«РУБИН» БОХАРОВТАН АКЧА ЭШЛӘМӘКЧЕ

Тиздән Премьер-лигасы тәнәфесе тәмамланып, янә чемпионат гөрләячәк. Дөрес, әлеге вакытта футбол мәйданында Дөнья Чемпионаты бара. Ул да соңгы сулышын кичерә һәм без киләсе санда Дөнья беренчелеге хакында тәфсилләбрәк тукталырбыз, чөнки чемпионат әле 11 июльдә генә тәмамланачак. Ә чемпионаты сезонны 8 июльдә дәвам итәчәк.

Русия футбол җыелма командасы Дөнья чемпионатына эләгә алмау сәбәпле, гомумән, Русия клубларында чыгыш ясаучы футболчыларның Дөнья беренчелегендә аз санда катнашулары ике айга диярлек сузылган тәнәфеснең әллә ни киеренке узмавы хакында сөйли. Дөрес, Русия командалары тик тормады: төрле җыеннарга йөрде, төрле командалар белән иптәшләрчә очрашулар үткәрде. Ләкин игътибарны шул җәлеп итте: Казанның “Рубин” командасы трансфер өлкәсендә бил алышты.

Спорт даирәсендә иң гаҗәбе – “Рубин” үзенең иң яхшы футболчысын, соңгы елларда иң тотрыклы уен күрсәтүче һөҗүмчесен, өстәвенә, Татарстанда тәрбияләнгән спортчысы Александр Бохаровны Санкт-Петербургның “Зенит” командасы карамагына бирергә карар кылды. Килешү 2,5-3 елга хисапланган, ди кайбер мәгълүмат чыганаклары.

Бу хакта әле төгәл рәсми хәбәр юк, шулай да килешү ахыргы этабында дип санала. Әлеге килешү хакында “Зенит”ның рәсми затлары да авыз тутырып сөйли. Шуны әйтергә кирәк: “Зенит” күптәннән Бохаровны күзәтеп, үз симпатиясен белдереп килде. Узган сезон тәмамлануга, алар “Рубин”га 10 миллион доллар тәкъдим иткән иде, хәзер бу сан 20гә җитте. Гәрчә язда казанлылар Бохаров белән 3 елга исәпләнгән контракт нигезендә килешү төзесә дә. Килешүнең күпме акчага нигезләнгәне билгеле булмаса да, шунысын төгәл әйтергә була: моннан “Рубин” мөмкин кадәр күбрәк акча эшләү ягын караячак. Ә “Зенит” Бохаровны үзенә алу өчен, акчасын жәлләмәячәк.

Кайбер мәгълүмат чыганаклары “Рубин”ның мондый карарга килүен Италиянең А сериясендә чыгыш ясаучы итальян һөҗүмчесе белән килешү төзүгә ирешүендә күрәләр. Билгеле ки, “Наполи”дан Фабио Куальярелла (27 яшь), “Удинеза”дан Антонио Ди Натале (32 яшь) яки “Палермо”дан Эдисон Кавани (23 яшь) кебек футболчылар белән казанлылар кызыксына.

“Наполи” командасы Куальярелланы казанлыларга 22 миллион еврога сатарга әзер инде. Июньнең соңгы көннәрендә “Рубин” һәм “Наполи” командалары вәкилләре очрашып, әлеге килешү хакында сөйләшкән. Ә , башлыча, 15 миллион тәкъдим иткән иде, шуңа да хәзер уйларга вакыт алган. Узган сезонда Фабио 34 уенда көндәшләр капкасына 11 туп керткән. “Рубин”ның гендиректоры Евгений Голов нәкъ менә Куальярелланы үзендә күрергә теләвен, командасына алга китәр өчен Фабио кебек дәрәҗәдәге уенчы җитмәвен белдергән иде.

Аңа кадәр “Рубин” җитәкчелеге Италия футбол җыелма командасы һәм “Удинезе” һөҗүмчесе Антонио Ди Наталены үзендә күрергә теләде. Казанлылар 35 яшьлек футболчыга 15 миллион евро түләргә әзер булуын белдерде. Билгеле ки, Ди Натале Италия чемпионатының 2009-10 ел сезонында иң яхшы һөҗүмче буларак танылды, ул 35 уенда 29 туп кертүгә ирешкән.

Әлегә иң ышанычлы һәм шатландырган мәгълүмат шул: “Рубин”ның иң яхшы сакчысы Кристиан Ансальди клуб белән 3 елга килешү төзегән. Шулай ук казанлыларның Молдавия футболчысы, “Зимбра”ның ярымсакчысы Александр Антонюк белән 4 елга контракт нигезендә килешү төзегәне мәгълүм.

Менә Израиль җыелма командасы һәм “Маккаби” сакчысы Декель Кейнанга “күз атып” йөргән “Рубин” аны сатып алырга җыенмавын белдерде. Соңгы вакытта казанлылар Алжир җыелма командасы һәм болгарның “Славия” командасы һөҗүмчесе Рәис Мболи белән кызыксына. Дөнья Чемпионатында Мболи Алжир капкасын саклап, ике уенда – Англия (0:0) һәм АКШ (0:1) командаларына каршы катнашты.

Бүген “Рубин”да эзләнү бара. Иң мөһиме, җибәргән уенчыларга алмаш табарга кирәк. Беренче чиратта, Бохаровка булса, шулай ук Домингеска да алмаш табылмавын искәртү зарур. Бохаровны сатып, мөмкин кадәр күбрәк акча эшләп, казанлылар яхшы уенчы алуларына ышана һәм төрле сайлау мөмкинлеген карый. Әлегә “Рубин” турнир таблицасының 3 урынын биләсә дә, белгечләр фикеренчә, казанлылар тәнәфестән соң остарак чыгыш ясый башлаячак. Мәскәү командалары да аякка басар дип көтелә. Шуңа да Русиядә чын футбол көрәше 8 июльдән башланачак. Русия чемпионатының 12 турында “Рубин” Самараның “Крылья Советов” белән очрашачак. Уен 9 июльдә Казанда узачак.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии