Садри ресторатор булды

Садри ресторатор булды

Татарда Раил Садриевны белмәгән кеше юктыр инде ул. Татарстан буйлап кына түгел, Русия буйлап гастрольләрдә йөрүче драма театрын һәм аның җитәкчесе Раил Илдар улын белмәгәннәр булса, аны һәрдаим «Яңа гасыр» яки БСТ телеканалыннан күреп беләсездер. Болай читтән карап торышка гына кызык, гел уен-көлке белән сөйләшүче кеше ул – Раил абый. Чынлыкта исә, аннан да фәлсәфирәк фикерләүче, җитди кеше юктыр. Нәрсәгә тотынса – шуны башкарып чыга. Үзе әйтмешли, барысын да яратып башкаргангамы, көндәлек хезмәтне эш итеп түгел, ә хобби итеп кабул иткәнгәме, аның бар зур эше дә үтә җиңел килеп чыккан кебек.

Узган атнада Раил Садриев туган якларында берьюлы ике кафе ачып җибәрде. Шул кафеларның берсен – Толымбайдагысын сез дә «Яңа гасыр» телеканалында баручы «Тамак», яки «Туктап ал! Милли ашлар кафесы» сериалы аша да күреп беләсездер. Ә менә Буадагысы үзем өчен дә яңалык булды. Кафелар ачылышына Раил Садриевның дус-ишләре, сериалны төшерүдә катнашкан һәм ярдәм иткән барлык таныш-белеш, төрле танылган җырчылар, журналистлар килгән иде.

Биредә минем өчен тагын бер зур ачыш булды – Раил Садриевның әтисе белән якыннан таныштым. Әңгәмәбез барышында аның:

– Хәзер мин улым белән горурланам, бик горурланам! Ләкин кайчандыр аңа тиешле игътибарны биреп бетермәгәнмендер, аны аңламаганмындыр һәм хәтта булыша алган урында да булдыра алганча ук көч куеп бетермәгәнмендер кебек. Чөнки аның бүгенге уңышларына карыйм да, үз улымны моңа кадәр дә тиешенчә бәяләп бетермәвемне аңлыйм. Бүген аның дусларын, аның янындагы дәрәҗәле, мәртәбәле кешеләрне күрү – минем өчен зур куаныч! Кызганыч, аның әнисе генә бу бәхетле көннәрне күрә алмады, – дип әйткән сүзләре күңелгә кереп калган. Һәр бала үз әти-әнисеннән шундый сүзләрне ишетү бәхетенә лаек булсын иде. Һәр әти-әни үз баласы белән Илдар абый кебек үк горурлана алсын иде, дип уйладым шул мәлдә.

Илдар абыйдан шул сүзләрне ишеткәч, Раил Садриевка булган хөрмәтем тагын да арта төште кебек.

… Кафе ачылышына кадәр, Буа драма театрында программасын карадык. Казаннан килгән танылган җырчылар да, театрның үз талантлары да чыгыш ясады биредә. Һаман да шул сериалда уйнаучы образлар сәхнә түрендә булды. Рамил Шәрәпов исә, ахырында гына: «Мине хәзер бөтен җирдә зәңгәр дип уйлыйлар, мин бит нормальный ир-ат һәм минем малай да туды әле», – дип мактанды. Үзем скрипкада уйнаучы Рената Ибраһимованы йотылып тыңладым. «Барс-медиа»дан кунак булып килгән Гөлсинә Ильясованы тыңлаганда гына йөрәкне тотып, Ходайдан сабырлык сорап утырырга мәҗбүр булдым. Аның артык нәзек һәм озын аякларына карап, башта үземнең тезләрем кычыта башлады. Аннары аның җыр сүзләрен аңлый алмый тилмердем. Тавышының нинди сыйфаты өчен сәхнәгә чыгарганнар икән моны, дип баш ваттым. Әле, җитмәсә, үзенә алкышлар сорый бит! Раил Садриевны хөрмәт итмәсәм, юлда ашарга дип алган һәм сумкамда мая булып йөрүче сап-сары хөрмә җимешен сытып, битенә атар идем! Каршымда утырган бер апа да, түзә алмыйча булса кирәк: «Хәзер торып чыгып китсәм, әллә ничек булыр микән инде», – дип, кыбырсып утырды. Кыскасы, әгәр «Барс-медиа» нинди дә булса оештырса һәм анда Гөлсинә исемле кыз катнашса, мин анда бушлай билет белән дә бармаячакмын!

Концерттан соң, кемнең кайсы кафедагы чарага барасы килсә, ул шул кафега «талон» алды. Без бу юлы Буаныкына бардык. Бу юлы диюемнең сәбәбе шул – моңарчы ук Толымбайдагы кафега кереп сыйланганыбыз бар иде инде. Хәер, Раил Садриев үзе Толымбайга талон алган булып чыкты һәм юлларыбыз аерылды. Без, бер төркем журналист, соңыннан кафе хуҗасын эзләп Толымбайга юл тоттык. Буа-Толымбай арасы – 4-5 чакрым чамасы дип истә калган…

Бу кафелар авыл-районда банкетлар уздыру өчен менә дигән урын булган. Инде хәзердән үк бәйрәмнәрен биредә уздырырга теләүчеләр һәм алдан ук чиратка язылучылар бар икән. Их, Толымбайдагы кафеда үземнең дә берәр бәйрәм уздырасым килеп калды. Андагы матурлык… әй, сериалдан күреп беләсез ләбаса. Гомумән, ул сериалның әле азагы булмас дип ышандырдылар, бәлки… сез дә ул серияләрнең берсендә килеп чыгарсыз, кем белә.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

  Садри ресторатор булды, 3.9 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии