- 12.08.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №32 (9 август)
- Рубрика: Архив
Җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның җәе башка артистларныкыннан нык аерыла. Каядыр диңгез буена барып, ял итү уенда да юк аның. Бакчада әйбер үстереп, шуны эшкәртеп, шул ук вакытта Сабантуйларда чыгыш ясап, рәхәтләнеп эшләп үткәрә ул җәен.
– Хәмдүнә апа, артист кешегә әзрәк ял да кирәк инде, бер дә диңгез буена барасыгыз килмимени соң?
– Ял – ул минем өчен һәрвакыт эш. Әгәр дә мин эшләмәсәм, авыруга сабышам. Миңа бакчада яки сәхнәдә эшләргә кирәк. Эшләмим, дип диванда телевизор карап ятам икән, мин үземне авыру кебек хис итәм. Диңгез буенда кызынып ял итә белмим. Ит кисәге сыман ял итүне ялга да санамыйм.
– Хәмдүнә апа, бакчада эшлим дидегез. Нәрсәләр утырттыгыз?
– Бакчамда җиләк-җимеш агач-куаклары бик күп. Бөтенесе дә бар: алмаларым, сливаларым, чияләрем, крыжовникларым, карлыганнарым… Ә инде ел саен кул белән утыртыла торганнарыннан түтәл тутырып чөгендере, помидоры, кыяры, кабаклары үсә. Укроплар, салатлар да утыртам. Бөтен нәрсәне утыртам мин. Үзең үстереп ашасаң, ач булмыйсың: кибеттән сатып алганым юк берсен дә. Әле соңыннан шуларны эшкәртеп, кышкылыкка әйберләр ясап куям. Шушылар белән шөгыльләнү рәхәтлек бирә миңа.
– Быел җиләккә бардыгызмы соң?
– Җиләккә барырга җитешмәдем әле. Сабантуйларда күп чыгыш ясарга туры килде бит. Болай гел бара идем: урман корты мин. Гөмбәсен дә җиләген дә күп итеп җыям. Питрәч, Мамадыш, Саба урманнарына барырга тырышам. Аларга барсаң, барыбер ни дә булса җыеп кайтасың.
– Хәмдунә апа, йорт хайваннары да асрыйсызмы?
– Песием бар. Ксюша исемле. Нигә урыс исеме куштың, дип сорарсыз. Аны мин кушмадым, алганда ук кушылган иде. Хәзер ул минем бакчада иң «главный герой». Аны Ксюша Хамдуновна дип йөртәләр. Коткаручыбыз безнең, диләр. Ана мәче бит: тычкан-кумакларны кырып-себереп бара.
– Артист кеше гашыйк була алмыйча тора алмый, диләр. Яраткан кешегез бармы?
– Мин һәрвакыт нәрсәгәдер гашыйк булып яшим. Ул «именно» ир кешегә генә гашыйк булу дигән сүз түгел. Кеше бит табигатькә, кемнеңдер хезмәтенә, дөньяга да гашыйк була ала. Шуннан көч аласың. Инде бу яшемдә мин ирләр артыннан чаба торган кеше түгел. Гомерем буе ирләр артыннан чапмадым. Мескен булып, ирләр артыннан чабудан Аллаһ сакласын! Гомерем буе горур булдым. Яраткан кешем булса да, сер бирмәс өчен, гомерем буе телемне тешләп яшәдем.
– Йөрәгегезне яулау өчен артыгыздан йөреп-йөреп караса да, берәр иргә баш бирмәгән чакларыгыз булдымы соң?
– Нишләп булмасын ди! Мин бит бөтен Русияне дер селкетеп эшләгән кеше. Нишләп минем арттан ирләр йөрмәсен ди?! Мин биш минутлык хисләр өчен үземне корбан итәргә җыенмадым беркайчан да. Җыенмыйм да, аның кирәге дә юк!
– Артистлар турында имеш-мимешләр күп йөри бит инде ул. Сез мондый сүзләрне авыр кичерәсезме?
– Беренче мәлләрдә, үзем турында гайбәтләр ишеткәч, бик авыр кичерә идем. Аларның һәр берсенә эчем пошып йөри идем. Хәзер ишетмим дә, күрмим дә, әле киресенчә, минем турында гайбәт сөйләгән кешеләргә рәхмәт әйтәм. Исән-сау булсыннар, бөтен шатлыклары шул булсын.
– Хәмдүнә апа, әле дә җырлаганда тавышыгыз бик көр чыга: ничек саклыйсыз аны?
– Беркайчан да, тавышымны саклаганым юк. Суыткычтан алып салкын сөт эчәм, салкын катык ашыйм, салкын чишмә суы эчәм… Булган тавыш бетми ул.
– Чордаш артистларыгыз белән элемтәләрегез бармы, алар белән аралашып яшисезме?
– Чордашларның бик азлары белән генә аралашам. Тик кемнәр белән аралашуымны әйтмим. Анысы – сер. Мин аралашып яшәгәннәрне берәү дә белергә тиеш түгел. Чөнки аларны соңыннан дошманнарым «чага» башлый. Белмәсеннәр, тыныч яшәсеннәр.
– Сезгә хөкүмәттән, җитәкчелектән игътибар җитешле дип уйлыйсызмы?
– Мин хөкүмәт игътибарына калмаган. Үзем эшләп көн күрәм. Менә кыен хәлгә калсам, Аллаһ Боерса эндәшермен, ярдәм итегез дип. Җыен килделе-киттеле кешеләр Тукай премиясе алган вакытта, мин читтә йөрим. Мин бит соңгы илле ел эчендә бөтен фольклорны күтәргән кеше. Артистлар үлгәч кенә аны мактаулары кирәкми, вакытында бәя бирә белсеннәр. Минем җырымны бөтен яшь буын, бөтен халык җырлый, ул җырлар телевидениедән төшми. Ә мине күрергә теләмиләр! Нинди җырчының шушылай эшләгәне бар?!
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии