«Шигърият – беренче, журналистика икенче канатым»

«Шигърият – беренче, журналистика икенче канатым»

Шагыйрь, җыр текстлары авторы, журналист, Балык Бистәсенең « офыклары» газетасы баш мөхәррире Вазыйх абый ФАТЫЙХОВ турында, бар яктан да килгән шәхес, дип әйтер идем. Шуның өстенә тыйнак, изге күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше дә әле ул. Аның белән аралашу – җан рәхәте.

Вазыйх абый, шигърияткә мәхәббәтегез кайчан уянды?

– Кечкенәдән шигъри җанлы булдым. Әбием дә, әнием дә шигырь яздылар. Инде мәктәпкә кергәнче үк, өйдәгеләр чыгармагач, качып кына чыгып китеп, багана башына менеп басып, үзем чыгарган шигырьне сөйли идем.

Казанда укыганда иң сагынган кешем әнием булды. Безнең арада кайнар сәлам хатлары өзелмәде. Әниемнән килгән шигъри сәламнәргә мин дә шигырь юллары белән җавап кайтара идем. Тик ни кызганыч, ул хатлар бүгенгә кадәр сакланып калмаган.

– Шигырьләрегездә күбрәк нинди темаларга өстенлек бирәсез?

– Авыл, мәхәббәт һәм язмышлар… Шагыйрь шигырьләрендә күбрәк үзен борчыган, күңеленә тия торган проблемаларны күтәрә. Мине бигрәк тә кеше язмышлары тетрәндерә: юл читендә утырган хәер сорашучылар, ятимнәр, читкә китеп, туган җиренә кайта алмыйча газап чигүче өлкәннәр тормышы. Мәсәлән, «Сусау» шигыре, авылдан килгән кешеләрне күрер өчен, һәркөн ашханәгә килеп йөри торган карт турында. Анда туган җирен күрергә сусау шулкадәр көчле ки, хәтта берәүнең балагына ияреп килгән тигәнәкне дә иелеп җыя ул. Бу шигырь дә, башка күп кенә шигырьләрем кебек, чын булган вакыйгага нигезләнеп язылган.

Авыл минем өчен изге урын. Ә ул тема, минем өчен, иң җиңел тема. Шагыйрьләрнең күбесе шәһәрдә яшәп иҗат итә. Мин бу яктан бик бәхетлемен, чөнки туган авылымнан ерак китмәдем. Авылда, авыл уртасында торып иҗат итәм. Туган авылым Тегермәнлек турында шигырь язганда, тау башына менеп утырдым да, авылга карап хозурланып, аның һәрбер почмагын күзәтеп яздым.

Мәхәббәт темасына килгәндә, шуны әйтә алам: яратмыйча, мәхәббәтсез яшәүче кеше – буш кеше ул. Мәхәббәт кешегә һәрдаим көч-дәрт биреп тора. Ир-ат буларак шуны әйтә алам: хатын-кыздан башка тормыш юк. Моңа безне тудырып үстергән әниләр дә керә.

Төгәлрәк әйткәндә, мәхәббәт сезнең өчен нәрсә ул?

– Мәхәббәт – яшәүнең бер агымы. Мәхәббәттән башка кан тамырына кан да килми. Аннан башка тулы канлы тормыш юк. Ул изге хис!

Иҗат серләрегез белән бераз бүлешегез әле. Шигырьләр күбрәк нинди вакытта языла?

– Тынычлыкны кулай күрәм. Ялгызлыкта калып уйланырга бик

яратам. Кайбер вакытта төн уртасында уянып китәм дә, башка бик шәп фикер килеп төшә. Шунда ук торып кәгазь шыгырдата башлыйм. Шундый вакытлар була, көтмәгәндә кызыклы фикер килеп чыга, андый вакытта мине берни дә туктата алмый. Кеше белән сөйләшсәм дә, телефонга җавап бирсәм дә кулым яза. Күңелемдәгене ак кәгазьгә тезә.

Кайчакта күңелдә җыелган хисләр шулкадәр ургып чыга ки, бер утырганда 15 шигырь иҗат иткән чаклар бар.

– Ә сезнең өчен нәрсә ул?

– Ул минем яшәү алымым дияр идем. Беренчедән, мин әлеге һөнәрне үзем теләп сайлап алганмын. Икенчедән, университет вакытыннан ук журналистиканың барлык нечкәлекләрен өйрәнеп «үскәнмен». Бүген дә, ул минем хилафлык кылмыйча яшәү рәвешем.

– Чын редактор нинди булырга тиеш?

– Ул, беренче чиратта, психолог булырга тиеш. Иҗатны таный, аңлый белүе мөһим. Башка журналистларга киңәш бирү өчен, редактор үзе дә чын журналист булырга, үз эшен аңлап, көченә ышанып иҗат итәргә тиеш.

– Ә чын журналист дип аталу өчен, нинди сыйфатларга ия булу мөһим?

– Чын журналист булу өчен нәтиҗәле итеп яза белү кирәк. Әгәр син язмаларың аша кемгә дә булса ярдәм итә аласың икән, нинди дә булса проблема күтәреп, аның чишелеш юлларын тәкъдим итә алсаң, чын журналист буласың. Үземнең кыю, тәнкыйди мәкаләләрем чыга башлагач, гамәлемнең изгелектә булуын, файдалы икәнен аңлагач, үземне чын журналист итеп тоя башладым. Язмаларыңны көтеп алуларын белгәч, дәвамы буламы дип шалтыратулар кабул иткәч, горурланып куясың. Син язган язмага бәхәс күтәрсәләр, дистәләгән хатлар килсә, рәхмәт сүзләре ишетсәң – бу хезмәтеңнең нәтиҗәсе була инде. Шул вакытта син үзеңне көчле итеп тоясың. Каләм белән көрәшә алырлык, кешене яклап чыгарлык көч табасың. Тегүчеләр дә бит алар шикелле итеп тегә башласалар, өлгеләрен сорап алсалар, үзләрен чын остаз дип саный башлыйлар.

Журналистика белән шигърияттормышыгызда бер-берсенә комачауламыймы?

– Юк, киресенчә, алар бер-берсен тулыландырып торалар. Коры фактларга гына нигезләнгән язмалар иҗат итсәң, алар укучы өчен кызыксыз булыр иде. Журналистның сөйләм теле дә бизәкле булырга тиеш бит. Миңа бу очракларда әдәби сүзлек запасы ярдәмгә килә. Ә инде журналистика тормышны тану өчен кирәк. Шигърият бу тормышта бер канатым булса, журналистика икенче канатым дип саныйм.

– Сез бүгенге көндә җыр текстлары авторы буларак та танылган кеше. Аларны заказ буенча язасызмы?

– Элегрәк, композиторлар, җырчылар кибеткә кереп шигырь китапларымны алалар, аннары минем белән элемтәгә чыгалар иде. Ә бүген, күбесенчә, заказ белән мөрәҗәгать итәләр.

– Кемнәр белән эшлисез?

– Композиторлардан абыйлы-энеле Халидин һәм Расыйл Әхәтовлар, Габдеразак Мингалиев, Гүзәлия, Ришат Шәйхетдинов, Рәис Гобәйдуллин һ.б. Җырчылардан Люция һәм Рөстәм Закировлар, Илназ Баһ, Лилия Муллагалиева, Нурзадә, Динә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Габделфәт Сафин, Алсу Әбелханова, Илназ Минвәлиев – аларны санап бетерү мөмкин түгел.

– Шигырьләрне сатып бирәсезме?

– Беркайчан да сатып биргәнем юк. Авторларны дәүләт кайгыртырга тиеш дип саныйм. Шагыйрь яки композитор мескен хәленә калып, соранып йөрергә тиеш түгел. Горурлык хисе мине әлеге адымга барудан тыеп тора.

– Җыр текстларыгызны үзләштерү очраклары булдымы?

– Бик күп. Мин алар белән дәгъвалашып йөрмим, үз намусларында булсын. 2шәр юлны урлау берни тормый инде ул. Әле шигырьне тулысынча алып, исемен һәм авторын гына үзгәртеп кую очраклары да күп.

– Тормышта башка хоббиларыгыз бармы?

– Кесә календарьлары, ташлар, поши мөгезләре җыям, гөлләр үстерергә яратам.

Журналист өчен иң мөһим кораллар булган төрле еллардагы каләмнәр, фотоаппаратлар җыю белән шөгыльләнә башладым. Бер туганым, күптән түгел генә, 7 төрле фотоаппарат кайтарды. Минем коллекциядәге (алар 30лап чамасы) фотоаппаратларның, хәтта элекке заманнардан калганнары да әле төшерү өчен яраклы хәлдә.

– Үзегезне нинди кеше дияр идегез?

– Күңелем белән йомшак кеше. Башкаларга яхшылык эшләргә тырышам. Әмма шуның аркасында, мине йомшак кеше дип уйлаучылар да бар. Мин хәтта таш белән атучыларга да, аш белән атарга тырышам. Алай яшәве бар яктан да җиңел.

– Якын киләчәккә нинди планнарыгыз бар?

– Тиз арада әниемә багышланган шигырьләр китабым дөнья күрәчәк. Яңа гына табадан төшкән 45 җырым кергән диск сатуга чыкты, ул иҗатымны яратучылар кулына килеп эләксә, мин бик шат булыр идем. Шулай ук җыр текстларын туплап, аерым бер китап итеп чыгарырга йөрим. Бүгенге көндә балалар китаплары җитешми. Риф абый Гатауллин шигырьләремне туплап, балалар өчен ноталы китап чыгарырга тәкъдим итте.

– Ә инде укучы хозурына ирешкән ничә китабыгыз бар?

– 8 шигырь китабы, 1 балалар шигырьләре җыентыгы, 1 җыр текстлары китабым, 2 дискым бар…

– Бу елның апрель аенда «Уникс» концертлар залында 55 яшьлек иҗат кичәгезне билгеләп үттегез. Инде бу Икенче концертыгыз. Әлеге идея ничек туды?

– Җырларым күп. Артистлар чыгалар да җырлыйлар, ә авторлар кем булуы турында тамашачы белми дә. Шуңа күрә 50 яшьлек юбилеем уңаеннан концерт оештырырга булдым. Райондашым, радиожурналист Илнур Фәйзрахманов та күптән бу тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән иде. Инде менә быел 55 яшьлек юбилеемны билгеләп үттем.

– Сез концерттан канәгатьме?

– Канәгать, әлбәттә. Андый вакытта, үзең концертны карый алмыйсың шул. Халык, яхшы тәэсир калдырды, ди. Рәхмәт әйтүчеләр күп булды.

Кичәнең сценариен Илнур Фәйзрахманов төзеде.30 гаякын җырчы катнашты, яшь, әле танылырга өлгермәгән җырчылар да күп иде. Алмаз Хәмзин, Айсылу Лерон, Илфак Шиһапов алып бардылар. Мәскәүдән, Башкортстаннан да җырчылар килгән иде. Үзем шигырьләр укыдым. «Шигырьләреңне бик аз укыдың, күбрәк укырга кирәк иде», – диючеләр күп булды. Бүгенге көндә халык шигырьгә сусаган бугай.

Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Комментарии