- 12.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №24 (13 июнь)
- Рубрика: Архив
19нчы июньдә Русия Думасы «Мәгариф турында»гы Канунга үзгәрешләр кертү канун өлгесен беренче укылышта караячак. Казанда татар ата-аналары берләшмәсе активистлары Думага тапшыру өчен имзалар җыйды.
«Вконтакте» социаль челтәрендә теркәлгән татар ата-аналары берләшмәсе Русиянең «Мәгариф турында»гы канун өлгесенә каршы имза җыю эшен алып барды. Берләшмәнең координаторы Илсөя Әхмәтгалиева «Азатлык»ка әйтүенчә, алар хатка имза куярга теләүчеләрне Пушкин урамы, 52нче йорт, 410нчы бүлмәдә – Бөтендөнья татар конгрессының Татар яшьләре форумы бюросы бүлмәсендә кабул итте.
Хатларның берсе – Русия Президенты Владимир Путинга, икенчесе Русия Думасының мәгариф комитеты рәисе Вячеслав Володинга һәм шулай ук канун өлгесе авторлары Вячеслав Никонов белән Алена Аршиновага язылган.
«Хатларның эчтәлеге төрле. Нигездә, Русия Конституциясенә туры килмәгән канунны кабул итмәгез, дип мөрәҗәгать итәбез. Берәүләр безгә «татар телен факультатив итү кирәкми» дип язды, икенчеләре Конституциядә республиканың дәүләт телен ихтыяри укыту каралмаган, ул мәҗбүри булырга тиеш, дип яздылар.
Бер хатка бер кеше кул куя. Бүгенге көндә һәрберсенә 500әр имза куелды. Барлыгы мең ярым хат булды. Путинга күбрәк, Володинга азрак. Без бу хатларга имзаларны 13нче июньгә кадәр туплыйбыз. Кайберләре хатларны үзләре белән авылга алып кайтып китте, шунда тутырып киләчәкләр, кайберләре электрон адресларына сорап алды, имза куеп җибәрергә вәгъдә бирделәр. Актив булмаган кешеләргә мин бик ачулы. Килеп, хатка имза гына куярга мөмкин бит инде», – ди Әхмәтгалиева.
13нче июнь көнне алар әлеге хатларны Мәскәүгә Русия Думасына илтеп тапшырырга ниятли. Билгеле булганча, тәкъдимнәр 14нче июньгә кадәр кабул ителә.
«КҮП КЕШЕ, ХАТ ЯЗДЫК, ДИП ӘЙТӘ»
Илсөя әйтүенчә, аларга бу эшкә алынырга «милли республикалардан канун өлгесенә каршы хатлар аз килә» дигән сүзләр этәргеч булган. Русия Думасы депутаты Никонов элегрәк «Бизнес Online»га шулай дип белдергән иде. Ягъни канун өлгесен хуплаган хатлар күбрәк килүен әйтте.
«Без моңа ышанмыйбыз, чөнки күп кеше «хат яздык, электрон хат итеп Мәскәүгә җибәрдек» ди. Шуңа күрә хатларга имзаларны җыеп, Думага үзебез илтеп бирергә булдык. Башта «Вконтакте» төркемендәге ата-аналар кәгазьләргә, каләмнәргә акча җыештылар. Шуннан имза җыю эшен башладык. Бу эштә барлыгы 20 кеше катнаша.
Башкортларның комитетлары инде күптән оешып актив эшләп килә. Татар бит ул тыйнаграк. Аннары күпләр, аеруча олыраклар эшсез калырбыз дип курка. Укытучылар куркытылган. Кайберләренә «сез хәзер туган тел буларак урыс теле укытачаксыз» дип игълан иттеләр. Яңадан белемнәрен арттырдылар. Кемдер география, кемдер биология укытачак.
Халыкның күбесе әле проблеманы аңламый. Имза куйганда: «Бу нәрсә өчен?» дип килеп сораучылар да бар. «Татар телен укытуны яклап» дигәч, «Ник ул бетәмени?» – диләр.
Бу канун өлгесен карау шуңа күрә 19нчы июньгә күчерелгәндер, чөнки көзгә калган булса, бәлкем, кешеләр уянып та җиткән булырлар иде», – ди Илсөя Әхмәтгалиева.
«УКЫТУЧЫЛАР БАЛАЛАРНЫ УРЫС ТЕЛЕН УКЫРГА ӨНДИ»
Билгеле булганча, бу көннәрдә канун өлгесенә янә төзәтмәләр кертелеп, ул медиада басылып чыкты. Әхмәтгалиева әйтүенчә, бу төзәтмәләр дә татарларны һич тынычландыра алмый.
«Анда урыс телен дә ана теле исәбенә кертү белән без килешмибез. Урыс теленнән БДИ бирәсе булганга күп кенә укытучылар балаларны урыс телен укырга өнди.
Икенче проблема – мәктәпләрдә инде гаризалар таратканнар. Анда, муниципалитет мөмкинлекләреннән чыгып, бала ана теле буларак урыс теле яки татар телен (башка телне) сайларга тиеш була. Татар телен укыйм, дип җиде генә бала теләк белдерсә, безнең укытучыга түләргә мөмкинлегебез юк, дип, муниципалитет аларга укытучы бирмәячәк булып чыга. Шундый проблема да килеп чыгарга мөмкин.
Канун өлгесенә әллә ничә мәгънә салып карадылар, әмма аларның барысы да туган телләрне бетерүгә юнәлдерелгән. Мин моны Русиядә бер милләт ясау омтылышы дип саныйм», – ди Илсөя.
Аның әйтүенчә, сентябрь аенда ата-аналар конференциясен уздырырга һәм берләшмәнең челтәрен киңәйтеп, Бөтендөнья татар конгрессы канаты астына кереп эшләргә уйлыйлар.
«Ата-аналарны берләшмәгә чакырабыз. Безгә бердәм булырга кирәк. Кырыйдан гына күзәтеп тормаска. Үзеңнең хокукларың өчен көрәшергә кирәк. Теләгән кеше миңа шалтыратсын», – ди Илсөя Әхмәтгалиева.
«Татар ата-аналары» берләшмәсе узган елның сентябрендә, татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итеп килде, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды, бүгенге көндә анда 12 меңләп кеше тора.
«СОлНЦе» мәктәбе Русия Югары мәхкәмәсеннән республика дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны таләп итә
«СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков адвокатлар белән бергә Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять әзерләгән. Алар федераль дәүләт белем бирү стандартларына республикаларның дәүләт телләрен мәҗбүри укытуны кертүне таләп итә.
«Вәгъдә иткәнебезчә, федераль дәүләт белем бирү стандартларының республикалар дәүләт телләрен мәҗбүри укыту күрсәтелмәгән өлешләрен гамәлдән чыгару турында Югары мәхкәмәгә шикаять әзерләдек», – дип язган Павел Шмаков «Фейсбук»тагы сәхифәсенә.
Шикаять мәхкәмәгә җибәрелгән инде. Мөрәҗәгатьне әзерләүдә берничә юрист катнашкан.
Моңа кадәр Русия Югары мәхкәмәсенә Федераль дәүләт уку стандартларын федераль һәм Татарстан кануннарына тәңгәлләштерүне, дәүләт татар телен дәүләт урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә укытуны таләп итеп, бер шикаять тапшырылган иде инде. Адвокат Руслан Нәгыев сүзләренчә, административ шикаять белән Чаллыдан Рамил Хөснуллин чыккан иде.
«Русия декларациясе милләтләр үсешенә юл ачмады»
1990нчы елның 12нче июнендә Русиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Бу документ Русиядәге халыкларга нәрсә бирде?
12нче июнь Русиядә бәйрәм көне санала. 1990нчы елда бу көнне Русиянең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Хәзер бу көн «Русия көне» дип бәйрәм ителә. Русиянең дәүләт суверенитеты турындагы декларация бу илдә яшәүче урыс булмаган халыкларга үсеш һәм демократия китердеме? Шул хакта Чаллы татар милли хәрәкәте ветераны Фаик Таҗиев фикерләрен белештек.
Русия үз бәйсезлеге турында декларация кабул иткән чорда Фаик әфәнде татар милли хәрәкәте вәкиле иде. Сез үзегез һәм сезнең тирәдәге кешеләр Русия бәйсезлеген ничек кабул итте, дигән сораудан башладык.
«Әйе, 12нче июнь көнне РСФСР Югары советы тарафыннан РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Документларда нәкъ шулай дип язылды. СССР дигән империянең башында торган, умыртка сөяге булган Русия кемнән, нинди бәйсезлек, суверенлык ала – без менә шуны аңлый алмадык. Бу «суверенлык»ны башка илләрдә дә аңлаучылар булмады кебек. Монда шушы чара белән урыс халкын берләштерү идеясе дә яткандыр», – дип саный Фаик әфәнде.
Фаик әфәнде сүзләренчә, аның үзендә суверенлык юлына баскан Русия демократик юлдан китеп үсеш алыр, башка милләтләргә дә шул юнәлештә барырга мөмкинлек тудырыр, дигән уйлар булган, ләкин аларның гомумән тормышка ашмаячагы ачыкланган.
«Татар милли хәрәкәте Татарстандагы, Русиядәге татарларның тарихи, милли-мәдәни үсешен 12нче июнь декларациясе белән тәэмин итеп булмаячагын аңлады. Шуңа татар җәмәгатьчелеге басымы астында 1990нчы елның 30нчы августында Югары Шурада Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителде», – дип искә ала Таҗиев.
Фаик әфәнде фикеренчә, шушы 28 ел эчендә Русия җитәкчеләре Татарстанның ил тормышында мөһим урын тотуын, татарның электән дәүләт тоткан халык булуын аңлап эш йөртергә тиеш иде. «Чынлыкта шушы 28 ел эчендә үзем дә, милли хәрәкәтнең башка вәкилләре дә Русиядә урыс булмаган халыкларның хокукларын яклауны, яклау турындагы сүзләрнең һәм кануннарның үтәлешен күрмибез», – ди ул.
Русия декларациясенә 28 ел. Шуның 18 елында Русия хакимиятендә Путин һәм аның тарафдары Медведев утыра. Март аенда Путин тагын алты елга президент итеп сайланды. Хәзер аңа президентлык вазифасын үлгәнчегә кадәр тапшыру турында сүзләр куертыла. Әлегә Русияне Путинның алты еллык идарәсе көтә. Шушы чорда Русиядә демократия чалымнары, халкының яхшырак яши башлавы күзәтелергә мөмкинме? Фаик әфәнде фикеренчә, моңа өмет юк.
«Кызганычка, алдагы алты ел моңарчы булган 18 еллык идарәнең дәвамы гына булачак. Хакимият җәмәгатьчелек эшчәнлеген күзәтүне тагын да кырыслатачак. Урыс булмаган халыкларның телләрен саклауга, демократия ягына үсеш булуга өметем юк. Алга таба Русиядә аерым кешеләр генә түгел, тулы милләтләр һәм халыклар маңкортлашырга мөмкин», – дип саный ул.
Татар мәгарифе кысыла. Урыс матбугаты бу хакта дәшми яки үз ягына бора. Әйтик, Латвиядә урыс теле кысыла, дип чаң суга. Бу күренешкә карата да әңгәмәдәшебезнең үз фикере.
«Латвия хөкүмәте латыш телен саклау өчен дөрес юлдан бара. Чөнки дәүләт кечкенә, халкы аз. Бу илнең кешеләре заманында сөргенгә җибәрелде. Алар урынына СССРдан урыс кешеләрен керттеләр. Күбесе хәрбиләр иде. Дистәләрчә еллар буе алар Латвиядә яшәсә дә, латыш телен өйрәнергә теләмәде. Андагы урыслар төп халык түгел бит. Шуны белә торып, урыслар үз телләрен дәүләт теле итмәкче була. Ә Русия үзендәге татар һәм башка милләтләр телләрен санга да сукмый», – дип борчыла Фаик әфәнде.
Аның фикеренчә, Латвиядәге вазгыять татарлар белән булган очрактан нык аерыла. «Татар үз тарихи җирендә яшәп шушы хәлгә калган. Латвиягә килгән урыс мигрантлары үз телләрен өстен итәргә омтыла. Бу дөрес түгел. Мәскәү Русиядә татар, башкорт һәм башка телләрнең кысылуын күрмәмешкә салына. Аерым чиновниклар милли телләргә карата бик мәкерле эш йөртә», – дип саный Чаллы татар милли хәрәкәте ветераны Фаик Таҗиев.
Гафиулла ГАЗИЗ

Комментарии