- 12.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №26 (7 июль)
- Рубрика: Архив
Зечбур! Ми – удмуртъес, гажаса отиськом…
Зечбур…
Зечбур! Ми – удмуртъес, гажаса отиськом… Нәрсә яза бу, кабатларга тел әйләнми хәтта, дип аптырамагыз. “Исәнмесез! Без – удмуртлар, рәхим итегез”, – дигән сүзләрнең удмуртчасы ул. Сөйләшергә генә түгел, удмуртча биергә һәм җырларга да өйрәтеп маташтылар әле үземне. Ә милли бәйрәмнәре Гербер турында ничек тәмләп сөйләгәннәрен күрсәгез! Яңа танышларым Владимир белән Светланага ышансаң, популярлык буенча Сабантуйның да борынына чиртә икән ул. Киләсе елга кырык эшемне кырык якка ташлап, июнь аенда, һичшиксез, Удмуртиягә килергә сүз бирдем. Моннан тыш, мариларның удмуртча җырлавын, чуашларның татарча биюен, шуңа өстәп, Ижау халкын чәкчәк белән сыйлавын да күреп кайттым. Кунакларны шулай каршыладылар. Башка планетага түгел, Ижауга Федераль Сабантуйга гына бардым югыйсә. Күршеләребез гаҗәеп күңелле, аралашучан, ачык халык икән. Танышып, дуслашып беттек. Биредә үткән Сабантуйны да милләтара бәйрәм дияргә мөмкиндер…
ТАКСИ БЕЛӘН… САБАНТУЙГА!
Киров исемендәге парк та, ипподром да гөрләп торды. Сабантуйга 30 меңнән артык кеше җыелган иде. Алтай, Архангельск, Әстерхан, Иркутск, Калуга, Коми, Мари Иле, Чиләбе, Пермь һәм тагын 40лап төбәктән милләттәшләребез килде. Кайберләре белән якыннан танышырга да өлгердек.
– 51 ел Ижауда яшәдем, хәзер Әгерҗегә күчендек, – дип сүзен башлады Мирзаһит абый Хәйруллин. – Гомер буе көтүче булып эшләдем, хәзер пенсиядә инде. Хатынымның аяклары сызлый башлады әле, эх, аны да Сабантуйга алып киләсе килгән иде. Монда китергән өчен таксига 600 сум түләдем. Дөресен генә әйткәндә, оныкларымны күрергә дип килдем, икесе дә милициядә эшли. Ничек кенә табарга икән инде аларны… Аннары, сәхнәгә менеп, элеккеге җырларны башкарасым килә. Менә, тыңла әле, кызым, – дип, Мирзаһит абый җырлап та күрсәтте.
“Безнең районга килсәң, кунакка керми калма”, – дип адресын да сузды. Әгерҗедә шундый ачык йөзле, кунакчыл кешеләр яшәвен белгәч, хәзер сезнең районга килеп чыгу ягын гына карармын инде, Мирзаһит абый.
Киров өлкәсеннән килгән Илнур Галиуллин: “Мин биш бала атасы. Бездә дә татарлар шулай аралашып яши, туган телдә сөйләшәбез. Балалар да татарча белеп үсә”, – дип мактанды.
Гомер буе Ижауда яшәүче Флюр абый Вахитов белән Зөлфия апа Латыйпова танышларын күрергә килгән икән. “Өйдә нинди телдә аралашасыз?” – дип сорауга, алар ике дә уйламый:
– Әлбәттә, үзебезчә, – диде чип-чиста татарча. – Күршеләр дә, туган-тумача да татар булгач, ничек сөйләшәсең тагын?! Бөтенебез бер тирәдә торабыз, шуңа аралашу белән кыенлыклар юк. Балалар, оныклар да татарча аралаша, инде оныкчыкның да теле ачылды. Казаннан килгән артистларны күрергә, татарча җыр ишетергә дип килдек. Ижауда ел саен Сабантуй уза, бик яхшы оештыралар.
Пермьнең Барда районыннан килгән Миләүшә апа: “Аякларым сызласа да, туйганчы бер биим әле. Казан артистларын тыңлыйсы килә, күренмиләр”, – дип уртаклашты. – Балаларым белән өйдә татарча аралашабыз, Аллага шөкер. Авылыбыз белән татарлар булгач, телебез, мәдәниятебезне онытмыйбыз. Менә улым рус кызына өйләнде. Башка милләттән булса да, яхшы кеше үзе. Зарланмыйм. Хәзер оныгым Маратны гына берничек татарчага өйрәтеп булмый, – диде.
Мәйдан капка төбендә берәү өздереп гармунда уйный, янында берничә хатын-кыз удмуртча җырлый. Түзмәдем, болар янына да бардым. “Тюрагай” җыр һәм бию ансамбле икән, ә гармунчысы – җитәкчеләре Владимир Белых. “Удмуртиядә татарлар халык саны буенча өченче урында. Алар белән бергә яшибез, бер-беребезне хөрмәт итәбез. Мондый милли бәйрәмнәр араны тагын да якынайта”, – диде В.Белых.
Р.МИҢНЕХАНОВ: “ЗООПАРК ОШАДЫ”
Бәйрәмне оештыруны Удмуртия Президенты Александр Волков шәхси контроле астына алган иде. Бу эшне шундый югарылыкта, җиренә җиткереп башкарганы өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аңа кат-кат рәхмәт әйтте.
– Удмуртиядәге уңай үзгәрешләрне дә күрдек. Мәсәлән, зоопарк. Теләсә кайсы шәһәр көнләшерлек булган, – диде Президент журналистлар белән әңгәмә вакытында.
“Сабантуйдан нәрсә көткән идегез һәм нәрсә килеп чыкты?” – дигән сорауга, Удмуртия Президенты Александр Волков:
– Нәрсә көткән булсак, шуны күрдек тә инде. Беренчедән, кунакларны каршылауга ел буе әзерләндек. Шул рәвешле Сабантуй паркны төзекләндерүгә этәргеч тә булды. Тагын ике ел дәвамында монда эшләр алып барырга планлаштырабыз әле. Ипподромны да тулысынча реконструкцияләдек. Шундый күп делегация кабул итүгә шатбыз. Икенчедән, әлеге бәйрәм нәтиҗәсендә ике республиканың хезмәттәшлек итү әһәмиятен тагын бер кат аңладык, – дип җавап бирде.
Ачылу тантанасында Р.Миңнеханов “Казанның 1000 еллыгы” медальләрен тапшырды, ә Удмуртия татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенә микроавтобус бүләк итте. Аннары Президент “Түбән Кама мәйданы”н әйләнеп, андагы күргәзмәләр белән танышты. Шунда ук чүлмәк вату, колгага менү, капчык киеп йөгерү… Кыскасы, милли бәйрәмебезне төсенә туры китереп, уңай фикер калдырырлык итеп үткәрделәр. Моның өчен Удмуртия бюджетыннан – 10 миллион, Татарстаннан 4 миллион сум бүленеп бирелгән. Оештыручылар әйтүенчә, иганәчеләр дә саллы гына сумма белән ярдәм иткән.
Газетабызның узган санында Удмуртия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ирек Шәрипов белән интервью басылды. Анда әңгәмәдәшемнең: “Русиянең башка халыклары да безнең Сабантуйны күреп: “Менә нинди икән татарлар!” – дисеннәр. Ул халкыбызның визит карточкасы, сыйфатлы бәйрәм оештырып, рейтингыбызны күтәрәбез”, – дигән сүзләре бар. Куелган максатлар үтәлгәндер, дип уйлыйм. Соңыннан бер удмурт танышымнан фикерен сорагач: “Сез, татарлар, бәйрәм итә беләсез. Энәсеннән җебенә кадәр уйланылган, бәйләнерлек урын да юк бит”, – дип куандырды.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.
Казан – Ижау – Казан.
Комментарии