Озын-озак хакимият

Путинның хакимияткә килүенә 10 ел тулды. Бу вакыт эчендә төссез һәм билгесез элекке КГБ кешесеннән милли юлбашчыга үзгәрде. 10 ел элекке Русияне искә төшерсәк – авыру президент, какшаган икътисад, Мәскәүгә каршы әйтергә әзер торган республикалар күз алдына килә. Шушы вәзгыятьтә халык илдә яңа премьер итеп Владимир Путинның билгеләнүенә дә әллә ни әһәмият бирмәде, чөнки ул чактагы президент Борис Ельцин 18 ай эчендә 5 премьер-министрны алмаштырды.

Президент Ельцин элекке ФСБ башлыгы 46 яшьлек Путинны болай гына премьер итеп билгеләмәде. Хөкүмәт башлыгы итеп куйганда ук, ул халыкка аның президент булачагына ишарә ясады.

“Бүген иртән президентта булдым, ул минем вазифадан китүем турында фәрманга кул куйды. Рәхмәт әйтте һәм эшемнән алды. Вакытлыча бу урынга Иминлек Советы сәркатибе, ФСБ башлыгы Владимир Путин билгеләнә. Минемчә, ул моңа лаек кеше. Аңа уңышлар теләр идем. Аңа бары тик уңыш кирәк, башкасы барысы да бар”, – диде премьер вазифасыннан китүче Сергей Степашин.

Еллар узгач кына белгечләр Степашинның бу сүзләренең тирән мәгънәсенә төшенде. Дистә елда Путин премьер-министрдан президент булды һәм кире премьерлыкка кайтты. Вазифасына карамастан, аның милли юлбашчы буларак даны үсә генә барды.

Тыйнак кешедән кем чыкты

Белгечләр һәм журналистлар аны оялчан һәм тыйнак кеше буларак искә ала. 10 ел элек ул бүгенге кебек һәртөрле вәзгыятьтән коры чыгучы, тапкыр җаваплар табучы җитәкче булмаган. Хөкүмәт җитәкчелегенә килгәндә Путинны тышкы бурычы югары булган, икътисады бөлгенлеккә төшә барган һәм Чечняда сугышчыларның һөҗүмнәре арткан көтә иде.

Путин премьер итеп билгеләнеп бер ай узгач, Русияне бер-бер артлы террор һөҗүмнәр тетрәтте. Соңгысы 19 сентябрьдә Волгодонскида булды. Шартлауларда 300ләп кеше һәлак булды. Мәскәү бу һөҗүмнәрдә чечен сугышчыларын гаепләде. Кремльне тәнкыйтьләүчеләр исә әлеге шартлауларны махсус хезмәтләр икенче Чечня сугышын башлау өчен оештырды, дип саный.

Октябрьнең беренче көнендә Русия гаскәрләре янә Чечняга керде. Беренче сугыш тәмамлануга 3 ел узган иде.

“Яңача эшләргә кеше кирәк иде”

Путин хакимияткә килгәндә Русиянең чын хәле нинди булган дигән бәхәсләр әле дә дәвам итә. Кайберәүләр Русия бөлгенлеккә төшкән, исерек президент тарафыннан идарә ителгән ил иде, дип искә ала. “Эшләрне яңача башларга бер кеше кирәк иде. Минемчә, Путинның уңышы шул булды. Ул аек, тырыш һәм көндәшлеккә чыдам иде”, – диде Путин вазифага килгәндә “Economist” журналының Мәскәүдәге бүлеген җитәкләгән Эдвард Лукас.

Путинны яклаучылар Путин хакимияткә Русия өчен авыр чакта, ил таркалу алдында торганда, аны Борис Березовский һәм Владимир Гусинский кебек олигархлар таларга торганда килде, дип саный. Башкалары исә: “Русия инде икътисадый бөлгенлекнең иң түбән дәрәҗәсенә төшеп акрынлап менеп килә, илдә демократия һәм ачык җәмгыять нигезләре салынган иде”, – ди.

“Матурлык турында үзенчә фикер йөрткән һәм дөньяны КГБда өйрәнгәнчә генә күзаллый белгән, шул ук вакытта нефтькә югары бәяләрдән башы әйләнгән Путин үз моделен төзергә кереште”, – диде Кремль тәнкыйтьчесе Дмитрий Орешкин.

Путинның 10 еллык эше, илдәге сәяси көчне үз кулына алуы, хакимиятне бер вертикальгә төзүе белән дә искә алына. Нефтькә югары дә Русиядә Путинның уңышы дип күрсәтелде, әмма нефтьтән килгән акчаны Русия халкы күрмәде. Левада үзәге уздырган фикер белешүләрнең берсендә халыкның күпчелеге байлар белән ярлылар арасында хәзерге аерманы Ельцин чорыннан зуррак булганын әйткән.

Халык нәрсә өчен ярата соң Путинны?

“Путинның югары рейтингы ул – чарасызлыктан. Ышанырлык башка берни дә юк бит. Судларга ышаныч юк, сайлауларга ышаныч юк. Бу очракта бөтен өмет бары тик бер кешегә”, – ди Орешкин.

Путинның татарларга мөнәсәбәте

Русия премьер-министры Владимир Путин 6 августта бер көнлек сәфәр белән Анкарага килеп китте. Төрек киңкүләм мәгълүмат чаралары шушы визитка зур әһәмият бирде. Путин сәфәре һәм ике ил арасында хезмәттәшлекнең яңа баскычка күтәрелүе, мөһим энергия килешүе хакындагы шау-шу арасында төрле караштагылар бар. Әйтик, “Ватан” газетасы Путинның “татарларга мөнәсәбәтен” сорау астына куйды.

“Ватан” газетасында чыккан хәбәрендә, автор Минә Кырыкканат, Путинның Русиядә яшәгән рус булмаган халыкларга, бигрәк тә татарларга карата сәясәтен һәм шул уңайдан бу халыклар алдында торган проблемаларны телгә алды. Путинның Төркиягә сәфәре алдыннан, сөргендәге Милли мәҗлес әгъзалары Төркия президенты Абдуллаһ Гүл һәм премьер Тайип Әрдоганга ачык хат юллаган. Аны академик һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре имзалаган.

“Хәтта, Сталин чорында да ана телендә уку мөмкинчелеге бетерелмәгән иде. Ләкин Путин алып барган сәясәт аркасында ана телен белмәгән маңкорт үсәчәк. Тел булмаган илдә тә югалачак. 2007 елда Путин имзалаган канун Русия Федерациясе кануннарына да туры килми, милләтләрне үз телендә белем алудан мәхрүм итә». Боларны автор сөргендәге Милли мәҗлес әгъзасы Роза Корбанга сылтама ясап яза. Моннан тыш, Кырыкканат мәкаләдә Русиядәге тел, дин, кеше хокуклары, матбугат иреге мәсьәләсе турында һәм Путин сәясәтенең татарларга йогынтысын да телгә ала.

Алсу КОРМАШ, Мәтин КАРЫШМАС

Сырлы таяклыларны юл буена куалар

Русия юл хәрәкәте иминлеге хезмәтенең элекке башлыгы, Федерация Шурасы әгъзасы Владимир Федоров, юллардагы тикшерү постларын бетереп, андагы хезмәткәрләрне юлдагы тәртипне саклауга юнәлдерергә кирәк, ди.

Әлегә Татарстанда хезмәткәрләренең яртысы юлда тәртип саклау постларында эшли. Федоров сүзләренчә, бу постлар тәртип саклау түгел, ә күбрәк алу урыны булып тора. “Шуңа күрә аларны бетерү хәерле”, – ди ул. Сенатор мисал итеп, Украина, Беларусь һәм үзәк Европа илләрен искә ала.

Мәскәү астында ЮХИДИ постлары инде алына башлаган. Биредәге ЮХИДИ башлыгы Сергей Сергеев сүзләренчә, постларның күбесе 1980 елларда, Олимпиада узган вакытта салынган. “Хәзер юлларда башка тәртип, һәм бу постлар аны саклауда әллә ни файдалы түгел”, – ди Сергеев. Шуңа ул күчмә постларны булдырырга тәкъдим итә.

Татарстанның ЮХИДИ хезмәте әлегә бу турыда рәсми җавап бирми. Исемен белдерергә теләмәгән ЮХИДИ хезмәткәре сүзләренчә, республикада юллардагы тәртипне тикшерү постлары яхшы эшли һәм аларны бетерергә җыенмыйлар. “М7 федераль юлыннан районы аша Казанга керү юлында урнашкан пост кына бетереләчәк, анысы да Федоров сүзләренә түгел, ә биредә юлны үзгәртеп төзүгә бәйле”, – ди ул.

Юлдагы постларны алу турындагы хәбәр таралгач, күп кенә интернет сәхифәләрендә бу уңайдан төрле фикерләр күренә башлады. Фикер әйтүчеләрнең күпчелеге кертеләсе яңалыкның халыкка файдалы булмаячагын искәртә. Алар сүзләренчә, постларны бетереп, ЮХИДИ хезмәткәрләрен юлга чыгару тәртип урнаштыру өчен түгел, ә йөртүчеләрдән акча суыру максатыннан гына эшләнә.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Татарстанга дуңгыз гриппы якын

Татарстанны төрле яклап дуңгыз кизүе – A(H1N1) кысрыклый башлады. “БалтИнфо” хәбәр итүенчә, Башкортстанда әлеге авыру белән беренче чирләүче теркәлгән. Стәрлетамакта яшәүче 16 яшьлек егет Төркиядә ял итеп кайтканда үзен начар хис итә башлаган, дип белдерә Башкортстан Роспотребнадзоры. Очкычтан аны туры больницага җибәргәннәр. Тикшерүләр әлеге егетнең дуңгыз кизүе эләктергән булуын ачыклаган.

Күрше Йошкар-Олада да дуңгыз кизүе эләктергән дип шикләнелгән 22 укучыны больницага салганнар. Алар Болгариядә ял иткән. Мари Иленә кайтуга ук үзләрен начар хис итә башлаганнар.

Сарытауда да дуңгыз кизүе теркәлгән инде. Англиядә булып кайткан ике балада әлеге авыру ачыкланган. Һәм табиблар хәзер инде аларның хәле канәгатьләнерлек, ди.

Роспотребнадзорның идарәсе башлыгы Виктор Морозов: “Дуңгыз кизүе – башка бик күп йогышлы авырулар кебек үк чир. Монда да шул ук кагыйдәләрне үтәргә генә кирәк”, – дип белдерә.

Республикага дуңгыз кизүен кертмәс өчен, “” һәм “Бигеш” аэропортларында кешеләрнең тән температурасы югары булуны ачыклый торган җиһаз эшли, дигән хәбәрләр бар. Морозов әйтүенчә, бу тепловизорлар 4 ел чамасы элек урнаштырылган булган. “Чит илләрдән кайтучыларның хәлләрен сораштыралар, барысы да тикшерелә, турширкәтләр белән дә эшлибез”, – ди Морозов.

Дуңгыз кизүе дөньяда 1700гә якын кешенең гомерен кискән инде. 200 меңнән артык кеше чирли. Кушма Штатларда әлеге авыруга каршы ясалган вакцинаны сынау башланды.

Наил АЛАН, Мәликә БАСЫЙР

Комментарии