- 12.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №26 (7 июль)
- Рубрика: Архив
6 июльдә Татар иҗтимагый үзәге Казан мэриясе каршында пикет оештырды. Бирегә җыелучылар Совет районында ачылачак 178нче мәктәпнең рус телле булуына каршылык белдерә, аны татар телле итүне таләп итә. Пикетчылар мөрәҗәгате 5нче биттә.
Яңадан компьютерлаштыру
Татарстан мәктәпләре яңа компьютерлаштыру этабына керә. 20 августка кадәр 375 уку йортына 13 мең “акыллы машина” урнаштырылачак. Моннан тыш, мөгаллимнәрне ноутбуклар белән тәэмин итү башлана. Компьютерлаштыруның яңа адымына республика хөкүмәте барлыгы 400 миллион сум акча бүлеп бирә. Бүген Татарстан мәктәпләрендә 28 мең компьютер бар, шуларның яртысы рәтле-юньле эшләми икән, чыгарып ташларга гына яраклы.
Урманнар йозакта
Татарстанда янгыннарга каршы режим игълан ителде. 2 августка кадәр урманнарга керү тыела. Бу үтә эссе көннәр тору һәм ут-күздән саклану өчен эшләнә. Быелгы яз-җәй көннәрендә агачлыкларда 51 тапкыр янгын чыккан инде.
Аракы кыйммәтләнә
1 июльдән Русиядә аракының минималь бәясе күтәрелде. Хәзер җитештерелгән “шайтан суы”ның ярты литры 70 сумнан да ким торырга тиеш түгел, күпләп сатучылар өчен исә 77 сумлык киртә куелган.
Кайчан әзер булыр?
Казандагы “Кәҗә бистәсе” метро станциясен төзеп бетерү өчен, 2,5 миллиард сум акча кирәк. Хәзер биредә барлык эшнең 70%ы башкарылган. Кремльдән Энергетика университеты янына кадәр ара 2 чакрымнан артык, аның шактый өлеше Казансу астыннан уза. “Әлеге станция ачылгач, метрода йөрүчеләр саны өч тапкыр артачак”, – ди түрәләр. Рәсми саннарга ышансаң, көн саен җир асты транспортында 35 мең кеше, автобус, трамвай, троллейбусларда 500 мең кеше йөри икән.
Белем эстәп…
Татарстан Диния нәзарәте республикадагы туташ-ханымнарны Төркиягә укырга җибәрә. Гүзәл затлар әлеге дәүләтнең дин эшләре министрлыгы чакыруы буенча бара. Бер ай дәвамында алар Төркиянең иң матур урыннарын күрә алачак, шулай ук Ислам нигезеннән белемнәрен дә ныгытачак. Бәхетлеләр исемлегенә ел дәвамында уздырылган төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүче мөслимәләр эләккән.
Вакыт кыса
Торак хәлләрен яхшырту өчен чиратка баскан ветераннар ел азагына кадәр яңа фатирлы булырга тиеш. Премьер-министр Илдар Халиков түрәләргә шундый бурыч куйды. Бүген 10 меңнән артык ветеран өй туен үткәрүне көтеп тора. Шуның яртысы икенчел базардан торак ала. Калганнары өчен яңа йортлар төзисе. Кайбер районнарда фатирлар өлгертүгә керешмәгәннәр дә әле.
500 сум – ришвәтме?
Дәүләт Думасы депутатлары законнарга үзгәреш кертеп, ришвәтнең минималь күләмен билгеләмәкче. Ягъни әгәр сумма билгеле бер күләмгә җитеп бетми икән, кырын эштә тотылган чиновник штраф белән генә котылачак. Депутатлар моны гади арифметика белән аңлата. Эш шунда ки, хәзер төрмәгә озатылган ришвәтчеләрнең күбесе 500дән 3000 сумга кадәр акча алган. Бу – укытучылар, табиблар, автоинспекторлар. “Мондый вак сумма белән эләгүчеләрне рәшәткә артына озату дөрес түгел”, – ди депутатлар.
Мәскәү сабан туе –башкорт-татар бәйрәме
Мәскәү сабан туе быел яңа җирдә, башкаланың нәкъ уртасындагы Чыпчык тавы (Воробьевы Горы) дип аталган урында узды. Дөрес, бу урын яңа түгел, Чыпчык тавында ул 1927 елда ук оештырылган. Тик шунысы: икенче ел инде алып баручылар Мәскәү сабан туе сәхнәсеннән бу бәйрәмне “татар-башкорт” сабан туе дип түгел, “башкорт-татар”ныкы дип игълан итә.
Быел тантана өч телдә – татар, башкорт, рус телләрендә алып барылды. Халыкны бәйрәм белән котларга килүче рәсмиләр дә байтак иде.
Рәхимов НТВ белән судлаша
Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов НТВ телеканалын судка биргән. Күрше республика башлыгына 19 июньдә чыккан “Максимум” программасы ошамаган. Әлеге тапшыру Рәхимовны еш “чокып” тора. 2007 һәм 2008 елларда Башкортстан Президенты программа авторы Глеб Пьяныхка каршы суд процессларын откан иде. Хәзер исә интернетта Уфага һөҗүм – Кремль тарафыннан заказ, дигән фикерләр калкып чыкты. Кайбер мәгълүмат чаралары гаугалы репортаж һәм язмалар артында Рәхимовның кәнәфиен какшату максаты ята, дип хәбәр итә.
Башкортстан солдаты вафат
Амур өлкәсендә хәрби күнекмәләр вакытында Бөредән чакырылган егет эссе сугудан үлә. 25 яшьлек егетне армиягә бер ай чамасы элек кенә алганнар.
Солдатның гәүдәсен шушы көннәрдә туган җире – Бөре каласына алып кайталар. Үлем буенча көнчыгыш хәрби округы тикшерү эшләре алып бара.
Һава урынына – төтен
Уфа халкы бер тәүлек буена һава урынына төтен сулады. Затон бистәсендә, 8нче март һәм Михайловка касабалары арасында көчле янгын булды. Ут 2 гектар мәйданны биләде. Торак, башка объектларга зыян булмады, башлыча кипкән камыш янды, әмма аның исе шәһәр өстен каплап торды.
Обама баймы?
Узган ел Кушма Штатлар Президенты Барак Обама 400 мең доллар акча эшләп алган. Бу Дмитрий Медведевка караганда, дүрт тапкырга күбрәк дигән сүз. Долларга әйләндерсәк, безнең ил башлыгының еллык кереме 106 меңнән чак кына артык.
Ришвәтчеләр
“Казанда интернет салон тоткан эшмәкәрдән 20 мең сум ришвәт таләп иткән ике суд приставы тоткарланды”, – дип хәбәр итә “Татар-информ”. Әлеге Вахитов районы суд башкаручыларына карата җинаять эше ачылган.
Быел май аенда Совет район суды тарафыннан “Кырмыска” сәүдә йортында интернет салон тоткан эшмәкәргә карата салонны ябу турында карар чыгарыла. 7 июньдә ришвәт алуда шикләнелгән суд приставлары аны бикләп куя һәм икенче көнне мәсьәләне хәл итү өчен 20 мең сум акча таләп итә. Эшмәкәр бу хакта эчке эшләр идарәсенә хәбәр җиткерә.
Комментарии