Русиядә бердәм сайлау көне узды. Күзәтүчеләр: «Канун бозулар бар»

Русиядә бердәм сайлау көне узды. Күзәтүчеләр: «Канун бозулар бар»

10нчы сентябрьдә Русиянең 82 төбәгендә бердәм сайлау көне узды. 16 губернатор сайланды, шул исәптән, Кырымның Акъяр (Севастополь) шәһәрендә дә. Идел буе бүлгесендәге ике республикада – Мари Илендә һәм Удмуртиядә губернатор сайладылар. Татарстанда һәм Чуашстанда җитешмәгән муниципаль депутатлар өчен тавыш бирделәр. Дәүләт Советына бер депутат сайланды.

Күзәтүчеләр, кандидатлар, активистлар социаль челтәрләрдә канун бозуларны хәбәр итте.

Кырымның Акъяр шәһәрендә сайлау бүлекләренә алдан теркәлү узмаган журналистларны һәм җәмәгать күзәтүчеләрен кертмәделәр.

Түбән Каманың 2238нче һәм 2239нчы сайлау бүлекләрендә «Түбән Кама ипи комбинаты» ширкәте тәм-томнарын саттылар. КПРФның Татарстан бүлеге әлеге хәл канун бозу булып тора дип белдерә, чөнки бу ширкәт җитәкчесе Рөстәм Абдуллин «Русия коммунистлары» фиркасеннән әлеге сайлау бүлекләреннән шәһәр җыенына кандидат булып барган иде.

Шул ук округтан КПРФ депутаты Елена Гатина фикеренчә, Абдуллин сайлаучыларны сатып алу өчен эш урынын файдалана. КПРФның республикадагы җитәкчесе Хафиз Миргалимов әлеге канун бозу турында Русия сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфиловага мөрәҗәгать юллаган, дип хәбәр итә «Idel.Реалии». Соңрак шәһәр мәхкәмәсенең Абдуллинны намзәтлектән алмау карары чыгарганы билгеле булды.

Әлмәт районы Түбән Мактама авылында тавыш бирүче күзәтүчеләргә түрәләрнең аерым бер кандидатны сайларга күрсәтмә бирүен әйткән. Бу авылда бер ханым сайлауга кереп барган һәм чыккан һәркем белән дә сөйләшкән. Күзәтүче сүзләренчә, ул үзен дәүләт оешмасы вәкиле дип әйткән, әмма кайдан икәнен белдермәгән.

Күзәтүчеләр сүзләренчә, Түбән Мактамада хакимияттәге кандидатның ышанычлы кешесе «Ачык Русия»дән сайлауга чыккан Андрей Лукин тарафдарларына, җиңә калганда, баш тартсын, «көн күрсәтмәячәкләр» дип әйткән.

Алабуга шәһәрендә «карусель» (бер үк кешенең берничә тапкыр сайлавы) мөмкинлеген хәбәр иттеләр. Алабуга шәһәр Советына кандидат Илшат Шәйморатов 1399нчы сайлау бүлегенә карамаган һәм сайлаучы буларак теркәлмәгәннәрнең тавыш бирүен оештырырга җыеналар, дип хәбәр итә. Бер күзәтүче шул ук бүлектән ерак булмаган җирдә кешеләргә аңлатма бирү җыелышы үткәнен дә теркәгән, дип яза «Idel.Реалии».

Омскида алдан сайлау вакытында күпләгән канун бозулар булган, дип хәбәр итә «Новая газета». КПРФ вәкилләре басмага бюджет оешмаларында эшләүчеләрне сайларга, соңыннан тамга куелган бюллетеньнәр белән фотога төшәргә мәҗбүр итүләрен сөйләгән. Сайлауга ике сәгать кала бу шәһәрдә билгесез берәү сайлау комиссиясенә шалтыратып, бюллетень ташларга җыенулары турында әйткән.

Балалар бакчаларында хәләл туклану: кемгә – бар, кемгә – юк

Евгений һәм Чулпан Хәмидовлар бер елдан артык балалар бакчасында кызларына хәләл туклану булдыру өчен көрәшә. Мәгариф идарәсе бернинди проблема күрми, ләкин бакча җитәкчелеге моңа каршы. «Азатлык» белем бирү оешмаларына хәләл туклануны кертү үзенчәлекләрен белеште.

Чулпан Хәмидова сөйләвенчә, кызларына балалар бакчасыннан урынны былтыр биргәннәр. Казанның 144нче балалар бакчасы белән килешү төзергә килгәч, Хәмидовлар хәләл туклану оештыру мөмкинлеген карауны үтенә. Бакча мөдире: «Бу – хәл ителмәслек мәсьәлә түгел, сентябрь тирәләрендә тагын бер кат сөйләшербез», – дип вәгъдә бирә. Тик икенче килгәндә инде мөдир: «Бу – муниципаль дөньяви бакча, татар телле бакча да түгел, хәләл ризык кертә алмыйбыз», – дип, кырт кисә.

Яшь гаилә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә. Биредә исә Хәмидовларны өметләндереп җибәрәләр. Бакчаны хәләл туклануга күчерүнең авырлыгы юк, ризык бәясе үзгәрми, ит белән тәэмин итүче оешма гына үзгәрә, дип белдерәләр. Моның өчен бакча мөдиренең сүзе генә җитә, дип аңлаталар.

Ләкин мөдир тагын шул ук «без – дөньяви бакча» дигән сүзләрен кабатлый. Хәмидовлардан тыш, тагын өч баланың ата-анасы мөдиргә үтенеч яза. Җитәкче исә башка ата-аналарның риза булмауларына сылтана. Гаиләләр тагын бер кат мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәләр. Биредә мәсьәләнең хәл ителәчәгенә ышандыралар. Ләкин мөдир һаман үзенекен сөйли, башка ата-аналарның ризалыгын алырга кирәк, дип әйтә.

Хәмидовлар һәр төркемдә узган ата-аналар җыелышларында катнашып, аңлатулар уздырып, 100гә якын имза җыя. Бакчага барлыгы 260 бала йөри. Ләкин алар артыннан ук, һәр җыелыштан соң, бакча идарәсе вәкилләре үзләре икенче гаризага кул куюны сорап йөри башлый. Казанның мәгариф идарәсе һәм бакча мөдире исеменә ата-аналардан язылган әлеге хатта балалар бакчасының шулай ук дөньяви булуына, башка милләт һәм дин кешеләренең дә балалары йөрүенә басым ясала. Бакчада туклану санитар нормаларга туры килә, тиешле дәрәҗәдә башкарыла, диелә. Яңа гаризага «Динара низаг тудырмас өчен, үзләренең дөньяга карашлары белән хәләл туклануга каршы ата-аналар булуын да исәпкә алып, бакчаны әлеге системага күчермәвегезне телибез», дип язылган. Хәләл туклану теләүчеләргә «Ислам динен тирәнтен өйрәтүче» бакчаларда урын бирү дә сорала.

Чулпан ханым баласын Казанның башка бакчасына күчерергә теләми. Алар яңа төзелгән М-14 микрорайонында яши, ә аннан шәһәргә чыгып йөрү уңайсыз: юллары тар, җәмәгать транспортының йөрүе көйләнмәгән, ерак.

Христианнарның да хәләлдән куркуларына ышанасы килми Хәмидовларның. «Православлар өчен хәләл тыелмаган, белештек», – ди Чулпан. Чынлап та, Казан митрополиясе сайтында хәләл иткә христианнар нейтраль карарга тиеш, дигән аңлатма да бар.

«Бакчаны хәләл туклануга күчерергә теләмәүнең бер сәбәбе генә бу. Без ашау-эчү өчен дә, абонент түләүне дә башкарабыз, әмма бала ач кайта. Үзебез белән алып килергә рөхсәт ителми, бу СанПин нормаларына туры килми, диделәр. Хәләл туклану безнең өчен генә кирәкми, безнең кебекләр күп бит. Безнең хәләл туклануны сораганга, динара низаг чыгарасыз, дип әйтәләр, христианнарның хокукларын бозасыз, дип китереп чыгардылар. Ә безнең, мөселманнарның, хокуклары бозылмыймы? Без дә бит бу дәүләт кешеләре. Ник безнең ихтыяҗлар канәгатьләндерелми?» – дип сөйләде Чулпан Хәмидова.

Казан мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә балалар оешмаларында туклануны Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты оештыра. 2016нчы елда департамент Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандартлаштыру комитетыннан тиешле таныклык һәм сертификат ала һәм белем бирү оешмаларында хәләл туклану кертә башлый. Департаментның сайтындагы исемлеккә караганда, Казанда 82 балалар бакчасы әлеге система белән эшли. Ризыкны «Хәләл» комитеты аша сертификацияләнгән оешмалар китерә.

Департаментының җитештерү бүлеге Наталья Полуэктова «Азатлык»ка бакчаларда, мәктәпләрдә хәләл туклануны оештыру бернинди дә проблема тудырмаска тиеш, дип әйтте. «Гадәттә, безгә теге яки бу мәктәп, балалар бакчасыннан гариза килә, алар хәләл туклану оештыруны сорый. Бу – бакчалар, мәктәпләр карары. Гадәттә, бу ата-аналар җыелышларында хәл ителә. Безгә мөрәҗәгать итәләр икән, мондый туклануны оештыруда бернинди дә проблема юк», – диде ул.

Полуэктова сүзләрен «Азатлык»ка Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Һидиятов та раслады. Аның әйтүенчә, белем бирү оешмаларында хәләл туклану кертер өчен ата-аналар ризалыгы кирәк.

«Хәләл туклану турындагы карар ата-аналарның гомум җыелышында кабул ителергә тиеш. Һәр ата-ананың имзасын җыеп йөрү кирәкми. Җыелыш карары нигезендә бакча мөдире азык-төлек департаментына мөрәҗәгать итә», – ди Һидиятов.

Шул ук вакытта нинди дә булса принципиаль каршылык бар икән, хәләл системасын кертеп булмаячагы да әйтелде, чөнки мәктәпләр һәм балалар бакчалары – дөньяви оешмалар, анда нинди дә булса дингә өстенлек бирелергә тиеш түгел. Һидиятов сүзләренә караганда, Татарстанның барлык мәктәбендә дә тиешенчә тикшерелгән, сыйфатлы туклану оештырылган. «Кайбер башка төбәкләрдән аермалы буларак, республика үзенчәлеген дә исәпкә алып, бер генә белем бирү оешмасына да дуңгыз ите кертелми», –диде Илнар Һидиятов.

Без узган атнада берничә көн дәвамында 144нче балалар бакчасы мөдире Любовь Носковага шалтыраттык, әмма җавап ала алмадык. Атнакич – мөдирнең кабул итү көне, әмма урынбасарлары аны җыелышларда дип аклады, тоташтырмады. Җомга көнне мөдирне тотсак та, безне хәләл туклануны оештыру мөмкинлеге турында кызыксынган журналистлар икәнен аңлагач, Любовь ханым, бүген кабул итү көнем түгел, вакытым юк, дип җавап бирмичә трубканы тизрәк куйды һәм бүтән телефонны алмады.

Эльвира ГАЛИЕВА

Хәния Фәрхине кырыгында флешмоб белән искә алдылар

Быелның 27нче июлендә йөрәк өянәгеннән вафат булган Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи үлеменең 40нчы көнендә аны Казанда искә алырга йөздән артык кеше җыелды.

Камал театры алдындагы мәйданда җырчының фанатлары оештырган флешмоб «Әлдермешкә кайтам әле» җыры белән башланды. Күпләр җырның сүзләрен кәгазьгә карап җырлады, кайберәүләр кесә телефоны аша интернетка тоташты.

Чараны оештыручы Ринат Шәяхмәтов Хәния Фәрхинең артист булуын, шуңа күрә дә аны менә шундый җырлы флешмоб оештырып искә алуларын әйтте. Искә алуга күбрәк олы яшьтәгеләр килде. Яшьләр дә күзгә чалынды. Алдан «Әлдермешкә кайтам әле» һәм «Истә калсын» җырларын гына башкару планлаштырылган булса да, алга таба җырчының тагын өч җыры башкарылды. Аларның кайберләре кабат-кабат җырланды.

Флешмобка мәрхүмәнең ике кызы Алия һәм Алсу да килгән иде. Алия беренче җыр башкарылгач, җыелган халык алдында чыгыш ясап, бу чараны үзләренең түгел, ә әниләрен яраткан тамашачыларның теләге белән оештырылган чара булуын белдерде.

Мондый чараның Казанда гына түгел, Мәскәү һәм Уфада да оештырылуын әйтеп ул, «Берүк безне монда күңел ачарга килгәннәр дип уйламагыз, әни китсә дә әнинең җырлары яшәргә тиеш. Зинһар әнинең җырларын җырлагыз. Әни үзенең җырлары белән яшәргә тиеш. Һәм бу флешмоб белән шуны күрсәтәсебез килде», – дип өстәде. Флешмобка катнашучылар алга таба Хәния Фәрхинең исем һәм фамилиясенең Х һәм Ф хәрефләрен символлаштырып тезелеп басты һәм шул рәвештә дә мәрхүмәнең тагын берничә җырын башкарды. Хәния Фәрхине кешелекле булганы өчен хөрмәт итүләрен һәм вафатыннан соң да аның җырларын, моңнарын яшәтергә теләүләрен әйткән бер катнашучы, эштән кайтуга бар өй мәшәкатен ташлап шушы искә алу чарасына килүен, үз гамәлләренең аның рухына бер дога булып баруын теләве турында җиткерде.

Дин әһеле Йосыф Дәүләтшин «Азатлык»ка җиткергән фикеренчә, мәрхүмнәрнең рухларына дога булып Коръән укуның, мәрхүм яисә мәрхүмәнең гөнаһлары кичерелүен теләп бирелгән сәдаканың, ураза тотуның, вафат булучыга атап корбан чалуның, аның савабын вафат булучыга китсен иде дип ният итү кебек саваплы гамәлләрнең мәрхүм яисә мәрхүмәләргә барып ирешүе турында әйтте. Дәүләтшин вафат булучыларга иң зур яхшылыкның дога булуын, җырлар җырлауның исән кеше өчен файдалы булуын, әмма үлгән кеше өчен җырның дога булып бармавын да җиткерде.

Комментарии