- 12.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Олимпиада утын Сочига илтү эстафетасында катнашачак Гөлназ Яминова хакында газетабызда язган идек инде. «Олимпиадага ут илтүче Гөлназ» (№34, 28 август, 2013 ел)дип аталган язмада аның ирешкән уңышлары белән таныштык, Олимпиадага ут илтүнең нинди җаваплы эш булуын тәфсилләп яздык. Әйе, бу вакыйгада бары тик иң лаеклылар гына катнаша ала, алар 7 генә түгел, ә биниһая иләк аша уздырылып тикшерелә. Бар ил буйлап җыелган меңләгән кешеләр арасыннан шул лаеклылар рәтенә безнең егет-кызларның да керүе куандыра, билгеле.
Бу эстафетада катнашучылар арасында тагын бер татар егете Рөстәм Гыйззәтов та бар икән.
– Рөстәм, үзең белән таныштыр әле…
– Мин 1992нче елның 23нче апрелендә Кукмара бистәсендә туганмын. Әнием Рәхимә исемле, әтием – Хатыйп. Мәктәптә укыганда ук төрле спорт секцияләренә йөрергә ярата идем. Шулай итеп, үземә туры килердәй спорт төрен эзләдем дисәм дә була. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина университетының педиатрия бүлегенә укырга кердем. Мине шунда староста итеп сайладылар. Моны үзенә күрә бер җиңү итеп кабул иттем һәм бу мине алдагы җиңүләремә рухландырды. Быел җәй Универсиадада да катнаштым, волонтер-медик булдым.
– Универсиадада волонтер булу сиңа нәрсә бирде?
– Беренчедән, бу минем өчен бик зур эш тәҗрибәсе булды. Икенчедән, кеше белән аралашу өчен менә дигән мөмкинлек иде бит. Барлык волонтерлар да гел елмаеп кына йөрде, һәркемгә теләсә-кайсы сорауда булышырга атлыгып торды. Әле дә булган вакыйгалардан айнып бетә алмыйча йөрим. Бәйгеләр тиешле дәрәҗәдә узды, ачылыш һәм ябылышның матурлыгын сөйләп бетерә торган түгел! Бик күп яңа танышлар булдырдым. Башка илләрнең спортчылары, тренерлары, судьялары белән таныштым. Ә Казаныбызга килгәндә, мондый темплар белән үсүче башка шәһәр юк дип уйлыйм. Без үзебездә мондый дөньякүләм бәйгеләрне уздырырга бик лаек.
– Рөстәм, әйт әле, ни өчен нәкъ менә медицинаны сайладың?
– Әти-әнием дә медиклар булгач, бу һөнәрдән дә рәхмәтлерәк һөнәр булмавын күреп-белеп үстем. Шуңа күрә Медицина университетын сайладым да.
– Үзеңнең Олимпиада уты эстафетасында катнашачагыңны ничек белдең?
– Миңа Coca-Cola компаниясеннән шалтыратып хәбәр иттеләр. Бәйгене алар уздырды ич. Мин иң беренче әти-әниемә хәбәр иттем. Алар бик шатланды һәм гаҗәпләнде дә. Шуннан соң гына үз төркемдәшләремә, дусларыма әйттем. Алкышладылар, шатландылар, кочакладылар, ни генә кыланмадылар.
– Рөстәм, булачак табибның буш вакыты юктыр да инде, ә була калса… бу вакытыңда ниләр белән шөгыльләнәсең?
– Дусларым да кайвакыт аптырап: «Син боларның барысына да ничек вакыт табып бетерәсең?» – дип сорый. «Мин вакыт эзләмим, ул үзе мине таба», – дип җавап бирәм. Вакыт юк, дип зарланырга түгел, ә гел хәрәкәттә булырга кирәк. Мин дә һәр буш минутымны файдалы үткәрергә тырышам. Фотосурәтләр ясарга, видеороликлар төшерергә яратам. Спорт белән актив шөгыльләнәм: йөзәм, йөгерәм, велосипедта, чаңгыда, тимераякта йөрим…
– Тормыш девизың нинди?
– Эшсезлек – кешенең төп дошманы!
– Нинди хыялың бар?
– Илгә кирәкле кеше булырга телим!
Илдинә ЯДКӘРОВА.
Комментарии