Рамил Юныс Иске Таш мәчетенә икенче имам итеп билгеләнгән

Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчетенә икенче имам итеп Рамил Юныс билгеләнгән. Рамил Юнысны Казанның берәр мәчетенә имам итеп кую мәсьәләсен мөселманнар әледән-әле күтәреп килде. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга сораулар да бирелде, дәгъвалар да белдерелде. Сәмигуллин 2013нче елда мөфти вазифасына билгеләнгәч аңа кадәр мөфти булган Илдус Фәиз чорында эштән алынган имамнар белән уртак тел табарга вәгъдә биргән иде. Аерым алганда, Кол-Шәриф мәчете имамы Рамил Юнысны белмим, әмма танышырмын дигән иде. Соңрак ул Юныс белән танышуын, әмма аның эш сорап мөфтияткә мөрәҗәгать итмәвен әйтте.

Элегрәк тарихчы галим Азат Ахунов «Азатлык»ка: «Элек куылган кешеләр акрынлап кайтарыла. Бу кайтару Камил хәзрәттән генә тормый, ул дәүләт оешмалары белән дә бәйле. Аларның фикерләренә дә игътибар бирелергә тиеш», – диде.

Казанның Кол-Шәриф мәчете имам-хатыйбы булган Рамил Юныс әлеге вазифадан 2012нче елда алынды. Медиа моны Юнысның ул чакта Татарстан мөфтие булган Илдус Фәиз белән уртак фикергә килә алмавына бәйләп аңлатты. Соңрак Фәиз үзен Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы итеп игълан итте. Мөселманнар әлеге хәлләрдән ризасызлык белдерде, ә Юнысның Лондонга китүе турында сүзләр таралды.

Кол-Шәриф мәчете имамы вазифасыннан алынганнан соң Юныс беркайда да имам вазифасына билгеләнмәде.

Ул икенче имам булып билгеләнгән Иске Таш мәчете 1552нче елда Казанны урыс гаскәрләреннән яклап һәлак булган кешеләр каберендә төзелгән. Мәчетнең беренче имамы – Надир Шәйморатов.

Данир Сабиров: «Тел өчен көрәшергә кирәк түгел, сөйләшергә кирәк»

Cүз остасы Данир Сабиров декабрь башында Казанда үткән тамашасында меңләгән халык алдында шулай дип белдерде. Бу сүзләрне ул үзенең яңа концерт программасына керткән. Данирдан әлеге фикеренә аңлатма бирүен сорадык.

Юмор остасы бу сүзләре белән митинглар ясап кем беләндер көрәшеп кенә татар телен саклап калып булмаячак, дип әйтергә теләгән. Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметкәч, бер төркем артистның Бауман урамына чыгып «Туган тел»не җырлап йөрүен ул файдасыз гамәл дип атады. «Мин аның бер файдасын да күрмәдем. Тел өчен көрәшергә кирәк түгел, тел өчен сөйләшергә кирәк», – диде ул һәм татарлыктан оялмаска чакырды.

«Ата-аналар татарча сөйләшкән гаиләләрдә балалары телне белми. Баланың татарча сөйләшмәвендә әти-әни генә гаепле. Тел белмәгән кеше маңкорт була. Әгәр татарча белсәң, үзбәкчә, казахча, кыргызча, төрекчә аңлашырга мөмкин. Тел белүнең зыяны юк бит», – диде Данир Сабиров. Урысча укыган, урысча аралашкан балаларны өйдә ничек татарча сөйләштерергә соң? «Иң әйбәт киңәш – русча эндәшкәннәрен аңламаска», – диде ул Казан концертында.

Чит телләрне дә белергә кирәклеген инкарь итми җырчы. «Һәр гаилә өендә татарча сөйләшсә генә тел сакланып калачак. Мин үзем бу мәсьәләгә җитди карыйм. Тел сакланып калсын, югалмасын өчен өйдә балалар белән татарча сөйләшергә тырышам», – диде Сабиров.

Данир Казанның филармония залында узган тамашаларында, үз балаларына татарча өйрәтүен дәлилләгәндәй, кечкенә кызын сәхнәгә чакырды. Дания Сабирова беренче тапкыр Казан тамашачысы алдында имтихан тотты. Ул Муса Җәлил шигырен сөйләде.

Халык артисты Салават Фәтхетдинов Данирның «Тел өчен көрәшергә кирәк түгел, тел өчен сөйләшергә кирәк!» – дигән фикерен елның иң популяр фразасы дип атады.

«Бу фикер нишләп беренче булып минем башка килмәде икән дип уйлап куйдым. Митинг ясап, байрак күтәреп йөрүнең файдасы юк. Телне саклыйсың килсә, өйдә сөйләш, тәрбия өйдән башлана. Өйдә булмаган тәртипне илдән сорарга ярамый», – диде Данирның остазы Салават Фәтхетдинов.

«Без Инстаграм челтәре аша күп җырчыларның тормышларын күзәтеп, белеп торабыз. Данирның балалары татарча сөйләшми кебек истә калган иде. Бүген Даниянең сәнгатьле итеп шигырь укуын күргәч, күңелем сөенде. Беләләр икән, Данир әйтмешли, ата-ананың уңышы бу. Тагын Ландыш Нигъмәтҗанованың балаларына сокланам. Ике телдә дә чиста сөйләшәләр, башка җырчылар да балалары белән шөгыльләнсеннәр, шундый гаиләләрдән үрнәк алсыннар иде. Менә Вадим Захаровның кызы татарча сөйләшә белми. Вадим да татар телен өйрәтәсе урында баласы белән вата-җимерә урысча сөйләшеп утыра, матур түгел», – диде Данирның концертларына даими йөрүче Алсу ханым.

«Минемчә, хәзер авылдан чыккан яшьләр балаларына татар телен өйрәтүне кирәк санамый. Танышларым арасында да күп андыйлар. Без татарча укыгач, урысча сөйләшергә тилмереп үстек, диләр. Берсүзсез, урысча да белергә кирәк. Берсе икенчесенә комачауламый бит аның. Шуны аңласыннар һәм татар теленнән оялмасыннар иде», – диде Илдар исемле тагын бер тамашачы.

Кама төбәге зыялылары «Мәйдан» журналын япмауны үтенә

2001нче елда Кама төбәге татарлары өчен булдырылган «Мәйдан» журналы киләсе елдан чыгудан туктарга мөмкин. Журналны нәшер итүче «Татмедиа» оешмасы моның сәбәпләрен атамый.

Шушы көннәрдә редакция хезмәткәрләренә «Татмедиа»ның Казандагы идарәсеннән киләсе 2019нчы елда «Мәйдан» журналына үзгәрешләр кертү ихтималы турында хәбәр килгән. Үзгәртү-оптимизацияләрнең татар өчен яхшылыкка булмавын күргән журналистлар «Мәйдан»ны нинди киләчәк көтүен ачыкларга теләп Татарстандагы башка коллегалары, матбугатка азмы-күпме катнашы булган кешеләр аша вазгыятьне ачыкларга тырышкан.

Килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, «Мәйдан» журналын Чаллыда чыгучы «Көмеш кыңгырау» балалар газетасы белән кушарга җыеналар, имеш. Шушы берләштерелгән газета һәм журналга баш мөхәррир итеп Факил Сафин тәгаенләнүе һәм аның бу вазифага ризалык бирүе турында да сүзләр чыккан. Факил әфәнде безгә белдергәнчә, бу хакта аңа бернинди дә тәкъдим булмаган.

Икенче мәгълүматлар буенча, «Мәйдан»ны «Казан утлары» журналының кушымтасы яки альманах итеп калдыру да карала икән.

«Казан утлары» баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинга шушы фаразларга ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иттек. «Мәйдан» журналын «Көмеш кыңгырау», «Шәһри Чаллы» газеталарына, шул ук вакытта «Казан утлары» журналына кушу турында да хәбәрләр бар. Бу хәлне ничек бәялисез?» – дип сорадык. Рөстәм әфәнде «Мондый имеш-мимешләр минем колакка да чалынды. Ялгышмасам, «Көмеш кыңгырау» газетасы белән кушалар икән, дигән сүзләрне инде биш еллап ишетәм кебек. Ә менә «Казан утлары» журналы белән кушалар икән, дигән сүзләрне ишеткәнем юк. Мин бу хакта хәбәрдар түгел», – дип җавап бирде.

Редакциядә һәм җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләре туа башлагач, «Татмедиа» җитәкчесе киңәшчесе, шагыйрь Равил Фәйзуллин һәм оешма җитәкчесенең журналлар буенча урынбасары Сөмбел Таишева 29нчы ноябрь көнне «Мәйдан» журналы редакциясенә килгәннәр. Равил әфәнде «Мәйдан»да үзгәрешләр көтелүен белдергән. «Бәлки каядыр кушылу куркынычы да, аннан бетү куркынычы да яныйдыр. Үзегезне саклап каласыгыз килсә, көрәшергә кирәк. Миңа инде 75 яшь, сезгә көрәшергә тәкъдим итәм», – дигән ул. Шул ук фикерне Сөмбел Таишева да раслаган.

Әмма кемгә каршы һәм ничек көрәшергә дигән сорауларга Казан кунаклары җавап бирмәгән. «Мәйдан» журналистлары редакция тирәсендәге мәрәкәнең, мөхәррирне алыштыру сәясәтенең каян башлануы белән ныклап кызыксынганнар. «Журнал тирәсендәге сез әйткән «мәрәкәләр» менә шушы бинада (ягъни «Татмедиа»ның Чаллы бинасында) башлануы бик ихтимал. Аның дәвамы Казанда дәвам ителүе бик мөмкин. Чаллыдагылар үзләре башлаган эш, хәзер аны казанлылар өйрәнә», – дигән Равил Фәйзуллин.

Редакция коллективы бу яңалыктан соң республика җитәкчеләренә, «Татмедиа» хуҗаларына, милли-иҗтимагый оешмаларга һәм татар зыялыларына мөрәҗәгатьләр әзерләгән. Анда мондый юллар да бар: «Бүген татар теленә карата алып барылган сәясәт нәтиҗәсендә Татарстанда татар телендә басылучы «Мәйдан»га ябылу куркынычы яный. Журналны ябарга теләүчеләр Казанда чыгучы «Казан утлары», «Идел» әдәби-иҗтимагый журналлары бар, татарларга шул да җитә дияргә мөмкиннәр. Ләкин дүрт миллионлы Татарстан халкына берсе дә артык түгел. Журналны ниндидер газеталар яки башкалада чыгучы журналга кушымта итү – зур хата. Бу – журналның гомере бетте, ул ябылу алдында тора дигән сүз».

Чаллы җәмәгатьчелеге Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Татмедиа мөдирләр шурасы рәисе Әсгать Сәфәровка: «Бу хәлләр «Мәйдан» журналын алдыручы Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Чиләбе, Оренбур һәм башка төбәкләрдәге татарларны санга сукмау булачак», – дип, хатлар юллаган.

Түбән Кама Аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов, җирле матбугатлар Казан авызына карап торырга тиеш түгел, булган кадәр мөстәкыйль булып, шушы төбәк оешмалары, кешеләре турында язарга, сөйләргә тиешләр, дип саный. «Мәйдан» журналын көтеп алабыз, чөнки ул безнең күршедә, Чаллыда чыга. Түбән Кама каласы язучылары иҗатлары да анда басыла», – диде ул.

Алабуга ТИҮе утырышында да журналның ябылу хәбәрен зур борчылу белән кабул иткәннәр.

Әлмәттә яшәүче журналист Әсгать Сәлах исә «Мәйдан»ны ябуга таба эш алып барылуына ышанмавын җиткерде. «Бөтен Кама аръягы язучылары һәм шагыйрьләре, чит республикалардагы әдипләребез өчен бик кирәкле һәм бик зур мәйдан бит ул. Күп язучыларга Казан ерак. Ә «Мәйдан» безнең өчен бик якын», – диде ул.

«Мәйдан» журналына Фоат Галимуллин Татарстан язучылар берлеге рәисе булган вакытта нигез салына. 6нчы декабрь көнне Башкортстанның Стәрлетамак каласында барган әдәби чаралар вакытында Фоат әфәнде «Мәйдан» журналы ябылу юнәлешендә эш баруын ишеткән. Без аның да фикерләрен белештек.

«Бу журнал әдәби-публицистик журналлар арасында иң яхшыларының берсе иде. Шунлыктан бу матбугатны ниндидер газета-журналларга кушу, алга таба ябылу мөмкинлеген карау турында сүз, гомумән, булырга тиеш түгел. Киресенчә, татарның бу «Мәйдан»ын сакларга, үстерергә кирәк. Татар әдәбияты гаме, татар халкының рухи байлыгы турында сүз алып барган кеше үз кулы белән бу басманы ябып куя алмый. Минем ныклы караш-фикерем менә шундый», – диде галим.

Золотов Навальныйдан мәхкәмә аша бер миллион сум таләп итә

Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотов намусын һәм абруен яклап, оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйдан мәхкәмә аша бер миллион сум компенсация таләп итә. Бу хакта генералның адвокатына сылтанып ТАСС яза. Золотов мәхкәмәдән Навальный тараткан мәгълүматның аны яманлавын һәм дөреслеккә туры килмәвен тануны сорый. Әгәр мәхкәмә генерал мөрәҗәгатен канәгатьләндерсә, компенсация балалар йортына күчереләчәк.

Навальный Золотовны коррупциядә гаепли. Августта Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) Росгвардиягә бәйле тикшерү нәтиҗәләрен чыгарды. Анда Росгвардия хезмәткәрләренә азык-төлек һәм киемнәр бюджет акчасына артык кыйммәт бәядән сатып алына, ә бу эштән файда күрүчеләр булып «йә премьер-министр Медведев, йә аның даирәсендәге кешеләр тора» диелгән иде.

Моңа җавап итеп Золотов Навальныйны йодрык сугышына чакырды һәм аннан «яхшы гына ит кисәге» ясарга вәгъдә бирде.

Навальный исә төрмәдә 50 тәүлек утырып чыкканнан соң Золотовның бу тәкъдиме белән танышкач Росгвардия башлыгын Беренче каналда яки башка берәр федераль телевидение каналында җанлы эфирда дебат уздырырга чакырды. Әмма Золотов ризалашмады.

Соңрак генерал Навальныйны ялган детекторында тикшерергә тәкъдим итте. Оппозиция җитәкчесе, үз чиратында, Золотовның дачасы канунсыз үзләштерелгән дип аны дәүләткә кире кайтаруны сорады.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии