Мәдинә мәчете

Мәдинә мәчете

«Мәдинә мәчете» – Казанның Курчатов урамында урнашкан мәчет. Ул 1996-1997нче елларда Татарстанның атказанган архитекторы Р. Билалов проекты буенча төзелә. Мәчет бинасы агачтан төзелгән, бер катлы. Түбәнең уртасында дүрт яруслы манара урнаша. Бүгенге көндә мәчет гөрләп эшләсә дә, аның төзелүе бик авырдан барган.

«Мәдинә» мәчете 1995нче елда оеша. Мәчетнең имам-хатыйбы Абдулла хәзрәт Галиев сүзләренчә, башта аларга Даурия урамы янында уч төбе кадәрле генә урын бирәләр. Ләкин ул урын мәчет төзүчеләрнең күңелләренә ятмый. Ник дигәндә, халкыбыз болай да кысынкылыкта кыерсытылып яшәгән кавем. Шушы мәчетнең элеккеге имамы Гыйльмулла хәзрәтнең күптән күз атып йөргән буш ятучы бер җире була. Анда хәтта үлән дә үсми ди. Әйтерсең, хак Тәгалә, бу җирне үзе махсус рәвештә мәчет итеп яраткан. Тик бу урынны алу өчен имамга 345 көн һәм төн буе түрәләр янына барырга һәм рөхсәт сорарга туры килә. Ниһаять ул үз дигәненә ирешә. 1996нчы елда яңа мәчетнең манарасын салып куярга өлгерә, әмма эчтәге эшләрен башкарырга бер тиен акчасы калмый. Ул үзенең машинасын сатып Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә чыгып китәргә мәҗбүр була. Бирегә ярдәм сорап килсә дә, аны колач җәеп каршы алучы булмый, чөнки гарәпләрне ниндидер алдакчылар төп башына утыртып киткән була. Гыйльмулла хәзрәт бер тиен акчасыз Казанга кайтып егыла. Көннәрдән беркөнне «Мәдинә» мәчете исеменә Дубайдан 7,5 мең доллар акча килеп төшмәсенме?! Гарәпләр Казанга шалтыратып, төзелеп килә торган «Мәдинә» мәчете хакында сорашалар. Менә шулай төзелеп беткән дә икән бу иман йорты.

Комментарии