Очкыч егылып төшкәч

70нче елларда Казанның Гадел Кутуй урамына бер “кукурузник” егылып төшә. Ошбу очкыч сүнгән мотор белән дә салмак кына утыра алганга күрәдерме, корбаннар, мөгаен, булмагандыр. Чөнки бу хакта газеталарда кечкенә генә бер хәбәр булды. Хәер, ул заманнарда мондый хәлләр турында шауларга рөхсәт ителми иде.

Ләкин сүз самолет катастрофасы турында түгел. “АН-2”нең аэропортка барып җитә алмыйча, урамга кунуы шул тирәдәге ГАИ инспекторы күз алдында булып, аны хәйран калдыра. Чөнки “Аннушка” кечкенә дисәк тә, самолет бит. Чытырдатып ут чыбыкларын өзмичә, баганаларга зыян салмыйча гына булмый. Шуңа күрә инспектор баш өстеннән очып үткән самолет төшкән урынга таба җилдерә. Үзе чаба, үзе, инструкция кушканча шәһәр автостанциясе белән элемтәгә керү максатында рациягә кычкыра.

– “Жигули”, “Жигули”! Мин фәлән-фәлән номер…

Теге яктан: “Тыңлыйм”, – дигән сүз ишетелгәч, ашыга-кабалана гадәттән тыш хәл турында җиткерергә керешә.

– “Жигули”! Минем монда самолет егылып төште, Гадел Кутуй урамына “кукурузник” мәтәлде…

Әлеге хәбәр барып ирешкәч, тегендә бер кавым эндәшми торалар. Күрәсең, ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. Ниһаять, калын тавышлы берәүнең кырыс җавабы яңгырый.

– Син Хәкимуллин, бүген тагын дуңгыз булганчы эчкәнсең, ахры. Күзеңә әллә ниләр күренә башлаган.

Калганы нәрсә белән беткәнен белмим. Ә менә дежурныйның ошбу сүзләре инспекторның бик нык хәтерен калдыра тәгаен. Чөнки бу хакта ул миңа мәзәк итеп түгел, ә гарьләнеп сөйләде.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии