Игътибар! Конкурс!

Игътибар! Конкурс!

Бүгеннән газетабызда яңа игълан итәбез. «Алар бездән мәрхәмәтлерәк» дип аталган яңа сәхифәдә хайваннар, алар белән бәйле гыйбрәтле, уйландыргыч, маҗаралы хәлләр турында язмалар басылачак. Бер генә шарт: язма сәхифәнең төп мәгънәсенә туры килергә тиеш. Уңышлы дип табылган язмаларны сайлап алып, җиңүчеләрне билгеләрбез, күчтәнәчсез калдырмабыз. Бүген шундый язмаларның беренчесен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. (6 бит.)

мине аңлады

Бездән берничә генә йорт аша ялгыз Маһирә әби яши иде. Бер килүендә мин аңа: «Маһирә әби, кешеләр сине бүре белән сөйләшкән, дип сөйлиләр, шул дөресме?»–дип сорау бирдем. Маһирә әби менә нәрсә сөйләде миңа.

«Безнең авылдан ерак түгел Зөя елгасы ага. Елганы чыккач, катнаш урманнар башлана. Ул елны колхоз урман кырыена тары чәчте. Тары утаган вакытта каршыма бүре килеп чыкмасынмы? Куркуымнан җиргә утырдым. Бер-беребезгә карашып утырабыз шулай. Бүре кузгалмый. Шуннан мин елап җибәрдем. Бүрегә карап: «Өч яшемнән ятим үстем. 22 яшемдә ирдән калдым. Бер ул үстердем, ул да янымда юк. Ашасаң ашарсың инде, бернәрсә дә эшләп булмый. Сиңа ризык булырга язгандыр, Аллага тапшырдым», – дип, бүренең күзләренә карап елыйм. Менә бүренең дә күзләреннән яшь агып төште. Ач бүрегә күз яшьләрем тәэсир иттеме, белмим, борылды да, урманга кереп китте», – дип тәмамлады сүзен Маһирә әби.

Суфия ӘХМӘТОВА.

Буа.


Комментарии