- 12.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №26 (7 июль)
- Рубрика: Архив
“БГ”да Мәдинә Нурулланың “Җәһәннәм балалары” (20 гыйнвар, 2010 ел) язмасын укыдым. Яшьләр өчен йөрәк әрни. Аларны бозыла, начар юлга баса дип, без, олылар, чаң сугабыз. Ә авылда эшләп үскән, бик тәртипле яшьләр дә күп бит. Әле кайберләре уку белән бергә эшли дә. Безнең бистәдә дә андыйлар күп. Әйтик, Азат Нурислам улы Сәйфуллин, Илгизәр Галимуллинның ике улы, Алинә Галимуллина һәм башкалар.
Шәһәр балаларын да эшкә, төрле спорт уеннарына җәлеп итәргә кирәк. Спорт белән шөгыльләнгән яшьләр исерткеч эчемлек эчми. Төнге клублар урынына төрле шахмат, шашка, домино, бию түгәрәкләре оештырылса, мондый хәлләр күп булмас иде. Төне буе төнге клубта күңел ачканнан соң иртән торып ничек укырга барырга кирәк?! Бу башка сыймый. Андыйлардан нинди белгеч чыксын, ди?! 20 яшьлек студент эчеп, сүгенеп йөри.
Әй, замана балалары! Менә бу елны Укытучы елы дип игълан иттеләр. Студентларны, укучыларны мәктәп, укытучылар, безнең мохит тәрбияли.
Бу уңайдан кадерле укытучыларым турында да язасым килә. Аларның күбесе исән дә түгел. Барысына да дога кылам.
Башлангычта безне Роза апа укытты. Кул эшенә дә, хәреф танырга да, матур язарга да, гадел булырга да ул өйрәтте. Аны безнең икенче әниебез дияргә дә була. Без укыганда мәктәптә тегү машиналары юк иде. Ул безне өенә алып кайтып, ике сәгать хезмәт дәресе ясады. Олы классларда исә әтием белән бергә укыган Гәян апа Нуруллина җитәкчебез булды. 3 чакрым ара үтеп, Кыртападан Югары Барышка сәгать 8гә килеп җитә иде. Тәртипле ике ир бала үстерде. Олысы Әсхать минем белән бергә укыды, кечесе Фоат. Анысы да бик уңган, тәртипле. Әнисен карар өчен шәһәрдән кайтты. Укытучым ирсез, берьялгызы ике баланы үстереп, укытып кеше итте. Математика укытучысы Зәкия апа да тол калып, тырышып, 5 баласын тәрбияләде.
Апас районының Болын-Балыкчы авылыннан биология укытучысы Зариф абый бар иде. Хатыны мәктәптә җыештыручы вазифасын башкарды. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар бик гади генә яшәде. Бервакыт укытучыларга хезмәт хакы биргән көнне Зариф абый чүпрәктән тегелгән букчасын төшереп калдырган. Мин аны коридорда таптым. Укытучылар бүлмәсен шакып кердем дә: “Кайсыгыз югалтты?” – дим. Нәрсәгә төрелгән иде, дип тә сорадым. Моңсу, күз яшьләре чыгар-чыкмас укытучым акчасының кечкенә букчада булуын әйтте. Мин 5 класста укый идем. Ул, рәхмәт йөзеннән, букчасыннан алып, миңа акча бирмәкче булды. Юк, кирәкми дип, тизрәк чыгып киттем. Менә алар чын олы йөрәкле, гаделлеккә өйрәтүчеләр иде. Без, ул заман укучылары да, тәртипле булып үстек. Бүген исә шул акчаны шәһәр баласы тапса, хуҗасына кайтармыйча, яшерен генә үзләштереп тә куярга күп сорамас.
Укытучыларымның барысы да күңелебездә мәңгелеккә якты истәлек калдырып китте, туры ак юл салды, укучыларын тәртипле, мәгънәле итеп яшәргә өйрәтте.
2010ны Укытучылар елы дип игълан иткәне өчен, Президентыбызга рәхмәт. Укытучыларым, сез булмасагыз, без беркем түгел. Җәһәннәм балаларын да укытучылар укыта. Сез алар йөзенә кызыллык китермәгез. Укытучылар – икенче ата-аналарыбыз.
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА.
Лаеш районы, 25нче совхоз бистәсе.
Атта да, тәртәдә дә
Татар милләте үзенең элеккеге инсафлыгын, миһербанлыгын югалтып бара. Бу исә милләтебез киләчәгенә куркыныч тудыра.
Кайберәүләр “стратегия”, “тактика” төшенчәләре армия хезмәтенә, сугышка гына кагыла дип уйлый. Мөгаен, бу дөрестер дә. Һәрхәлдә, бу ике термин хәрбиләр өчен булган китапларда даими кулланыла. Аңлашыла ки, һәр армиянең стратегик бурычы – җиңүгә ирешү.
Гаиләне генә алыйк. Яшьләр өйләнешә, өлкәннәр аларга: “Мәхәббәтегез гомерлек булсын. Сау-сәламәт балалар үстерегез. Безне дә онытып бетермәгез!” – дип теләкләр тели. Теләкләр бик изге. Бу инде гаилә тормышының стратегик планы дигән сүз. Көн тәртибенә яңадан-яңа бурычлар килеп баса. Аларны хәл итү өчен, төрле юллар сайлана, ягъни монысы тактика була. Ир белән хатын-кыз – төрле гаиләдә тәрбияләнгән кешеләр. Өстәвенә, ир белән хатын-кызның дөньяга карашы, психологиясе бер-берсеннән нык аерыла. Тормышта бер гаиләне дә идеал итеп булмый. Татар халкы әйтмешли, савыт-саба шалтырамый тормый. Шуны аңларга кирәк.
Бүген Русиядә ике миллионга якын сукбай бала исәпләнә. Татарстанда да бу сан шактый уйланырга җирлек бирә.
Телевизор экраннарыннан еш кына Казан урамнары һәм вокзалларда сукбай балаларны “аулап” йөрүләрне күрсәткәч, йөрәк әрнеп куя. 12-13 яшьлек балалар нәрсәдер иснәүләре, тәмәке тарту, аракы эчүләре белән мактанып торалар. 14-15 яшьлек кызлар бала төшертә яисә ялгыз әнигә әйләнә. Шәһәр урамнарында дистәләрчә яшүсмер имезлек урынына сыра чөмереп йөри, подъездларда кызлар тәмәке пыскыта. Күп очракта кызлар сугыша, ә башкалары кәрәзле телефонның видеосына төшерә. Кайдадыр яшүсмер балконнан сикерә, бауга менә яисә кан тамырын кисеп, кемгәдер үзенең нәфрәтен белдерергә тырышып, теге дөньяга китеп барганын сизми дә кала.
Соңгы вакытта хәтта сүгенү модага кереп бара. Кайбер газета битләрендә аерым “белгечләр” бик каты итеп сүгенүнең сәламәтлеккә файдасы зур булуын яза. Телевидение бер тапшыруда сүгенүгә карата зур шоу үткәрде. Рус кешесе гомергә сүгенгән һәм сүгенәчәк, дип нәтиҗә ясап куйдылар. Татар кешесе дә руслар белән бер киңлектә яшәгәч, аңа нишләргә? Татарның бары бердәнбер сүгенү сүзе “анаңны фәлән итим”, ә калганы русныкы. Калышмас өчен.
Кешенең тәрбиялелеген күрсәтә торган беренче күрсәткеч – тел. Затлылык, асыл кием, чит ил машинасы, коттедж да түгел, иң беренче чиратта, сөйләмдә, үз-үзеңне тотуда чагыла. Җилкуарлар, сәрхушлар телен һич кенә дә халык теле, халыкчан тел дип әйтеп булмый.
Турыдан-туры әйтик, боларның барысына да ата-ана гаепле. Алар балаларын гаилә тормышына хәзерләмәгән. Күпчелек вакытта яшүсмерләрнең тәртипсезлеген мәктәп һәм укытучылардан күрәләр. Еш кына ата-аналар “мәктәп нәрсә карый”, “укытканча, тәрбияләгәнчә акча аласыз” дип үзе дә яман итеп сүгенеп куя. Тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана.
Мондый хәлләрне һәр гаиләдә очратырга була: ире белән хатыны бәхәсләшә, һәркем үзен хаклы дип саный, каршы якны гаепли. Татарда акыллы юл куйдым, акылсыз җиңдем дияр, дигән әйтем бар. Болар хак сүзләр. Табигате белән хатын-кыз хисле – алдын-артын уйламый. Теленә ни килсә, шуны әйтеп җибәрә. Ир кеше, беренчедән, хәлне катлауландыра торган сәбәпләрне алдан белергә һәм шуларны булдырмау чарасын күрергә тиеш. Икенчедән, хатын-кызның кайбер “чыгышларына” күз йомарга кирәк.
Тавыш еш кына көтмәгәндә, юк-бардан чыга. Мәсәлән, Азат мәктәптән елап кайтып керә. Сәбәбе – урамда сыйныфташы белән сугышкан. Әнисе Рәзинә аны-моны тикшереп тормый, әтисе Хәлилгә: “Үзең кебек булды, тиешле тәрбия бирә алмадың”, – дип ярсый. Әти кеше исә: “Син гомергә баланы якладың, авыр сүз әйттермәдең”, – дип җавап кайтара. Китә тавыш, китә ызгыш. Азат бөтенләй онытыла, өйдә “салкын сугыш” башлана. Азат елаудан да туктаган, әтисе белән әнисенең “якалашуларын” тыныч кына тыңлап тора.
Гаиләнең төп стратегик юнәлеше – балалар үстерү, аларга тиешле тәрбия бирү. Гаиләдә шулар эшләнмәсә, кешелек җәмгыятенең дәвамы булмас иде. Һәр ата-ана үз баласын итагатьле, эш сөючән, кешелекле, белемле итеп күрергә тели. Болар гомумкешелек сыйфатлары. Ләкин теләк кенә җитми, тәрбия алымнарын белергә, шулардан дөрес файдаланырга кирәк.
Кызганычка, күп ата-ана тәрбия чараларын белми. Халык педагогикасы, аның алымнары турында әйтеп тә торасы юк. Аларның үзләренә тәрбия кирәк. Моның белән махсус шөгыльләнүче оешмалар да юк. Чиреккә бер мәртәбә ата-аналар җыелышында тәрбия мәсьәләләре турында әз-мәз сөйләшүгә генә кайтып кала. Ата-аналар комитетының эшчәнлеге ташка үлчим – кәгазьдә генә. Эзлекле эш алып барылмый.
Берничә тәрбия техникасына тукталыйк. Ир белән хатынның үзара аңлашып дус яшәве (савыт-саба шалтыравын бала күрмәскә тиеш), ата белән ананың балага уртак теләкләр куюы һәм шулар үтәлешенә шартлар тудыру. Иң әһәмиятлесе – ата-ана үрнәге. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән гыйбарә бар. Моңа анасына карап, кызын коч, атасына карап, улын сөй, дигән мәкальне өстәргә була.
Бүген авылларда җир хезмәтенә кимсетеп карау көчәеп китте, чөнки колхозлар таралып бетте. Авылда эшче көчләр юк диярлек. Ата-аналар күбесе гомер буе колхозда интектек дип, баласын шәһәрдә яшәү өчен тәрбияли. Алар шәһәргә килеп укырга керә яки эшкә урнаша. Еш кына кызлар тайгак юлга кереп, тозакка эләгәләр. Торыр урыннары да булмый.
Бүген ата-аналар белән балалар арасында мөнәсәбәт – катлаулы проблемаларның берсе. Әмма бу мәсьәләне беренче урынга куймасак, яшьләргә тиешле тәрбия бирә алмаячакбыз.
Конституциядә: “Балаларны карау һәм тәрбияләү – ата-аналарның табигый хокукы һәм бурычы. Дәүләт бу бурычны гамәлгә ашыруны күзәтә” диелә. Моңа өстәп шуны әйтәсе килә: күзәтеп кенә калмасын, матди һәм әхлакый яктан ярдәм итсен иде.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Буйдаклар йөри картаеп
Русиядә халык саны арта башлады, диләр. Күп яшь гаиләләр тормыш авырлыгыннан зарлана, шуңа бер генә бала үстерә. Халык саны кимемәсен өчен, һәр гаиләдә өч бала үсәргә тиеш юкса.
Гаиләләрнең тотрыклы булмавы – җәмгыять өчен борчулы хәл. Аерылышучылар саны елдан-ел арта. Күзәтүләремә караганда, 15-20 ел элек аерылышырга гариза бирүчеләрең 90%ы хатын-кыз булса, бүген ирләр. Уйлавымча, төп сәбәп – әхлак кануннары бозылуда. Бу 90нчы еллардагы “демократия” казанышы. Хатын-кызларның базарга чыгуы күп гаиләгә бозыклык алып килде. Чөнки базарның үз законы. Эш авыр. Җәйге кызу көннәрдә, кышкы салкыннарда көн буе аяк өсте басып тору хәлне ала. Кышын салкында “җылыныр” өчен 100 грамм җиффәрү гадәткә әйләнә. “Эч пошудан” тәмәке көйрәтергә өйрәнәләр. Балалар урам йогынтысында үсә.
Авылда исә урам тулы өйләнмәгән егет. Күршем дә өйләнмичә 40 яшенә җитте. “Нигә тормыш кормыйсың?” – дим үзенә. “Бер кызга күз төшереп кенә йөрисең, әмма аның салганын, тәмәке тартканын белгәч, гайрәт чигә. Саф кызлар дефицитка әйләнеп бара”, – ди ул үз чиратында.
Яшь гаиләләр арасында матур яшәүчеләр дә җитәрлек. Берничә ел элек Рәдис белән Гөлнара туенда булырга туры килде. Гадәттәгечә, күп теләкләр теләнде. Алар шуны аклады да.
Гөлнара – шәһәр кызы, авыл егете Рәдискә кияүгә чыкты. Шәһәр кызы булуга карамастан, ул туган телендә матур итеп сөйләшүе, тәртипле, уңган булуы белән хәйран калдырды. Алар Рәдис белән Гөлнараның әти-әнисендә тора. Авылга кайтуга, Гөлнара сыерны да савып бирә, кирәк икән, терлек астын да җыештыра. Ә пешергән ризыкларын ашап туймаслык. Каенанасына “әни” дип кенә тора. Ике бала үстерәләр. Үзе балалар бакчасында мөдир булып эшли.
Гөлнара шәһәргә дә, авылга да ярый. Өлкәннәр белән өлкәннәрчә, яшьләр белән яшьләрчә сөйләшә белә.
Шундый гаиләләр күбрәк булып, тупырдап торган балалар туып торсын иде.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ
Комментарии