- 12.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №32 (12 август)
- Рубрика: Архив
“БГ” битләрендә армия турында язмалар күп басыла. Мин дә сезгә язарга уйладым әле.
Абыем Данил Рафаэль улы Гыймадиев 1989 елның 21 июлендә Югары Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Кечкенәдән үк бик акыллы, тәртипле була.
Мәктәптә укыганда ук абыем спорт белән шөгыльләнә башлый. Татарча көрәш белән мавыга. Район, республика ярышларында, Сабантуйларда катнаша һәм бик күп призлы урыннар яулый. Ул безнең хоккей командасының капитаны да була әле.
Абыем 2007 елны мәктәпне тәмамлагач, районда урнашкан 85нче һөнәри көллияткә укырга керде. Ә 2008 елның 22 октябрендә аңа повестка килде. Ул хезмәт итәргә Пенза шәһәренең Леонидовка бистәсенә 22277 частька эләкте. “Монда безнең өчен бөтен шартлар да бар: спорт белән шөгыльләнәсе килгән кешегә – спорт бүлмәсе, телевизор, өй кинотеатры, музыкаль центр һ.б. Өч мәртәбә бик яхшы ашаталар. Атна саен мунча керәбез, ял көне һәм бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп йоклыйбыз. Исән-сау яшәгез, авырмагыз, үзегезне саклагыз”, – дип яза ул.
Якыннары белән ул телефон аша да еш сөйләшә. “Тәмәке тартучыларга монда бик читен. Без, тартмаучылар, тегеләр тәмәке тартканда барысын да эшләргә өлгерәбез, ә алар соңга кала. Тәмәке тартмаучыларга атнага 200 грамм конфет бирәләр”.
Без подполковник Лабутин Александр Алексеевичтан хат алдык. Ул хатында часть турында язган һәм ата-аналарны улларына таяныч булырга өндәгән.
2008 елның 6 декабрендә абыем присяга кабул итте. Бу тантаналы бәйрәмдә ерак юлларны якынайтып Данил абыемны күрергә, яшәү шартлары белән танышырга әтисе Рафаэль, апасы Дания барды.
Алар анда абыемнар урнашкан хәрби шәһәрчекнең чисталыгын, матурлыгын, казармалардагы тәртипне, ашханәләрен, командирларын үз күзләре белән күреп кайтты. Абыем үзе дә үз частен мактап туя алмый.
Ватанны, туган нигезне, туган җирне, әти-әни, дуслар, туганнарны саклау, яклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Һәр солдатның исән-сау йөреп, изге бурычларын үтәп, кадерле әти-әнисе, туганнары янына сау-сәламәт кайтуын телим. Әти, абыйлардан үрнәк алып сабыр гына хезмәт итсеннәр.
Абыемның әтисе Рафаэль дә Әфган сугышы инвалиды. Сугышта яраланып, бик күп операцияләр кичереп, III группа инвалид булып кайткан кеше. Табиблар “армиядән кала аласың” дип торганда абыем үзсүзләнеп: “Әти дә хезмәт итте, мин дә армиягә барачакмын. Балаларыма картайгач нәрсә сөйләрмен соң”, – дип армиягә китте. Көннәр, илләр тыныч булсын, армиядә солдатларыбыз исән-сау хезмәт итсеннәр.
Әти-әни, туганнарын, дусларын, белем биргән укытучыларын, тәртипкә өйрәткән мәктәпне, классташ кызларын онытмасыннар!
Шушы урында Илдар абый Юзеевның шигырь юлларын җиткерәсем килә:
Язгы ташуларда
Аккан бозга басып,
Икәү килә елга буйлатып;
Берсе җырлый шашып,
Изүләрен ачып,
Икенчесе килә уйнатып…
Ил чикләре көтә,
Ике егет килә.
Шау-шу тынар әле без киткәч.
Сау булыгыз, кызлар,
Сагынырсыз, кызлар,
Сагынырсыз әле без киткәч.
Әйе, без аларны сагынабыз һәм сагыначакбыз!
Зөһрә ГАЙНУЛЛИНА.
Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы.
Армиягә барырга кирәк
Элек армиягә бару бик хөрмәтле гамәл санала иде. Кызлар да үзара: “Армиядә булган икән, аңа кияүгә чыгарга ярый”, – дип фикер йөртә идек. Ә хәзер армиягә бармас өчен, ни генә эшләмиләр. Әти-әни баласын шунда җибәрмәс өчен, зур суммада акча түли, алып калырга тырыша.
Әйе, бала һәркемгә дә кадерле. Шулай булса да, җибәрергә кирәк. Акыллыланып, кеше булып кайта бит алар.
Ул меңгә бер очракта 1-2 солдатны үтергәннәр, кыйнаганнар, дип язалар, сөйлиләр. Кешенең гомере бетсә, монда да үлә ул. Үлем сәбәпсез булмый. Менә күрше егете армиядә булып кайтты. Киткәндә дә акыллы иде. Кайткач эшкә керде. Үзе укый да әле. Кеше кечкенәдән нинди булса, гомер буена шулай калачак. Ә иркә булып үскәннәр берни аңламый, тыңламый.
Офицерларның да төрлесе бар. Элек без аларга сокланып карый идек. Иң акыллы кешеләр алар, дип уйлый идек. Үзгәрә шул заманалар. Нишләп тә булмый.
Фәүзия ЗАРИПОВА.
Комментарии