«Фәрит Мөхәммәтшин күрмәгән. Мин күрдем!»

«Фәрит Мөхәммәтшин күрмәгән. Мин күрдем!»

Республикабызның Дәүләт шурасына депутатларны тыныч кына сайлап куйдык кебек. Ләкин 8нче сентябрь – бердәм сайлау көненең кайтавазы бүген дә ишетелә. Шуны искәртеп, 6нчы октябрьдә Казан халкы митингка чыкты.

ДӨРЕСЛЕКНЕ ИШЕТӘСЕЛӘРЕ КИЛМИ

Һәр сайлауның да алдаусыз үтмәгәнен беләбез. Халык үзе дә гаепле: өй тулы кеше була торып, бер хуҗа, барлык туганнарының паспортын күтәреп, сайлау участогына бара. Аннары, «безгә моны сайларга куштылар», «монысын сайлама диделәр», дип аптырата, яки алдан ук кемне сайларга кирәген сорый. Һәр кешенең дә үз башы бар. Шунда бераз акыл да булса, сайлаулар болай узмас иде, бәлки. Гомумән, шушы мәсьәләләргә ачыклык кертү һәм күптән түгел узган сайлауларның хак булмавына инандыру өчен, Казан халкы Авиатөзелеш районында урнашкан Ленин исемендәге мәдәният йорты каршына чыкты.

Митингта катнашучылар саны белән әллә ни мактанырлык түгел: күп булса, 150ләп кеше. Хәер, Казанның читенә килеп җитәргә дә кирәк бит! Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен бу авырлардан булыр (митингка килүчеләр арасында күбесенчә пенсионерлар иде. – Авт.). Әмма хакимият белән килештерелгән бу урын өчен без дәүләткә баш ияргә тиеш, чөнки иң элек митингны урман яки чүп эшкәртү станцияcендә үткәрергә дигән рөхсәт бирелгән.

– Без сайлауларның гадел үтмәячәген алдан ук белдек. Шуңа да Казан Кирмәне янында 5 мең кешелек митинг үткәрергә рөхсәт сораган идек. Ләкин безнең үтенечне кире кактылар. Анда митинг үткәрергә рөхсәт итсеннәр өчен төп шарт – катнашучыларның 280 кешедән артык булмавы иде. Аннары, «Казан» гаилә үзәге янында үткәрик дип, рөхсәт сорадык, – дип сүзен башлады «Яблоко» фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин. – Ни кызганыч, митингны безгә чүп эшкәртү станциясендә, яки урманда гына үткәрергә рөхсәт иттеләр. Бары тик бер нәтиҗә генә ясарга кала: хакимиятнең дөреслекне ишетәсе килми, шуңа күрә халыкны читкә куа.

«УКЫТУЧЫЛАРДАН ХУРЛАНДЫМ»

Митингның төп максаты – 8нче сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасына депутат сайлауда булган канунны бозулар турында хәбәр итү иде. Аерым алганда, митингта катнашучылар «тавыш бирү нәтиҗәләрен бозып күрсәтүләр», «канунны бозулар вакытында полициянең дәшмәве» турында сөйләде. Санап карасаң, һәр сайлау участогында да, ким дигәндә, 2-3 канун бозу күзәтелә. Әле ниндиләре бит! Әйтик, сайлау күзәтчесе Гөлнара Гыйләҗева халык сайлаган бюллетеньнарны ташлап, яңа кәгазьләр өстәүне дә, «Бердәм Русия» партиясен көчләп сайлатуларын да, бюллетеньнарны дөрес санамаганнарын да – барысын да үз күзләре белән күргән.

– Фәрит Мөхәммәтшин «күрмәдем» ди, «моның барысы да ялган» ди. Менә мин күрдем! Үз күзләрем белән күрдем. Күрмәгәч, пенсиягә китәргә вакыт. Яшьләргә урын бирегез, – ди Гөлнара ханым.

«Гадел Русия» фиркасеннән депутатлыкка тәкъдим ителгән Юлия Фәйзрахманованың да сайлауларның гадел булмавында шиге юк. Ул митингның гади халык аңына дөреслекне җиткерү өчен оештырылганлыгын да искәртте:

– Икенче елга Татарстан Президентын сайлыйбыз. Депутатларны сайлаганда нәрсә булды, икенче елга да шул булачак, – дип башлады ул сүзен. – Әле күптән түгел, 5нче октябрьдә, укытучыларның һөнәри бәйрәме узды. Зурлап котладылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр үзләренә. Ә мин аларга карап хурландым. Чөнки сайлау участокларының күбесендә укытучылар эшли. Ниндидер 4-5 мең сум акча өчен алар намусларын саталар. Шул ялганчы укытучылар сезнең һәм безнең балаларны хакимиятнең колы булырга өйрәтә дә инде.

БЕРСЕ ДӘ КИЛМӘГӘНтүгел укытучыларның һөнәре бәйрәме булып узды. лачак. да искәртеп китте.на дәүләтне дә яманларга мөмкин. лган. н бар

Чарага хакимиятнең барлык органнары чакырылган булса да, «Бердәм Русия» партиясенең дә бер әгъзасы да күренмәде, үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре дә килмәгән иде кебек. Хокук саклау органнары да читтән генә күзәтте. Аның каравы, митинг буласы урын рәшәткәләр белән уратып алынган һәм бары тик бер кечкенә генә керү һәм чыгу ишеге ясалган. Ә анда зур букчаңны күтәреп керәм, димә! Шунда ук бөтен киемеңне капшап, букчаңны тикшерерләр. Алар янында авызыңны ачып, дәүләтне дә сүгәм, димә. Авызыңны тиз ябарлар. Митинг хөрмәтенә бераз «тамызып» килгән абзыйның да «илдә дөреслек юк» дигән хикәясен озакка сузмадылар бит.

Аның каравы, митинг өчен бүленеп биргән территориядә җаның нәрсә тели, шуны эшләргә мөмкин иде. Халык алдына чыгып, сайлауга карата булган мөнәсәбәтеңне дә белдерә аласың, бераз гына дәүләтне дә яманласаң була. Өстәвенә, «Безнең тавышларны кайтарыгыз! Татарстанның барлык җирле сайлау комиссияләрен һәм Үзәк сайлау комиссиясен таратыйк!», «Ялганга корылган сайлау – киләчәккә балта чабу», «Киләсе тукталыш – ГУЛАГ», «Ирекле сайлау өчен хөкем итү – Русия өчен хурлык», «Ялганнар яхшы үтте. Сайлаулар булмады» кебек плакатлар тотып тору мөмкинлеге дә бар. Ни кызганыч, тормышны яхшыга үзгәртәбез, ялган сайлаулардан котылабыз дип күпме генә акырсак та, сүзләр шул корылма рәшәткәләрдән әллә ни ерак китә алмас…

P.S. Митингта катнашучылар республика Дәүләт Советын тарату, җирле сайлау комиссияләрен һәм Үзәк сайлау комиссиясен отставкага җибәрү, хокук бозуларны тикшерү һәм кабат сайлаулар билгеләү таләбе белән резолюция кабул итте. Таләпләр үтәлмәсә, 2020нче елда Татарстан Президенты сайлауларында яңа тәртипсезлекләрне көтәргә кирәк, дип раслады алар.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии