Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин белән хушлаштык

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин белән хушлаштык

12нче мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин белән хушлаштылар. Олуг артистны соңгы юлга озатырга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм күп санлы тамашачылары килгән иде. Матәм чарасында шулай ук Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм аның беренче урынбасары Эльвира Камалова катнашты.

Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов Әнәс Галиуллиның үз эшенең остасы булуыннан тыш, игелекле, яхшы күңелле кеше булуын билгеләп үтте. «Якты дөньядан киткән хезмәттәшләребезне искә алу, аларның каберләрен чистарту, матурлау эшләрендә Әнәс абый һәрчак башлап йөрүчеләрдән булды. Менә бүген соңгы юлга үзен озатабыз. Урының оҗмахта булсын, Әнәс абый! Без сине онытмабыз!» – диде ул.

Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова исә Әнәс Галиуллин белән якташлар булуын, бер мәктәптә белем алуларын һәм гомер буе бер театрда хезмәт куюларын әйтте. «1963нче елдан бирле, без аның белән кулга-кул тотынышып эшләдек. Кышкы салкыннарда, көзге пычракта арба-чаналарда, трактор әрҗәләрендә селкенеп, авылдан авылга йөреп спектакльләр куйдык, халыкка хезмәт иттек. Әнәс театрыбызны биналы итүгә дә үзеннән зур өлеш керткән артистларыбызның берсе иде. Ул иҗат иткән образлар, аның осталыгы, сәнгатькә мәхәббәте – боларның барысы да яшь буын артистларыбызга үрнәк булырлык», – дип сөйләде ул.

Изображение удалено.Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнде.

Олпат артистыбызның, яраткан хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

К.Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте

Комментарии