«Урыс теле шурасы утырышыннан соң, милли телләргә басым тагын да көчәячәк»

«Урыс теле шурасы утырышыннан соң, милли телләргә басым тагын да көчәячәк»

5нче ноябрь көнне Русия Президенты каршындагы Урыс теле шурасы утырышы хакимиятнең Русиядәге милләтләргә, аларның телләренә булган карашын чираттагы тапкыр чагылдырды. Анда катнашучылар дөньяда урыс теленә басым бара, Русиядә урыс теленең кемдер өчен ана теле булмавы мөмкин түгел, дигән фикерләр яңгыратты. Киләсе елда урыс теле утырышын Казанда уздыру тәкъдиме дә булды. Болар хакында «Азатлык» татар, башкорт, удмурт белгечләре һәм активистлары белән сөйләште.

Сәясәт белгече Руслан Айсин әлеге шура утырышын ике ел элек Русия Президенты Владимир Путин катнашында Йошкар-Олада узган чараның дәвамы буларак кабул итәргә мөмкин дип саный. «Анда да тел мәсьәләсе күтәрелде һәм шунда кабул ителгән карарлар нигезендә, укыту системасыннан туган телләр кысрыклап чыгарылды диярлек. Шуннан соң телләргә, милли оешмаларга һөҗүмнәр, милли сәясәтне бетерү процессы тизләнде. Путин хакимияте күпмилләтлелек, күптеллелек, төбәк милләтпәрвәрлеге идеяләрен куркыныч буларак күрә. Шура утырышындагы бер катнашучы (Владимир Толстой – ред.) фикеренчә, Русиядә яшәүче һәркем өчен урыс теле – туган тел. Ягъни аның мантыйгына карасаң, башка телләр туган телләр категориясенә керми», – ди ул.

Айсин Путинның «дөньяда русофоблар актив эшли» дигән сүзләре, гомумән, шаккаттыруын әйтә. «Безнең илдә барган процессларны ул йә күрми, йә күрергә теләми. Мәсәлән, Русия мәдәният министры Владимир Мединский үз китабында татарларның фашистлардан да яманрак булуы турында язды. Соңыннан гафу да үтенмәде, бу хакта ачык сөйләшү дә булмады. Владимир Соловьев та татарларны мыскыл итте. Шулай ук сәясәтчеләргә, хакимият даирәләренә урам теле белән сөйләшүләр ярый. Хәтта Русия тышкы эшләр министры сүзчесе Мария Захарова да урам сүзләрен кулланып сөйләшә. Димәк, урыс телен алар үзләре бетерә. Аны бит украиннар да, татарлар да кимсетми, ә хакимият вәкилләре кимсетә. Проблема системаның үзендә. Хәзерге вазгыять шундый – хакимият үзендә булган проблемаларны күрергә теләми, ә бу проблемаларны читтән килә дип исбатларга тырыша», – ди ул.

Айсин фикеренчә, әлеге утырыштан соң, урыс булмаган халыкларга, милли оешмаларга, республикаларга, аларның телләренә басым тагын да көчәячәк. Чөнки Путин әйткән сүзләр һәрдаим канун булып кабул ителә, дип саный ул.

Шура утырышының күп өлешен дөньяда урыс телен кысу турындагы сөйләшү тәшкил итте. Шул ук вакытта, утырышта милли республикалар вәкилләре катнашса да, алар арасыннан беркем дә Русиянең үзендә дә милли телләрнең кысылуы турында авыз ачып сүз әйтмәде. «Путинга каршы әйтүче институт та, кеше дә юктыр. Русия Думасы, Федерация Шурасы, гомумән, үзенең сәяси мөстәкыйльлеген югалтты. Кеше хокукларын яклау шурасы җитәкчесе алыштырылды. Элекке җитәкче Михаил Федотов кайчакта үз фикерен курыкмыйча җиткерә торган булган. Хәзер инде бу яссылыкта тоталь лояльлек. Беркем бернәрсә әйтергә теләми, курка. Кызганыч, кискен авторитаризм чокырына тәгәри барабыз», – ди Айсин.

Казаннан шура утырышында катнашкан Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов киләсе елда урыс теле шурасы утырышын Татарстан башкаласында уздырырга тәкъдим итте. Айсин фикеренчә, бу 2020нче елда Татарстанда президент сайлау белән бәйле булырга мөмкин. «Әгәр Путин республикага килә икән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче мөддәткә барачак дигән сүз. Путин аңа сәяси ярдәм кулы сузачак», – ди ул.

Айсин фикеренчә, милләтләрнең сакланып калуы өчен, хәзер зәгыйфь хәлдә булган милли-иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген ныгыту мөһим. «Шул ук вакытта безгә Татар халкының үсеш стратегиясен булдырырга кирәк. Аны булдыру турында сүзләр башланганнан соң бер ел узды бит. Ә бу хакта берни дә ишетелми. Мин татар үзенең сәяси программасын әле әйтеп бетермәде дип өметләнәм. Чөнки 27-30 ел элек без бу милли күтәрелеш процессларында бик актив идек. Бу барыбер эзсез калмый», – дип саный Айсин.

Удмурт активисты Артем Малых шура утырышында яңгыраган «урыс телен якларга кирәк» дигән сүзләрнең мәгънәсен күрми. «Русиядә урыс теленә нәрсәдер яный дип санамыйм. Русиядә беркем өчен дә урыс теле чит тел түгел, әмма аны һәркем өчен туган тел итәргә теләү – башка телләрне урыс теле белән алмаштыру омтылышы кебек күренә. Хакимият моңа тыкшынырга тиеш түгел», – ди ул.

Малых фикеренчә, шура утырышында Русия телләре канунын актуальләштерү турындагы сүз милли республикалар өчен файдага булмаска мөмкин.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин Казанда урыс теле шурасы утырышын уздырып, анда Путинны чакырырга кирәк дип саный. «Мин Казанга Путинны чакырырга кирәк дип уйлыйм. Чөнки шура утырышында, Татарстанда һәм төбәкләрдә урыс телен бетерәләр, дигән фикер яңгырады. Җыелышта катнашучылар халыклар телләрен урыс теленә каршы куялар. Ләкин кеше бик күп телләр белә ала. Европа илләрендә халыклар күп телләрне белә, сөйләшә һәм бу аларның милләтенә дә, иленә дә начар йогынты ясамый», – ди Лотфуллин.

Утырышта галим Владимир Алпатов, Русия халыклары телләрендә тәүлек әйләнәсендә эшләүче телеканаллар кирәк, дип белдергән иде. Марат Лотфуллин: «Бу күптәнге фикер, ләкин әлегә берни күренми. Шулай да тәүлек әйләнәсенә эшләүче телеканал да мәктәпләрдә телне укытуны алыштыра алмый», – ди.

Русия президенты Владимир Путин утырышта урыс теленә куркыныч яный, «телгә каршы сугышны мәгарәдәге русофоблар гына түгел, ә төрле маргиналлар, агрессив милләтчеләр дә актив алып бара. Кызганыч, кайбер илләрдә бу рәсми дәүләт сәясәтенә әйләнә» дип белдерде. Лотфуллин исә урыс теленә Русиядә дә, чит илләрдә дә берни янамый дип саный.

Татарстан Президенты каршында Татар теле шурасы булдыру турында кайбер социаль челтәрләрдә чыккан тәкъдимнәргә Марат Лотфуллин шикләнеп карый. «Татарстан хөкүмәтендә милләтләр эше комитеты да, бүлеге дә төзелмәде. Андый министрлыклар Комида да, Удмуртиядә дә бар. Безнекеләргә аны ясарга рөхсәт бирмәделәр. Монысына да рөхсәт бирмәсләр. Татарстан бит мөстәкыйль ил түгел. Конституциядә генә ул «дәүләт» дип язылган», – ди мәгариф белгече.

Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни тикшеренү үзәгенең тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе урынбасары, телләрне үстерү координациясе шурасы рәисе Тимур Мөхтәров та Путинның «урыс теленә куркыныч яный» дигән сүзләре белән килешә алмавын әйтә. «Элекке Совет берлеге республикаларында да, башка чит илләрдә дә урыс телен тыю яки башка киртәләр күрмим. Ниндидер чикли торган кануннар чыгарылмый», – дип белдерде ул.

«Төрмәдә мөселманнарга начаррак караш»

1нче ноябрьдә Мордовиянең Сосновка авылында урнашкан колониядә утыручы 70ләп мөселман, төрмә хезмәткәрләренең мыскыл итүләренә түзә алмыйча, ачлык игълан иткән иде. Колониядә тоту шартлары быел февральдә җитәкче итеп Сергей Сергушкин куелгач кырысланган. Соңгы вакытта тоткыннарны мыскыл итүләр даими күренешкә әйләнгән. Бер атнадан артык вакыт узгач, 9нчы ноябрьдә тоткыннар ачлыкны туктатып торырга булды. Колониядә утыручыларны шундый кискен чараларга нәрсә этәрде, төрмә җитәкчелеге белән уртак фикергә килеп булдымы – бу турыда шушы төрмәдә утыручы бер мөселман кешесенең мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Марат Ашимов белән сөйләштек.

– Марат әфәнде, колониядә утыручылар ачлыкны туктатканнар, диелә. Нигә туктаттылар? Колония җитәкчесе белән берәр килешүгә килделәрме?

– Ниндидер килешүгә киленгәндер, чөнки ул төрмәгә иҗтимагый күзәтү комиссиясе дә килде, Мордовия иҗтимагый күзәтү комиссиясе дә барып кайтты. Бу оешманың тоткыннар камераларына керергә, карарга, яшәү шартлары белән танышырга хокукы бар, алар тоткыннарга сораулар бирә ала. Минем аңлавымча, ниндидер килешүгә киленгән, алар барысы да ачлыкны туктатканнар.

– Алар нинди сәбәпләр аркасында ачлык игълан иткән иделәр?

– Беренчедән, аларның яшәү шартлары бик начар иде. Ашау начар, торган җирләрендә салкын, юеш, бер сәбәпсез штраф изоляторына ябалар. Берәр формаль сәбәп табалар да, физик хәлләренә, сәламәтлекләренә карамыйча, тәртип бозулар бармы-юкмы – барыбер ябып куялар. Медицина ярдәме күрсәтелми, дәваламыйлар. Араларында бик каты авыручылар бар, мәсәлән, бер тоткын өянәкле (эпилепсия), икенчесенең умырткасы имгәнгән, тагын берсенең баш миендә шеш, һәм алар барысы да яртышар ел, кайберләре еллар буе штраф изоляторында утыра.

Кайберләренең психик сәламәтлеге какшаган. Мәсәлән, анда бер таҗик кешесе бар, аны инде берничә ел буе бер камерада тоталар, бөтенләй чыгармыйлар. Чынлыкта, аңа табиб ярдәме кирәк, хастаханәгә салырга, коткарырга, ә алар аны чыгармыйча ябып тоталар. Тоткыннар менә шундый әйберләргә зарлана.

Гомумән, анда тоткыннарның күбесе авыру. Берсе миңа сөйләде: гепатит, гастрит, эчәк авыруы һәм тагын берничә башка чире бар. Ләкин аңа табиб ярдәме күрсәтелми, дарулар, гомумән, юк. Тоткыннарны анда сәгатьләр буе бәдрәфкә җибәрмичә тоталар, төнлә торырга ярамый – шундук штраф салалар, шәхси әйберләрен бирмиләр, иректән җибәрелгән акчаларны, ашамлыкларны урлыйлар. Гигиена кагыйдәләре үтәлми, егерме кешегә бер юынгыч, камераларда һава юк, көн яктысы да керми, гел караңгы җирдә яшәп, кешеләрнең күзләре начар күрә башлый. Тоткыннарга карата җәберләү һәм хокук бозу очраклары күп анда.

– Мөселман кешеләре әле дин ягыннан да кимсетелә. Аларга намаз укырга бирмиләр, дуңгыз итен ашарга мәҗбүр итәләр һәм башкалар. Мондый әйберләр бөтен төрмәләрдә дә очрыймы?

– Монысы төрмә җитәкчелегеннән тора. Җитәкче аңлый торган кеше икән, ул аларга тими, намаз укырга да мөмкинлек бирә. Әмма махсус котыртучылар да бар, мәсәлән, бер кеше намаз укый икән, төрмә хезмәткәре андый вакытта бер-ике минут көтеп торырга икәнен белә, ләкин махсус шул вакытта килеп, ниндидер әмерләр бирә. Мөселман кешесенә намазын өзәргә ярамый, ул әмерне тыңламаска мәҗбүр, җитәкчегә шул җитә кала – тоткын тәртипне бозган булып чыга. Рамазан ае керүгә дуңгыз ите ашата башлыйлар. Колонияләрнең төрлесе бар. Ләкин мөселманнарга икенчерәк, начаррак караш – ул әйбер, чыннан да, бар.

Шуны да аңларга кирәк: тоткыннар ачлык игълан иткән икән, димәк, аларның түзәрлек хәле калмаган, башка чаралары булмаган.

– Матбугат чараларында шушы ачлык игълан итү турында язганда, күпләр «бу тоткыннар милләте буенча – таҗик» дип хәбәр итте. Ә сез, араларында татарлар да бар, дип яздыгыз. Татарлар күпме анда?

– Татарлар күп түгел. Мин алган мәгълүматка караганда, нигездә, азербайҗаннар һәм Урта Азия кешеләре – үзбәкләр, таҗиклар. Кавказ кешеләре күп – әрмәннәр, грузиннар. Белүемчә, татарлар бер-ике генә кеше.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии