Патриотлык хәзер иске нәрсә…

Патриотлык хәзер иске нәрсә…

Бауман урамында булачак бер чарага чакырдылар. Дөресен генә әйткәндә, нәрсә оештырасыларын бик аңлап бетермәдем, шунысы гына бераз колакка эленеп калган: «Бу чара балаларга багышлана. Әгәр балаларыгызда патриотик рух тәрбиялисегез килсә, рәхим итегез!» – диделәр. Балаларым булмаса да, барып-күреп кайтасы иттем әле, бәлки, үземә җитмәгән патриотлыкны шуннан эстәп кайтырмын.

«Родительское всероссийское сопротивление» (РВС) җәмгыяте уздыра торган чара булып чыкты бу. Алар, мәктәпләр белән хезмәттәшлек итеп, балаларның ата-аналары белән элемтәдә торып, яшь буында илебезгә карата патриотик рух тәрбияләү өстендә эш алып бара икән. Ә патриотлык безнең илдә ташка үлчим, имеш. РВС җәмгыяте 2012нче елның апрель-май айларында уздырган социологик тикшерү шуны раслый.

Бу проектта Русиянең 63 регионыннан, 5-13 яшьлек, 3477 бала катнашкан. Барысы 1439 малай һәм 2038 кыз. Тикшерү уздыручылар аларга үз гаиләсен, үзенә ошаган геройны һәм үзенең киләчәген, үз илен рәсемгә төшерергә кушканнар. Барысы 9744 рәсем ясалып, соңыннан алар анализланган.

БАЛАЛАР ГАИЛӘГӘ ЫШАНА!

Русия балалары гаиләне ничек күзалдына китерә соң? Күпчелек үз гаиләсен 4 кешелек итеп ясаган – әти-әни һәм ике бала яки ап-ак фонга сурәтләнгән, яки алар табигать кочагында басып торалар икән. Тирә-юньдә бернинди компьютер, телевизор, күрше-күлән юк. Кыскасы, балалар гаиләне дустанә, тирә-яктагы шартларга бәйсез, үзара бик якын бер ячейка итеп күзаллый. Баланың фикере балача шул. Чынлыкта исә, хәзер һәр өченче бала тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә, 10 баланың 4есе аз керемле гаиләдә гомер кичерә һәм һәр икенче гаилә таркала. Шуңа карамастан, балалар әле үз гаиләсенең киләчәгенә ышана. Бу алар өчен мәхәббәт, ышаныч тулы аерым бер дөнья.

ГЛАМУР КИЛӘЧӘК

Психологлар әйтүенчә, баланың хыяллары, теләкләре һәм киләчәкне күзаллавы аның характерын һәм максатчанлыгын формалаштыра да. Бу әле бала үзенең хыялын киләчәктә, һичшиксез, тормышка ашырачак дигән сүз түгел, ә шул хыялга бәйле рәвештә олыгаячак, кеше булып формалашачак дигән сүз. Шуңа күрә тикшерүчеләр киләчәккә бәйле 2,5 мең рәсемне бигрәк тә мөһим дип саный. Бу бит ниндидер балаларның гына түгел, ә бар җәмгыятебезнең киләчәге дигән сүз.

Шунысы кызык, балалар киләчәкне шәхси үсеше аша гына күзаллый икән. Әйтик, космоска очу, дөнья тирәли сәяхәт итү, кешелекне ниндидер авырудан коткару кебек зур хыяллар нибары 1% тәшкил итсә, калганнар тар даирәдә фикерләп, үзенең байлыгы, дәрәҗәсе, танылуы хакында гына уйлый. Ни кызганыч, балаларның киләчәгендә фән төшенчәсе һәм шуңа бәйле хыяллар бөтенләй юк. Галим булу, ниндидер күренешне өйрәнү, кайсыдыр фән белән кызыксыну – алар өчен ят әйбер.

Күпчелек бала үз киләчәген үсеп җитеп ниндидер һөнәр иясе булуда күрә. Арада гламур һөнәрләр зур популярлыкка ия. Мәсәлән, кызлар һәм малайларның 60%ы модель, җырчы, дизайнер, рәссам булырга хыяллана. Нибары 28% бала гына гади һөнәр иясе булырга теләвен әйткән. Бу төзүче, пешекче, машина йөртүче, сатучы… Бары тик 10% бала гына герой һөнәрләре: очучы, коткаручы, янгын сүндерүче һәм башка шуның ишеләр турында уйлый. Ә бит нәкъ менә шундый хыяллар баланың аңында кешеләргә карата хөрмәт, ярдәмгә килү теләге, эчкерсезлек, иле һәм якыннары хакына үзен корбан итә алырдай сыйфатлар тәрбияли. Шулардан башка безнең җәмгыять түбән тәгәри дә.

МИНЕМ ГЕРОЙ

«Мин нинди геройга охшарга телим?» темасына ясалган рәсемнәрдә Русиянең мәдәни үсеше бик мөшкел булуы күренә. Балалар охшарга теләгән геройларның күбесе АКШ, Европа илләре, Япониядән кергән мультфильмнан алынган. Чын тормыштан алынган геройларны бары тик 14% бала гына сайлаган. Монда иң куркынычы геройларның чит илдән килүендә яки аларның уйлап чыгарылган персонаж булуында да түгел, ә аларның мәдәнияттән, иҗаттан ерак торып, комикс, мультфильм, сериаллардан алынуында. Андагы геройларны балалар тәрбияләү, үстерү өчен чыгармыйлар, ә бары тик шушы медиаиндустриядә акча эшләү өчен ясыйлар юкса.

Сез беләсез микән: соңгы 30 елда балаларның вакыт бүленеше бик нык үзгәргән. Хәзер алар элекке еллар белән чагыштырганда 8 тапкырга озаграк телевизор карый һәм, шуңа өстәп, компьютер каршында да утыра. Гомумән, балалар хәзер бик иртә телевизор карый башлый һәм инде 2 яшькә алар аңа бик нык ияләнә. Хәзерге балалар азрак укый, спорт белән шөгыльләнми диярлек, күпкә азрак рәсем ясый, нәрсәнедер үз куллары белән эшли… Гадәттә, балалар телевизор караганда ата-аналар башка бер эш белән мәшгуль була һәм алар нәрсә караганын уртаклаша да алмый. Үзара аралашу югалып бара.

РУСИЯ – БАЛАЛАР АҢЫНДА…

Үз иленә багышланган рәсемнәрдә күпчелек үзен чолгап алган табигатьне сурәтләгән – 62%. Ватан символлары арасында Мәскәү кремленең чын конкуренты – ак каен! Чиркәү яки мәчетләргә караганда ак каен рәсеме 3 тапкыр ешрак очрый. Кайбер балалар тагын да җиңелрәк эшләгән: Русия рәсеме урынына аның әләмен генә ясап куйганнар. Нәрсә ул туган ил темасы бер әләм белән чикләнгән дә куйган! 3242 рәсемнең 226сы әнә шундый «акыллылар» рәтендә. 3 бала Путинны ясап алып килгән!

Тормыш кыйммәтләре үзгәрә. Без мәктәптә укып үскән:

Үзең турында уйлама,

Илең турында уйла!

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була, дигән шигырь юлларын хәзер нәкъ менә киресенчә укырга мөмкин.

Шушы юлларны язып куйдым да, үземә үзем шаккатып утырам. Ә бит шушы сүзләр ничә елдан соң да күңелдә яңарган икән, димәк, безнең тәрбия бөтенләй башка булган. Иң беренче үзең турында түгел, башкалар хакында уйларга кирәклеге әле моннан 12-15 ел элек кенә яхшылап сеңдерелә алган. Ә хәзер күп нәрсә үзгәрде шул: сәясәт тә, кыйммәтләр дә, балалар да…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

 

Комментарии