Бирергәме, юкмы?

2009 елның 2 декабрендә чыккан “Авылда яшәү – нәрсә ул?” дигән язманы укыгач, фикеремне белдерергә булдым.

Бүген җәмгыятьтә барган кризистан хөкүмәт ота, ә халык отыла кебек. Үзем авыл җирендә яшәгән кеше буларак, алга таба күз салыйк әле. Сөткә бәя түбән, сарык асрыйбыз, ә йоны-тиресен җыймыйлар. Кайчакта йонын 2-5 сумга алалар. Бу бит бәя түгел. Тиресе тагын да очсыз. Ел әйләнәсенә ике үгез асрап суйсалар, башын, эчәгең, тиресен – барысын бергә 145 сумга алып китәләр.

Колхоз дигән әйбер хәзер юк инде. Хезмәт хакын колбаса, сыр, май белән түлиләр. Бер мең сум акча алып яшәп булмый бит. Гаиләдә ике-өч укучысы булганнар нишләргә тиеш? Хәзер авыл халкы бик авыр хәлдә. Ләкин барысы да түгел. Бүген авылларда җир алып эшләүчеләр бик күп. Әмма алар бар да колхоз сыртында яши. Чәчеп бирәләр, запчасть, ягулык, ашламасы – бар да колхоздан. 5 елдан соң, салым түләмәс өчен, я баласына, яки кияүгә күчереп куялар. Менә сиңа фермер. Әлеге дә баягы печәнен чабып, трактор белән ташып бирәләр. Ә аларга өлеш чыгара инде. Моны югарыда утыручылар белми дә кала. Ә ашлыкны кыйммәт саталар.

30-35 яшь тә тулмаган кешеләргә ипотека белән өй салып бирәләр. Ә шул кешеләр бер көн дә колхоз эшенә чыкмый ята. Югыйсә берсе булса да колхозда эшләргә тиеш дип, телевизордан сөйлиләр. Юк, алар эшләми. Моны түрәләр белми. Эшләргә кеше юк. Ничек гарьләнмиләр икән, оятсызлар.

58 мең сум законын чыгардылар инде. Менә шуңа ышанып, эшне ташлагач, чәчү чәчәргә дә кеше калмады. Әле моңа тагын бер эшче алырга кирәк икән. Бусы да катлаулы эш.

Тагын, эшсезләр саны көн саен артып тора, диләр. Эшләгән кешегә эш бар бит ул. Югарыда утыручылар игътибар итсен иде.

Бервакыт яңалыкларда Нурлат районыннан бер парны күрсәттеләр. Аларга өй салыр өчен 1 миллион сумнан артык акча биргәннәр. Хәзер бәби алып кайтканнар. 300 мең сум була. Бөерләренә таянып, авылда ирле-хатынлы рәхәт яшәргә була дип торалар. Ә андый мөмкинлекләр тәтемәгән гаиләләр дә бар бит. Билгеле, аларның ачуы килә. Һәр кеше бу тормышта үз юлын сайлый. Көчеңне кызганмый эшләгәч, хезмәтеңнең дә әҗерен табып яшисе килә.

Адресым редакция өчен генә.

ТР Президентына ачык хат

телен, мәдәниятен саклап калу, үстерүнең кискен мәсьәләләренә игътибар итүегезне сорыйбыз. Республикада һәм башкалабыз Казанда мәктәпләре санын киметү, телебезне кысрыклау сәясәте үткәрелә. Соңгы ике елда Татарстанда 111 мәктәбе ябылды. Киләчәктә университеты булыр дип өметләнгән дәүләт педагогика университетында булган төркемнәре юк ителде. Ул үзе дә тиздән юкка чыгачак. Казанда 20 ел дәверендә бер яңа мәктәбе төзелмәде. 2008 елда 177нче ХХI гасыр мәктәбе, Авиатөзелеш районында гимназия ачылды. Берничә айдан Совет районында тагын бер үрнәк уку йорты – 178нче мәктәп ачылачак. 177нче мәктәпне ачканда чираттагысы үрнәк мәктәп мәктәбе булачак дигән вәгъдә бирелгән иде. Әмма “Мәгариф” оешмасы активистлары шәһәр һәм Совет районы хакимиятенә күп тапкыр мөрәҗәгать итүенә карамастан, бу яңа мәктәп мәктәбе булмаячак. Совет муниципаль районы башлыгы А.В.Песошин “Мәгариф» оешмасы активисты Г.Җәләлованы кабул иткәндә: “Строят же татары мечети, пусть построят и школу”, – дип әйтте. Совет районында кыйммәтле бинада урнашкан бер мәктәбе юк. Мәсәлән, 20нче гимназиясе кечкенә балалар бакчасында урнашкан. 178нче мәктәбе оештыру беркемгә дә зыян китерми. Ул микрорайонга зур рус мәктәпләре бик якын.

178нче татар мәктәбен оештыруда ярдәм сорыйбыз. Башкалабызда, республиканың һәр район үзәгендә яңа татар мәктәбе ачуны тәэмин итүне үтенәбез.

Башкортстанда, татар районнарын кертеп, ХХI гасыр таләпләренә туры килә торган 54 өр-яңа башкорт гимназиясе ачтылар. Ә Казанда бер генә шундый татар мәктәбе дә юк. Оят бит бу, гарьлек.

шәһәре “Мәгариф” комитеты рәисе,

Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, профессор ДАУТОВ,

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе

Н. ГАЛИШАН.

Кая китте матур авыллар?

Искечә яшәп булмый дибез дә җимереп, сүтеп атабыз. Яңаны төзи алмыйбыз. Булганны бетерү җиңел ул. Ә төзү шактый егәр сорый. Калын янчык, эшче куллар, уңган җитәкче дә таләп ителә.

Моны түрәләр генә түгел, гап-гади халык та аңлый. “Яңа дустым булды дип, искесен ташлама”, – диләрме әле? Төзе син яңаны, яңача кыландыр, ләкин искеләр хисабына түгел.

Бу язмам күпләр тамагына сөяк булып кадалыр. Ләкин әйтми түзә алмыйм. Мин инде лаеклы ялда. Азмы-күпме пенсиям бар. Балалар канат ярып очкан, карчыгым янымда дигәндәй. Йөрәк әрнүләре ташкын булып бәреп чыга бит. Аны тыеп буламыни?!

1980-2003 елларда Спас районы Никольск авылында яшәдем. Анда эшләр гөрләп барды. Авыл табигатьнең гаҗәеп почмагында урнашкан, уңышлы кара туфрагы игеннәр өчен менә дигән! Елгасы, урманы, печән аланнары, күле, Тукай язганча, барысы да урынында. Шундый муллыкны күреп, киләчәккә ышаныч арта иде. Иде дип үткән заманда сөйлим. Чөнки нәселле юртаклар өчен махсус төзелгән 4 корылма, фермалар, конторалар хәрабә хәлендә. Җиренә җиткереп эшләнгән биналарда бүген атлар да, сыерлар да юк. Совхоз конторасы зур ике катлы бина иде. Каршысындагы бай универмаг та, тәмле ис таратып утырган ашханәләр дә юк. Бу бит башка сыймаслык хәл. Моны язганда кул калтырый. Күпме хезмәт юкка чыккан. Авыл Советы хезмәткәрләре, участок милиционерлары бу ватык тәрәзәләр ягына күз салмый китәдер. Өй ияләре генә хакимлек иткән әлеге йортларны сигез гаиләгә торак итеп бирсәң яки әби-бабайларны урнаштырсаң, хуҗа барлыгы беленер иде.

Ничек сагынмыйсың?! Заманында азык чөгендерен алу да бәйрәмгә әйләнә иде. Халык өмәгә барган кебек басуга агыла. Эш хакы көннеке көнгә түләнеп барды. Балалар да акча эшли иде. Халык бик теләп мал-туар асрады. Тирә-як авыллар терлеккә салам ашатканда, безнекеләр деликатес кебек печән белән тукланды.

Никольское авылы бик матур бит ул. Асфальт, зур мәктәп, чиркәү, кибетләр дигәндәй… Әрәм булмасын иде инде. Мал-мөлкәтне күпме әрәм итеп була соң? Минем дә, башкаларның да гөрләп эшләп торган совхозны күрәсебез килә.

Мәкъсут НУРИЕВ.

Аксубай районы.

Кайтаваз

–Минзәлә арасы – йөрәгебез ярасы

“БГ”да “Кыйналучы хаклык эзли” (7 апрель, 2010 ) дигән язманы укыгач, уйга калдым. Әйе, Яр Чаллы милләтпәрвәрләре демократик сулыш эзләп Минзәләгә баргач, кайтканда агайлары тукмаганнары, күпләрнең тән һәм җан ярасы алуы эшен бу елларда анализларга туры килгән иде.

Минемчә, әлеге вакыйгада катнашучы һәм халык төркеменә ташланучы хәрби киемлеләрнең эшләре – бөтен вакыйга узышы әле дә булса хәрби архивта бардыр. Тик шунысы сәер һәм игътибарга лаектыр: 17 ел үтүгә карамастан, әле дә булса Рифкать Мифтахетдиновка медаль бирелмәгән икән. Нишләп диярсез? Аңлатып үтим. Русиядә халык каһарманнары байрагы астында күпме кеше әллә ниткән ташламалар һәм компенсацияләр алды югыйсә. Ә биредә Яр Чаллының чал чәчле карты һәм аның көрәштәшләре читтә калганга охшый. Менә сиңа ирек һәм демократия!

Соңгы сүзем шул: әлеге вакыйгага карата эндәшмичә калырга кирәк түгелдер. Бу – беркатлылык һәм милли мәгънәсезлеккә тиң. Гомумән, нахакка кыйналган, көчләп авызы ябылган милләтпәрвәрләргә карата дәүләткүләм игътибар бирергә вакыт җиткәндер.

Рәфис ЗАҺИДУЛЛИН.

Алабуга шәһәре.

Кем ул инвалид?

Кечкенә вакытта, «инвалид”сүзен ишеткәч, аягы яки кулы юк, йөри алмый торган, сукыр, телсез һәм чукрак кеше күз алдына килә иде. Һәм без андый булудан уттан курыккандай курыктык.

“Хәзер курыкмыйсыңмыни?” – дип сорарсыз. Хәзер дә куркам. Ләкин хәзер мин күз алдына китергән инвалидларга караганда таза инвалидлар барлыкка килде һәм алар артканнан-арта. Күңелдән генә авылдагы һәрбер өйне барлап чыктым. Инвалид булмаган йорт сирәк. Кайберләрендә хәтта икешәр-өчәр. Бәлки хәзер инвалидлар икенче төрле буладыр дип, ул сүзнең мәгънәсен аңлар өчен, аңлатмалы сүзлекне кулыма алдым. Анда: «Инвалид авария яки эштә алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә эшләү сәләтен югалткан һәм тумыштан организмда кайбер функцияләре чикләнгән кешеләр”, – дип язылган. Хәзерге инвалидларга карасаң, бер дә эшләү сәләтләрен югалтканга охшамаганнар. Күбесе хезмәт итүен дәвам итә һәм җитмәсә, акча күп түли торган авыр эшләрдә. Эшләми торганнарының да кыяфәте бер дә авыруга охшамаган. Дөрес, организмнарының кайбер җирләре авыртып ала торгандыр. Ә кемнеке авыртмый? Кешечә яшим дип, алны-ялны белмичә эшләп тә, әллә нәрсә таммаган гади халыкның кайсысы йөз процент сәламәт? Кайсыгызның биле авыртып, аягы сызламый, йөрәге чәнчеми?! Бу хәзерге заман өчен гадәти хәл. Әле аларның кайберләре кайсы җирләре авыртып инвалидлыкка чыкканнарын да белми.

Уку йортларына кергәндә инвалидларга ташламалар булдырып, нинди хәлгә калдык. Балаларны 13-14 яшьтән инвалид ясый башладык бит. Югары уку йортында укырга теләге бар икән, бирсен башкалар белән имтихан. Анда да бит белемле кешеләр кирәк. Мин чын инвалидлар белем алмасын димим. Белеме, уку мөмкинлеге бар икән, рәхим итсен. Андыйларга укый башлагач, башка ташламалар да ясап була. Ялганлаучыларына түләгән акчаны чын инвалидларга өстәсәң, яхшырак булмас микән? Бәлки инвалидлык бирелә торган төп билгеләрне депутатларга яңадан карап чыгарга кирәктер? Закон катыланса, табиблар да аны өләшеп утырудан туктар иде. Хәзер күп кеше медицина карточкаларын да үзе белән йөртә бит. Чөнки сиңа куелган диагноз, кардиограмма, УЗИ нәтиҗәләре икенче килешкә юкка чыга. Алар кемнедер инвалидлыкка чыгарыр өчен хезмәт итәчәк.

Берничә тапкыр ялган инвалидларның сөйләшүен ишетергә туры килде. «Комиссия вакыты җитә, фәләнгә приемга барасы бар. Быел больницада ятарга да вакыт булмады, тагын күпме каерыр”, – ди берсе. «Мин бардым инде. Күчтәнәчләр генә керттем. Аны-моны әйтмәде әле”, – ди икенчесе. Бу сөйләшүне ишеткәч, әлеге гамәлнең ялганга корылганына тагын бер кат инанасың.

Бу язманы укыгач, бәлки меңнәр арасыннан бер-ике кеше генә булса да үзенең нинди язмыш сайлаганы турында уйланыр. Ә чын инвалидларга (бу сүзне бер дә кулланасы килми дә бит, нишлисең) Хак Тәгалә сабырлык, түземлек, күңел тынычлыгын күп итеп бирсен. Алар үзләренә багышланган көндә яки декадада гына түгел, һәрдаим игътибар һәм ихтирам тоеп яшәсен. Ә калган кешеләргә андый хәлгә калырга, ул исемне күтәреп йөрергә язмасын.

Адресым редакция өчен генә.

Мыштымнар

Артык “акыллы” мыштымнар

Бу дөньяның куштаннары.

Гадиләрнең, гаделләрнең,

Яшәешнең дошманнары.

Алардан һичкем ишетмәс

Үзе өчен файдалы сүз.

Андый мыштым бәндәләрне

Юлдаш итә күрмәгез сез!

Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.

Баулы шәһәре.

Комментарии