- 12.08.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №32 (10 август)
- Рубрика: Архив
«И-и, бигрәк юньсез инде хәзерге яшьләр!» – дип зарлана икән ди бер әби. «Әй, карчык, оныттыңмыни, яшь чакта без дә шундый идек бит», – дип сүзгә кушыла карты. Әбинең бирешәсе килми: «Әллә кайчан булганны искә төшереп утырма әле», – дип куя. Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узган көннәрдә: «Нәрсәгә кирәк инде бу чара? Акча туздырып, күңел ачуга гына кайтып кала, хәзерге яшьләрдән бер файда да юк бит!» – дип акыл саткан абзыйларны ишеткәч, шушы мәзәк искә төште әле. Дүрт көн дәвамында форум эчендә кайнап, әлеге абзыйларны борчыган сорауга җавап табарга тырыштым. Дөрестән дә, нәрсәгә кирәк соң ул форум дигәннәре?
БЕЗ ҺӘМ АЛАР
Венгриядә туып-үскән татар яшьләре форумда быел беренче тапкыр катнашты. Казанны ишетеп белсәләр дә, моңарчы килеп күргәннәре булмаган. Катнаш гаиләләрдә тәрбия алганнар. Татарча белмиләр. «Нәселегез тарихы белән танышмы соң?» – дип кызыксынам – сорауга җавап юк. Григорий Арыслан Боцул исемле егет кенә: «Минем әбиемнең әбисе Казахстан татары булган. Безнең нәселдә бик күп каннар катышкан инде: татар, казах, украин, грузин…» – дип санап күрсәтә. «Әнием, татар билгесе дә булсын, дип, икенче исемемне Арыслан дип куштырган. Мин бөтен дусларыма аның мәгънәсен һәм татар сүзе икәнлеген аңлатып күрсәтәм», – ди егет. Арыслан белән бергә Венгриядән килгән Роберт, Наимә һәм Рәгъдә нәсел тарихларын бөтенләй белми.
Кибет күрсәтегез әле, дигәч, боларны озатып куярга булдым. Эчәргә су алырга кирәк, диләр. «Кранда су бар бит», – дим, үземчә файда итәргә тырышып. Арыслан, аптырап, миңа карый: «Син нәрсә, краннан эчмиләр инде!» Алар урнашкан заманча тулай торакта фильтрлы махсус кран торуын, аннан эчәргә яраклы чиста су килүен аңлатам. Ышанмадылар, ахрысы. Бераз баргач, Арыслан: «Казан бик матур һәм чиста шәһәр икән. Чүп савытлары гына аз. Тәмәке төпчеген кая ташларга белми аптырадык», – дип куя. Алай икән, дип «мыегыма чорныйм». Кибет – тулай торак каршындагы юлның теге ягында гына, тик җәяүлеләр чыга торган юл бик уңайсыз эшләнгән – әллә кайда, урап йөрергә кирәк. Үзебезнең Казан кешеләре кибет турысыннан машина юлын кистереп кенә чыга, әллә кайдагы «зебра»га барып йөрми. Мин дә башта шуларга иярмәкче булам. Тик вакытында исемә төшә: цивилизацияле Европадан килгән яшьләрне озатып йөрим ләбаса! Юлдашларымны ияртеп, җәяүлеләр кичүенә таба юнәләм.
Яшьләр кибеттән күп итеп су һәм сыра ала. Әһә, болар эшләүдән бигрәк ял итәргә, күңел ачарга килгән икән. Яшь организмнарын фильтрлы краннан ага торган су белән агулыйсылары килмәгәнгә, шешәле су алганнар. Сырасы – дезинфекция ясау өчендер, күрәсең. Кибеттән чыкканда, Арыслан әйтеп куя: «Килгәндәге кебек әллә каян урап йөрмик инде, турыдан кистереп кенә чыгыйк»…
Форумның икенче көнендә Төркиядән килгән татар яшьләре белән аралаштым. «Сездә кызык икән, – ди Баһадир Акташ исемлесе. – Кешеләр икешәр эштә эшли. Ә бездә алай түгел. Беренчедән, хезмәткәренең ике эштә эшләвен хуплаучы җитәкчеләр юк диярлек. Икенчедән, гаилә белән аралашырга да вакыт калдырырга кирәк бит». Бездә өчәр эштә эшләүчеләрнең дә булуы турында әйтеп тормадым инде.
ТАТАР ТЕЛЕ НИ ХӘЛДӘ?
Баһадир үзе Төркиянең Измир шәһәреннән. Әтисе дә, әнисе дә – татарлар. «Алты буынымны беләм – барысы да татарлар булган. Тамырларыбызның Самара һәм Татарстанның Актаныш якларыннан булуын ун ел элек – әбиемнең әбисеннән калган гарәп имлясында язылган хатларны укырга өйрәнгәч кенә белдек. Бабаларыбыз күченеп киткәндә, туган авыллары атамасын фамилия итеп алган, шуңа күрә без – Акташ. Тик Татарстанда андый авыл калмаган инде», – ди егет.
Баһадир әйтүенчә, алар гаиләдә гел татарча гына аралашалар. «Төркиядәге татар теленә төрекчәдән бик күп алынмалар кергән, шуңа күрә анда тел бераз үзгә. Ә минем әби-бабаларыбыз сөйләшкән әдәби татар телен өйрәнәсем килде, шуңа күрә Казан татарлары белән аралаша башладым. Үзлегемнән кирилл алфавитын өйрәндем. Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»ен укып чыктым, анда тасвирланганнар безнең нәсел тарихына охшаган», – ди егет. Телне генә түгел, татар тарихын да бик әйбәт белә ул. Казанны яулап алу турында әллә ничә риваять сөйләде!
Баһадир форумга 2010нчы елда да килгән булган. «Ул елны утырышлар урысча гына уза иде. Ә быел барысы да татарча!» – дип, быелгы чараның уңай ягын әйтеп үтте. Дөрестән дә, форумның рәисе Тәбрис Яруллин беренче көнне танышканда ук: «Монда татар яшьләре җыелган, шуңа күрә татарча гына сөйлибез», – дип кисәтеп куйды.
Пленар утырышта чыгыш ясаучыларга да татарча сөйләү төп таләп итеп куелды. Әстерханнан килгән Динара Мәҗитова: «Гафу итегез, миңа татарча сөйләве кыен, урысча чыгыш ясыйм әле», – дигәч тә, Тәбрис: «Юк, Динара, килештек бит – фәкать татарча гына!» – дип үз сүзен бирмәде. Татар телендә дөнья күрә торган «Идел» журналының баш мөхәррире Динара татарча белми икән! Бик авырлык белән генә бер-ике җөмлә әйтте дә барыбер урысчага күчте ул. «Мин биш ел буе Казан университетында укыдым. Безне татарча укырга да, язарга да өйрәттеләр, сөйләшергә генә өйрәтмәделәр!» – дип, Фәрит Мөхәммәтшинның бакчасына таш атты Динара. Ник дигәндә, Дәүләт Советы Рәисе аңа кадәр генә: «Быел Омсктан килгән ике татар баласын Казандагы уку йортларына керттек. Алар биредә телне дә бик әйбәтләп өйрәнер», – дип мактанып алган иде. Динара Мәҗитова үз тәкъдимен дә кертте: «Балаларым туган телләрен минем кебек 30ны узгач кына түгел, бала чактан ук өйрәнсеннәр иде. Ә моның өчен төбәкләрдә татар мәктәпләре булдырырга кирәк!»
Ә үзебезнең Татарстан вәкилләре: «Республикада икетеллелек турындагы канунның үтәлешен тикшерә торган дәүләт органы булдырырга кирәк», – дип чыгыш ясады. Юкса, белгечләр әйтүенчә, бездә элмә такталарның нибары 5 проценты гына татар телендә язылган икән! «Булыр, органы да булыр, тик беренче чиратта тел гаиләдә сакланырга тиеш. Мәҗбүр итеп кенә телне саклап калып булмый», – дип, сүзне кыска тотты Фәрит Мөхәммәтшин.
Форумга килгән 900 делегат та татар телен белми, әлбәттә. Адыгей Республикасында туып-үскән Румия Алибердованың әтисе дә, әнисе дә – татар, тик гаиләдә туган телдә сөйләшмәү үз эшен эшләгән – татарча «ни бельмеса». Мәскәү татарлары да: «Исәнмесез!» – дигәннән соң, шома гына итеп урысчага күчү ягын карый. Аның каравы, үрнәк булырдай яшьләр дә күп. Екатеринбург шәһәрендә туып-үскән Вячеслав Сурматов, хәер, ул үзен Салават дип атарга куша, татар телен быелның февралендә генә өйрәнә башлаган әле. Гомер буе урыс арасында яшәгән, гаиләдә дә күбесенчә урысча гына аралашкан димәссең – менә дигән иттереп сөйләшә! «Минем әти дә, әни дә татар. Тик әтием бераз урыслашкан. Урыс арасында яшибез, дип, татар исемен урыска алыштырган. Гаиләдә дә татарча сөйләшмәскә тырыша иде. Мин дә татар теле белән кызыксынмадым диярлек. Ә быел Екатеринбургта «Туган тел» дип аталган аралашу клубы булдырдык, мине җитәкче итеп сайладылар. Ә лидер бөтен яктан да килгән булырга тиеш. Шуңа күрә телне яхшылап өйрәнә башладым, бик күп китаплар укыдым, радио тыңладым, Казан татарлары белән аралаштым. Хәзер башкаларны да илһамландырам», – дип сөйләде егет.
«ЯШЬЛӘР БУЛДЫКСЫЗ!» ДИП КЕМ ДӘ ӘЙТӘ…
Бу сорауны бирүче абзыйлар: «Анда җыелган яшьләр татарча белми, урысча гына аралаша!» – дигән фикер белән коралланып бәхәсләшергә ярата. Гадәттә, андый кешеләрнең форумга килеп, ул «урыслашкан татар яшьләре» белән аралашып караганы да юк. Килеп карасалар, чараның «кухнясын» эчтән күрсәләр, беренче көнне «Исәнмесез!» дигән сүзне дә белмәгән Григорий Арысланның ахыргы көнне: «Рәхмәт сезгә! Казанга тагын килербез. Сез дә безгә килегез!» – дип саф татарча саубуллашканын, беренче көнне урысча сөйләшеп маташкан Казан егете Рөстәмнең, Төркия татарлары белән аралашасы килгәнгә, вата-җимерә булса да татарча сөйләшүен һәм: «Телне шомартырга кирәк икән», – дигәнен ишетерләр иде. Нәтиҗәме – нәтиҗә! Дүрт көн эчендә 900 кешене саф татарча сөйләшергә өйрәтергә, дигән глобаль һәм чынга ашмас максат куелмый да бит форумда. Максат башка: татар яшьләрен Казанга туплау, таныштыру, элемтәләр булдыру. Анысы тулысынча үтәлгәндер, мөгаен.
Киләсе ике елга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп яңадан Тәбрис Яруллин сайланды. Резолюция кабул ителде. Дөресен әйтергә кирәк: форум документының беренчел нөсхәсендә «татар телен үстерергә», «проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәргә» кебек гомуми сүзләр генә иде. Татар яшьләре форумы советындагы ышанычлы чыганак (исемен күрсәтмәүне сорады) белдергәнчә, резолюциянең каралама вариантында дүрт-биш конкрет фикер булган. Мәсәлән, дөнья татарлары Ермакка һәйкәл куюга каршы чыга, дигәне. Тик бөтендөнья татар конгрессы аларны төшереп калдыруны сораган. Басым һәм кысрыклау бар – нишлисең бит. Шулай да резолюциянең актык вариантына җәмгыятьтә бәхәс уяткан шәхесләргә һәйкәл куяр алдыннан иҗтимагый тыңлаулар уздырырга, Русия Дәүләт Думасының VII чакырылышына Татарстаннан сайланачак депутатларга Төбәк һәм милли азчылык телләре турында Европа хартиясен ратификацияләүне тизләтергә дигән таләпләр кертелде. Кәгазьгә теркәлү бер, ә менә аларның үтәлешен контрольдә тоту – башка мәсьәлә. Ике елга сайланып куелган форум командасы беренче чиратта шуның белән шөгыльләнергә тиеш тә.
Форумның тәнкыйть итәрлек яклары да шактый анысы. Әйтик, 900 кешене җыеп, туплап бетерү бик кыен булды, делегатлар арасында «сорыкортлар» да шәйләнде. Бәлки, катнашучылар санын ике тапкырга киметсәң, эш күрсәтә алырдайларын гына чакырсаң, нәтиҗәлерәк тә булган булыр иде. Монысы минем тәкъдим генә. Ә чынлап торып тәнкыйтьләүне интернет дигән бүрәнә аша бүре куып утыручы абзыйларга калдырам. Яшьләрнең, ягъни балаларыгызның, оныкларыгызның, туган телне белмәвендә гаепне кемгә сылтап калдырырсыз икән?.. «Яшьләр булдыксыз! Телне белмисез!» – дип кем дә йодрык болгап утыра ала ул. Ә сез менә яхшы якларын күреп, үсендереп, кирәк булса, ярдәм итеп, юл күрсәтеп карагыз!
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии