Кырым референдумына дүрт ел. Тормыш кайсы якка үзгәрде?

Кырым референдумына дүрт ел. Тормыш кайсы якка үзгәрде?

Дүрт ел элек, 2014нче елның 16нчы мартында, Кырымда Русиягә кушылу турында референдум узды. Шушы дүрт елда анда нинди үзгәрешләр булды? Кырымда яшәүче кырымтатарлар бу үзгәрешләрне ничек бәяли? «Азатлык» шул хакта сораштыру уздырды.

Референдум уздырылганнан соң, Русиянең рәсми чаралары анда катнашканнарның 96 проценттан артыгы Русиягә кушылу өчен тавыш бирде дип хәбәр итте.

Кырымтатар халкы мәҗлесе, Украинаның бөтенлеген яклап, халыкны бу референдумда катнашмаска чакырган иде. Дүрт ел элек референдумда катнашмаган кырымтатарлар бүген Кырымда барган үзгәрешләрнең уңай һәм тискәре яклары хакында ни уйлый? 2014 елда Кырымда уздырылган референдум бүген кабат уздырылса, алар ничек тавыш бирер иделәр?

«ТЕЛ, ХОКУК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ ӘЛЕГӘЧӘ ХӘЛ ИТЕЛМӘГӘН»

Мәмәт КӘМАЛЕТДИНОВ, Белогорск районы, Зуя бистәсеннән. Карасубазар район шурасы рәисенең элекке урынбасары, хәзер эшсез. Кырымдагы үзгәрешләр турында менә ниләр сөйләде.

Уңай үзгәрешләр:

– Акмәчеттә Җәмигъ мәчете, мәктәп төзелә, «Таврида» юлы ясала;

– халкыбызның реабилитациясе хакында президент фәрманы чыгарылды;

– кырымтатар теленә дәүләт статусы бирелде.

Тискәре үзгәрешләр: кырымтатарларга йорт төзү өчен җир бирү мәсьәләсе хәл ителмәде. Украина заманында да бу мәсьәләдә спекуляцияләр булган иде, хәзер дә вазгыять начар. Хакимияттәгеләр нәрсәдер ышандыра, ләкин нәтиҗәдә сөйләгәннәре ялган булып чыга. Шулай итеп, мәсәлән, Акмәчеттә Балаклавская урамында һәм Кырымның башка урыннарында урнашкан җирләрне кырымтатарлардан чистартып, бу җирләрне коммерцияле төзелеш компанияләренә бирделәр.

Кырымтатар теле мәсьәләсе хәл ителмәде, аның дәүләт статусы кәгазьдә генә калды, славян атамалары бирелгән кырымтатар авылларының татар исемнәре кайтарылмады, Кырымда дәүләтчелегебез торгызылмады.

Реабилитация хакында кануннар да, 2014нче елда чыккан президент фәрманы да эшләми, безнең хокукларыбыз гарантияләнми.

РЕФЕРЕНДУМ ХАКЫНДА

– Мин гомумән бернинди сәясәткә тыкшынмас идем, чөнки билгеле бит, Русиянең хезмәтләре Кырымда инде күптәннән эшли иде. Дошманлык орлыклары чәчкән референдум булды ул, негатив нәрсәләр хакында ничек яхшы сүз әйтәсең. Русиягә каршы кертелгән санкцияләрне беркем бетерергә җыенмый. Безгә монда начар, референдум кабат уздырылса, мин анда катнашмас идем.

«КЫРЫМ МОНДЫЙ ФЕДЕРАЦИЯДӘ БУЛМАЯЧАК»

Вәсви АБДҮРӘИМОВ, «Милли фирка» җәмәгать хәрәкәте рәисе, Акмәчеттән. Соңгы дүрт елдагы үзгәрешләрне болай барлады.

Уңай үзгәрешләр:

Кырым соңгы дүрт елда үзенең табигый геосәяси җирлеге – Евразия җирлегенең бер өлеше булды. Димәк, ул гомумтөрки дөньяга да якынайды. Бу – соңгы дүрт елда булган иң мөһим үзгәреш.

Кырымтатарларның барлык мәсьәләләрен конституцион, кануни, хокукый база нигезендә хәл итәргә мөмкин. Бу аларның үз Ватаннарына кайту процессын тәмамларга, үз милли институтларын торгызырга һәм яңа Кырымны төзүдә катнашырга, топонимика, туган тел, китерелгән зыянны компенсацияләү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Моңа хокукый нигез бар.

Тискәре үзгәрешләр: кырымтатар халкының милли программасының бер пункты да хәл ителмәде, вазгыять Украина чорыннан да начарракка әйләнде. Кырымтатарларның Бишкәк аңлашуы нигезендә сөргенлектән җиңеләйтелгән юл белән Кырымга кайтулары тулысынча туктатылды. Ягъни үзләренең тарихи ватаннарыннан җинаятьчел рәвештә куып чыгарылган милләттәшләрем хәзер ниндидер ерак Занзибарның чит ил ватандашлары кебек кайтырга мәҗбүр булалар. Шуңа халыкның Ватанга кайтуы туктатылды дияргә мөмкин.

Кануннар белән билгеләнгән, президент фәрманы белән көчәйтелгән реабилитация чаралары гади декларациягә әверелде. Соңгы дүрт елда бу кануннарның бер маддәсе дә үтәлмәде. Украина заманында бездә төрле дәрәҗәдә 1,1 мең депутат булган булса, хәзер нибары 64 депутатыбыз һәм хакимияттә төрле вазыйфаларда карар кабул итү хокукы булган 25 кырымтатар бар. Бу – мәсхәрә.

Кырымтатар теленең дәүләт теле статусы, аны өйрәнү, бу телдә укыту хакында әйтәсе дә юк. Украина чорында кырымтатар телендә укыткан, рәсми статусы булган 15 милли мәктәбебез бар иде. Хәзер бу мәктәпләр һәммәсе бетерелде, алар гомуми мәктәпкә әйләнде. Бу мәктәпләрдә Кырымдагы өч дәүләт теленең берсе булган кырымтатар телен бары тик ихтыяри, ягъни гариза язып кына өйрәнеп була. Дәүләт теле ул башка функцияләргә ия, аның җәмгыятьтәге функцияләре төп дәресләрдән тыш, факультатив рәвештә өйрәнүдән күпкә киңрәк.

РЕФЕРЕНДУМ ХАКЫНДА

– Минем 2014нче елга кадәр дә бу мәсьәләгә үз карашым бар иде. Кырым – зур Евразиянең бер өлеше һәм аның составында, башка халыклар белән бертигез булырга тиеш дигән фикер тарафдары булам. Хәзер Кырымда булган хәлләр, монда «Кырым – кырымтатарсыз» стратегиясе алга сөрелгәндә, бу федерация принципларына, халыклар тигезлеге принципларына каршы килә. Әгәр болай дәвам итсә, Русия федерациясе дә булмаячак, Кырым да мондый «федерация»дә булмаячак.

«ИМПЕРИЯНЕҢ ҮЛӘР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ»

Али КАДЫЙРОВ, пенсионер, Акмәчеттән. Соңгы дүрт елда Кырымда булган үзгәрешләрне барлап болай диде:

– Русиянең Кырымга керүе халкыбыз өчен фаҗига булды. Аның төзегән күпере дә, балалар бакчасы да, башкасы да кирәкми. Татарны аяк астына салып, аның фикерен тыңламыйча, халкыбызның җирен басып алдылар. Безнең тамырлар бу җиргә тирән киткән, аны никадәр киссәләр дә, алар яңадан үсеп чыга.

Җәмигъ мәчете төзелә, диләр. Алар аны Кырымда кырымтатарларны кулга ияләштереп, контроль астында тоту өчен эшлиләр. Русияне танырга теләмәгәннәре өчен, «Хизб ут-Тәхрир»чы дип (Русиядә тыелган) төрмәгә утырталар. Аларның кылган гамәлләре өчен түгел, башка фикердә булганнары өчен утырталар. Алай булмаска тиеш. Русия дөньядан бер гасыр артка калды. Империянең үләр вакыты җитте.

РЕФЕРЕНДУМ ХАКЫНДА

– Мин узган референдумга да бармадым, хәзер дә бармас идем. Аның референдумы кемгә кирәк?

Белешмә өчен. Кырым референдумы 2014нче елның 16нчы мартында уздырылды. Тавышка ике сорау куелды:

  1. Сез Кырымның Русия Федерациясе субъекты сыйфатында Русиягә кушылуын телисезме?
  2. Сез Кырым республикасының 1992нче елгы Конституциясен гамәлгә кайтаруны һәм Кырымның Украинаның бер өлеше булып калуын телисезме?

Рәсми чыганаклар, тавыш бирүдә сайлаучыларның 83,10 проценты катнашты, диде. Шуларның 96,77 проценты беренче вариантны (Русиягә кушылу) сайлады, икенче вариант өчен 2,51 процент тавыш бирде, диелде.

Референдум Украина кануннарын бозып үткәрелде. Дөнья илләрнең күбесе аның нәтиҗәләрен танымады.

РБК: табибларның һәм югары уку йортлары укытучыларының сайлау алдыннан кинәт кенә хезмәт хакларын арттырганнар

Хезмәт хакларының артуы турында Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү авиация институты, Боткин исемендәге больница, Гельмгольц исемендәге күз авырулары больницасы һәм Валдай психоневрология больницасы хезмәткәрләре РБКга сөйләгән.

Табибларның хезмәт хакларының «кинәт» артуы турындагы хәбәрләр Түбән Новгород һәм Ижаудан да килгән.

Мәскәүнең икътисади сәясәт департаментында белдерүләренчә, сүз «май фәрманнары»н үтәү турында бара. Мэрия хезмәт хакларының ни өчен 2018нче елның башында гына күтәрелүенә аңлатма бирмәгән. Югары икътисад мәктәбе белгече Ростислав Капелюшников фаразлавынча, президент сайлау алдыннан хакимияттәгеләр фәрманнарның үтәлеше турында хисап ясарга тели.

Кайбер бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру былтыр көз кабул ителгән федераль бюджетка салынган иде. «Май бюджетниклары»ның хезмәт хакларын арттыру өчен 194,8 млрд сум бүленде. Бу 2017нче ел белән чагыштырганда, 108 млрд сумга күбрәк, диелде бюджетның аңлатма язуында.

«СОлНЦе» мәктәбе директорына татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укытканы өчен штраф салынды

Казан шәһәренең Мәскәү районы беренче инстанция мәхкәмәсе «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаковтан 25 мең сум штраф түләтү карары чыгарды. Штраф татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укыткан һәм мәктәпнең спорт залы булмаган өчен салынды.

Хөкемдар Яна Җиһаншина татар теле дәресләрен киметмәгән өчен Шмаковка 10 мең сум, мәктәпнең спорт залы һәм ашханәсенең вакытлыча булмый торуы өчен 15 мең сум штраф салган. Бу хакта Павел Шмаков үзенең Facebook сәхифәсендә белдерде.

Спорт залы белән ашханә Казан шәһәре башкарма комитеты акчасына төзелергә тиеш, ләкин ул юк, ди Шмаков. Казан хакимияте гаебе мәктәп директоры өстенә төшкән.

«Прокурорларның ялганын инкарь итү өчен, без башкарма комитеттан мәгълүмат соратуны, шаһитләр чакыруны таләп иттек. Ләкин мәхкәмә безнең барлык мөрәҗәгатьләрне дә кире какты. Күрәсең, сайлау якынайганнан якыная, ә гаделлек ерагая. Прокуратураның мәктәпне һәм аның директорын эзәрлекләүне системалы рәвештә башкарачагы турында кисәткән идек. Мәхкәмәләр моңа каршы килми, хәтта хуплаган да кебек. Директордан соң эзәрлекләү мәктәпкә күчәчәк, дип тә кисәттек. Бу да башланды», – диелә Павел Шмаков постында.

Хәбәр ителүенчә, мәхкәмә карары әле гамәлгә кермәгән, аны шикаять итәргә җыеналар.

Корал сату арта

Дөньяда корал сату күләме 2013-2017нче елларда 10 процентка арткан. Иң күп корал сатучы ил булып АКШ тора.

Хәрби товарларны экспортка күпләп чыгаручы илләр булып АКШ, Русия, Франция, Германия һәм Кытай тора. Әлеге илләргә корал экспортының 74 проценты туры килә. Бу хакта Стокгольмда урнашкан дөнья проблемаларын өйрәнү институты (SIPRI) хисабында әйтелгән.

2013–2017нче елларда Азия һәм Океаниягә, Якын Көнчыгышка корал сату 2008-2012нче еллар белән чагыштырганда арткан. Ә Африка, Көньяк һәм Төньяк Америкага, Европага сату, киресенчә, кимегән.

Корал сатуда АКШ өлеше 34 процент тәшкил итә. 2008-2012нче еллар белән чагыштырганда, Вашингтон корал сатуны 25 процентка арттырган. Русия корал сатуны 7 процентка киметкән. Бу нефть бәяләре төшү, Европа берлегенең һәм АКШның Русиягә чикләүләр кертүе белән бәйле, диелә.

Русия Президенты Владимир Путинның соңгы юлламасында хәрби кораллар белән мактану, аларны зур экраннарда күрсәтү, дошманнарны кисәтү һәм куркытуга зур урын бирелгән иде. Кайбер белгечләр моны Кремльнең яңа кораллану ярышы игълан итүе дип бәяләде.

Комментарии