- 12.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Архив
«Театрда… Буада!» (№43, 30 октябрь, 2013 ел)дигән язманы укыгач,шул театр тәэсирендә язып куйган язмамны тәкъдим итәргә булдым. Апрель башларында, Ленин исемендәге мәдәният сараенда, Буа сатира театры артистлары чыгыш ясаганнар иде. Шунда Рамил Шәрәповны якыннан күргәч, уйланып утырдым. Мин әйтәм, ул Шәрәфиев, Шәрәфиева, Шәрәповлар – барысы да озын буйлы, җырчы, артист булалар ахрысы. Мәсәлән, Балык бистәсе Солтан авылында туып-үскән Равил абый Шәрәфиев катнашкан спектакльләрдә нинди генә җитди рольләр булмасын, барыбер көлке, мәзәк сүзләр табып, тамашачыларны бер көлдереп ала.
Резидә Шәрәфиеваны алыйк. Буе аннан калышмый диярлек, фамилиясенә килгәндә дә, барысы да шул Шәрифулладан алынган инде. Ничек язылуына карамастан, җисеме үзгәрми. Әле сәхнәгә чыгып җырлый башлаган вакытыннан ук, мин аның тавышына, моңына гашыйк булган кеше. Концертына баргач, кара ничек җырлый, яратам шуны, дип әйтеп куйган идем, хатын чак кына залдан чыгып китмәде, көчкә тотып калдым. Хәзер инде гәҗиткә дә язарга була, көнләшми, картайдык.
Рамил Шәрәповка килгәндә, ул да озын буйлы. Әле аның туган көне дә 13нче апрель икән. Ә үзен, урысчалатып әйтсәк, «невезучий» дип әйтеп булмый. «Ирек мәйданы»ның 16нчы санында: «Апрельнең 13ендә тудым, 23 яшь тулды, 15ендә сөйгәнем Земфира белән кавыштым, үзебездә мөдир булып эшли», – дигән. Рамил Буадан фатир сатып алган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый. Уңган, булган, тырыш егет. Әй, ялгыштым әле, егет түгел, ир-ат. Гомумән, Шәрәфи токымнары бар яктан да уңганнар, булганнар, моны инде мин түгел, тормыш исбат итә.
Әле Ленин исемендәге мәдәният сараенда Буа сатира театрының «Утын пүләне» дигән спектаклен карап кайттык. Бу спектакльдә дә Рамил Шәрәпов үзенең осталыгын, чын артист икәнлеген тагын бер кабат исбатлады. Спектакль бик актуаль, мәгънәле, шул ук вакытта, кем әйтмешли, эч катып көләрлек тә. Буйдаклар тормышын, авылдан киткән, тулай торакта яшәп кияүгә чыга алмый интеккән кызлар тормышын яктырта. Бу спектакль зур осталык белән башкарылды, хәтта спектакль тәмамлангач та бер генә кеше дә чыгып китәргә ашыкмады, алкышлар туктамады. Театрның директоры: «Карагыз әле боларны, 350 сумга билет алып, 2 сәгать буена тәнәфессез спектакль карап туймаганнар. Тагын 2 сәгать карап утырасылары килә ахрысы», – дип шаяртып куйды. Буа сатира театрына иҗади уңышлар теләп, тагын Ленин мәдәният сараена килүләрен көтеп калабыз.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии