ЧЕЧНЯДАН КЕМ КАЙТА?

“Чечняда хезмәт иткән егет” дигәч, сездә ул кеше турында нинди фикер туа? Түбәсе кыйшаймаган микән дип уйлап куясызмы? Сәламәтлеге какшаган егетләр күп кайтты шул аннан. Кайбер оешмалар аларны эшкә алмыйча йөдәтә, җәмгыять тә сугыш күргәннәргә кырын карый. Ул егетләр бүген ничек яши, нидән зарлана икән? Еллар үткәч, хәрби хезмәт хакында нәрсә сөйләрләр?

Айрат

– Армиягә бармас өчен тарткалашучы егетләрне аңламыйм. Әлбәттә, хезмәт итәргә кирәк! Без дә бармасак, туган илне кем сакласын? “Башка берәү барсын, мин генә түгел” дип әйтү – чын егет эше, дип санамыйм. Армиядәге “бабайлык” та кирәк, ансыз армия – армия түгел. Чөнки “бабайлык”тан башка солдат йомшара. Менә мине кайда хезмәт итте дип уйлыйсың? Чечняда. Ник ышанмыйсың? Ябык булгангамы? Төннәрен йоклый алмыйча интегәм, шуңа ябык мин. Төшкә шартлау, атышлар кереп йөдәтә. Чечняда ике ел хезмәт итеп, психик һәм физик яктан сәламәт кайткан кеше юк, минемчә. Шофер идем, белән мәетләр җыеп йөрергә туры килде. Бер ай эчендә ике кеше үтердем. Аннары җәрәхәтләр алганга, өйгә кайтарып җибәрделәр. Беренче тапкыр үтерер алдыннан егетләр: “Бугазына тидерсәң, сары майга аткан кебек”, – дип акыл сатты. Сүзләренең дөреслегенә инандым инануын. Беренчесендә авыр булды, икенчесендә җиңелрәк. Сугышта кеше үтерү гөнаһ түгел, дигән булалар. Булмас сиңа! Рухи яктан ничек авыр булуын үзе кичергән кеше генә аңлый. Дошман булса да, кемнеңдер баласын үтерергә нинди хакыбыз бар?! Ә ул гөнаһ барыбер үзеңә әйләнеп кайта. Үлгән солдатның якыннарының күз яше төшкәненә тамчы да шикләнмим. Мисал өчен, дус егетем сугыштан кайткач, әти-әнисе бер-бер артлы үлде. Очраклы түгел дип уйлыйм. Бу – рәнҗеш. Икенче бер танышым: “Җаным тынычлык таба алмый”, – дип ел буе газапланды. Аптырагач, Чечняга кире барып, үтергән солдатларның гәүдәсен казып, әниләренә илтеп биргәч кенә тынычланды.

Ике арада башланганда чеченнар: “Хәзер без сезгә урыс дискотекасы күрсәтәбез!” – дип кычкыра. Без: “Чык, чечен, бугазыңа хәнҗәр синең!” – дип җаваплый идек. Берсендә 36 сәгать буена барган сугышка йөрәге түзмичә, арабыздагы бер егетнең түбәсе китте. Соңыннан чеченнар да, үзебезнекеләр дә тимәде аңа. Кыр буйлап тик саташып йөрде, мескен… Шуннан уйлап кара инде нинди психологик һәм физик нагрузка икәнен! Болар 2004 елда иде, алдагы елларда – сугышның кызган чагында ни булганын үзең чамала. Шофер булып бер ай хезмәт иткән өчен 50 мең сум түләделәр. Классташыма снайпер хезмәте өчен ярты елга 150 мең биргәннәр.

Чечня турында күрсәтелгән фильмнар чәчәк кенә, җимешен күрергә язмасын. Андагы сугыш хакында сөйләгәннәрнең күбесе әкият, әйтелмичә калган әйберләр дә байтак. Хәтерлисеңме, Президентыбыз Татарстаннан солдатлар Чечняга алынмаячак, дип телевидениедән игълан иткән иде. Бөтенесен рәттән алдылар. Ә безнең хәтер кенәгәсенә Чечняда хезмәт иткән көннәр уелып, төзәлмәс җәрәхәт булып калды.

Нияз

– Чечняда контракт буенча калырга юләр дип белдеңме әллә мине? Ел ярым хезмәт итүем дә баштан ашкан. Ике гомерем юк ич. Барганда безне каршы алырга, кирәкле җиргә илтергә тиешләр иде. Эт тә каршыламады! Такси яллап, Шалига кадәр үзебез барып җиттек. Кеше үтермәдем үтерүен, ләкин сугышның никадәр пычрак нәрсә икәнен аңларга өлгердем. Тиз арада җыену отрядында хезмәт иттем. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 10 минут эчендә җыенып, чыгып киткән чаклар күп булды. Отрядта 15 кеше иде. Кайчак төнлә уянып, автоматик рәвештә, кирәкмәгәнгә сикереп торасың. Сискәнеп, уяу йокларга ияләнеп беттек чөнки. Берсендә төн уртасында отряд белән берьюлы “ялгыш” торып, 15ебез дә чыгып китәргә әзерләндек. Кайсыбыздыр ялган сигнал биргән икән. Куркыныч вакыйгалар дисеңме? Бер чеченны машинаның артына тагып йөрдек. Интегеп үлде, мескен. Үзебезнең полковникның эчке органнарын кыр буйлап җыеп йөргәнне искә төшергәч тә, йөрәк һаман “жу” итә. Анда хезмәт иткән вакытта бу сугыш кирәкме, юкмы, дигән сорау тумады. Кайткач, туган-тумача “үзгәргәнсең” дисә дә, шул ук Нияз инде мин. Ел ярымга 70 мең сум түләделәр. Тау кадәр алтын бирсәләр дә, бөтен теләгем – бүтән беркайчан да ул җирләрне күрмәү.

Гадел

– Солдатны кешегә санаучы юк анда. Атнага бер мәртәбә заварка ясыйлар һәм 15 ипи китерәләр иде. Уйлап кара: болар 30 кешегә! Атна азагына заварка урынына коры су кала. Ә ипине танкка бәреп ватып ашаган чаклар күп булды. Армия булгач, андагы законнар буенча яшәми кая барасың? Бервакыт танк сыярлык чокыр казыттылар. Эшне бетергәч, аны өч метр читтәрәк казырга кирәклеге башларына типкән. Төнлә йоклатмыйча, монысын күмдереп, икенчене казыттылар. Арабыздагы бер егетнең тәмам үзәгенә үткәч, кайтармаслармы дип, хлорка эчте. Ашказаны җәрәхәте алган өстенә, Чечняда калдырдылар. Берничә көннән асылынып үлде, бичара. Ышанасыңмы, мин күргәндә, чеченнарның безгә бер генә тапкыр да үзләренең беренче булып һөҗүм иткәне булмады. Бөтен гаеп үзебездә, бары тик үзебездә! Ничә кеше үтергәнемне хәтерләмим. Баштан саный идем, аннары юк… Бүген минем өчен кеше үтерү бер тиен дә тормый. Менә хәзер сине электричка тәрәзәсеннән атып бәрә алмас дисеңме? Акчасын түләсәләр, киллер булуны да коточкыч эш дип тормыйм. Чечнядан кайткан солдатларның бөтенесе килешә минем белән! Ике ел хезмәт итеп, фатир, машина алырлык акча туплап кайттым. Шуннан нәрсә? Нигә ул байлык миңа? Күңелем мәңгелеккә шакшылыкка батты… Минем өчен хайваннар кешеләрдән чистарак булып күренә. Чечнядагы үтереш, суешны сөйләп бетерә торган түгел. Бер гаепсез балаларны әрәм итүебез, гади халыкны мыскыллавыбыз дисеңме… Видеога төшереп алып кайттым. Карыйк, курыкмасаң. Әлбәттә, ул тәмугка үз теләгем белән китмәдем. Мәҗбүри кул куйдырдылар. Армиядә хезмәт итүчегә нормаль шартлар тудырылырга тиеш. Ә кеше үтерергә мәҗбүри җибәрүне ничек атарга да белмим. Чечня сугышыннан кайтучыларның күбесе туган иленә үпкәләгән, рәнҗегән. Мин дә күрә алмыйм бу илне!

Иң коточкычы – ничә кеше белән сөйләшсәң дә, бары тик нәфрәт кенә ишетәсең. Әле болар исән-сау кайтучылар сүзе. Ә күпме ата-ана күз яше түгеп, шул сугышны каһәрли? Күпме элекке солдат бүген йокысызлыктан интегә, рәтле тормыш кора алмый? Үзләре еллар буена дәүләттән ярдәм, җәмгыятьтән аңлау, ә Ходайдан сабырлык сорый. Аларның фаҗигасендә гаеплеләр генә, һәрвакыттагыча, юк.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии