы бердәнбер чуаш авылы. Авыл эченнән ага торган Табарка елгасы аркасында, монда яшәүчеләр икегә бүленгән: Ленин урамындагы чарасызлар һәм авылның калган өлешендә яшәүчеләр.
Моннан 16 ел элек Ленин урамын авылның калган өлеше белән тоташтыру өчен, елга аркылы күпер сала башлаганнар. Ул вакыттагы район башлыгы Әгъләм Садретдинов, күпернең авыл өчен кирәклеген аңлап, бер көнлек кенә түгел, мәңгелек дип әйтерлек яхшы күпер салдыру проектын яклап чыга. Әмма, кызганыч, күперне салып бетерә алмыйлар. Район башлыгы башка районга күчерелә, Казанның «Гидромонтаж» төзелеш оешмасы эшне ярты юлда, субайлар кагып чыккач, туктата.
Авыл халкы сүзләренә караганда, 2005нче елда районга яңа башлык – Рәшит Заһидуллин билгеләнгәч, эш бөтенләй тукталган. «Заһидуллин вәгъдә бирүдән ары узмый» – мин сөйләшкән кешеләр беравыздан әнә шулай ди.
Кагып куелган субайлар һәм башлыкның күпер төзелер дигән буш сүзләре белән генә юанып яшәп булмый шул – явым-төшемнәр вакытында Табарка тулып таша. Мондый көннәрдә елга кабат үз урынына кайтмыйча, балалар мәктәпкә, өлкәннәр эшкә, карт-коры кибеткә, медпунктка бара алмый. Менә мәсәлән, былтыр җәй көне коеп яңгыр явып киткәннән соң, урам халкы берничә көн бөтенләй беркая чыгып йөри алмаган. Авыл халкы, сүзләрен дәлилләр өчен, андый очракларны фотога төшереп, фактны «документлаштырып» бара икән.
Авылда әле һаман да колхоз системасы, әмма инде анысы да авыр хәлдә. Шуңа күрә аңа да өмет юк. Хуҗалыкның шундый хәлдә булуының иң авыр башы, мөгаен, Ленин урамында яшәүчеләргә төшкәндер. Чөнки моңа кадәр колхоз тракторлары елга аша вакытлы күпер сала торган булганнар. Дөрес, ел саен язгы ташуларда ул агып китә, аны ел да кабат-кабат ясарга кирәк, әмма вакытлы булса да күпер булган. Ә хәзер техникасы да, трактор бирерлек оешма да юк. Халык үз проблемалары белән япа-ялгыз торып калган. Кая барсыннар – ике ел элек Ленин урамында яшәүчеләр акча җыешып, үз көчләре белән агач күпер салган. Машинасы булганнар – 500, машинасы булмаганнар 250 сум түләгән. Авыл кешесе өчен бу аз акча түгел. Хәер, күпер дип артык олылап әйттем бугай. Субайлары да, такталары да усактан булган әлеге кичү урынына, кояш баткач, керергә куркыр идем мин! Бер катлам булып тезелгән нәзек агачлар арасына аягың төшеп китәргә дә мөмкин! Ә башлангыч сыйныф укучыларын аннан ялгыз йөртү турында сүз була да алмый. Кешеләр яңгырлар вакытында да күперне урап уза – аяк тая, диләр… Машина тәгәрмәчләре өчен җайлаштырып салынган икешәр тар гына такта буенча йөреп булмыйдыр – ышанам. Тар, юеш, шома агач өстеннән барып буламыни… Яңгырдан соң бу күпердән шуып, икенче якка чыгар өчен атаклы фигурист Евгений Плющенко булырга кирәк! Хәер, билен авырттыргач, Плющенко да Табар Черкене күпере аша икенче якка шуып чыгарга шүрләр иде дип уйлыйм.
Ә күперсез яшәү мөмкин түгел. Авыл чуашлары әйтмешли, «жизненно необходимо!» Ник дигәндә, мәктәп тә, медпункт та, балалар бакчасы да, кибетләр дә, почта да, авыл җирлеге дә үзәк урамда урнашкан. Кыскасы, Ленин урамында яшәүче карт-корыга һәм бала-чагага тормыш көтәр өчен үзәк урамга чыгарга кирәк. Районга барам дисәң дә, барыбер шул үзәккә киләсе. Таягың белән кармалана-кармалана күперне исән-сау чыксаң, медпунктка барып, кан басымыңны да үлчәтерсең, ашарга да сатып алырсың, ә сез, нәниләр, күпер ишелгәнче йөреп калыгыз – аннары мәктәпкә бөтенләй бармассыз. Менә шундыйрак мондагы хәлләр.
Әле бу язганнар күпер булмау аркасында туган проблемаларның кайберләре генә. Авыл кешеләре малларын көтүгә ничек алып чыгарбыз дип баш вата: сыер бит ул адәм баласы түгел, кая басканын карап басмый – тоягы теге күпер тишегенә төшеп киткәч, шартлап сынарга да күп сорамас. Кем түләр газиз сыерыңның бәясен?
Кайчандыр үзе дә авыл советы рәисе булып эшләгән һәм күперне булдыру өчен һаман көрәшеп йөргән пенсионер Владимир Сусарин ничә еллар буе: «Берәр фаҗига килеп чыкса, ашыгыч ярдәм дә килә алмаячак», – дип чаң суккан. Һәм… шушындый ук күңелсез хәлне ул үз җилкәсендә кичерә. Былтырның 7нче маенда төнге сәгать өчтә аңа инсульт була. Ашыгыч ярдәм машинасы тиз килеп җитә анысы, әмма машина йөртүче куркыныч күпер аша чыгудан баш тарта. Владимир дәдәйне балалары үз кулларында үзәк урамга кадәр күтәреп алып чыгалар. Ярый, аның әтиләре өчен өзелеп торган балалары бар, вакытында җитешкәннәр. Әгәр дә мондый хәл биредә яшәүче ялгыз картлар белән булса?
Ашыгыч ярдәм машинасы да килмәгәч, янгын-мазар чыккан очракта, утны ничек сүндерәчәкләр? Табарка ярына утырып, бергәләшеп, йортларның янып беткәнен карап утырырлар микән янгын сүндерүчеләр? Урамга пычрак вакытларда башка җирдән кереп булмый. Ә менә районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре башкача фикер йөртә. Алар фикеренчә, ел саен бу урамда янгын булып тора икән. Ел да барып, шуны сүндерәләр, имеш. Бу нинди янгын ярата торган урам булган соң, дип, авылга тагын бер шалтыраткач кына, биредә соңгы елларда ут-мазар чыкканы юк, дип мәгълүмат бирделәр. Былтыр гына бер мунча янган булган. Дөрес, Ленин урамына басу юллары аша, әйләнечтән, буа аркылы дүрт километр юл узып, кереп була. Әмма ул юлдан җәйге челләдә дә җиңел машина белән йөрү дә авыр, диләр. Яңгыр булганда, аннан бөтенләй йөреп булмый, ә кышын ул юл, билгеле, чистартылмый. Ел әйләнәсенә бер ай йөреп булган юлны юл дип әйтү кыен.
«ИСЕМЕМНЕ ӘЙТМИМ, ЭШСЕЗ КАЛАСЫМ КИЛМИ»
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Апас районындагы бүлекчәсенә барган идем. Җитәкчеләрен сораштырып йөргәндә, үзен «дознаватель» дип таныштырган ир-ат белән дә сөйләштем. Ул, янгын куркынычы булганда, Ленин урамына теләсә кайдан юл табып кереп була, дип ышандырырга тырышты. Имеш, Табар Черкенендә (әңгәмәдәшем аны сүз арасында хәтта Төбәк Черкие авылы дип тә ялгышып әйтте – бу авылда булганы бармы икән аның?) көн саен янгын чыгып тора! Имеш, Ленин урамында кыш көне мунча янып киткән булган да, янгын хезмәткәрләре килеп сүндергән. Имеш, Ленин урамында гына түгел, Карл Маркс урамында да янгыннар еш булып тора! Бу кешенең дөрес сүз сөйләмәвен исбатлап тормыйм инде, бер генә факт китерәм – Табар Черкенендә Карл Маркс урамы бөтенләй юк!
– Исемегезне әйтегез әле, нигә әйтмисез?
– Нигә әйтим инде! Вот син аны! Килдегез дә миңа әллә нинди сораулар бирәсез! Халык белән сөйләшегез. Хәзер исемемне әйтеп, бөтен республикага шуны чыгарып, мине эшсез калдырырга җыенасызмыни?
– Сорауларны бит эш буенча гына бирәм, арттырмагыз әле. Халык белән сөйләшеп килгән инде мин.
– Мин сезгә кабатлап әйтәм: анда янгын куркынычсызлыгы сакланган. Безнең хезмәткәрләр молодцы!
Әгәр шулай молодцы икән, нигә исемегезне әйтергә куркасыз соң сез, Апас янгын сүндерүчеләре? Язманы укып, үзегезне танысагыз, шуны әйтим әле: ялганлашырга курыкмагансыз бит, ник исемегезне әйтергә курыктыгыз соң сез?
Инде «дознаватель әфәнде», үзеннән җаваплылыкны төшерергә теләпме, минем сораулардан туепмы, үзләренең җитәкчеләре янына җибәрде. Алма агачыннан ерак төшми, ди. Менә кемгә охшап, исемнәрен әйтми икән Апас янгын сүндерүчеләре! Ромачков Леонид Яковлевич та, хезмәткәре кебек үк, башта исемен әйтмәгән булды. Сорауларга да җавап бирмәде. «Все вопросы к местной власти. Мы только сочувствующие», – диде җитәкче.
Әгәр янгын сүндерүчеләр «сочувствующий» икән, янгын була калса, аны кем сүндерәчәк? Әллә андый очрак булса, «сочувствовать»итеп кенә торачаклармы?
БАШЛЫК ЯНЫНА КЕРҮ – ТӨРМӘГӘ КЕРҮ БЕЛӘН БЕР
Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин янына керергә уйласагыз, әзер булыгыз. Ул кешеләр кабул итүнең өр-яңа законын уйлап тапкан. Сумкаларны, кесә телефоннарын сәркатибе янында калдырган очракта гына башлык кабул итә икән! Сәркатип кыз шундый тәртип кертелгән булуын, интервью алыр өчен блокнот белән ручка да җитәчәген тәкрарларга тотынды.
– Ничек сез миңа сумканы калдырырга кушасыз? Бу бит дөрес әйбер түгел. Минем анда акчалар, башка кыйммәтле әйберләрем бар. Юк, калдырмыйм.
– Курыкмагыз, бер әйберегезгә дә тимибез, әнә видеокамера тора, шунда куеп калдырыгыз…
Ике катлы ишекләрне шалт-шолт китереп кергәндә, үземне төрмәгә кергән кебек хис иттем. Рәшит әфәнде сумкамда бомба бар дип курыкты микән?
Рәшит әфәнде Заһидуллин бер дә кунакчыл кеше булып чыкмады:
– Сеңлем, безгә диктофоннар кирәкми. – Бу аның беренче сүзе.
– Алайса, сез рәсми рәвештә әйтегез диктофонга: мин интервью бирмим, диегез.
– Ярар! Җавап бирмим.
– Ничек Сез җавап бирмим дия аласыз – сез бит әле минем нинди проблема буенча килүемне дә белмисез. Һәм сорамыйсыз да. Мин бәлки начар әйбер буенча килмәгәнмендер…
– Нинди проблема белән булса да, беләсезме… Беркем дә начар әйбер буенча йөрми инде ул. Мин вапче интервью бирә белмим. Әнә минем урынбасар янына керегез. Замглава бар минем, бик матур гына…
Башлыкның ипләп кенә мине бүлмәсеннән чыгарып җибәрергә чамалавын аңлап алгач, диктофонның кушылган булуыннан файдаланып, барыбер әйтәсе сүземне әйттем.
–Узган ел сезне сайлап куйганда, үзегез килеп әйткән булгансыз халыкка, Табар Черкенендә күпер була дип. Ник әйттегез соң?
– Юк! Мине монда сайлап куймадылар!!!
Башлыкларның канәфигә ничек урнашуларын беләбез, анысы. Республика җитәкчелеге бу районда Рәшит Заһидуллиннан да булдыклы глава була алмас дип тапкан, ә район депутатлары бу фикер белән килешкән. Тик депутатларны шул халык сайлап куя бит инде, һәрхәлдә шулай санала. Хаким, мине халык сайламады дип, аларның моң-зарына колак салмый, күрәсең. Әмма глава ялгыша. Ул шушы халык – салым түләүчеләр акчасына яши һәм ул шушы халык хезмәтчесе булырга тиешле түрә.
Мине урынбасары янына мәҗбүри чыгарып җибәрсә дә, башлыкка нинди проблема белән килүемне әйтергә җитешкән идем бит. Ни өчен ул күпер мәсьәләсе буенча бер сүз дә әйтмәде икән?
Рәшит әфәнде әйткән «бик матур гына урынбасар» Гөлчәчәк Мәүлетова авылда ни өчен күпер булмауның сәбәбен кыска аңлатты: районның еллык бюджеты 350 млн сум, ә күпер салу өчен 50 млн кирәк. Акча юк.
– Табар Черкене авылы кешеләре әлеге мәсьәләнең икенче ягы турында да уйлана. Күршедәге Починок-Енаева дигән татар авылы бар. Анда күпер бар. Ә чуаш авылына күпер салмыйлар…
– Югары Балтай авылына да күпер салынмаган әле… Монда чуашларны яратмау, алар чуаш булганга гына күпер салмау дигән нәрсә юк.
Кыскасы, сәбәпне «күпер кирәк авыллар күп әле» диебрәк аңлаттылар. Боларны салырга акча юк икән. Билгеле, район бюджеты гына күтәрә ала торган эш түгелдер. Әмма бит башка районнарда күперләр төзелеп тора! Район җитәкчеләре күпер кирәклеген республика җитәкчелеге алдында исбатлап, республика бюджетыннан акча алалар. Моның мисалы Апас районында да бар. Район башлыгы Рәшит Заһидуллинның туган авылына бара торган юлда күпер төзелгән! Республика бюджетыннан бирелгән акчага төзелгән. Теләгән очракта, акча табыла, теләмәгән очракта, «акча юк», дип, еллар буена тик утырырга була. «Акча юк», – дип утырсак, бездә бер километр юл да төзелмәс, бер генә мәктәп тә салынмас иде. Чынлыкта акча бар ул, эшләргә теләк юк. Район башлыгы үз авылына матур юл салырга теләгәч, теләге дә, акчасы да табылган. Шулай булгач, әйдәгез, сәбәпләр эзләмик. 16 ел буе күперсез яшәгән кешеләр тагын 16 ел буе азапланмаслардыр бит?
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Апас – Казан.
Апас башлыгын халык сайламаган?,

Комментарии