Барып җиттекме?

Барып җиттекме?

Барып җиттекме әллә инде килеп терәлдекме? Элек тә яки ярым , ярым кулы белән «Сабантуй»ны «Һабантуй»га әйләндереп бетергәннәр, «чәк-чәк»кә дә тотына башлаганнар иде, өлгермәделәр. Ә хәзер хөррият: авыз тутырып, урам буйлап «мин татар!» дип йөри аласың, беркем тимәс, беркем ябып та куймас.

Ә татарның Уфадагы данлыклы «Нур» театрында «эшләр» гөрләп бара. Тышкы яктан карасаң, искиткеч матур, «Татар театры» дип язылган. Ә хәзер эченә күз салыйк: зур залда (театрда сәхнәле ике зал) спектакль башланырга тора. Бүген премьера көтелә. Ә аның куелу тарихы болайрак…

Театрның алыштыргысыз директоры Урал Гыйрфатуллин дигән кеше Мәскәүдә очраклы гына рәвештә Ольга Смирнова исемле яшь ханым белән очрашып таныша. Иҗат кешеләре бер-берсен әллә кайдан ук сизеп, бик тиз аралашып китәләр. Баксаң, бу ханым милләте буенча яһүди булган Владимир Любарев дигән билгесез язучының көндәлеген табып, яһүдиләрнең яз көнендәге ташкын вакытында үз-үзләрен тотышлары, хис-кичерешләре хакында укып, шул вакыйгаларны сәхнәләштерергә уйлый һәм… уйларын чынга ашыра да. Урал әфәнде Ольга ханымны «Нур»га чакыртып, аңа режиссер дилбегәсен тоттыра.

Спектакль башланды. Сәхнәдә өй түбәләре генә күренә. Су баскан. Ташу күренеше. Түбәләрдә исән калган мескен яһүдиләр үзара татарчага охшаган телдә сөйләшәләр. Сүз уңаеннан, татар телле Сираева белән Мөдәрисов юньсез рольләр башкармыйбыз дип, бу спектакльдә уйнаудан баш тарткан икән. Ләкин эшеннән куылудан куркып, ялагайланып, анда уйнарга теләүчеләр табыла. Ә шулай да, кайбер артистлар «кар»ны «кыр»дан аера белмәгәнгә, үзләре ятлаган сүзләрен үзләре аңламагандыр.

Сәхнәдәге «су» җайлап кына ташып, залда утыручыларга төшә башлады. Аяк аслары юешләнмәсә дә, йөрәкләренә үтеп, күңелләрен кузгатты. Сәхнәдәге артистлар кача алмаганлыктан, өй башларында торып калды, залдагылар исә – 479 кешенең 300е (рәхмәт, ишекләрне бикләмәгәннәр иде) паникага бирелмичә генә бу мәгънәсез спектакльне ташлап чыгып китте. Ничек аңларга бу күренешне? «Мин – Урал Гыйрфатуллин, мин татар, нәрсә телим, шуны күрсәтәм!» – диюеме, әллә башка берәр әмәлме?

Шунда берничә ай элек мәдәният министрлыгыннан театрга тикшерү комиссиясе килүе искә төште. Театрда эшләүчеләрнең зарына карасаң, имеш, директор диктаторга әйләнгән, аңа каршы беркем бер авыз сүз дә әйтә алмый, итәкле шымчылар күбәйгән. Директор яһүдиләрне якын күргәнгәме, кадрлар бүлеге җитәкчесе итеп тә шул милләттән булган кеше куелган икән. Театрны яңартуда һәм матурлауда зур өлеш керткәне өчен кадрлар бүлеге башлыгына бөтен уңайлыклар (шәхси бәдрәф, коену һәм ял бүлмәсе, шәхси машина һәм шофер, хәтта шәхси вертолет мәйданчыгы да бүленгән) тудырылган. Комиссиядән соң ул, җитмеш яшен тутырып бетермичә дә, эшеннән китәргә мәҗбүр булган.

Театрда спектакльләр генә куймыйлар, ә төрле конкурс, концертлар да оештыралар. Мәсәлән, бөтен республикадан җыелган татар кызлары арасында «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе дә шунда үткәрелә. Тагын «ләкин» дип әйтәсе килә. Әллә селәгәйләрен агызып, итәк асларын карарга яратучы калын кесәле дәдәйләрне тыңлап, әллә башка сәбәпләр аркасында финалга төрле яктан чибәр, саф булган кызлар түгел, ә бер авыз сүз татарча белмәгән, әмма күлмәкләрен күтәреп, итәк асларын күрсәткән кызлар гына үтә. Кайда безнең татарның рухы, кайда динебез, дип аптырашта каласың бу күренешкә.

Дин дигәннән, тагын бер гаҗәеп күренеш турында бәян итим. Без демократик җәмгыятьтә, ирекле мәгълүмат чаралары заманында яшибез. Дин тотар өчен дә бернинди чикләү юк, аны су урынына эчеп була. Татарның бит Хәнәфи мәзһәбле Ислам дине, Коръәне бар. Ә Коръән китап киштәсендә генә ята торган икона түгел, аны укырга, хәтта Аныңча яшәргә кирәк. Мәркәзебез булган Казанда «Яңа гасыр» телевидениесе уңышлы гына эшләп килә. Дөньяның кайсы почмагына барсаң да, аны «тотып», программаларын карап була. Аллага шөкер, үсәбез бит! Әмма тагын бер «ләкин»не әйтмичә булдыра алмыйм. Югарыда искә алынган каналда «Хөршидә белән Мөршидә» дигән тапшыру эфирга чыга. Ике мескен ир-ат (аларны «ир-сыер» дип атыйсы гына килә) иреннәренә иннек сөртеп, күкрәкләренә ике йомгак кыстырып, хатын-кыз киемнәрен киеп кеше көлдерәләр. Ышанычлырак булсын өчен хатын-кызда булмаган кайбер нәрсәләрен кисеп тә чыксалар, бигрәк тә шәп чыгар иде, валлаһи. Тик Аллаһы Тәгалә андый халыкларны яшәгән шәһәрләре белән әйләндереп каплаганлыгын белсә иде алар (Коръән укыганнар бу хакта бик яхшы белә!). Урыс чукына дип, без ник чукынырга тиеш әле? Андыйларыбыз болай да аз түгел бит! «Яңа гасыр» телеканалы җитәкчелегенә иннекле ирләрне һәм ул мескеннәр тапшыруын уйлап табучыларны яңа төзелә башлаган стадионга көрәк белән эшли торган эшкә җибәрергә тәкъдим итәр идем.

Уфада кызлардан итәк күтәртәләр, Казанда ир-атлар итәкле күлмәк кияләр. Ә менә Эстәрлебашта нишлиләр икән? Узган елның ахырында Эстәрлебашта туйда булырга насыйп булды.

Кыш. Кар. Искиткеч матур табигать. Бу төбәктә яшәгән халыкларның нинди телдә сөйләшкәнен беләсезме икән? Белмәсәгез, әйтәм: урыслар – татарча урыс диалектында, башкортлар – татарча башкорт диалектында, ә татарлар исә Казан һәм Уфа татарлары кебек әдәби татар телендә, әмма Казан һәм Уфа якларыныкыннан аз гына булса да матуррак итеп сөйләшә! Бик матур ЗАГС бинасында яшь парның язылышу тантанасы бара. Бу чара, әлбәттә, бик яхшы оештырылган. Әмма тагын бер «ләкин»не кыстырмыйча булмый. Никахлашу тантанасы чеп-чи татарларга урыс телендә алып барылды. Соңыннан алып баручыдан: «Элек бик матур итеп татарча сөйли идегез, ник бүген дә шулай итмәдегез?» – дип сорадым. Соравыма каршы: «И, абзый, Уфадан ЗАГСта тик ике дәүләт телендә – урыс һәм башкорт телендә генә сөйләргә дигән фәрман килде. Ә татар теле дәүләт теле түгел. Мин татарча сөйлим дип, эштәге урынымнан колак кагасым килми», – дип җаваплады. Менә сиңа мә! Бу «Һабантуй» гына түгел, ә милләтебезнең тамырына балта белән чабуга тиң ич! Элеккеге татар дәүләтләренең варисы булып исәпләнгән Русиядә татарның, кайсы төбәктә яшәсә дә, бу – минем Ватаным дип әйтергә тулы хокукы бар. Русия Президенты да бу хәлне бик яхшы аңлый… Ул татарларның дәүләт үсешендә бик зур уңай роль уйнаганлыгын белә.

Бөек Ватан сугышы тудырган Салават дигән шәһәр дә бар бит әле дөньяда. Германиядән контрибуция буенча кайтарылган җиһазларның бер өлеше безнең төбәккә дә бүленә. Заманында, СССР булган вакытта, Салаваттагы комбинат «флагман советской нефтехимии» дигән горур исем йөртә. Бу чорда шәһәребездә сәнәгать кенә түгел, ә сәнгать тә, мәдәният тә зур үсеш ала. Салаватка китерелгән татар театры гына никтер әкренләп һәм җайлап кына башкортча сөйләшүгә күчә. Бүгенге көндә шәһәребездә бер башкорт театры һәм бер башкорт гимназиясе бар (укучыларның күпчелеген татар милләтеннән булган балалар тәшкил итсә дә). Азаккы халык санын алу мәгълүматларына карасаң, шәһәрдә 18 мең башкорт, 36 мең татар яши. Милләтләргә бертигез караш булган булса, биредә ике татар гимназиясе һәм ике татар театры булырга тиеш иде. Татар гимназиясе түгел, хәтта татар мәктәбе дә юк, ә татар сыйныфлары күзгә күренеп кимеде. Былтыргы уку елы башланыр алдыннан әти-әниләрне бик матур итеп, ике дәүләт теле генә укытыла дип ялганлап, татар милләтеннән булганнарны башкорт телен өйрәнә торган сыйныфка язылырга өндәделәр. Миңа калса, бу – баланы аттан сөйрәп төшереп, ишәккә утырту белән бер. Театрга килгәндә, безгә бер театр да җитә, әмма: «Әйдәгез, Салават театры нигезендә татар труппасы оештырыйк һәм бергәләшеп эшлик!» дигәнгә мине «халык дошманына» әйләндерделәр.

Ярый инде, безнең тагын бер сөенечебез бар бит әле. «Агыйдел» мәдәни-ял итү үзәгендә татар фольклор ансамбле уңышлы гына эшләп килә. 22 мартта биредә татар ансамбленең зур концерты үтте. Ышанасызмы-юкмы анда татарның «т» хәрефе генә түгел, хәтта ике мәртәбә «татар ансамбле» дигән сүзләр дә яңгырады. Ә калганы инде элеккечә булды – башкортча, башкортча, башкортча… Иң мөһиме, исем бит!

Бездә татарларны бөтен җирдә дә елмаеп каршы алалар, тик бер урынга да кертмиләр дә, куймыйлар да. Җитәкчеләргә, бигрәк тә Ишембай районындагыларга рәхмәт… Күрәсең, республика мәдәният министрлыгы элекке традицияләр белән яши һәм авыл хуҗалыгы дипломнарын алган белгечләр белән эшлидер. Татар көтүен кая кусаң, ул шунда барырга, нәрсә ашатсаң, шуны ашарга тиеш, дип уйлыйлар, күрәсең. Җитәр инде, татар, мыскылланма, уян! Син бит хайван түгел, мөгез кирәкми сиңа, синең акылың һәм дә Ватаның бар! Көчсезлегеңне күрсәтмә, Ватаныңны һәм милләтеңне сатма, беркемнән дә изелмә, булмышыңны ныгыт һәм сакла!

Әсгать КОРМАНАЙ.

Башкортстан татар милли-мәдәни мохтариятенең

Салават шәһәре бүлеге шурасы рәисе.

Комментарии