Түбәтәйле хатын-кызлар

Түбәтәйле хатын-кызлар

Биектау районы Ямаширмә авылы хатын-кызлары татар түбәтәйләре эшләп көн күрә. Алар бу һөнәрне арчалылардан өйрәнгән. Түбәтәй эшләү белән пенсия яшендәгеләр дә, урта буын хатын-кызлары да шөгыльләнә икән.

Халидә Әхмәтҗанова Арча милли аяк киемнәре фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыкканнан соң, өйдә түбәтәй ясый башлаган. Бу эш аңа бераз акча китергән һәм ялгызлыкны җиңәргә ярдәм иткән.

Нишләргә белмичә тилмереп утырмыйсың. Үзеңә-үзең юаныч табасың, вакытны үткәрергә бик җайлы һөнәр. Бүген үзем генә эшлим. Элек кечкенә кызым исән булганда, бар эшне бергә башкара идек.

Бер түбәтәй ясау өчен күпме вакыт кирәк?

Чигү өчен бер көн, сырырга тагын бер көн кирәк, аннан калыпларга салып, каты рәвешкә китерү эше кала, анысы 15-20 минутта эшләнелә.

Түбәтәйләрне кая куясыз?

Танышлар аша тарала, Сабантуй кебек бәйрәмнәргә алып китәләр, түбәйтәй сатучы сәүдә нокталарына бирәбез.

Сез нинди бәядән сатасыз?

Төрлесе бар. Мин 250-400 сумга бирдем, – диде Халидә Әхмәтҗанова.

Казан кибетләрендә аныкы кебек түбәтәйләрне 1–3 мең сумга күрергә була. Һөнәрчеләр бу бәяләр белән кызыксынмый диярлек, бары авылдашларына карап эш итә.

Халидә Әхмәтҗанова сүзләренчә, соңгы елларда милли баш киемнәренә ихтыяҗ арткан, бүләк итәргә, истәлеккә, көнкүрештә кулланырга да сораганнар. Тик яшьләр барыбер татар түбәтәйләре ясау белән кызыксынмый икән. Мәктәпләрдә милли һөнәрләрне өйрәтмәүләренә борчыла кул эше остасы.

– Чигү цехлары булганда, мәктәп балалары килеп өйрәнә иде, без дә аларга эшләп күрсәттек, өйрәттек. Хәзер яшьләр кызыксынмый. Кул эшләренә өйрәтә торган түгәрәкләр дә бетте. Түбәтәйне бүләккә күп сорыйлар, мәктәп укучыларына да эшләргә өйрәтсәләр яхшы булыр иде, – дип тәмамлады сүзен Халидә апа.

Ямаширмә авылының урта буын вәкиле Ләйсән Минһаҗева да өендә түбәтәйләр эшли. Ул милли баш киемнәрен тагын да төрләндерергә тырышкан, төсләре, формаларына бераз үзгәреш керткән. Түбәтәйчеләр бер-берсеннән күреп шулай эшли икән.

Мин бу һөнәргә әниемнән өйрәндем. Ул башта күн чикте, аннан түбәтәйгә күчте. Тегү фабрикасының филиалы бакча башында гына иде. Бала чактан шунда үстем, кул эшләренә анда өйрәндем. Хәзер ул цех икенче урынга күчте. Башта анда хезмәт куйдым, бала тапканнан соң өйдә эшлим, – ди ул.

Түбәтәй ясап аена күпме акча эшләп була?

Санаганым юк. Бәяләре 250дән 500 сумга кадәр. Кыйммәтлеләре дә бар, алары мең сумлык.

Бизәкләрен үзегез ясыйсызмы?

Кем ничек булдыра ала. Берәүнеке яхшырак килеп чыкса, аннан карап икенчебез эшли.

Түбәтәй эшләү үз-үзен аклыймы?

250 сумнан булганда акламый инде, түбәтәй эшләргә кирәкле материалларга шул акча кереп китә. 500 сумнан кыйбатка сатканда файдасы бар.

Тарату-сату эше ничек бара?

Дуслар, туганнар аша. Самара якларыннан күпләп алып киттеләр. Үзебез сатып йөрмибез.

Авылда түбәйтәй ясаучылар күпме, сез бер-берегезне беләсезме?

Элек күп – 30лап түбәтәйче бар иде. Бүген аз калды. Өлкәннәр картайды, яшьләр бу эш белән кызыксынмый. Миңа 38 яшь, миннән яшьрәк түбәтәйче булса, шул бер-ике калгандыр, – ди Ләйсән Минһаҗева.

– Безнең заманда өйдә эшләп сатулар юк иде, фабрика өчен эшләдек, – диде җиде дистәне түгәрәкләгән әнисе Гөлсинә Исмәгыйлева.

Рөстәм ИСХАКЫЙ.

Халык гадел сайлаулар сорый

Узган атна ахырында, ике көн рәттән, Казанда «Гадел сайлаулар өчен» дигән берничә чара узды. Коммунистлар – Ирек мәйданына, ә «Ватандашлар берлеге» Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды

Бу ике чара да хакимият тарафыннан рөхсәт ителмәгән иде. Ирек мәйданында «Бердәм Русия» фиркасеннән 15ләп кеше музыка тавышына байраклар болгап торган. «Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, икенче якта үз байраклары белән 100гә якын коммунист җыелган.

– Коммунистлар плакат тотмаган иде, тавыш көчәйткечләр кулланмады. Бары «хурлык» дип кычкырдылар. Ленин һәйкәле элеккечә коймалар белән уратып алынды. Ике кеше коймаларны алырга тырышты, полиция аларны тоткарлап, машинага утыртып алып китте. Бу урынга унлап полиция автобуслары, машиналар тезелеп киткән иде. Шуннан соң коммунистлар Ирек мәйданыннан «Казан» милли мәдәният үзәгенә таба кечкенә йөреш уздырырга карар кылды. Полициянең күпчелеге шулай ук, автобуслардан чыгып, алар артыннан китте, чөнки коммунистлар Муса Җәлил һәйкәле янындагы җыенга кушылыр дип борчылгандыр. Ник дигәндә, арада андый тәкъдим белдерүчеләр дә булды. Әмма алар, тезелешеп, коммунистлар фиркасе җитәкчесе Хафиз Миргалимов артыннан, «Казан» милли мәдәният үзәгенә генә барды», – диде Рәшит Әхмәтов.

Коммунистлар чарасы сәгать көндезге бердә булса, «Ватандашлар берлеге» һәм җәмәгатьчелек активистлары сәгать икедә Муса Җәлил һәйкәле янына җыелды. Бизнес Online, бу чарада 50дән артык кеше катнашты дип язса, Әхмәтов, анда 100-150ләп кеше булуын әйтте.

– Бу, нигездә, яшьләр һәм сайлаудагы күзәтүчеләр иде. Аларның күбесе Казанның Мәскәү районында эшләде. Чарада хәрәмләшүләр һәм, Путинны өченче мәртәбә Президент итеп сайлауга каршылык белдереп, фикер алышулар булды. Шуннан кешеләр, кулга-кул тотынып, Муса Җәлил һәйкәлен уратып алып, берничә тапкыр аны әйләнде. Элек бит «Каравай-каравай, кого хочешь выбирай» дип җырлыйлар иде, бу шуны хәтерләтте. Килүчеләргә ак тасмалар таратылды. «Ватандашлар берлеге»ннән Борис Бегаев һәм берничә кеше һәйкәлгә менеп Муса Җәлил аягы чорналган тимергә ак тасмалар бәйләде. Шуннан Бегаев: «Цензураны бетерергә, тупланып сәяси көч булдырырга кирәк», – дип чыгыш ясады. Бу чара 20 минут тирәсе барды һәм һәркем үз фикерен әйтә алды. Полиция каршы булмады, – диде Әхмәтов.

Ландыш ХАРРАСОВА.

АКШта Президентны ничек сайлыйлар?

Америка халкы президентны 6 ноябрьдә генә сайласа да, сайлау процессы инде бар көченә бара. Американнар президент Барак Обама белән алышка чыгачак республикачы кандидатны сайлый. АКШ президенты хакимияттә ике мәртәбә һәм барлыгы сигез ел гына була ала. Президент, гадәттә, үз фиркасенең кандидаты булганга күрә, Обама инде демократлар кандидаты буларак, икенче мөддәт өчен көрәшне башлап та җибәрде.

Гыйнвар башыннан июньгә кадәр һәрбер штат һәм территория республикан фирка кандидаты булырга теләүчеләр өчен тавыш бирә. Айова кебек кайбер штатлар аны, фирка җыены үткәреп, фикер алышу рәвешендә сайласа, күпчелек штатлар праймериз дип аталган намзәт сайлауларында тавыш бирә.

БУЛАЧАК ПРЕЗИДЕНТ ИШЕК ШАКЫП ЙӨРИ

Кандидат булырга җыенучылар һәрбер штатта гади халык белән очрашулар үткәрә, аларның теләкләрен дә белешә. Очрашулар спорт сарайларында зур җыеннар рәвешендә дә, аерым кешеләрнең өйләрендә кечерәк кысаларда да уза. Кандидатлар барган җирләрендә рестораннардагы кешеләр белән кул кысыша, бергәләп фотога төшә, хәтта кайвакыт үзләренә яклау сорап, өйдән-өйгә ишек шакып та йөри.

Шушы процесс барышында көчле булмаган кандидатлар бик тиз арада ярыштан төшеп кала. Республиканнардан былтыр ярышка 11 кандидат чыккан булса, хәзер инде аларның дүртесе генә калды. Һәр штаттагы сайлау нәтиҗәләре фирканең бу җәйдә үтәчәк корылтаенда аерым кандидатка штат вәкилләренең ничәсе тавыш бирәчәген билгели. Җәен республиканнар корылтаена штатлардан барлыгы 2061 вәкил җыелачак. Обамага каршы чыгачак республикачы кандидаты булу өчен, кимендә, 1144 вәкилнең тавышын алу кирәк.

Әлегә дүрт кандидат арасында Массачусетс штатының элекке губернаторы Митт Ромни үз көндәшләрен шактый артта калдырып беренче булып бара. Икенче урында – элекке сенатор Рик Санторум. Әмма ул республиканнар корылтаенда үзен яклаячак вәкилләр тавышларын туплауда Ромнидан ике тапкырга калыша. Шулай да, вәзгыять алга таба үзгәрмәячәк дип беркем дә ышандыра алмый.

ПРЕЗИДЕНТ КАЧЫП ЙӨРИ АЛМЫЙ

Гадәттә, соңгы штаттагы сайлаудан соң фирка кандидаты ачыкланса да, һәрвакыт алай түгел. Җәй ахырында демократлар да, республиканнар да үз фиркасе корылтаен җыя. Обаманың демократ фиркасе 2 сентябрь атнасында Төньяк Каролина штатының Шарлотта шәһәрендә җыелса, республиканнар корылтае 27 август атнасында Флориданың Тампа Бэй шәһәрендә үтәчәк. Демократлар корылтае Обаманы зурлау бәйрәме рәвешендә узып аның соңгы кичендә Обама сүз тотачак.

Әгәр республиканнар фиркасе ул вакытка бер намзәт янында берләшә алмаса, көтелмәгән хәлләр дә чыгарга мөмкин. Гадәттә, ул корылтайга бердәнбер намзәт ачыкланып өлгерә.

Һәрбер фирка рәсми рәвештә үз кандидатын чыгарганнан соң сайлау көненә кадәр ике ай вакыт кала. Шул вакыт эчендә кандидатлар илне аркылыга-буйга гизеп, сайлаучылар белән очраша, чыгышлар ясый. Радио һәм телевидение бертуктаусыз сәяси реклама күрсәтә.

Турыдан туры эфирда бар илгә күрсәтелгән теледебатларда кандидатлар йөзгә-йөз очрашып, тапшыруны алып баручы сорауларына җавап бирә. АКШта президентның Владимир Путин кебек теледебатлардан качып йөрү мөмкинлеге юк. Ноябрьнең беренче сишәмбесендә исә американнар инде ил президенты өчен тавыш бирә.

ҖИҢҮЧЕ КАЙЧАН БИЛГЕЛӘНӘ?

6 ноябрьдә АКШ сайлаучылары әле сайлау коллегиясенә 538 сайлау вәкиле өчен генә тавыш бирә. Менә шул Сайлау комиссиясендә кимендә 270 сайлау вәкиленең тавышын алган кандидат инде президент була.

Һәр штаттан сайлау коллегиясенә билгеле бер санда сайлау вәкиле җибәрелә. Ул вәкилләр саны штаттан Конгресска сайланган вәкилләр һәм сенаторлар санына тигез. Вәкилләр саны штаттагы халык санына карап билгеләнә.

Мәсәлән, күп халык яшәгән Калифорния штатыннан Конгресста 55 конгрессмен катнашса, сайлау коллегиясендә дә Калифорниядән 55 вәкил була. Халык аз яшәгән Аляскадан Конгресска да, сайлау коллегиясенә дә өч кеше сайлана.

АКШтагы 50 штатның 48ендә кайсы кандидат җиңә – шул штаттагы бар сайлау вәкилләренең тавышын үзенә ала. Ягъни бер штатта 50 проценттан күбрәк тавыш җыйган кандидатка сайлау коллегиясендә ул штатның бар вәкилләре дә тавыш бирә. Әгәр Обама Калифорния штатында, кимендә, 51 процент тавыш җыя икән, штатның барлык 55 сайлау вәкиле аның өчен тавыш бирәчәк. Мэн һәм Небраска штатлары исә башкачарак эш итә. Аларның сайлау вәкилләре штаттагы конгресс районнарындагы сайлау нәтиҗәләренә карап аерым-аерым тавыш бирә.

Әмма президентны сайлау коллегиясе аша сайлау тәртибе бәхәсләр дә уята. Чөнки сайлау коллегиясе аша ил җитәкчелегенә сайлаучыларның азрак тавышын җыйган кеше дә килә ала. 2000 елда шулай булды да. Ул чакта демократлар кандидаты Альберт Гор сайлауда күбрәк сайлаучының тавышын җыйды, әмма сайлау коллегиясенә җитәрлек санда вәкилләрнең тавышларын җыя алмады. Сайлау коллегиясендә Джордж Буш 271 вәкилнең тавышын казанса, Горга 266 вәкил генә тавыш бирде.
2013 елның 20 гыйнварында йә Барак Обама тагын бер мәртәбә президент анты биреп икенче мөддәткә керешә, йә аның урынына АКШның 45нче президенты буларак, республикан президент килә.

Наиф АКМАЛ.

Комментарии