- 12.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №32 (13 август)
- Рубрика: Архив
Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов 7нче августта телефон аша прокуратурадан чакыру алган. Җомга көнне прокуратурага килгәч, аны тоткарлаганнар һәм биш тәүлеккә тикшерү изоляторына озатканнар.
Рафисның хатыны Нурзия ханым әйтүенчә, Кашаповка интернетта Русия–Украина мөнәсәбәтләре турында фикер алышуда гаепләү белдерелә. Әйтүләренә караганда, тикшерү изоляторында биш тәүлек утырганнан соң, Чаллы ТИҮ рәисенә яңа мәхкәмә билгеләнәчәк.
«Азатлык» хәбәрчесе зур борчуга, мәшәкатьләргә тарыган Нурзия ханым белән очрашты. Ул ире Рафиска карата мондый көч куллануны башбаштаклык, куркыту сәясәте дип бәяләде. Кулга алуның, мәхкәмәләрдә булган хәлләрнең кайбер нечкәлекләрен дә бәян итте ул.
– 7нче август көнне кич белән Чаллының прокурор урынбасары Рафисны икенче көнне сәгать тугызга прокуратурага чакырды. Шул китүдән соң, вакыйга барышын белү өчен, сәгать 11ләрдә шалтырата башладык. Рафис телефонын алмады. Белүемчә, шул китүдән соң ук аңа мәхкәмә оештырганнар, биш тәүлеккә ябу турында карар чыгарганнар. Мәхкәмәдән соң, тиз генә телефон аша сөйләшеп булды. Утыртуның сәбәбе интернетка ниндидер рәсем куюда икән. Мәхкәмә карарында нинди сурәт, нәрсәнең кайчан, кайдан алып куелуы хакында әйтелми.
Тагын бер кызык күренеш, Рафис белән бергә бер урыс егетен, скинхедны хөкем иткәннәр. Шундый ук гамәл, шундый ук гаепләү, шундый ук маддә буенча. Нишләптер бу урыс кешесенә җәзаны бер тәүлек кулга алу белән биргәннәр, ә безнең татарларга шундый ук эш өчен биш тәүлек бирәләр. Бу хакта Рафисның үзеннән белдек. Рафис кырында урыс кешесен хөкем итү уен гына да булырга мөмкин. Янәсе, Татарстанда урысын да, татарын да утырталар. Алай булгач, ник икесен дә бер вакытка япмыйлар? Монда Рафиска каршы ачыктан-ачык басым бара.
Минем уйлавымча, Рафисны утырту интернеттагы рәсем-сурәтләр өчен генә түгел. Ул Украина – Русия мөнәсәбәтләре буенча гел үз фикерләрен әйтеп тора. Ул сәяси эшчәнлеге, сәяси фикерләре өчен кулга алынды, утыртылды, диде Нурзия ханым Кашапова
Гафиулла ГАЗИЗ.
Украина качаклары да гади халык җилкәсенә төшмәсме?
Татарстанга килгән качакларның бер өлеше Казанның «Стрела» кунакханәсенә урнаштырылды дигән хәбәрләр булды. «Азатлык», бу кунакханәгә шалтыратып, күпме качак урнашуы, аларның яшәү шартлары һәм моның өчен кемнең күпме акча бүлеп бирүе турында кызыксынырга теләде.
«Стрела» кунакханәсендә урнаштыру өчен җаваплы хезмәткәр Тәнзилә Фатыйхова, хәзер мин бүлмәмә үтәм дә төгәл саннарны әйтәм, дигән җиреннән телефонны администратор Елена исемле кызга тапшырды. Күпме качак, күпмесе балалар дигән сорауга Елена башта анык кына җавап бирә алмады, буталып бетте. 146 һәм 150ләп дигән саннар яңгырады. Ахырда 135 качак тора, шуның эченнән 54е балалар, диде.
Елена качакларга өч тапкыр кайнар аш ашатуларын гына әйтеп өлгергән иде, аның кулыннан телефонны бер ир-ат тартып алды. Аңа да «Азатлык» радиосының качакларга тудырылган шартлар белән кызыксынуы турында аңлатырга туры килде. Бу ир-ат үзен иминлек хезмәте вәкиле икәнлеген әйтте һәм, моннан бернинди дә мәгълүмат бирелми, бар сорауларыгызны Казан мэриясенә юллагыз, дип телефонны куйды.
Качакларга бу кунакханәдә торган өчен кем түли, кайнар ризыкны үзләре түләп ашыймы, гади генә әйткәндә, бер качакның яшәве күпмегә төшә һәм алар монда озакка калачакмы дигән сораулар ачык калды.
Татарстан миграция хезмәте 1нче августка республикада ике меңнән артык качак теркәлүен белдерде. Аның 416сы Казанда калган. Калганнары кайда? Әлеге хезмәт бу ягын тәгаенләмәде.
Төрле дәүләт оешмалары качакларга күрсәткән хезмәтләре турында хисап тота башлады. Татарстанның кулланучылар хокукларын яклауны күзәтү хезмәте җитәкчесе Марина Патяшина, матбугат очрашуы үткәреп, Украинадан килгән качакларның 90%тан артыгына вакцина ясалганын белдерде. Төгәл саннар тагын пәрдә артында югалды. 90%ның күпме кеше икәне дә билгеле булмады. Патяшина сүзләренчә, Татарстанда качакларны вакытлыча сыендырып тору өчен 122 урын булдырылган. Алар кайда һәм анда күпме качак көн күрә, кемнәр хезмәт күрсәтә – бу да анык түгел.
Русиядә качакларны хөкүмәт җилкәсеннән төшерүгә юнәлгән документ әзерләнә. Киләчәктә «Качаклар турында»гы канунга үзгәрешләр керергә мөмкин. Анда качакларны кабул иткән гаиләләрнең фатир түләүләрен дәүләт үз өстенә алырга мөмкинлеге турында да язылачак, диелә.
Качакларның балаларына мәктәп ишекләре дә ачык булачак. Бу эшне оештыру, балаларны контрольгә алып, аларның мәктәпкә йөрүен тәэмин итү урындагы мәгариф идарәләре өстенә төшәчәк.
Татарстан Җәмәгать пулаты да качаклар мәсьәләсеннән читтә калмаячак. Пулат әгъзалары һәм белгечләр качаклар белән очрашкан һәм читтән килүчеләр алдында торган мәсьәләләрне хәл итү өчен эшче төркем төзергә карар кылганнар.
Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин сүзләренчә, качакларның саны артканнан-арта гына барачак.
Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев 22нче июль көнне Русиядә федераль миграция хезмәтенә мөрәҗәгать иткән 144 мең Украина качагы булуын белдерде. Аның сүзләренчә, вакытлыча сыену урыннарында шартлар тудыру өчен 3,5 млрд сум бүленгән иде. Ә гомумән, качаклар мәсьәләләрен хәл итү өчен дәүләт кесәсеннән 4,94 млрд тотылган.
Озак та узмады, Русия хөкүмәте 5нче август көнне качакларга ярдәм итү өчен Татарстанга 920 мең сум бирелгәнлеге турында белдерде. Татарстанга килгән ике мең качакка бүлгәндә кеше башына 460 сум туры килә. Бу акчаларның кай вакытка кадәр икәнлеге һәм тагын бүленү-бүленмәве турында мәгълүмат юк.
Татарстандагы кайбер авылларда халык арасында, соңгы вакытта Русиядә бәяләр күтәрелү сәбәбен «Кырымны һәм Украинадагы сугышны туйдырабыз бит», –дип аңлатучылар да бар икән.
Наил АЛАН.
Чит илдән азык-төлек кертүне тыю халыкны аптырашта калдырды
Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев Русиягә кайбер Көнбатыш илләреннән ашамлыклар кертүне тыю күрсәтмәсен имзалады. Хөкүмәтнең интернеттагы сәхифәсендә Русиягә кертү тыелган азык-төлекнең исемлеге бар. АКШ, Европа Берлеге илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядә үстерелгән һәм җитештерелгән сыер, дуңгыз, кош ите, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчә, чикләвек һәм сөт азыкларын кертү бер елга тыела.
Русия моны Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп эшли. Әлеге күрсәтмәне Президент Владимир Путин биргән иде. Бу атнада Мәскәү Белорустан ашамлыклар кертүне арттыру турында сөйләшүләр уздырачак.
Тыюны Русиядә төрлечә каршы алдылар. Казан урамнарында сораштыруда катнашкан кешеләрнең күбесе чит ил товарларын куллануын таный. Алардан башка тормышны күз алдына да китерә алмаучылар бар. Яшелчә, җиләк-җимеш, кием-салым, косметика чит илнеке булуын әйттеләр. Әмма күбесе Русия хакимиятенең чит ил товарларын тыю карары белән килешә.
Казаннан ерак булмаган, 500ләп кеше яшәгән татар авылында бу хәбәр уңаеннан кибеткә килүчеләр үзләренчә бәя биргән. «И Ходаем, табынга куярга матур алмалар да булмас микән, читтән китерелгәннәр череми дә, өстәл күрке булып тора», – дип, алма темасы көн кадагына менгән. «Бездә җүнле алма үсми бит, озак сакланмый да һәм чери шул. Ашлар, туган көннәр үткәргәндә өстәлгә нинди алма куярбыз икән инде», – дип борчылган халык.
Әлеге авылның кибетчесе сүзләренчә, товар аларга дөньяның төрле почмагыннан килә дисәң дә була. Бөтен китерелгәннең 60-70%ы читтән булуын әйтә ул.
Быел җәй башында корылык булу сәбәпле, бу авылда күпләрнең бәрәңгеләре тишелмәгән. «Мисырдан китерелгән бәрәңгене бик яратып ашыйбыз», – ди авыл халкы. Моңа кадәр кыяр белән помидордан кала барлык яшелчә дә Европа илләреннән китерелгән булган. Бу авыл ел буе «Майский» совхозында үстерелгән кыярны, Краснодардан китерелгән помидорны ашый.
«Иткә килгәндә, «Буш ботлары»н алучы сирәк хәзер. Күбрәк аларны акчага тиенмәгәннәр ала. Авыл халкы, «Буш ботлары» чат су гына, бер тәме дә юк, дип сөйләнә. Бездә күрше генә булса да Питрәч тавыкларын да алмыйлар, ә Чаллыныкын яратып ашыйлар. Тавык колбасаларын да Чаллыныкын яраталар», ди сатучы.
Бу авылда Аргентина җиләк-җимешләре сатыла. Мандарин, нектарин, слива, персиклар – барысы да океан кичкән. Консервланган гөмбәләр Кытайдан китерелгән. Балык консервалары Русиянеке – Калининград өлкәсендә эшләнгән.
«Медведев имзалаган исемлектәге кайбер товарлар кибеткә кайтмый башлый икән, алар урынына хуҗалар шундый ук товарларны каян алыр – анысын әйтә алмыйм. Бездә товарларны кем тыйган һәм ник тыйганнар – бу ягын артык тикшереп тормыйлар. Русия Украинада җитештерелә торган Roshen татлыларын үзендә сатуны тыйган иде бит. Алар бездә дә сатыла иде. Халык, теге тәмле конфетлар күренми, һаман китермиләрмени әле, дип сорый, ди кибетче».
Русиянең стратегик тикшеренүләр институты мәгълүматларына караганда, 2000нче еллар башыннан 2014нче елга кадәр читтән азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарлары кертү алты тапкыр үскән. Халыкның азык-төлеккә тоткан акчаларның 40%ы импортка туры килә.
Русия Европа Берлеге илләреннән елына 2,8 млрд долларлык җиләк-җимеш һәм яшелчә, АКШтан 1,4 млрд долларлык азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарлары сатып ала.
Наил АЛАН,
Рөстәм ИСХАКЫЙ.
Донбассны яклаган Татарстан нигә Фәләстинне
Соңгы атналарда Көнчыгыш Украина һәм Фәләстиндәге вакыйгалар охшаш төсмер алды. Донбасста украин көчләре һәм Русия яклы сепаратистлар бәрелешләре тынмаса, Газзә һәм Израильдә Хәмәс хәрәкәте һәм Тел-Авив каршылыгы кискенләште. Ике низагта да тыныч халык арасыннан корбаннар күп. Ике төбәктән дә качаклар агымы көчәйде.
Якын Көнчыгыштагы низаг Русия мәгълүмат чараларында яктыртылса да, Мәскәү Донбасс халкына һәм сепаратистларына теләктәшлек күрсәтеп, Фәләстингә өстән-өстен генә якын килә. Мондый шартларда Татарстан халкының фикере кайсы якта?
Төрле хәрәкәтләр Казанда Украина качакларына ярдәм итү максатыннан кампания башладылар. Мохтаҗларга матди һәм гуманитар ярдәм тупланды. Гади халыкның да бу кампанияләргә игътибары зур иде. Бик күп кеше туплый алмаса да, Камал театры каршында Новороссияне яклап хәйрия концерты узды. Аны рус милли хәрәкәте активистлары оештырды.
Бер атнадан шул ук урында Фәләстин халкына теләктәшлек белдереп, Израиль сәясәтен тәнкыйтьләп пикет узды. Аны «Азатлык» татар яшьләре берлеге уздырды. Анда катнашучылар саны чагыштырмача аз иде. Активистлар моны пикетны рекламалау киң булмавы белән аңлатса да, Татарстанда Фәләстин вазгыяте белән кызыксыну күпкә түбәнрәк булуы билгеле.
8нче августта узган пикетны оештыручылар сүзләренчә, татарлар иң беренче чиратта Көнчыгыш Украина түгел, ә Фәләстин халкына теләктәшлек белдерергә тиеш. Донбасс халкына игътибарның зуррак булуы Русия пропагандасы белән бәйле, ди алар.
«Фәләстиннәр безнең дин кардәшләребез. Алар безнең туганнар», – ди чарада катнашучы Гомәр Батырша.
Пикетта Казанда практика узучы төрек кызы Ясмин Үнсал да бар иде. «Мин Израильнең Фәләстингә карата сәясәтенә тәнкыйть белдерергә килдем», – ди ул. Аның фикеренчә, татарлар һәм төрекләр бу мәсьәләдә бергә булырга тиеш.
Чарага килгән гарәп студентлары, Фәләстинне яклап чыккан өчен, татар активистларына рәхмәт әйтте.
Новороссиягә, украин качакларына ярдәм күрсәтү кампаниясендә актив катнашкан «Иман» мөселман мәркәзе вәкилләре әлеге пикетта күренмәде.
Илдар ГАБИДУЛЛИН.

Комментарии