«Гастарбайтер» маҗаралары

2005 елның кыш башы. Иремә тагылып, Мәскәүгә «гастарбайтер» булып киттем. Ул исә, анда берничә ай хәбәрсез-нисез югалып торганнан соң, егерме биш мең сум алып кайтып тоттырды да, аена икешәр тапкыр кайтып, яшәренә акча алып китә башлады. Имеш, «кинули», яки «соңрак түләрбез эш хакын», диләр икән. Анысы да ялган булып чыкты. Серләренә әле дә төшенеп бетә алмыйм…

Үзенә тагылып йөрүне ирем бер дә өнәми. Арык кына гәүдәле булса да, аның куллары бик көчле. 54 яше тулуга карамастан, хәмердән гел читтә йөргәнгәдер инде, зур-зур гәүдәле яшь егетләрне сыртына салып чаба ала иде. Биек-биек корылмаларның түбәсенә бернинди баскычсыз менеп, анда башы әйләнмичә, үзен бик иркен тотып эшли иде.

Мәскәүдә карга билдән батар чак. Фатир турындагы игъланнардан телефон номерларын язып алабыз да (кесә телефоннарыбыз юк), метрода Казан вокзалына төшеп, кирәкле офиска шалтыратабыз.

Картым әкрен-әкрен усаллана бара. Метрода, билетымны тапшырып, ян юлдан гына икенче якка үтәргә теләдем. Шул вакыт бу, мине якамнан эләктереп алып, казлар тутырган сумкам белән бергә, ул юлдан тартып чыгарды да, кеше агымына төртеп кертергә маташа: «Мәскәүгә килгәнсең икән, кеше белән бер юлдан йөрергә өйрән!» – ди. Минем ачуым да үземнән бик ерак йөрми. Төртеп җибәрдем мин моны. Аяк асты бигрәк шома иде шул. Зыр-зыр әйләнеп, артына утырган килеш, каршы диварга барып та бәрелде. Шул арада әллә кайдан гына өч әзмәвер килеп чыгып, кулларымны артка каерып, тимер беләзекләр кидерделәр дә, ике яктан икәүләп җилтерәтеп алып та киттеләр. «Она не виновата, она не виновата!» – дип шыңшый-шыңшый, минем «ахмак», имәсе килгән ач кәҗә бәтие кебек, безнең арттан теркелди. Аны погонлыларның өченчесе эләктереп алды.

Мәскәү милициясенең килгән кешене тотып, бер сәбәпсез талап калганнарын икебез дә яхшы беләбез. Шуңа күрә, булган акчаларны икегә бүлеп, эчке кесәләргә урнаштырган идек. Инде хәзер иремне дә тентеп, акчасын алсалар, Мәскәү сукбайлары булып каласыбызны көт тә тор! Ник шунда, янымда гына дәшми-тынмый басып тормаска?! Башын эшләтә белми, ә үзе командир булмакчы була! Шундый ачулы уйлар белән атлыйм.

Озак та үтми, мине ниндидер бинаның бер бүлмәсенә алып кереп, өстәл артына утырттылар. Шул арада башымда «Бу «погонлы бандитлар» кулыннан ничек итеп югалтуларсыз гына котылырга?» кебек уйлар өере бөтерелә башлады. Котылу әмәле шул: нинди дә булса гадәттән тыш хәл китереп чыгарырга кирәк! Шул уйны һәм аны гамәлгә ашыру әмәлен тиз арада эзләп табу – минем кебек гади адәм баласының хәленнән килә торган эш дип исәпләмим. Ходай Тәгалә иңдергәндер инде котылуның бу юлын.

Сул ягымдагы кара күзлесе уң кулы белән мине урындык ягына төртте дә, сул кулын миңа сузып: «Паспорт», – диде. Паспорт янәшәсендәге кечкенә дәфтәрчекне күреп, аны да сорап алды. Анда кызымның телефон номерларыннан тыш, бәлки эшкә урнашканда кирәге килеп чыгар дип, акварель белән ясалган төрле темадагы рәсемнәр иде. «Үзегезнең эшме?» – ди бу. «Әйе» дигән сыман баш кактым. Паспортны актарып чыкты да, «Туган, торган урыныгыз?», «Мәскәүгә нигә килеп, ни эшләп йөрүегез?» кебек сораулар яудырды. Ә мин, бу сорауларның кайсына да җавап бирергә белмичә азапланган кебек, дәшми торам. Бераздан, «Бу аңгыра карчык белән ботка пешмәс» дигән сыман кулын селтәде дә милиционер, бик яхшы ишетелерлек итеп: «Фамилия!» – дип сөрән салды. Менә нәкъ шул мизгелне, нәкъ шул боерыкны көтәм дә инде мин!

«Г-г-г, га-га-га-гав…». Тегенең керфеге дә селкенми. Чем кара күзләрен миңа төбәгән дә, тик тора. Минем, инде яшем шактый булуга карамастан (илле тугыз яшь – акыл керергә вакыт), кычкырып көләсем килә башлады. Шул теләкне көчкә тыеп торганлыктандыр инде, кызарып бүртендем, яңакларыма ут капкан кебек булды, ике күземнән яшьләр атылып чыкты. Ә Каракүз сабыр гына миңа карап тора. Икенчесе нидер әйтергә теләп талпынган иде дә, монысы аны күз ишарәсе белән туктатты.

Бүлмәнең икенче башындагы өстәл артында минем карттан өченчесе сорау ала. Андый-мондый шикле тавышлар ишетелми сыман үзе…

«Га-га-га … Гав!» – дип, «газаплаучым»ның битенә өрдем. Янында торган иптәшнең авызы ук ачылды. «Ну, ну, ну», – дип көч биреп торгач, эшне ахырына җиткерергә кирәк бит. Тик, менә теләсәң нишләт, ләкин тәгәрәп-тәгәрәп көләсе килә. Җитмәсә, сулышым да, зур киртә очраткан җил шикелле, бүленеп-бүленеп чыга. Тирләп чыктым. Тагын әзрәк «өреп» алгач, инде ырылдарга керештем. «Га-га-га … Гав! Гав! Ырр-ырр-ы-р-р! Гаврр, Гаврр, Гаври…» Көлүне тыю теләге белән көчәнүдән, күзләрем атылып чыкмаса ярар иде, дип уйлап алдым. «Әйдә, Ходайга тапшырып, йомгакла инде бу кәмитеңне», – дип, үз-үземә эчемнән генә әмер бирдем, ә тыштан, ат башы кадәр алтын тапкан адәм баласыдай шәрран ярып, авыз тутырып елмаеп: «Гаври-лен-ко!» – дидем. Бу минем иремнән алган фамилиям. Каракүзем канәгать кыяфәт белән елмаеп куйды. Татар кешесе булмадымы икән, чукынчык. «Асып куйсалар да, сер бирмәм» – дигән бит элгәре бер татар егете. Тәки түзде бит, мин фамилиямне иҗекләп, «өрә-өрә» җыеп әйткәнче, бахыр!

«Үзегез турында мәгълүматларны язып бирә алырсызмы?» – ди бу миңа йомшак кына. Мин сүзсез генә, каршымда яткан кәгазьгә бик тырышып, матур хәрефләр белән, тиз-тиз генә кирәкле мәгълүматларны язып та куйдым. «Грамотная», – диде янындагысы. Бүлмәнең икенче башыннан минем картымны җитәкләп, өченчесе дә килеп җитте. «Миңа бер алым күрсәтерсең әле», – дип, күңелемне күтәрде ул, елмаеп ук җибәрдем. Ә погонлыларның икенчесе: «Йөз сум штраф!» – дигәч, шатлыгымны көчкә яшереп, кулъяулыкка төргән «әби байлыгы»н кесәмнән тартып чыгардым. Андагы «иллелек»кә кушып, тимер акчаларымны өсти башлаган идем, Каракүзем-җанкисәгем, кулъяулыгымны үземә таба этте дә, кесәсеннән йөз сум акча чыгарып өстәлгә куйды. Елап җибәрә яздым. Хәтта кылган кәмитем өчен дә оят булып китте. «Ә икенче яктан, әгәр дә шул кәмитем булмаса, шулай шома гына котыла алыр идемме соң болар кулыннан?» – дип уйладым да, тынычландым.

Алар өчәүләшеп безне кире метрога озатырга чыктылар. Сораганына юл өстендә алым күрсәттем: сул ягымда атлаган Каракүзгә ныграк таяндым да, тиз генә борылып, уң аягым белән тегенең тез астына төрттем. Ул артына утырды да: «Ты чё, старая дура?!» – дип бакырды. Ә аның ике иптәше: «Во, бабуля дает!» – дип, елмаеп узып баручыларга кушылып, шаркылдап көлделәр. «Үзең сораган идең түгелме соң?» – диделәр, көлә-көлә. Алым күрсәтергә сораганы исә, уң ягыма килеп басты да: «Ты каратист ведь, да?» – ди. Җавап урынына уң аягымны 180 градуска күтәреп, моның бүреген бәреп төшердем дә, тиз генә тез астына берне кундырып, артына чүктердем. Бу юлы бакырмады. Торып басып, артын какты да, картыма карап: «Тебе не завидую, старик!» – диде. Ә Каракүз, үз итеп, җилкәмнән сыйпап: «Бывайте», – дип пышылдады. Үзебезнеке булгандыр ул сабыр егет.

Шулай итеп, Ходай ярдәме белән, әмәлен табып, үзем эләккән элмәктән үземне үзем ычкындырдым.

Кадерия КАДИРИ.

Питрәч районы, Тау Иле авылы.

Дуңгызны көмешкәгә

Үткән йөзнең 90нчы еллары. Колхоз автобусы асфальт юлдан район үзәгеннән кайтып бара. Салонда егермедән артык ир-ат – барысы да авыл спортчылары спартакиадасыннан кайта. Магнитофоннан яңгыраган көйгә азрак кәгеп алган хоккейчы егетләрнең бердәм булмаган җыр тавышлары кушыла. Аларның бәйрәме бүген: районда беренчелекне алдылар. Алдагы эскәмияләрнең берсендә янәшә утырган Миңгата белән минем өчен дә бәйрәм – ветераннар арасында үткәрелгән шахмат ярышында беренче, икенче урыннарны алдык. Дөрес, катнашучылар да икәү генә идек. Ләкин бу факт безнең «приз»лы урыннарның бәясен киметми, башкалар да килсеннәр, уйнасыннар иде, күрсәткән булыр идек күрмәгәннәрен.

Ә менә безнең арттагы эскәмиядә утырган Рәис кенә башкалар кебек җырламый да, көлми дә, сорау бирсәң дә, бер-ике сүз белән генә җавап кайтара, авызына су капкан кебек, аягы астындагы әрҗәләргә карап тик кайта. Ул әрҗәләрдә бер-ике айлык чучка балалары. Аларны Рәискә дистәләгән спортчыны гер күтәрүдә җиңгәне өчен биргәннәр иде. Шатланасы урынга Рәис бу дуңгыз балаларын нишләтергә дип уйланып кайта. Аларның татар, мөселманнар яши торган авылында чучка асрау түгел, ялгышып та итен, маен ашамыйлар. Автобуста кайтучыларның кайберләре, Рәис өчен борчылып:

– Яшьти, син боларга нәрсә ашатырсың, кайда тотарсың икән, сыерың янындамы, әллә сарыклар абзарындамы? – диләр.

Берсе болай да сызлаган күңеленә «тоз сибә»:

– Әниең, хатының ни әйтер?

Ул арада салонга «тәмле» ис тарала, чучка балалары зур йомышларын үтәгәннәр икән. Бу шаян, төртмә сүзләргә сәбәп була.

– Фу, исенең «тәмле»леге, – дип берсе борынын җыера.

– Ите, мае нинди булыр тагын диген син.

– Баш ватмагыз, егетләр, бер айдан Яңа ел җитә, Рәис аларны суйдырып, колаклары, аяклары белән табынга куячак, киноларда күргәнегез бардыр бит, нәкъ урыс алпавытлары кебек, ха-ха-ха.

Автобус күрше чуаш авылы урамыннан узганда, юл кырыенда берничә хатын-кыз басып торуын күреп, Рәис шофердан беразга гына туктавын үтенде. Төшеп, ул хатыннарга берничә сүз генә әйткән иде, берсе йөгереп өенә кереп китте. Бер-ике секунд эчендә алыш-биреш булды: Рәис ул хатынга чучка балалары куелган тартмаларны, хатын ике шешә көмешкә сузды. Керүгә, шешәләрне үзеннән көлеп, шаярып кайткан хоккейчы егетләргә сузды. Үзе эчми дә, тартмый да иде. Берьюлы ике куян тотудан авызы колагына кадәр җитте.

Берничә минуттан азга гына туктаган җыр тавышы тагын салон түбәсен күтәреп ыргытырдай булып яңгырый башлады, автобус та тизрәк җилдергән сыман тоелды.

Бу хәлләр узган йөзнең 90нчы еллар башында булды. Ул чакта илнең тулаем икътисади хәле бик авыр, спорт ярышларында да хуҗалыкларның кайсы шикәр комы, он, бал, чучка балалары кебек тере мал белән исәп-хисап ясый, алар да сәвит заманыннан калган.

Ул еллар әкренләп артта калды, шөкер. Рәис тә йөгерү, чаңгыда шуу һәм башкалар буенча авылда, районда гына түгел, республикада, башка тирә-як өлкәләрдә күп тапкыр җиңү яулады. Үзенең укучыларын яңа үрләргә өйрәтмәгән остаз остаз буламыни, аның күпсанлы укучылары да төрле ярышларда медальләр, бүләкләр алып кайттылар һәм кайталар.

Рәиснең җәмәгате Лилия ханым да, ике уллары да алардан үрнәк алып, актив булдылар, өченче ел Казанда үткәрелгән «Әти, әни, мин – Спортчы гаилә» ярышында беренчелекне алдылар.

Әйе, күп ярышлар булды, бүләкләр алынды. Әмма беренчесе – моннан 22 ел элек узганы һаман да хәтердә…

Салих ЗАРТДИНОВ, ветеран укытучы.

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Комментарии