Башкортстан гүзәле Казанны яулый

Лилиана Ирназарова 1989 елның 7 ноябрендә Башкортстанның Дүртөйле районында туган. Үзләрендә, ягъни Иске Баешта урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Татарстанга килә. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының икътисад факультетына укырга керә. 7 яшеннән бирле җырлый, мәктәптә укыганда ук Дүртөйле шәһәренең балалар иҗат үзәгенә, вокал түгәрәгенә йөри.

Лилиананың профессиональ җырчы карьерасы 2005 елдан башлана. Шул елның 2 октябрендә кастинг аша үтеп, студиясендә эшли башлый. Казанда “Йолдызлар фабрикасы”нда катнашып танылу ала. Һәм менә тиздән җырчының альбомы дөнья күрәчәк.

Лилиана, сольный концерт оештыру нияте юкмы әле?

– Татарстанда үземне концерт куярлык дәрәҗәдә танылган дип уйламыйм, тамашачымны канәгатьләндерерлек тамаша оештырырга иртәрәк. Ә Башкортстанда инде күп концертларым булды. Аллага шөкер, уңышлы үттеләр.

Кайларда чыгыш ясыйсың?

– “Барс-Медиа” компаниясе уздырган концертларда катнашам. Аларның күбесе Казанда һәм Татарстанда була. Әмма Башкортстанда булган концертларны да калдырмаска тырышам. Кая чакырсалар, шунда барабыз.

Иҗатыңны яратучылар еш кына бүләк тә бирәдер. Иң истә калганы нинди?

– Яшел Үзән шәһәреннән Рамилә исемле кыз ирем белән минем портретны ясап, безгә бүләк итте. Күңелебез булды.

Җырларың нинди стильдә?

– Үземне джаз стилендә иркен хис итәм. Халык җырларын һәм романсларны да яратып башкарам. Чыгачак альбомымда халык җырлары да урын алыр дип көтелә.

Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсең?

– Алдашкан, үзен бүтәннәрдән өстен тоткан, сер тотмаучы кешеләр белән аралашмаска тырышам. Кеше, иң беренче чиратта, саф, чиста күңелле, чын дус була белергә тиеш дип саныйм.

Тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Үземнең туган шәһәрдә балалар өчен вокал түгәрәге ачтым, конкурсларда катнашабыз, төрле шәһәрләргә йөрибез. Вокал һәм тавыш яздыру студиясе ачасым килә.

Үзеңне кешесе дип саныйсыңмы? Артистларның графиклары бик тыгыз бит, өй өчен вакытың каламы?

– Төрле шәһәрләрдә, концертларда, гастрольләрдә еш йөрүгә карамастан, үземне өйгә күбрәк бәйләнгәнмен дип уйлыйм. Өй эшләрен башкарырга, ирем һәм кунаклар өчен төрле тәм-том пешерергә яратам. Гастрольләрдә дә ирем гел минем янәшәдә, һәрвакыт аңа таяна алам.

Үзең пешерергә ярата торган берәр рецептыңны укучыларга да тәкъдим ит әле.

– Кара җимеш белән тавык пешерү ысулы. Моның өчен безгә бер тавык, 200-250 грамм кара җимеш, 10 бәрәңге, 3 алма, 1 баш сарымсак кирәк булачак. Тавык эченә юылган кара җимешне алдан әзерләнгән алма кисәкләре белән бутап, тавык эченә тутырабыз. Сарымсак белән уылган тавык духовкада кызган арада (45 минут тирәсе) бәрәңгене түгәрәкләп турап майлы табада кыздыра торабыз. Тавыкны зуррак тәлинкәгә алып, тирәсенә бәрәңге тезәбез. Тәмле булсын!

Рания САДЫЙКОВА

Комментарии