- 12.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Җырларның көй һәм сүз авторларын ишетеп беләбез. Ә менә колакка ятышлы итеп, матур аранжировка ясаучыларыбызның исемнәрен күпләребез белми. Шуларның берсе Илдар Ногманов хакында сәгатьләр буена сөйләргә булыр иде юкса. Әңгәмәбез Илдарның ата-анасы нигезенә Изге Рамазан аенда, әнисе Мәдинә апаның хәлен белергә кайткан көннәрнең берсендә булды.
– Беренче тапкыр кулыңа музыка коралы алганыңны һәм нинди көй чыгарырга тырышуыңны искә төшерик әле Илдар?
– Үземне белә башлаганнан бирле ничә уенчык гармун алдырганмындыр, исәбе саны юк. Күбесенең ватык кисәкләре әле дә идән астында ята. Беренче классны тәмамлагач, әтием Рәшит, җәйге каникулларда уйнарсың дип, хромка гармуны алып бирде. Менә шул гармуннан башланды да инде минем музыка хикмәтләрем. Гармун төймәләрен күрер өчен көзге каршына урындыкка утырып, татар халык һәм артистлар җырлаган җырларның көйләрен өйрәндем. Әле дә хәтеремдә, чөнки санап бардым, барысы 49 көй булды ул.
– Чынлап торып бу эшнең синеке икәнен кайчан аңладың?
– Дүртенче класска күчкәч, авылыбыз клубында оешкан «Сердәш» төркеме җитәкчесе Илһам абый Фәтхуллин килде. Килүенең серен әтиемә ачып салды. Синтезаторда уйнаучы урынына мине чакырырга, әтиемнән рөхсәт алырга килгән икән ул. Әти-әниемнең репетициягә шул кичне озатып калуын әле дә хәтерлим. Аларның бик «зур» уллары «эшкә» китте бит. Клубка барып кергән орчык буе малайның андагы аппаратураны күргәч куркып калуын күз алдыңа китерәсеңдер инде. «Кайтам мин, булмый», дип киреләнүемне дә хәтерлим әле. Уйлап кына кара, 4нче сыйныф баласы бит. Мәктәптәге укытучыларым күпме каршы килсәләр дә, кичләрен яшерен генә репетицияләргә йөри башладым. Әй, күп тә эләкте миңа бу һөнәрем өчен, директор бүлмәсендә күпме басып тордым, белмисең генә. Барысы да шул музыка белән җенләнүем аркасында иде. Татарстанның төрле районнарында концерт программалары белән чыгышлар ясый башладык, авылның һәр бәйрәмендә безнең «Сердәш» группасы чыгышы иде. Әмма яңа көй өйрәнер вакыт җиткәч, Илһам абыйның әрләвеннән куркып кала идем. Һәр сүзенә күз карашым белән генә җавап бирергә тырыша идем мин ул вакытта. «Өйрән, аннан соң миңа рәхмәт әйтерсең әле», – дия иде. Тормышымда Илһам абый Фәтхуллин очрамаса, бәлки мин икенче һөнәр сайлаган булыр идем, музыкага тартылуым да күренми калган булыр иде. Аның минем тәрбиячем, тормышта юл күрсәтүчем булуына, чынлап та, бик рәхмәтлемен.
–Үз мәктәбеңдә оештырган «Яшьлек ансамбле» хакында берничә сүз әйт әле.
– 10нчы сыйныфка күчкәч, мин укытучылар ярдәме белән, «Яшьлек» ансамблен оештырдым. Егет һәм кызлар белән 2 ел чыгышлар ясадык. Әй күңелле вакытлар иде ул! Безнең бит кулда телефоннар, компьютерлар юк, күңел башкада иде шул. Хәзерге яшьләр бик пассив, мине шул борчый. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга, Музыка училищесына укырга киттем. Аннан соң инде читтән торып Мәдәният институтына кердем. Кайбыч районы клубында ике ел аккомпониатор булып эшләгәч, язмыш мине Апас якларына алып китте. Анда 1997нче елдан 2011гә кадәр шул ук һөнәр иясе булып хезмәт иттем.
– Йолдызлы тормыш ияләре, артистлар белән танышуың ничегрәк булды?
– 2011нче елда өемдә аппаратуралар туплап, зуррак йолдызлар белән эшли башладым. Хәзер инде бик күп җырчылар белән хезмәттәшлек итәм, дус-тату булып яшибез. Салават Фәтхетдинов, Фирзәр Мортазин, Альфред Якшимбетов, Рифат Зарипов һәм башка бик күп дусларымны санап бетерә алмыйм. Хәзер күбрәк яшь талантлар белән эшләүне үз итә башладым. Эшемне яратып, күңел биреп эшлим. Кайвакытта көннәрнең узуын тавыш яздыру бүлмәсеннән аш бүлмәсенә чыккач кына сизәм. Мизгелләрнең кадерен белергә өйрәтүче һөнәр иясе мин – бер җырга аранжировка ясау өчен көннәр төннәр уза. Үземнең йөздән артык җырым, «Синсез яшәү яшәү түгел» трагедик драма һәм «Төштә күргән чибәркәй» дигән ике пьесам бар. 2008 елда «Адаштырдың татлы газабыңда» исемле 20 җырдан торган альбомымны Рөстәм Сәрвәровның тавыш яздыру студиясендә яздырган идем.
– Гаиләң белән дә танышыйк инде.
– Әтием Рәшит, урыны җәннәттә булсын, 11нче сыйныфны тәмамлагач алдына утыртып: «Улым, спорт юлыннан китүен китәрсең син, әмма музыкага булган мәхәббәтең һәм сәләтең югалмасмы?» – диде. Бу минем өчен бик зур киңәш, олы фикер икәнен аңлыйсыңдыр. Әнием Мәдинә белән игезәк сыңарым Илнар – рәссамнар, рәсем ясау талантын Аллаһы Тәгалә алардан кызганмаган. Өч апамның берсе – Гөлиянең тавышы көчле, бик матур җырлый. Аның белән миңа музыкага сәләт әниемнең әтисе Әбзәл бабайдан күчкәндер дип уйлыйм. Заманында ул бик көчле тальянчы булган. Ә Гөлфия белән Илсия апалар тормыш алып баручы менә дигән ханымнар, алар иҗаттан ерак кешеләр. Ике кызым тормышымны бизәп үсеп киләләр. Әдиләмә 16 яшь һәм Аидама 12 тулды. Әмма мин аларда музыкаль сәләт күрмим, булмавы хәерледер әле. Кыз бала өчен тыныч тормыш алып барырдай һөнәр кирәктер ул. Әгәр дә киләчәктә кызларым тарафыннан җырга-моңга тартылу була икән, мин аларның иң беренче киңәшчесе, сердәшчесе булачакмын, әлбәттә. Кибеттә сатучы булып эшләүче хатыным Ләлә матур, моңлы тавышы белән минем җырларымны башкара.
Ятимнәрне кызганам, кемдер үз баласын ташлап китсә, кемгәдер өч көнлек гомернең икесен генә яшәү насыйп. Шул хакта минем җырым да бар бит әле.
Гаеплеме соң ул ят сабыйлар
Әтиләрсез ятим калганга.
Әйтмәгез сез, әниләрсез үскән
«Ташландык син», – диеп балага.
Язмышларга ничек риза булмый,
Яшәмәскә була дөньяда?
Үз сабыем кебек якын итеп,
Чит-ят бала алдым куеныма.
– Иҗатыңны яратучыларга нинди яңалыкларың һәм теләкләрең бар?
– Яратып тыңлаучыларыма бүләк – үз җырларымнан гына торган альбомны чыгарырга телим. Барысын да үз көчем белән күтәреп барам, шоу бизнеста ярдәм күрсәтүчем юк, Ходаем исәнлегемнән аермасын, якыннарымны сакласын», – ди Илдар.
Киләчәктә безне матур көйләр, кызыклы шигырьләр иҗат итеп шатландырып, озын-озак яшәргә язсын аңа.
Әңгәмәдәш – Нурзидә ГАЛИУЛЛИНА.
Комментарии