- 12.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Архив
Ниһаять, Универсиада ачылган көнне Иске татар бистәсендә дә эшләр тәмамланды, дип белдерделәр. Барлыгы 24 тарихи объект төзекләндерелгән. Оештыручылар авыз тутырып, биредә татарның шәһәр культурасы мохите тудырылды, дип белдерде.
МӘСКӘҮ КУНАГЫ ТАТАРЛАРНЫ МИЛЛӘТЧЕЛЕКТӘ ГАЕПЛӘДЕ
Иске татар бистәсендә Совет чорыннан алып бүгенгә кадәр күп кенә биналар юк ителде. Рәсми мәгълүматлар буенча, бер 1996 елдан алып кына да Казанда 33 тарихи һәйкәл юкка чыккан. Хәзер объектлар Татарстан Президентының күзәтүе астында. 6 июль көнне ул Мәскәү кунагы – Русия вице-премьеры Игорь Шувалов белән төзекләндерелгән урыннарга сәяхәт итте.
Иске татар бистәсе – империя чорында, татарларны шәһәр шартларында бергә туплап яшәткән урын. Явыз Иван яуларыннан соң русларны Казан үзәгендә калдырып, татарларны шәһәр читендәге сазга куганнар. Әлеге бистәнең 1552 елдан соң ничек килеп чыгышы турында бәйнә-бәйнә сөйләгәндә – Мәскәү кунагы һәрвакыт «Иске шәһәр» префектын бүлдерә килде. Сораулар күп. Беренчесе:
– Ә кайда монда рус ызбалары? – дип күзләре белән эзләнде Русиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов.
– Һимаяче Апанаевларның биредә 14 йорты булган, – дип дәвам итте бистә белән таныштыручы.
Шувалов түзми:
– Это проявление открытого национализма!
Кагыйдә буенча, милләтчеләр һәрнәрсәдә үзен һәм үзенең кавемен генә күрергә тели. Шуңа да татар бистәсендә «рус избасы» була алмый дигән фикер белән килешә алмады, күрәсең. Нәтиҗәдә, татарлар русларны кысучы булып калды.
– Ерак түгел, рус избалары да бар, – дип тынычландырырга тырыштылар. Шулай да Шувалов татар бистәсенә бер рус йортын төзеп куярга тәкъдим итте.
Мәскәү кунагы үзен карагруһ милләтчел итеп кенә түгел, башка яктан да ачты. Әби Патшага кадәр татарларга мәчет төзергә ярамаган, дигән сүзләр зур яңалык булды аңа. Шувалов белән журналистлар ияреп йөрсә дә, матбугат чаралары бу хакта әллә ни сөйләмәде. Киресенчә, визит турында уңай яклар гына телгә алынды, баксаң, Мәскәү кунагы Татар бистәсенә гашыйк булган икән!
ТАТАР БИСТӘСЕ – ҖӘЯҮЛЕЛӘР УРАМЫ
Гомумән алганда, Иске татар бистәсен төзекләндерүне ике дистә ел дәвамында милли җәмәгатьчелек түземсезлек белән көтте. Каюм Насыйри урамы тулысынча җәяүлеләр өчен генә. Юл инфраструктурасы үзгәртелгән: биредәге асфальт катламы алынып, бетон белән ныгытыла. Яшелләндерү ягыннан да шактый эшләнгән. Әмма ул ниндидер музейны хәтерләтә. Биредә су алып эчәм дисәң дә, күрше урамга барырга туры киләчәк.
Каюм Насыйри урамыннан тыш, Күнче урамы да җәяүлеләр өчен хезмәт итәчәк. Тыкырык Апанай мәчете янында урнашкан. Совет елларыннан алып бүгенгә кадәр ябык булган «Күнче» урамы да үз тарихи төсмерен ала. «Биналар элек ничек булган, шулай калдырылды. Бераз буядылар гына. Урам үз асылына кайтты», – дип шатланып куйды «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Наил Гарипов. 1917нче Октябрь инкыйлабына кадәр «Күнче» урамын күнчеләр һәм сәүдәгәрләр ноктасы дип тә йөрткәннәр. Мәчет әһелләренә комачау итмәсәләр, алга таба сатучыларга киштә урыны әзер дигән сүз.
РЕСТАВРАТОРЛАР АРХИТЕКТУРАНЫ БОЗГАН
Билгеле булганча, бик кыска вакыт эчендә «Иске шәһәр» префектурасы 89 объектны төзекләндерә башлады. Моңа Иске татар бистәсе, Яңа татар бистәсе һәм шәһәрнең уң як Болак өлеше керә. Әмма һәрвакыттагыча, күләм артыннан куу сыйфат турында уйлауны оныттыра. Иске татар бистәсендә төзекләндерелгән биналарның тарихи йөзе сакланганмы дигән сорау белән без архитектура фәннәре докторы Нияз Хәлитовка мөрәҗәгать иттек.
Татар архитектурасы белгеченә сорау бирүдән бигрәк, ул үзе шунда ук төрле сораулар яудыра башлады.
– Без Универсиада кунакларына шушындый бистә күрсәтергә тиешме? Без әллә бу биналар белән горурланырга тиешме? Бу безнең мәдәниятмени? Мин моңа бернинди аңлатма да таба алмыйм. Моның кадәр яңалыкны реставраторлар каян уйлап тапкан икән? Монда кыйммәтле, чын архитектура тора иде. Ә аны тамырдан үзгәрткәннәр, – дип гаҗәпләнүен белдерә башлады архитектор Нияз Хәлитов.
Без Каюм Насыйри урамының 11нче йорты янында күрештек.
– Бинаны Казан университетын төзегән архитектор Петр Пятницкийның проекты буенча ясаганнар иде. Шуны ишеп, менә нинди декорация ясаганнар. Боларны хәзер Камал театры сәхнәсенә куярга була, – ди ул. Бу үзгәрешләрне элекке төшерелгән сурәтләр белән чагыштырсаң, ачык күрергә була. Орнаментлар шактый үзгәргән.
– «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин 3 йорт сафка бастырды. Ул объектларны да тәнкыйтьләп телгә алдылар, – дип өстим башка объектларга төртеп.
– Мансур хәзрәткә син Каюм Насыйри урамын бозгансың дип әйтәләр. «Народное зодчество» дип әйтәләр бит, ягъни халык үзе төзи. Монда да шулай. Яңа бина төзү – бер. Ә менә булган архитектураны бозу бөтенләй башка, – ди Нияз Хәлитов.
Белгеч, бистәдә татарның шәһәр культурасы мохитен юкка чыгарганнар, ди. Барысы да авылча, әйтерсең, татарның шәһәр мәдәнияте булмаган. Урман хуҗалыгы министрлыгы төзекләндергән Шиһабетдин Мәрҗани йорты белән дә шундый ук хәл.
– Карагыз, мондагы тәрәзәләргә, – дип дәвам итте архитектор Нияз Хәлитов. – Аларны Совет чорында капиталь ремонт ясаганда куялар иде. Реставраторлар шуны белмичә, Совет фотолары белән бинаны төзекләндергән. Нәрсә, Мәрҗани шушындый йортта яшәгән дип уйлыйсызмы? Тәрәзәләр янында ике лопатка куелган. Менә аның берсе генә булырга тиеш. Бинаның бер нигезенә генә дөрес реставрация ясаганнар.
ОБЪЕКТЛАР ЙӘ ВАКЫТЫНДА ӨЛГЕРМИ…
Иске татар бистәсендәге 24 объект та әзер дип белдерәләр префектурада. Әмма, кайбер биналарны вакытында өлгертмәгәннәр. Сәүдәгәр Борнай һәм Юнысов утарларының фасад өлеше 15нче июньдә төзекләндерелеп бетәргә тиеш булса да, аларда әле һаман эш бара иде. Һәм мондый мисаллар күп, ди биредәге җирле халык та.
Кунакларны каршылар алдыннан йорт-җир, каралты-кураны тәртипкә китерү татарның канына сеңгән. Матур гадәт киң масштабта соңгы тапкыр Казанның меңьеллыгында булган иде. Инде килеп Универсиада. Соңгы биш елда Казан чын мәгънәсендә кайнады да, кайнатты да. Тарихи биналарны яңарту соңгы сәгатьләргә кадәр дәвам итте.
Татар бистәсе буйлап йөргәндә ахырдан, үч иткәндәй, ике татар апасы очрады. Алар Әхмәт бай йортында яшиләр икән. Аларга да реставраторлар килеп төшкән. Универсиада кунаклары килешкә йорт ялтырап торырга тиеш, дигәннәр. Нәтиҗәдә, түбәне дә ябып бетермәгәннәр, ә ишегалдындагы асфальтны актарып атканнар. Хәзер бөтен Татарстан халкы яңгыр яусын иде дип теләп, кулларын күтәреп дәррәү дога кылып утырганда, алар ява күрмәсен, алайса өебезне су баса дип утыра…
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Комментарии