- 12.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №26 (7 июль)
- Рубрика: Архив
“Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдин Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәевне судка биргән иде. Аның шикаяте каралды. Журналистның рухи зыяны 4 млн сум дип бәяләп язган шикаятен Чаллы суды нигезсез дип тапты.
Исегезгә төшерәбез: милли мәҗлес карарларын үзе нәшер иткән газетада күчереп бастырган өчен, Дамир Шәйхетдингә быелның гыйнвар аенда 1,5 елга шартлы хөкем карары чыгарылды.
Шуннан соң, Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәев кайбер мәгълүматларны “Челны ЛТД” газетасы һәм “РЕН” телекомпаниясенә җиткерә. Анда Дамир Шәйхетдиннан чечен сугышчыларының рус солдатларын үтерүләре турында компьютер дискы табылуы, аның чечен сугышчылары белән элемтәдә булу ихтималы фаразлануы әйтелә.
Шушы хакта Чаллы матбугатларында бәян ителгәч, Дамир әфәнде тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәевны, “Челны ЛТД” һәм “РЕН” телеканалын судка бирә.
– Мин судка гаделлек эзләп килдем, ләкин аны тапмадым. Тентү вакытында өйдә DVD-дисклар табылды, диләр. Бу дөрес түгел. Гаепсез икәнемне исбатладым, ләкин моны исәпкә алмадылар, – диде Дамир Шәйхетдин судтан соң.
Дамир Шәйхетдин 1,5 ел шартлы хөкем карары буенча Европа судына шикаять язган иде. Шикаятьнең кабул ителүе хакында аңа күптән түгел җавап килгән.
Гавриловтан яңгыр да көтәләр
“Узган ел Гаврилов аркасында авылга асфальт юл салдылар, шул көнне яңгыр да яуды. Бәлки, музей ачкан көнне яңгыр да явар әле. Әйбәт кеше иде бит. Урыны җәннәттә булсын!” – диеште Питрәч районы Әлбәдән авылы халкы Советлар Союзы герое, Брест ныгытмасының соңгы сугышчысы, майор Петр Гавриловның туган авылында музей ачылышында.
Петр Гаврилов сугыштан соң Краснодар шәһәрендә яши. Шуңа тантанага Татарстанның Краснодар крае һәм Адыгей республикасындагы вәкиле Вәлит Рәхмәтуллин дә кайтты. Ул сүзен анда яшәүче 25 мең татардан сәлам җиткерүдән башлады.
Край хакимияте Әлбәдәндә ачылган музейга шактый архив материаллары тапшырган. Краснодарда исә Гаврилов исемендәге урам, ул яшәгән йортка куелган истәлек тактасы бар. Киләчәктә Рәхмәтуллин музей ачу мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәген әйтте. Гаврилов сугышкан Брест ныгытмасы урнашкан Белоруссия иленнән дә вәкилләр килде. Республиканың Милли җыены депутаты Владимир Борщев: “Гавриловны үстергән татар халкына, аны тәрбияләгән гореф-гадәтләргә дан һәм хөрмәт”, – дип чыгыш ясады.
Белоруссия вәкиле сүзләренчә, алар Гавриловның Брест ныгытмасы эчендәге каберен кадерләп саклый.
Бәйрәмгә читтән килүчеләр татар халкына рәхмәт укыса да, күпләр милли факторга басым ясап тормады. “Рус солдаты суда да батмый, утта да янмый” дигән җыр да җырлатып алдылар. Бу үзенә күрә 1975 елда “Беренче” каналның Гавриловны рус каһарманы дип әйтүен хәтерләтте. Әмма ул вакытта герой турыдан туры эфирда: “Юк, мин татар!” – дигән.
Гаврилов музеен ачу тантанасына бөтен авыл халкы җыелды. Бала-чагасы, карт-корысы, гомумән, йөри алган һәркем авыл башында төзелгән музей янына килде. Әлбәдән халкы фикеренчә, данлыклы авылдашларын күптән зурларга кирәк иде.
– Сугыштан соң Гаврилов авылга кайтты. Әсирлектә булганга күрә аны түрәләр бик мыскыл итте, үгез җиктереп, бәрәңге ташыттылар. Шуңа Краснодар якларына чыгып китте. Бездә бит исән чакта кешенең кадерен белмиләр, – диеште авыл әбиләре.
Бүген Гаврилов туып-үскән өй сакланмаса да, шул нигезгә салынган йортка “Монда 1900-1915 елларда Гаврилов яшәде” дигән истәлек тактасы куелган. Хәзер бу йортта да яшәмиләр.
Яңа ачылган музейда Гавриловның шәхси әйберләре, Брест ныгытмасы кирпече һәм керәшеннәргә багышланган экспонатлар урын алган.
Петр Гаврилов 1900 елда Питрәч районы Әлбәдән авылында керәшен-крестьян гаиләсендә туа. Совет-фин сугышында катнаша. Советлар тарафыннан 1939 елда басып алынган Брест крепостена немецлар 1941 елның 22 июнендә һөҗүм итә. Әмма аларның Брестны 22 июньдә үк басып алу уе тормышка ашмый. Ныгытманың соңгы сугышчысы майор Гаврилов сугышның 32нче көнендә генә әсирлеккә эләгә. Петр Гавриловны 1945 елның маенда совет гаскәрләре азат итә. Әмма 1946 елда ул репрессияләнә, 1957 елда гына аклана. Шул ук елның 30 гыйнварында Петр Гавриловка Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә. Сугыштан соңгы гомерен Краснодар шәһәрендә үткәрә. 1979 елның 26 гыйнварында вафат була. Васыяте нигезендә Брестта җирләнә.
Виктор, Питрәчтән (“Азатлык” форумыннан):
– Мин әле хәтерлим: 1975 елда 1нче каналда, алып баручы Кириллов булса кирәк, мондый батырлыкларны рус кешесе генә күрсәтә ала дигәч, ул: «Юк, мин татар!» – диде. Шушы сүзләрне ишетеп, без, аның якташлары, Питрәч егетләре бик сөенгән идек. Без, питрәчлеләр, аны шулай кадерләп искә алулары өчен, Татарстан түрәләренә зур рәхмәт белдерәбез. Хатыным Белоруссиядән, Брест өлкәсеннән. Ул укыган мәктәпләрдә Петр Гавриловны гел искә алалар, стенгазеталар чыгарыла, фотолары эленә, балаларны да автобуслар белән Брест крепостена йөртеп торалар. Аның җирләнгән урынында күп тапкыр булдым. Бары тик татар кешесе генә шулкадәр авырлыклар күреп, кимсетүләргә түзеп кеше булып кала ала!
Сембер татарлары нинди милләт?
2002 елгы җанисәп вакытында ук татарны бүлгәләү тырышлыгы булмады түгел. Гомумтатар мохитендә яшәсәләр дә, 486 мишари, 32 мишәр, 39 мещеряк тапканнар иде алар арасында. Ул вакытта да типтәр, типтяро-башкир, типтяро-татар кебек байтак милләтләр табылган булып чыкты.
Сүз уңаеннан бу атаманың мәгънәсен дә ачыклап китү кирәктер. “Дәфтәр” дигән сүзнең икенчерәк әйтелеше генә бу. Чукындырудан качып, башкорт җирләренә килеп урнашкан һәм дәфтәргә теркәлгән кешеләр. Ә теркәлмичә яшәгәннәрен «баубил» дип атаганнар. Чөнки аның билбавыннан башка бернинди милке булмаган. Русча «бобыль» сүзенең буйдак дигәнне аңлатуы да шуннан. Ә “милләт” төшенчәсе бары тик итальяннарның Австрия колонизациясенә каршы көрәше чорында гына кулланышка керә.
2002 елгы җанисәпкә кайтсак, ул вакытта да 5 миллион ярым татары һәм 11044 татар булуы гаҗәпләндергән иде. Себер, Тубыл, Төмән-тура татарлары, мишәр, типтәр кебек “милләтләр” уйлап чыгарылган. Ул вакытта татарны барлыгы 35 төркемгә бүлгәләгәннәр иде. Ә бу юлы исә, 2010 елның көзендә узачак җанисәп буенча, Росстатның 74нче фәрманы нигезендә, гыйнвар аенда татарларны 253 төркемгә бүлгәләгәннәр.
Мәскәүнең татарга карата вәхши мөнәсәбәте сәбәпләре аңлашыла: бүгенге империя нәкъ аның җирләрен били бит! Шунлыктан җанисәпнең максаты да – татарны аерым кабиләләр дәрәҗәсенә төшереп, аның тамырын корыту гына түгел, элекке мәшһүр халыкны бөтенләй руслаштырып бетерү тырышлыгыдай кабул ителә.
Мондый корткычлык гамәлләре шовинизм теләгән нәтиҗә бирерме? Ягъни Сембер татары мондый провокациягә бирелерме?
Быел Чаллы һәм аның тирәсендә яңгыр булмады диярлек. 28 июньдә кичке якта башланган яшенле яңгыр афәт китерә. Шәһәр үзәгендәрәк булган “Рождество Христова” чиркәве яшен сугудан янып китә. Чаллыдан ерак булмаган Евлево авылындагы бер йортны да яшен сугып яндыра.
Чаллыдагы “Рождество Христова” чиркәве моннан 5 ел элек төзелә башлый. Ул баштарак Җиңү паркы янында төзелергә тиеш була. Монда башта агачтан часовня төзиләр. Ләкин кемнәрдер паркта чиркәү төзүгә каршы килә, часовня өчен китерелгән кирпеч өемнәрен дә тараталар.
Бу гамәлдә Чаллы ТИҮенә йөрүче, 60 яшьне узган ике апа гаепләнә. Аларны атна буе төрмәдә дә тоталар, ләкин гаепләре расланмый. Соңрак хакимият чиркәү өчен урынны башка җирдән бирә. 5 ел төзелгәч, якын арада чиркәүнең гөмбәзләрен куярга ниятлиләр. Ләкин яшен уты беренче каттан башланып, агач диварларны яндырып бетерә. Чаллыдан Димитрий атакай: “Яңа чиркәү биеклеге 50 метр чамасы булырга тиеш иде”, – ди.
– Чиркәүнең мөлкәте, гөмбәзләре, лавкасы саклап калынды. Күрүчеләр һәм чиркәү руханилары әйтүенчә, янгынга яшен шары сәбәпче була, – ди янгын сүндерү берләшмәсе башлыгы урынбасары Кашихин.
“Чиркәүнең агач диварлары җәйге эсседә каты кипкән. Бүрәнәләргә януга каршы махсус сыекча сеңдерелмәгән булган. Яшен тоткыч та юк. Чиркәүгә 2-3 атнадан гөмбәзләр куелырга тиеш иде”, – ди Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев.
Кайбер күрүчеләр әйтүенчә, яшен чиркәүгә ике тапкыр суккан.
АФӘТ ӨСТЕ АФӘТ
Чаллыда 20 июньдә газ чыгудан шартлаган торак йортны торгызу эшләре дәвам итә. Шартлау нәтиҗәсендә 15 фатир зыян күрә. 2-3нче каттагы фатирларның урам як диварларын шартлау дулкыны читкә алып ташлый. Шартлауны шушы фатирларның берсендә яшәүче 30 яшьлек Михаил оештырган, дип тә фаразлана.
Бу көнне аның хатыны баласын алып гаиләдән китеп бара. Шуңа газ плитәсенә тоташкан торбаны ычкындыра, нәтиҗә шартлауга китерә, диләр. Михаил больницада үлә. Хакимият йортны торгызу буенча ашыгыч чаралар күрә. Бу максатларга 3 млн сум табылган. Шәһәр башлыгы Васыйл Шәйхразиев төзәтү эшләрен 10 июльгә тәмамларга ышандыра.
Фаягөл Латыйпованың шартлаудан 3 бүлмәле фатиры зыян күрә. “Көннәр үткән саен фатир диварларында, түшәмнәрдә ярыклар күбәя бара”, – диде ул.
Майонездан хәләл тамгасын алдырмакчылар
Татарстанда хәләл майонез тирәсендәге бәхәс дәвам итә. Республиканың монополиягә каршы көрәш комитеты аны тыю яки тыймау мәсьәләсен тикшерә.
Моннан берничә ай элек “Махеевъ” челтәренә караган “Эссен Продакшн АГ” ширкәте Казан май комбинатына дәгъва белдергән иде. Алар фикеренчә, ислам кануннарына туры килмәгән майонезлар җитештерелми, шуңа аны хәләл тамгасы белән чыгару дөрес түгел.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” комитеты бу эшкә инде үз мөнәсәбәтен белдерде. Алар моны көндәшлек белән бәйләп аңлатты. Чөнки хәләл тамгалы товарларга хәзер базарда ихтыяҗ арта бара. Майонезга килгәндә исә анда хәрам ризыклар булмауга басым ясала. Моны дәлилләп, комитет тикшерүләр уздырган.
Русия мөфтиләр шурасы да бу мәсьәләгә битараф калмады. “Хәләл” үзәге җитәкчесе Җәфәр Газизбаев хәләлнең шәригать һәм юридик якларын аера белергә кирәклекне әйтте. Ягъни беренче очракта хәрам булмаган бөтен әйбер дә хәләл дип санала. Юридик якка килгәндә исә, ул билгеләнгән халыкара һәм Русия тәртипләренә туры килүне истә тота.
Мисал өчен, Русиядә инде 2002 елдан бирле халыкара “хәләл” стандарты эшләп килә. Ул шулай ук Татарстанда да бар. Һәр оешма анда мөрәҗәгать итеп, үзенең хәләл нигездә эшләргә сәләтле булуын күрсәтә ала. Моның өчен бары комитет вәкилләре килеп тикшерү генә уздыруы кирәк. Һәм бу бушлай.
Казан май комбинаты җитештергән майонез да шундый тикшерү узган һәм аңа “хәләл” тамгасы бирелгән.
Комментарии