- 12.09.2013
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2013, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Редакциягә Арча «ВАМИН»ындагы гадәти булмаган хәл турында мәгълүмат килеп иреште. Агрофирманың башкаручы директоры Илдар Хәкимовны кыйнаганнар. Илдар әфәнде әйтүенчә, элеккеге «ВАМИН» җитәкчелеге биредә эшчәнлек алып баруга һәрьяклап аяк чала:
– Агрофирмадан сөт кенә түгел, хәтта сыерлар сулга китә башлады. Кассага акча керми, шуңа халыкка хезмәт хакы тапшырырга мөмкинлек юк. Урлашуга каршылык күрсәткәч, банда җыеп килделәр дә, имгәтеп киттеләр.
ВӘГЫЙЗЬ АБЫЙ, МИН ИНДЕ НИШЛИМ?
Вәгыйзь Минһаҗев төзегән ВАМИН, республиканың иң зур авыл хуҗалыгы оешмасы иде. Сөтне арзанга алып, биш бәясенә кибеттә сатып, халыкка хезмәт хакын еш кына сыр белән түләгән, кайбер белгечләр әйтүенчә, бөтен табышының 70%ка якынын дәүләт субсидияләре тәшкил иткән бу оешма чәчәк атып яшәргә тиеш иде кебек. Әмма ул бөлгенлеккә чыкты. Халык арасына «ВАМИН» атамасын – «Вәгыйзь Абый, Мин Инде Нишлим» дигән сүздән чыккан дип шаяру чыкты.
Банкротлыкка чыккан теләсә нинди оешмада бардак башлана. ВАМИНның кредиторларга булган бурычларын (бурычларның гомуми суммасын инде 19 миллиард сум дип бәялиләр) ничек тә булса түләтеп бетерү максатында, оешмага башта тышкы күзәтү керттеләр. Эш тышкы күзәтү кертеп кенә коткарудан узган иде инде, Арбитраж суд ВАМИНны банкрот дип табып, конкурс эше башланды. Конкурс идарәчесе килгәч, закон буенча, оешма өчен ул җаваплы кала һәм оешмадан алынган табыш белән бурычларны капларга тиеш. Башка оешмаларда хәл нинди якка үзгәргәндер – анысы миңа караңгы, әмма «ВАМИН-Арча» агрофирмасында җитәкчелек кәнәфие өчен чын-чынлап сугыш башланган.
«БАНДА» ЙОДРЫК УЙНАТА
Тышкы күзәтү куелгач, апрель аенда Илдар Хәкимов оешмага генераль директор буларак билгеләнә. Июнь аенда оешманы Вагыйз Минһаҗевка субарендага бирәләр, ул директор итеп Илшат Әшрәфҗановны билгели. Арбитраж суды карары буенча, 22нче июль көнне конкурс эше кертелә. Конкурс идарәчесе Ирина Кусакина 24нче июньдә Илшат Әшрәфҗановны эштән куарга дип боерык чыгара. Башкаручы директор вазыйфасына кабат Илдар Хәкимовны билгели. Закон буенча җитәкчелектән читләштерелгән булса да, Әшрәфҗановның ияләшкән урыныннан тиз генә колак кагасы килми икән. Илдар әфәнде сүзләренә караганда, Әшрәфҗанов приказ белән танышып чыкса да: «Мине бирегә Вәгыйзь Минһаҗев куйды. Ул куса гына китәм», – дип, бүлмәсенең ачкычын ала да, чыгып кача.
«Ике сәгатьләп вакыт үттеме-юкмы, Вәгыйзь Минһаҗевнең кияве Азат Фазлыев, аның урынбасары һәм Илшат Әшрәфҗанов килеп керделәр. Сугышырга үрелә башладылар: «Ычкыныгыз моннан – без арендага алган, без идарә итәчәкбез оешма белән», – диделәр», – дип сөйли Илдар Хәкимов. Аның сүзләренә караганда, алга таба Әшрәфҗанов үзен элеккечә җитәкче итеп тотып, көн саен 13 тонна сөтне Арча сөт комбинатына озата, сыерларны сата башлаган. «Акчасын кая куюы билгесез, кассага бер тиен дә керми», – дип аңлата ул. Сөтнең ни рәвешле озатылуы шактый кызыклы процедура икән. Әшрәфҗанов җибәргән сөт ташу машиналары килә, аларга сөт тутырыла һәм китеп баралар, шуның белән вәссәлам. Акчасы кая китә – анысы Хәкимовка билгеле түгел.
Илдар Хәкимов параллель җитәкчелеккә бер тапкыр каршылык та күрсәтеп караган, әмма эш җитәкченең кабыргасы сыну һәм баш мие селкенү белән тәмамланган:
– Беркөнне Әшрәфҗанов Төрнәле бүлегенә сөт алып китәргә төште. Сөт ташу машиналары керә алмасын өчен, үз машинам белән юлны капладым. Болар чирәм өстеннән кереп киттеләр. Күрдем: Илшат Әшрәфҗанов, Балтачтан үзенең бертуган көрәшче абыйсы Илһам Әшрәфҗановны да алып килгән. Илһам көрәшчеләр җыйган, кыскасы, 5-6 машина белән килеп туктадылар, 20ләп кеше иделәр. Шланг тотып чыгып бара идем, арттан килеп өстемә сикерделәр дә, кыйнап ташладылар. Сөтне алып киттеләр. Сугыш башлангач та, Төрнәле бүлегенең башкаручы директоры участковый чакырган. Ул тегеләр сөтне төяп киткәч кенә килде. Махсус шулай соңга калгандыр дип уйлыйм. Эш йомылып калды – бернинди чара да күрелмәде.
Янауларның булуы һәм Хәкимовның Әшрәфҗанов алып килгән «егетләр» тарафыннан кыйналуы турында Ирина Кусакинаның ярдәмчесе Яков Дронов та сөйләде:
– Әшрәфҗанов тарафыннан безгә дә янаулар булды. «Яхшылык белән китегез, монда мин хуҗа», – ди. «Моннан болай гына китә алмаячаксыз», – дип, физик көч куллану белән дә куркытты. Шуннан соң без полициягә барып, гариза яздык. Янауларны видеоязмага төшереп алган идем – полиция хезмәткәрләренә тапшырдык. Янаучылар арасында үзен бухгалтерның улы дип таныштырган бер кеше дә бар иде. Соңрак полиция хезмәткәре әлеге кешенең бернинди дә бухгалтер малае түгел, ә җирле бандит булуын хәбәр итте.
«ДИРЕКТОР ИТЕП МИНЕ КУЙСЫННАР!»
Арчага килүемә бер сәгатьләп кенә вакыт узса да, килүем турында Әшрәфҗановка кемнәрдер хәбәр җиткерергә өлгергән:
– Бернинди суд та Илдарны җитәкче итеп куймады. Бәлки, суд булгандыр, карарын күрмәдем әле мин аның. Ул терлекне, техниканы сатып бетереп китеп барачак. Монда чүпкә баткан басулар, җимерелгән фермалар гына калырга тиеш була. Шуны булдырмас өчен, безнең аларны агрофирмага кертәсе килми. Арча кешеләрен дә куеп була бит монда эшләргә. Әллә каян Ульяновскидан кешеләр китереп куйганнар – үзебездә кеше җитмәгәнмени?!
– Илдар Хәкимовны конкурс идарәчесе куйган бит. Сез приказны күрдегезме?
– Күрмәдем.
– Безгә бер кызык факт билгеле булды – һәр көн иртән 13 тонна сөт алып кителә һәм каядыр озатыла икән…
– Каядыр түгел, Арча сөт комбинаты белән килешү төзелгән – 14 сум 50 тиен белән озатабыз. Хезмәт хакын түләргә дә яхшы бу бәя белән озату. Июль аеның якынча 30% кына хезмәт хакын бирәсе калды.
– Димәк, хезмәт хакларын айдан-айга түләп барасыз?
– Килгәч, бер 4 тапкыр өләштем инде. Мин килгәнче халык хезмәт хакы күрмәгән булган.
– Ни өчен «банда» алып килеп законлы директорны кыйныйсыз һәм аңа эшләргә бирмисез?
– Бу провокация. Нәрсәгә кирәк миңа аны кыйнау? Әлеге конфликтлы ситуацияне хәл итү өчен икебезне дә Марат Әхмәтов үзенә чакырды. Хәкимовка министр: «Синең урында булсам, мин монда эшкә килмәс идем», – дип әйтте. Ә миңа: «Бар, кайт та, үз эшеңне эшлә», – диде. Илдар министр белән үзен тиешенчә тотмады. Шуннан Марат Әхмәтов үзенең урынбасары Николай Якушкинга: «Кусакина билгеләгән җитәкче үзен агрессив тотты», – дип, Президент исеменә хат язарга кушты. Нишләп Кусакина Ульяновскидан кеше алып килеп куярга тиеш ди әле?! Арчада кеше беткәнмени?! (Әшрәфҗанов үзе дә Арча кешесе түгел – А.З.) Президент белән бу хат килешенгән. Якушкин үзе дә безнең агрофирмага килде, сыер савучылар аңа: «Безгә яңа директор кирәкми, Әшрәфҗановны куегыз», – диделәр. Кусакина мине куйсын директор итеп! Мин бит анда килеп нәрсәнедер сатарга җыенмыйм. Бер шөрепне дә саттырмаячакмын. Ә Илдар сатасы әйберне сатып бетерәчәк тә, китеп барачак. Мескен кредиторлар акчаларын ала алмый калачак аннары.
– Сугышны уйлап чыгарган дисез. Аның тән җәрәхәтләре турында табиб белешмәсе бар – кабыргасы сынган, баш мие селкенгән…
– Белмим, мин кеше кыйнап йөрмим. Бәлки, җирле халык белән килешә алмагандыр. Кемдер читтән килеп, эш кушып йөрсә, халыкның да ачуы чыга бит инде.
Илшат Әшрәфҗанов министрның президентка язган хатын миңа да күрсәтте. Ахырына Марат Әхмәтовның имзасы булган әлеге хатта болай диелгән: «Хөрмәтле президент! «Вамин Арча» агрофирмасына конкурс эше кертелүгә бәйле рәвештә, урып-җыюда кайбер авырлыклар туа башлады. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы әлеге агрофирмага башкаручы директор буларак, үзен җаваплы җитәкче итеп күрсәткән И. М. Әшрәфҗановны билгеләү отышлырак булыр дип саный». Президенттан җавап буларак килгән электрон хатта «Согласовано» дип язылган.
Хаттан күренгәнчә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конфликтта Әшрәфҗанов ягын алган. Хәкимовның начар җитәкче булуы турында бер генә мисал китерелмәсә дә, Әшрәфҗановны кую отышлы булыр дигән карарга килүләре аптырашта калдыра. Хәер, Вәгыйзь Минһаҗев белән Марат Әхмәтовның якташлар булуын исәпкә алганда, аптырарга кирәк түгелдер.
Конкурс идарәчесенең ярдәмчесе Яков Дронов, Президент аппаратындагы килгән һәм җибәрелгән хатлар исемлеген тикшертеп караулары турында әйтте. Югарыда телгә алынган хатлар әлеге исемлектә очрамаган. «Бу документлар ялган түгел микән дигән шик туа», – ди Яков Дронов.
ҖИНАЯТЬ ЭШЕ КУЗГАТЫЛМАГАН
Зыян күрүче Илдар Хәкимов әйтүенчә, кыйнау факты буенча да, терлек һәм сөт югалу буенча да полициягә хәбәр ителгән. Нәтиҗәсе генә юк. Халык иминлеге, ягъни хокук сагындагылар әллә тирән йокыга талган, әллә үз вазыйфаларын оныткан – белмәссең. Районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев полициянең һәрвакыт үз эшен тиешенчә башкаруы турында өзми-куймый дәлилләргә тырышса да, ышанмадым. Күрәсең, үземнекен сукалап утыруым җитәкченең канын кыздырды:
– Сез миңа «тикшермиләр» дисез, ә мин «тикшерәләр», дим. Сез дөрес уйламыйсыз. Әгәр тикшермиләр дип әйтәсез икән, үз сүзләрегез өчен үзегез җавап тотачаксыз, – дип, әллә кисәтүгә, әллә янауга ук күчте.
– «ВАМИН Арча» агрофирмасының башкаручы директоры Илдар Абдрахманович үзен кыйнаулары һәм фермадагы сыерлар югалу буенча мөрәҗәгать иткән булган. Әлеге эш нинди стадиядә?
– Беләсегез килсә, әлеге гаризалар буенча эш алып барыла! На стадии рассмотрения. Булды, беттеме?
– Нишләп кыйнау һәм урлау буенча мөрәҗәгать булганнан соң, полиция хезмәткәрләре урынга килеп тикшермәгәннәр?
– Моның буенча безгә бернинди соравыгыз булырга тиеш түгел. Безгә кем хәбәр итә – без шунда барабыз. Бармыйсыз, дип әйтә алмыйсыз.
– Агрофирмадан сыерлар урлыйлар икән…
– Бу сорауны миңа бирмәгез. Кайдадыр сыер урласалар, аны эзлибез. Ә колхозда кемдер нәрсәдер эшли икән – бу безгә кагылмый. Мин бит колхоз белән идарә итмим, дөресме?
– Аның каравы полиция хезмәткәрләре белән идарә итәсез. Алар килеп тикшермәгәннәр бит. Монда шул турыда сүз бара.
– Тикшерәләр! Бу ялган сүз. Миңа кем нинди гариза белән керә – бөтенесен тикшерәбез, карыйбыз. Сез дөрес мәгълүмат белән кермәгәнсез. Кеше сезгә әллә нәрсәләр сөйләр инде. Кеше сөйләгән бөтен сүз дә дөрес булмаска да мөмкин бит. Тикшерергә кирәк.
– Димәк, бу очракта полиция тарафыннан бернәрсә дә эшләнмәде дип әйтеп булмый?
– Юк, әйтә алмыйсыз. Полиция үз эшен гомер буе тиешенчә башкара.
– Кылынган җинаятьләрдә шикле кешеләр бармы?
– Бу сорауга җавап бирә алмыйм. Без тикшерәбез.
Айдар Баһавиевны бу тема артык кызыксындырмый иде күрәсең, сүзен кыска тотты. Ә Арча прокуроры Ринат әфәнде Ситдыйков бөтенләй сөйләшеп торырга теләмәде: «Мин бернинди комментарий да бирмим», – дип борын төбендә ишеген шапылдатып япкан җитәкчегә: «Вамин-Арча агрофирмасында сөт һәм терлек югала икән», – дип әйтергә генә өлгердем.
МӨҺЕР ЧЫНЛАП ТА ЮГАЛГАНМЫ?
Арбитраж суд чыгарган карарда акка кара белән «Вамин-Арча» агрофирмасының элеккеге директоры Илшат Әшрәфҗанов документларны, мөһер һәм штампларны конкурс җитәкчесенә тапшырырга тиеш дип язылган. Илшат әфәнде бу кагыйдәне үтәргә ашыкмаган – мөһерне югалттым дип, Кусакинага үз кулы белән гариза язып керткән. Кусакинаның ярдәмчесе Яков Дронов та, Илдар Хәкимов та, никтер бу сүзгә ышанырга теләми. «Хәйләләгәнен беләбез», – ди Дронов. Мөһерне югалтмаган! Югалган дигән мөһер белән накладнойлар тутырып, сыерларны һәм сөтне озаталар. Бу әйбернең башында Вәгыйзь Минһаҗев та тора», – ди Илдар Хәкимов.
Гаугалы мөһер турында Әшрәфҗановның үзеннән дә сораштым. Ул әйткән сүзләрендә үзенә үзе каршы килеп бетте.
– Җитәкче бүлмәсен бушатмавыгыз һәм мөһерне кайтармавыгыз белән конкурс эшенең эшчәнлегенә комаучаулыйм дип уйламыйсызмы?
– Беркемнең дә миңа мөһер бир дигәне юк, эштән азат ителәсең дигән приказ белән дә таныштырганнары булмады. (Арбитраж суд карарында бу хакта язылган – А.З.)
– Сөтне комбинатка нинди мөһер белән озатасыз?
– Мөһерен карап торган юк инде. Сөт штамп белән китә – шакмаклы мөһер була ул.
– Сөт саткан акча кассага кереп барамы?
– Кереп бара.
– Илдар әфәнде кассага сөт сатканнан бер тиен акча да керми, һәм шуның аркасында хезмәт хакы түләргә мөмкинлек юк, ди.
– Ничек инде бер тиен акча булмасын – килсеннәр дә, касссаны карасыннар.
– Юридик яктан монда һаман да җитәкче сезме?
– Юридик яктан дип… Әлегә мине беркем дә приказ белән таныштырмады. Мин әлегә кадәр монда эшлим.
– Төнлә сыерлар урлана икән. Бу хакта белә идегезме?
– Фермадан ничек сыер урлансын – ферма мөдиренә моның өчен җавап тотарга туры киләчәк бит?
– Миңа аңлатуларынча, аларны куркытып куйганнар.
– Ничек инде ферма мөдире үз кул астындагы терлекне болай гына төятеп җибәрә ала соң, документларсыз?!
– Документларсыз димим мин. Илдар Абдрахманович югалттым дип әйткән мөһер белән куллана дип сезне шикләнә…
– Югалтканы түгел, ул очракта «документлар өчен» дигәне куела аның. (Әңгәмә башында гына «мөһерен карап торган юк» дигән иде – А.З.) Ә терлек җибәрмичә ничек яшәргә тиеш соң без? Нәрсә хисабына? Запас частьлар, ягулык алырга кирәк бит. Закон нигезендә генә озатам мин терлекне – браковать ителгәнен генә. Иң мөһиме – акчасы кассага керә.
Мөһер югалган да булсын, ди. Әмма Арбитраж суд карары нигезендә – элеккеге җитәкченең штамптан куллануы да – закон бозу булып исәпләнә. Чөнки, югарыда язганымча, мөһер-штамплар конкурс идарәчесенә тапшырылырга тиеш. Бу очракта, ул тапшырылмаган, димәк Әшрәфҗанов тарафыннан законга каршы килүче эш-гамәл кылына дип санарга тулы җирлек бар.
СЫЕР САВУЧЫ – КЕШЕ ТҮГЕЛ?
Ике сүз саен «хезмәт хакларын түлим» дип мактанган Илшат Әшрәфҗановның сүзләренә ышанып бетә язган идем. Бухгалтериягә хезмәт хакы бирелү буенча документлар карарга кергәч, хезмәт хакларын сорап килгән сыер савучыларны һәм көтүчеләрне күрдем. Сыер савучы Лена һәм Натальядан, күпме акча аласыз дип сораган идем, елап җибәрделәр:
– Хезмәт хакы түләмәделәр, аванс белән генә бирделәр, – ди Наталья. – Хезмәт хаклары белән монда бик авыр, түләмиләр. Өлешләп бирсәләр генә. Балаларны мәктәпкә озату өчен, 31нче август көнне ирем белән икебезгә 11 мең сум акча алдым. 1160 сум алып бетерәсе калды. Бу май, июнь, июль, август – 4 ай өчен бирелгән акча. Ә барлыгы 49 мең бирергә тиешләр иде. Калган акчаны кисеп калганнар.
– Ә миңа бөтенләй бирмәделәр. «Шушы көннәрдә генә 1 мең сум аванс алдыңмы? Яшәп торырсың», – диделәр. Бер айга мең сум нәрсә ул?! Егылып китә яздым. Ике ай эшләп, 2300 сум алдым. Бөтен биргән акчалары шул, – ди Лена.
– «Тиздән алачаксыз хезмәт хакын. Тиздән түләрләр», – дип ышандырып киләләр. Төнлә сыерларны урлыйлар, бозауларны алып китәләр. Кемнәр икәнен дә беләбез. Аннары югалган терлекне безгә сылтап, безнең өскә язалар. Бу урлашу гына да түгел – бу яхшылап үзләренең кесәләрен тутыру! Сыер савучыларны кешегә санамыйлар! – дип кушыла Наталья.
Сыер савучылар белән сөйләшеп торуым турында да Илшат Әшрәфҗановка тиз ирештергәннәр. Ул мине «махсус китерелгән кешеләр» белән сөйләшүдә гаепли башлады, «чын дөресен» сөйләячәк эшчеләрне күрү өчен кабат Арчага килергә тәкъдим итте.
Мин сөйләшкән эшчеләргә, Илшат әфәнде Әшрәфҗановча әйтсәк: «Елагач, хезмәт хакларын биреп кайтарганнар». «Җитәкче кеше буларак, акчаны кайчан бирергә, кайчан бирмәскә икәнен беләбез бит инде без. Ярар, килеп сөйләшкәнсез сез эшчеләр белән, бирдек аларга хезмәт хакларын. Бүген алар бөтенесе акчаларын эчеп бетереп, исерешеп беткәннәр. Зарланышып йөри беләләр инде алар. Хәзер нишләргә белмибез. Аларның сүзләренә ышангансыз. Бүген эчеп, иртәгә айнымаган кеше нинди сүз сөйләмәс. Башы аңгыраеп беткән бит аның», – дип шалтыратты миңа Илшат әфәнде. Мине нәрсәдә гаепләве булгандыр – аңламадым. Димәк, ул кешеләр махсус китерелгән кешеләр түгел? Димәк, алар хәләл хезмәт хакларын сорап килгәннәр?
НИЗАГКА ЧИК КУЕЛЫРМЫ?
ВАМИНга нигез салган кеше, Федерация Советы әгъзасы Вәгыйзь Минһаҗев Әшрәфҗанов кандидатурасын яклый, аның фикеренчә, конкурс җитәкчесен республика мәнфәгатьләре бөтенләй кызыксындырмый:
– Кусакина Илдар Хәкимовны беркем белән киңәшмичә куйды. Аларның максаты – агрофирманы саклап калу түгел, ә тарату, сату. Хәкимов килеп, ике ай гына эшләсә дә, 800 савым сыерын сатып киметте, 4,5 мең га җирне бөтенләй чәчтермәде. Алар җиңел юл таптылар – терлекләрне тиз генә таратып, сатып бетермәкчеләр иде. Оешма банкротлыкка чыккач, аклану җиңел бит – сатып бетерсәләр дә, банкротлыкка сылтап калдырып була.
– Вамин-Арча агрофирмасында сыерлар урлана икән. Моның башында Илшат Әшрәфҗанов һәм сез торасыз дип шикләнәләр…
– Бу әйбер – туфта. Оешманың банкротлыгыннан файдаланып, аларның үзләренең сатасы килә, шуңа күрә кешегә яла ягу юлына басканнар. Аннан соң сөтне урлап сатмакчы булганда, авыл халкы Хәкимовны сәнәкләр белән кыйнап та җибәрде бит инде. Мин үзем күрмәдем аны, миңа шулай дип сөйләделәр.
– Ике җитәкченең үзара сугышы кайчан төгәлләнер икән?
– Суд карарына таянып, конкурс идарәчесе Ирина Кусакина үз кешесен куйды, Арча кешесен түгел. (Вәгыйзь Минһаҗев яклаган Әшрәфҗановның да Арчаныкы булмавын кабат искә төшерик – А.З.) Кредиторлар аның гамәлләрен дөрес түгел дип санап, судка бирде. 27нче сентябрьдә бу мәсьәлә каралачак. Суд карары белән бөтенесе үз эзенә басар. Бу низагларга чик куелыр дип уйлыйм.
«ВАМИН Арча» агрофирмасындагы кәнәфи өчен сугышка нокта куелырмы-юкмы, билгесез. Полиция хезмәткәрләренең һәм прокуратураның кымшанырга ашыкмавы, суд карары буенча эштән китәргә тиеш булган Илшат Әшрәфҗановның сөт тапшырып йөрүе республикада законнарның тиешле дәрәҗәдә эшләмәвен күрсәтә. Моның аркасында эшче халыкның зыян күрүе бик кызганыч.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан-Арча-Казан.
Комментарии