Ашыккан – диңгезгә җиткән

Ашыккан – диңгезгә җиткән

1984 елның август аенда, балалар: «Диңгез күрәсе килә», – дигәч, үзебезнең аэропорт кассасына билет алырга киттем. Ул елларны самолетка билет алу бик авыр иде. Миңа һәм 10 яшьлек улыма гына Краснодарга чаклы билет булды, ә 8 яшьлек кызыма Саратовка кадәр генә билет саттылар. Кассада утыручы хатын: «Саратовтан Краснодарга очканда билет булыр әле», – дип юаткач, очарга булдык. Самолет, Саратовта ягулык салгач, Краснодарга оча булып чыкты.

Саратовка килеп төштек, әйберләребез самолетта калды, мин, ике баламны җитәкләп, Саратов аэропортының кассалары буенча билет сорарга тотындым. Кеше өстенә кеше, һәрбер кассада «билет юк» диләр. Бераздан безнең самолетның һавага күтәрелергә әзерләнүен хәбәр иттеләр. Инде билетсыз гына билет тикшерүче янына барып карыйм дисәм, янымда ике баламның берсе дә юк! Вокзал буенча йөгерергә, балаларымны эзләргә тотындым. «Айгөл! Салават!», – дип кычкырам, кешеләрдән сорыйм, ник бер күрүче булсын! Икенче катны йөреп чыкканда, беренче катка төшә торган баскычка игътибар иттем. Аста, бәдрәф кырыендагы уен автоматлары янында минем ике балам, шаккатып, дөньяларын онытып, кеше уйнаганны карап тора. Боларның икесен дә җитәкләп, билет тикшерә торган җирдә тукталып та тормыйча, уктай атылып самолетка таба чаптым. Минем арттан «Ә билет?» дигәннәре генә ишетелеп калды…

Самолетка көчкә җитешеп, өчебез ике урынга кереп утырдык. Инде күккә күтәрелгәч, стюардесса килеп, миннән билет сорый башлады. Үземчә аңлатып та карыйм: «Билет булмады, акчасын бирәм», – дим. Юк, мине ачулана да ачулана стюардесса кыз. «Билетсыз очарга ярамый», – ди бу миңа. «Беләм, аңлыйм. Билет булмагач, баламны ташлап калдыра алмыйм бит инде!» Стюардесса мине сүкте-сүкте дә, яныбыздан китеп барды.

Шул чагында балаларым тыныч кына янымда басып торган булсалар, без билет тикшерүче яныннан да керә алмас идек, самолетка да утыртмаган булырлар иде. Әйберләребез Краснодарга очар иде, ә без кире Азнакайга кайтып киткән булыр идек. Шул хәл аркасында без Геленджикта диңгездә йөзеп, төрле матур җирләр күреп, рәхәтләнеп ял иттек. Азнакайга да укулар башлангач кына кайттык.

Бүгенге көндә балаларымның балалары үсеп җитте инде, ләкин диңгезгә бару маҗарасы һаман онытылмый. Искә төшкән саен кызык итеп сөйлибез!

Чәчкә ГӘРӘЕВА.

Азнакай шәһәре.

Белмәү гаеп түгел…

Без бит авыл кызлары, авылда үскәч әллә ни белми идек.

79-80нче еллар. Балам бар, Чистайда яши башладым, танышларым да, туганнарым да юк. Бер марҗа ана белән таныштым, аның даруханәдә танышы эшли икән.

Бу анага йомышым төште дә, ул миңа фәлән даруханәгә кереп чыгарга кушты. Мин анда кереп йомышымны әйттем. Көтеп торам. Даруханәдәге ханым, мине үз янына чакырды да: «5 кенә минут минем урынымда басып тор, керүче булса, бер сүз дә дәшмә, мин бик тиз», – диеп, ишекләр артына кереп китте.

Шулвакыт даруханәгә мөлаем генә, бик матур киенгән ханым килеп керде. Миңа бит эндәшмәскә кушылган иде. Бу ханым:

– Миңа спираль кирәк иде, – ди.

Мин, бик белдеклегә салынып:

– Ялгыш кергәнсез, янәшәдә хуҗалык товарлары, спиральләр шунда сатыла, – дидем.

Ул елларда ашларны спиральле электр плитәсендә әзерли идек.

Бу ханым бөтен мөлаемлеген югалткан кебек булды, ямьсез итеп карады да чыгып китте. Аптырап катып калдым.

Ни уйларга белми торганда, мин көткән ханым – даруханә хезмәткәре кире чыкты. «Нишләп болай аптырап торасың?» – ди. Мин сөйләп бирдем.

Ул башта рәхәтләнеп көлде, аннары спиральнең нәрсә икәнен аңлатып бирде, блат белән генә даруханәләрдә сатылганын әйтте. И шул чактагы оялуларым, җир ярылса, җиргә керердәй булдым, көлкегә калдым. Бер дә ишеткән әйберем түгел иде шул.

Әлфинур ПАШИНА.

Чистай шәһәре.

Кәҗәдән курыктым

Яшьлеген, бала вакытын кемнәр генә сагынып искә алмыйдыр. Бигрәк тә авыл малайлары. Әле эшкә яраклы булып, кул астына кергәнче авыл урамнары буйлап маҗаралар эзләп, өеребез белән чабулап йөрүләр, зәңгәрләнеп, тешләр-тешкә тими башлаганчы су керүләр – барысы-барысы да бүгенгедәй күз алдында. Бигрәк тә бер вакыйга истә калган.

Урак эшләре тәмамланып, кырдагы саламнарны җыеп өйгәч, хуҗалыкларга салам кайтарталар иде. Без – малайлар кайсы урамга кайтканын карап торабыз да, саламда сикереп уйнарга йөгерәбез. Әлбәттә, безне куып җибәрергә өйләрендә кеше булмаса гына. Ә кем эштә, кем өендә икәнен без бик яхшы белеп тора идек. Менә кырдан салам төялгән трактор кайтып җитте, кайсы урамга кемгә борылыр икәнен карап торабыз. Бу юлы ул саламын Мансур абыйларга бушатып китте. Безгә шул гына кирәк, Мансур абый склад мөдире булып эшли, иптәше дә эштә, әниләре Разыя әби (ул гүр иясе инде, бу язма аңа дога булып барсын) балалар ярата, безне кумаячагын беләбез. Бер төркем малайлар тыкырыктан шул урамга йөгердек. Мин йөгереп килүгә салам өеменә сикердем, шунда кемдер төчкереп куйды. Бетте баш! Мансур абый салам өеме артына качып, безне көтеп торган, тизрәк качарга кирәк, хәзер тотып ала, дигән уй баштан үтте. Икенче якка шуып төштем, шунда кулым аның йонлы кулына тиеп китте. Тыкырык буйлап үзебезнең урамга элдертәм, артка борылып карау юк, чөнки ул да төчкерә-төчкерә минем арттан куа килә. Тукай әйтмешли, «мин качамын – ул куадыр, ул куадыр – мин качам». Шулай җан-фәрманга чабып барганда, тыкырыкның икенче башында ерак күршебез Лотфулла абый каршыга очрап мине тотып алды.

– Кая болай чабасың, аягың җиргә тими, кем куа?

– Мммине-ммине Мансур абый арттан куа, – дип тотлыга-тотлыга әйтә алдым. Үзем артыма борылып карарга куркам.

– Каян килсен, Мансур абыең эштә, әнә теге кәҗә бәтиедер әле, – дип көлеп куйды ул.

Әйләнеп карасам, тыкырык уртасында кәҗә бәтие чирәм ашап йөри. Тыкырык буйлап чапканда ул юк иде. Мин, салам өеменнән төшкәндә, Мансур абыйга түгел, кәҗә бәтиенә тиеп киткәнмен. Ул миннән, мин аннан куркып, чабыша башлаганбыз. Куркуымнан шундый җитезләнгәнмен – мин алдан, ул минем арттан чапкан. Салам өемендә тузан күп булып, сикергәч шул тузан күтәрелеп кәҗә бәтиенең борынына кергәндер дә ул төчкерә башлагандыр. Менә шул көннән соң Лотфулла абый (ул да мәрхүм инде, бу язмам аңа дога булып барсын) мине очраткан саен: «Кәҗә бәтие кумыймы, артыңа борылып кара әле», – дип көлеп, шаяртып кала иде. Йомыш белән берәр җиргә барасы булса, ул миннән тагын көләр дип аның күзенә чалынмаска тырыша идем. Менә шулай әле мәктәпкә укырга кергәнче көлкегә калган идем. Мансур абый тормыш иптәше белән Олы Елга авылында яшиләр, Аллага шөкер исән саулар, ул «Безнең гәҗитне» яздырып ала. Бу язмам, басылып чыкса, аларга минем сәламем булып барсын. Без аларны бик хөрмәт итәбез.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Тормыш үзе көлке

Колхоз елларында авылдашларым чит өлкәләргә салам түкларга бара иделәр. Менә шулай бер бригада Херсон өлкәсенә түк ясарга китә. Барып урнашкач, аз-маз «бәйрәм» ясыйлар. Шуннан җәелешеп идәнгә яталар. Төнге икеләрдә Сөнгатулла исемлесе берсен уятып: «Рәфгать абзый, тор әле, минем монда йөрәккә приступление булырга тора бит әле», – ди икән. Абзый тора, ләкин бернәрсә аңламый бит. Нинди «приступление» соң? Куллары ялгыш баш очындагы буш шешәләргә тиеп китә. Сөнгатулла абзыебызның, яхшы гына «бәйрәм» ясагач, йөрәге авырта башлаган икән. «Йөрәккә приступ» диясе урынга «приступление» дип ычкындырган.

***

Әбүзәр абзый мин белгәннән бирле тире, бәрәңге, ит җыйды. Бездә аларны агент, заготовщик дип йөрттеләр. Шулай бер көнне, кышын ул тире җыярга күрше авылга китә. Абзый төнгә кала бит, буранлап та тора. Өстәвенә, ярыйсы гына «шайтан суын» да җибәргән була бу. Алар «шайтан су»ын эчмичә йөрмиләр иде инде. Ә ат барыбер өйгә алып кайта, ул адашмый. Авылга кайтып керәләр, танымый бит абзый авылны. Атны күпергә таба бора да, чыгып китәләр авылдан. Абзый йокымсырап барганда, ат үзе борылып авылга таба юырта. Авылга килеп кергәч, абзый уяна, шул ук авыл бит. Уты янган бер өйгә керергә була ул. Өйгә керсә, Кара Биккол кешеләре утыра. «Максим абзый, Олда патяй (мукшыча апа дигән сүз), сез нишләп йөрисез бу авылда?» – дигән сорауга тегеләр хәйран калалар. Баксаң, үзенең авылында әйләнә-әйләнә йөргән икән бит. Аракы дигәннәре күбебезне мәсхәрәгә калдырды инде. Тик һаман да гыйбрәт ала алмыйбыз.

***

Яшьрәк чакта чәчемне карага буяу гадәтем бар иде. Үземнең чәчем сарырак, хатынныкы – чем кара. Ваннада юындым да, чәчне карага буядым. Хатын яследән 3 яшьлек кызыбызны алып кайтты. Ул миңа карап-карап торды да: «Әти әнинең чәчен үзенә алган», – дип әйтеп куйды. Менә шулай!

***

Күршебез Камил абзый сөйләгәннәрдән: Мөхәммәтша белән икебезне Военкоматка чакырдылар. 1953 еллар булгандыр. Военкоматка килеп җиттек. Беренче булып военкомга ул кереп китте, бүлмә ишеге әз генә ачык калды. Тыңлап торам. «Ну что, Мустафин, в армию пойдем?» – дип сорый военком. Авылдашым күзен дә йоммый, «Не хочу, не пойду», – дип җавап бирде. Военком кнопкага басты. Минуты белән мылтыклы кеше Мөхәммәтшаны алып чыгып китте. Миңа чират җитте. «Ну что, Минхаеров, в армию пойдем?» «Ну как не пойдем, двумя руками пойдем», – дип кулларымны күтәрдем. Нәрсәләр булгандыр, Мөхәммәтша дустым атна узгач кына кайтты.

Шәүкәт ГАЙНАНОВ.

Әлмәт шәһәре.

Печәндә йоклаганмын

«Көлкегә калдым» конкурсы турында укуга, яшь вакытта үзем белән булган берничә вакыйга исемә төште.

Казанда укытучы булырга дип укып йөргән студент еллар. Җәйге каникулларыбызның да соңгы көннәре. Комбайннар борчакны покосларга егып чыгуга, яңгыр яварга тотынды. Яңгырлар туктагач, хатын-кызларны басуга, әлеге покосларны әйләндерергә чакырдылар. Билгеле, без, студентлар да мондый эшләрдән читтә калмый идек. Тик шунысы бар, кич буе җырлап-биеп уйнап, аннан соң капка төбендә егетләр белән дә утыргач, иртән йокыдан торулар ай-һай читен иде. Тормыйча да булмый, әнинең «Төне буе йөреп…» дип, һәркөн иртән кычкырып уята торган сүзләре әтигә генә ишетелмәсен дисең дә, ничек сикереп торганыңны да сизми каласың.

Менә шулай йокы туймыйча торып, сәнәгемне генә алдым да йокылы-уяулы басуга эшкә килдем. Без, яшьләр, башкалардан бераз алдарак йөрибез. Бер покосны әйләндереп чыккач, апалар бераз утырып ял итәләр иде. Мин дә, беренче покосны чыгуга ук, яшел үлән өстенә чалкан ятып, зәңгәр күктәге ак болытларны күзәтеп ята торгач, тәмләп йокыга киткәнмен. Басу каравылчысы Хисам абый: «Кызым, тор инде, бик тәмләп йоклаганга, сине уятырга беребез дә батырчылык итмәдек. Барысы да бишәр рәт чыгып, инде төшке ашка кайталар, бар, Зәйтүнә апаңнарны куып җит», – дип көлә-көлә мине уятмаса, кичкә кадәр дә йоклаган булыр идем. Зәйтүнә апа дигәне йөргән егетемнең әнисе иде. Аларга килен булып килгәч тә, шактый вакытлар әлеге вакыйганы искә төшереп көлештек әле.

Рузилә ГАТИНА.

Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы.

Комментарии