- 12.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Архив
Студент халкына борын-борыннан ук «хәерче» атамасы тагылган. Ләкин бу инде стереотип булып кына калды. Хәзерге көндә уку белән беррәттән студент «Кайдан акча табарга?» соравына җавап эзли. «Акча кирәкми, иң мөһиме кешенең эчке күңеле, хисләр», – дигән булалар. Булган сиңа! Акчаң булмаса уку да кала, хисләр дә сүнә, чөнки автобуска «мани-мани» юк, дуслар белән театрга барасы урынга, тулай торакны саклап ятасы гына кала. Синең дә, минем дә матур киенәсе, «Татмак» пиццасын ашыйсы, Илназ Сафиуллинның концертына да барасы килә…
Ләкин үзеңнең «исәрлегең» өчен әнидән акча сорау бер дә килешле түгел. Шуңа күрә күп кенә студентлар эшкә урнаша. Нишләргә соң безгә? Кайдан эш табарга? Эшләргәме әллә акчага тилмерергәме? Бар фикерләрне туплап, сиңа, дустым, азрак киңәш җыйдым.
«ВУЗ»ЫҢДА ЭШ ТАП
Ничек кенә сәер булмасын, иң популяр эш урыны булып университет тора икән. Лаборант һәм методист булып 20% студент эшли. Карьера башлап җибәрер өчен бик уңайлы да үзе. Анда сине алдап та йөртмәячәкләр, сессия, өйгә кайтканда языла торган гаризалар мәсьәләсен «өстәгеләр» белән хәл итү мөмкинлеге дә туа. Аннан соң уку белән эшне бергә алып бару да бик җайлы.
ӨЙДӘ ЭШЛӘҮ
Штаттан тыш журналист, редактор, программист, дизайнер булып эшкә урнашсаң, тагын да кулайрак. Әлеге рәвешле эшләү өчен яхшы язарга, тикшерергә, тәрҗемә итәргә, кыскасы, үз һөнәреңнең остасы булырга кирәк. Шунысы да бар, программистка укыйсың икән, ник әле атнасына бер-ике компьютерны гына карамаска, сиңа да плюс, директорыңа да. Бу эшнең бердәнбер проблемасы – ул эш шартларыбулмау («нерабочая обстановка»). Ләкин бу очракта ноутбугың белән берәр кафега кереп утыру мөмкинлеге бар.
РЕКЛАМА ТАРАТЫП ЙӨРҮ
Иң таралган эшләрнең берседер, мөгаен. Көн саен урамда реклама язылган битләрне таратып торучы яшь егет-кызларны еш күрәсеңдер. Мин дә алар рәтенә, алар «тиресенә» кереп карарга булдым. Дус кызыма ияреп (ул хезмәт хакы алырга бара иде) эшкә урнашырга киттем. Эше мондыйрак. Сиңа 500 А4 форматындагы кәгазь, домофон ачкычы, скотч бирәләр, син шуларны бер йортның һәрбер подъездындагы һәрбер катына беркетеп чыгарга тиеш. 500 кәгазь бите – 750 сум. Бик җиңел төсле тоелган иде, баксаң, шактый минуслары да бар икән. Беренче көнне, беренче подъездга керергә торам… домофон ачкычы туры килмәде. Кеше кергәнен көтеп торып катып беттем. Бер апа чыгып коткарды. Лифт белән тугызынчы катка мендем дә, аска таба беркетеп төшеп барам шулай. Инде бетте дигәндә генә бер әбиең килеп чыкты: «Ал бу кәгазеңне, чүп булып тора монда! Ал тиз бул!» – дип, миңа акыра башлады. «Бу минем эшем, кычкырмагыз. Сорауларыгыз булса, әлеге номерга шалтыратыгыз», – дип чыгып киттем. Үзем калтыранам, үзем куркам, кем уйласын аны ачуланырлар дип…
Беренче көнне игъланнарны 10 йортка элдем. Кайткач аудым гына. Хәлем беткән, аягым калмаган, үзем туңдым. Бирелгән 500 игъланны таратып бетереп акчасын алдым да, башка бу оешмага бармадым. Монда эшләр өчен спортчы булырга кирәк бит! Ничәмә-ничә рекламаны элеп бетерергә дә кирәк әле. Акча эшлим дисәң, тагын шулкадәрне беркетергә кирәк. Кыскасы, аякларың чыдаса гына тотынып була бу эшкә.
ОФИС ЭШЕ
«Заказ биргән кешеләрнең мәгълүматларын алып, телефон янында утырасы. Көненә 700-900 сум», дип язылган игълан күргәч, йөрәк дерт-мерт итеп куйды да, икенче атнага Алсуның туган көне икәне искә төшкәч, барырга булдым. Кичке сәгать бишкә әңгәмә узарга чакырдылар. Бардым, сөйләшеп утырабыз шулай. Кайда укыйсың, кайсы көннәрне килә аласың, ник эшләргә булдың, кебек сорауларга җавап биргәч, икенче атнага чакырырбыз диделәр. Менә көтәм. Минемчә, әлеге эш бик әйбәт: урының җылыда, офиста эшлисең. Тагын ни кирәк?
МЕНЕДЖЕР
Гадәттә, әлеге эшчеләр телефоннан шалтыратып билгеле бер товарны кемгәдер «тагарга» тиеш. Еш кына шалтыраткан кешеләр негатив карашлы булып, телефон трубкасын ыргытырга да күп сорап тормаячаклар. Ә бит барысы да клиентлар туплаудан тора, күпме клиент – шулкадәр акча. Шулай булгач, әлеге эш бик җиңел түгел, минемчә. Тиз кызып китүчеләргә бу эш бөтенләй ярамый. Кешене, аралашуны яратканнар гына килә ала монда.
ГУВЕРНАНТ, РЕПЕТИТОР
Балалар яратасың, энең-сеңлеңне кечкенәдән үк син карап үстергәнсең икән, әлеге эшкә тотынып карарга мөмкин. Ләкин шунысын онытырга кирәкми – бу бик җитди эш. Кечкенә кызчыкның икенче секундта ни эшлисен кем белә? Бәлки, ул кулын эт авызына, башын бәдрәфкә тыгар? Бер көн өчен ике меңнән дә азрак акча алмыйлар, ә ял көннәреңне дә әлеге эшкә юнәлтсәң, бер көнгә 10 мең сумга якын акча эшләп була. Баласын студентка калдырырга теләүче әни булыр микән, шунысы бар.
Репетитор. Әйбәт укыган студентны, БДИ бирергә йөргән баласы өчен ата-ана рәхәтләнеп яллаячак. Чөнки аңа акча мәсьәләсе дә азрак китә, баласына үзенең яшьтәше белән шөгыльләнү дә җиңел булачак.
СТУДЕНТ-ОФИЦИАНТ
Студент тормышын чагылдырган ике киноның берсендә студент-официант күрсәтелә. Әйе, хезмәт хакы да бар, чәйлек тә калдыралар. Менә сиңа оҗмах диярсең. Алай түгел шул. Бу эшнең дә шактый гына минуслары бар. Беренчедән, официант булып эшләргә телисең икән шуны аңларга кирәк: йокы дигәнең тәтемәячәк. Чөнки көндез укысаң, кичен син ресторанга, йә кафега эшкә китәсең. Икенчедән, дәрес карарга бөтенләй вакытың калмаячак һәм бөтенләй укырга бармасаң да була инде, чөнки син лекцияләреңне йоклап кына үткәрәчәксең. Өченчедән, кайбер клиентларың сине ташлап качарга да күп сорап тормаслар. Ашыйлар да таялар, ни кыенлыгы бар. Шуңа күрә әлеге төр эш белән мавыксаң, төрле якларын карарга кирәк. Туклану урыннарында аена 20-30 мең сум да эшләп була, барысы да синең кыюлык, тизлек, кешегә карата мөнәсәбәтеңнән тора. Тәҗрибәле булган саен, зур рестораннарга урнашу мөмкинлеге зуррак була. Әлеге эшнең плюслары да бар: касса, математика белән эш итү алдагы көндә дә кирәк булырга мөмкин һәм бушлай ашаталар да. Шулай ук клиентлар белән аралашуның тәҗрибәсен җыя торасың.
ГАРАЖ ЕГЕТЕ
Шәхсән егетләр өчен генә – гаражда эшләү. Бик сирәк, ләкин игъланнар битендә мондый тәкъдим очрарга мөмкин. Эшнең ничек баруын әйтә алмыйм, ләкин гоманлап карасак: «Бишле ачкычны алып кил», «Жигули тәгәрмәчләрен тезеп куй»дан артмыйдыр. Кем инде «яшел» студентка БМВ маркасындагы автомобильне «терелтүне» тапшырсын. Ләкин син механика бүлегендә укысаң, бу синең өчен зур мәктәп, шөрепне кадактан аерыр өчен менә дигән мөмкинлек. Биредә җәй көнендә эшләсәң, БМВларны юу мөмкинлеге бар.
КИҢӘШЛӘР:
– Студентның укыганда ук эшли башлавы шунысы белән куркыныч: ул укыган һөнәре буенча китмәскә мөмкин. Хезмәт урынын ошатып, анда төпләнеп калуны әйтәм. Менә шуннан һөнәр осталары югалып, булдыксыз директорлар, үз һөнәрен яттан белгән кешеләр югала да инде. Шуңа да студент-эшче булырга уйлыйсың икән, эш сайлаганда ук үз һөнәреңә ятышлырагын карарга кирәк. Экономистка укысаң – официант, менеджер булып эшләп кара.
– Тагын шунысын әйтергә онытып торам, эшкә урнашканда килешү төзеп кер, хезмәт хакы алыр вакыт җиткәч, «син безнең эшче түгел» дип, борып җибәрүләре бар.
– Гомумән, эш сайлар алдыннан бу компания турында мәгълүмат җыярга киңәш итәр идем. Кем белә, ни генә булмас.
– Син укыйсың икән, эшләргә тиеш түгел, дигән закон юк. Әгәр дә кешенең уку белән эшне бергә алып барырлык көче бар икән, ник әле ул кемдер сүзенә карап өйдә ятарга тиеш?
– Әнигә әйтмим, йә орышыр, дигәнне башыңа да кертмә. Аллам сакласын, ни булмас, бер караңгы почмакта дөмектереп китүләре дә бар бит. Әти-әниеңне алдаганчы, эш урыныңны әйтү кулайлырактыр да.
СТУДЕНТ СҮЗЕ
Александра, 18 яшь:
– Беренче курста укыйм. Эшлисе килгәнгә эшләмим, акча кирәккә эшлим. Болай үзем шәп кенә итеп рәсем ясыйм, шунлыктан әлеге хобби белән үземә акча туплыйм. Төрле заказлар буенча портретлар ясыйм. Бер заказым 500 сумнан да ким түгел. Аена 5-10 портрет ясаганым бар. Укуыма комачауламый, ләкин кайвакыт кәеф булмаганда, заказларны кичектереп бирәм.
Нияз,17 яшь:
– Урамда реклама таратам. Эш бик җиңел димәс идем. Арыта, кәеф төшеп, бар дөньясын шартлатыр хәлгә җиткән чаклар да була. Кешенең бит төрлесе бар, кайберсе начар сүз әйтергә дә күп сорап тормый. Аннан уңайсыз да инде, гел таныш-белеш узып китә. Тагын шул минусы бар: көн җылымы-суыкмы эшкә чыгарга кирәк. Шунлыктан еш чирлим дә.
Гөлфия, 20 яшь:
– Матур киенергә яратуым эшләргә мәҗбүр итә. Гел әниемнән үземнең «шырды-бырды» өчен акча сорарга оялам. Шуңа күрә кафега җырчы булып урнаштым. Болай да җырларга яратам, тагын эшем дә шуның белән бәйле булгач, миңа бик рәхәт. Кич кайту куркыныч, әлбәттә, ләкин кирәк булгач, курыкмый да торасың инде.
Эльвина,18 яшь:
– «Вконтакте»интернет челтәрендә бирелгән заказларны таратам. Акчасы өч тиен, ләкин башка эш таба алмыйм әлегә, шуңа йөрим. Бу эшнең шул ягы бар: шәһәрне ятлап бетердем. Төнлә уятып: «Лесхоз урамы кайда?» – дип сорасалар, ничәнче автобус йөргәнен дә, ничек барырга икәнен дә әйтеп бирә алам.
Дустым, әгәр дә кулыңнан килсә, биш җирдә берьюлы эшлә, ләкин, кем әйтмешли, «ВУЗ бетерде» дигән «катырка» кирәк инде ул. Соңыннан дөнья күрәсе бар бит әле.
Лиана МӘРДӘНОВА.

Комментарии