Шәймиев: «Намусымны пычратуны гафу итә алмыйм»

президенты Минтимер Шәймиевның журналист Ирек Мортазинга шикаятен Киров районы суды каравын дәвам итә. Дүшәмбедә суд гаепләүчене – президенты Минтимер Шәймиевны тыңлады. Президент Ирек Мортазинга каты җәза бирүне сорый.

Сишәмбедә Казанның Киров районы судында Ирек Мортазинга карата суд утырышында шаһитларны сораштыру башланды. Төшкә кадәр шаһит буларак “Московский Комсомолец – Поволжье” мөхәррире Геннадий Наумовтан сорау алынган. Төшке 3тән соң, “Яңа гасыр” телеканалы башлыгы Илшат Әминовны сораштырганнар. Суд эшендә барлыгы 80гә якын шаһиттан сорау алыначагы билгеле.

Президент сүзләренчә, дәүләт эшлеклеләренә карата һәрдаим тәнкыйть бар. “Әмма Мортазинның гамәле тәнкыйть кенә түгел, ә шәхесне пычрата торган ялган. Бигрәк тә бу хәлләрдән миңа якын булган кешеләр зур зыян күрде. Намусымны пычратып, якыннарыма, туганнарыма авырлык ясаганнар икән, мондый әйбер гафу ителми. Үз-үземне хөрмәт итәм”, – диде Шәймиев.

Президент сүзләренчә, Мортазинның “: последний президент Татарстана” китабы чыккач, ул авторны судка бирүне түбәнчелек дип тапкан. “Әмма басма җәмәгатьчелектә шау-шу уятмагач, Мортазин чыгырыннан чыкты, үзен танытыр өчен намусын пычратты”, – ди Шәймиев. Аның фикеренчә, Мортазин үз-үзен артык яратучы, горур, үзен һәрвакыт хаклы санаучы кеше. “Шундый булуы аны суд юлына бастырды”, – ди ул.

Мортазин сүзләренчә, аңа күп тапкыр: “Гафу үтен, ул вакытта җинаять эше кузгатылмаячак”, – дигәннәр. Шунлыктан гаепләнүче президентка: “Бу утырышта мин сездән гафу үтенсәм, гафу итәр идегезме?” – дигән. Шәймиев үз чиратында, суд утырышының уен булмавын искәртеп, гафу итмәячәге турында әйткән. Әмма гафу үтенергә әзер булса да, Мортазин әле дә үз фикерендә тора һәм үзен гаепле санамый. Суд утырышын ул “абсурд театры”, дип атый.

Җәзага килгәндә, Минтимер Шәймиевнең яклаучысы Вәсилә Мәкъсудова: “Мортазинга ягылган иң каты маддә – нәфрәт уяту, билгеле бер социаль төркемгә карап кешенең намусын пычратуны күздә тоткан 282нче маддә. Аның буенча иң каты җәза – 5 ел төрмә”, – ди.

Минтимер Шәймиев исә, судтан Мортазинга иң югары җәза бирүне сорый.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Хокукый дәүләткә таба

10 август көнне Татарстан президенты Минтимер Шәймиев шәһәренең Киров район судына килде. Бу юлы ул чәчәкләр белән каршы алган рәсми затлар алдында чыгыш ясар өчен түгел, ә судта куелган сорауларга җавап бирү өчен шәһәр читендә урнашкан урамнарның берсендәге гади генә бинаның ишеген ачып керде. Эш шунда ки, Татарстан президенты үзенең элекке сүзчесе Ирек Мортазинны җавапка тарттыру турында гариза белән судка мөрәҗәгать иткән иде.

Демократик җәмгыятьтә хакимиятнең өч тармагы: канун чыгару, башкарма һәм суд хакимиятләре – бер-берсенә буйсынмый. Суд һәм канун алдында һәркем тигез: олигархлар да, хәерчеләр дә, хөкүмәт вәкилләре дә, эшсезләр дә. Бу шулай булырга тиеш. Әгәр дә алай түгел икән, димәк, канун бозыла. Бу тигезлеккә, гадәттә, ышанмыйлар. Менә шуңа күрә дә президент гаризасы белән ачылган эштә гаепләнүче Ирек Мортазин: “Суд гадел була алмый, чөнки Татарстан президенты теләсә кемгә тәэсир итә ала”, – дигән белдерү ясады.

Чыннан да, абруйлы һәм тәэсирле кешеләр бар. Аларның фикер һәм аргументларына һәркайда колак салалар. Татарстан президенты шундыйлардан. Дөрес, М.Шәймиевне кабул итмәгән яисә аңа көндәш булган, аның белән мәнфәгать каршылыгында торган затлар да бардыр. Шулай да, бу очракта суд эше бөтен халык күз алдында. Журналистлар хәбәр биреп тора. Судта катнашучылар һәм аларның адвокатлары матбугатта чыгыш ясый. Ниһаять, мәкаләләр, китаплар язучы Ирек Мортазин үзенең элекке җитәкчесе булган Татарстан президентыннан да күбрәк мәгълүмат тарата, интернетта һәм матбугатта чыгыш ясый. Шулай булгач, Казан шәһәрендәге район суды башка бер судка караганда бәйлерәк дип санарга урын юк. Һәр хөкемдарның кесәсендә президенты имзалаган федераль судья таныклыгы бар. Һәрхәлдә Татарстандагы дәүләт чиновнигын яклап, күрәләтә хәрәмләшү максатын куючы барлыгына ышанып булмый. Шуңа карамастан, хокук яклаучылар, ирекле журналистлар Минтимер Шәймиевнең судка килеп, хөкемдарның һәм гаепләнүченең сорауларына җавап бирүенә өметләнмәгәндер. Нәтиҗәдә, Мортазинга каршы эшнең башланып китүе түгел, ә президентның бирегә килүе сенсация буларак яңгырады.

Менә шушы гаҗәпләнү, зур дәүләт чиновнигының шулай канунга буйсынуы халыкны гаҗәпләндерә. Димәк, хокукый дәүләтнең мөмкин һәм кирәк булуына, кануннар алдында бар кешенең дә тигез булуына инанучылар әле юк дәрәҗәсендә.

Зур җитәкчеләрнең судка баруы чит илләрдә дә табигый хәл. Ләкин хәтта анда да кайвакытта кануннан өстен булырга тырышу очраклары бар. Гомумән, судка бирү һәм үзеңнең хокукларыңны яклау табигый һәм гадәти эш булырга тиеш. Республика президентының үз аппаратында эшләп, яхшы гына урыннарга күчеп, аннары башка төркем һәм сәясәт карашларын үзләштергән хезмәткәрне “батырырга”, аннан үч алырга мөмкинлекләре бармы? Әлбәттә, моның өчен кирәкле административ ресурс һәм мәгълүмат мөмкинлекләре җитәрлек. Хәзерге мәгълүмат технологиясе теләсә кемне кыска вакыт эчендә дегеткә манып ташларга сәләтле. Теләгәндә “кирәкле” кешене җавапка тартыр өчен компроматлар, конкрет ялгышлыклар табарга җае чыгар иде. Әнә бит Башкортстанда тарих һәм сәясәт турындагы бәхәсләрдә аргумент җитмәгәч, интернет хәбәр куючыларны кулга алганнар.

Узган ел Казанда Татарстан президентының вафат булуы турында ялган хәбәр таратып, күпләрне хафага салган Ирек Мортазин Киров районы судына үз мәнфәгатьләрен якларга, аңлатмалар, дәлилләр китерергә хаклы. Ләкин аның эшен судта карауны кемнеңдер хокукларын бозу, эзәрлекләү дип санарга урын юк.

Суд эшенең ничек баруы һәм аның карары турында алдан фаразлап тормас идем. Иң мөһиме – дүшәмбе көнне башланган суд эшенең процессуаль кодекс буенча баруы. Бу катлаулы хәлләрдә канунга таянырга мөмкин дигән өметне көчәйтә. Фактлар һәм канун нормаларыннан да зуррак хөкемдар була алмый.

Римзил ВӘЛИ,
“Азатлык” радиосының Казан бүлеге мөдире

www.azatliq.org

Комментарии