Татарча имтихан: депутатлар сөенә, мәктәп җитәкчеләре көенә

Татарча имтихан: депутатлар сөенә, мәктәп җитәкчеләре көенә

Русиядәге милли республикаларда Бердәм дәүләт имтиханын үз ана телләрендә тапшыру мәсьәләсе әледән-әле калкып чыга. Ул күптән түгел Федерация Шурасының гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше мәсьәләләре комиссиясе утырышында да каралган. Анда Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновтан тыш, белгеч буларак балаларның татарча бирүгә хокукы бозылуын Европа судына шикаять иткән Аида Камалованың адвокаты Борис Пантелеев та катнашкан.

Пантелеев фикеренчә, Камалованың әлеге шикаяте Европа судына тапшырылгач, Русия җитәкчеләре бу өлкәдә ниндидер үзгәрешләргә баруын күрсәтергә тели. Ләкин Казандагы икенче гимназия җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина моның белән килешми.
«Аида Камалованың шикаяте бөтенләй башка. Ул 11 ел буе предметларны татарча укыган балаларның имтиханны да ана телендә бирү хокукын таләп итә. Ә хәзергә предметларны татарча бирү түгел, ә имтиханны бары татар теле һәм әдәбиятыннан бирү турында гына сүз бара. Бу икесе ике әйбер. Татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны Татарстанда инде күптән тапшырып киләләр», – ди ул.

Хәмидуллина сүзләренә караганда, Татарстанда да быел барлыгы 53 кеше генә ана телендә имтихан биргән. Әлбәттә, бу укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан бирергә теләмәүдән түгел. Чөнки авыл балаларына үз туган телендә имтихан тапшыру күпкә җиңелрәк. Бу беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты имтиханы нәтиҗәләре белән бернинди дә югары уку йортына кереп булмауга бәйле. «Татар филологиясе факультетына керү өчен дә урыс теле кирәк», – ди Хәмидуллина.

Мөгаен, шуңадыр Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны төп исемлеккә кертеп тормаган. Булат Газизов та «Азатлыкка» татар әдәбиятыннан имтихан тапшырырга баргач, укытучысының 2-3 минут сөйләшеп чыккач кына татар әдәбияты дип язылган битне алып чыгып, диварга беркетеп куюларын язган иде.

Министрлыкның сәхифәсендә дә барлык башка предметларның имтихан уздыру көне язылса да, татар теле һәм әдәбияты исемлектә бөтенләй урын алмаган.

Татар әдәбиятыннан да имтихан булырга тиешле 3 июнь көнне, мәктәп укучылары чит телләрне һәм химияне дә тапшырган. Исемлектә исә алар гына билгеләнгән.

Русия Дәүләт Думасы депутатлары татар теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы исемлегенә кертүгә ирештек дисә, татар мәктәбе җитәкчеләре монда бернинди алга китеш күрми. Алар фикеренчә, депутатлар бу мәсьәләнең асылын аңлап бетерми, шуңа аны зур яңалык кебек кабул итә.

Әлбәттә, Русия төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен бу мөһимдер. Чөнки субъектның җитәкчеләре рөхсәт итсә, татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшыру мөмкинлеге туа. Ләкин Татарстанның үзендә 53 кеше генә имтихан биргәнне исәпкә алганда, Русия төбәкләрендәге татарлар турында сүз йөртү урынсыз кебек.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Орлыкларны нурландыру: һәлакәтме, бәрәкәтме?

Казанда галимнәр бөртеклеләрне гамма- белән чистарту тәҗрибәсе хакында сөйләште. Бу хакта моңарчы күп әйтелсә дә, фән әһелләре үз фикерләрен белдермәгән иде, Татарстан галимнәренең фикерләрен беркем сорап та карамаган булган икән. Спас районында бөртеклеләрне гамма-нурландыру тәҗрибәсе алып барылуы турында Татарстан халкы атомга каршы оешма вәкилләре чаң суга башлагач кына белде, бу тәҗрибәнең кайбер өлешләре белән таныша алды.

Җыелышка галимнәр белән беррәттән, әлеге тәҗрибәне үткәрүчеләр дә чакырылган булуга карамастан, алар никтер килмәгән булып чыкты, бары тик үзләре башкарган тәҗрибә һәм аның файдасы турында төшерелгән видеоролик җибәрү белән генә чикләнгәннәр.

Спастагы сыерлар нигә үлә?

Әлеге видеороликта әйтелгән сүзләргә караганда, Спас районының «Болгар-Арыш» хуҗалыгында 500 гектар җирдә – бодай, 150 гектар мәйданда арпа чәчелгән. Сөйләүче, нурланыш аша уздырылып чәчелгән ашлыктан тагын да күбрәк уңыш алына һәм аның сыйфаты да яхшырак була, дип белдерсә дә, күпме центнерга күбрәк уңыш алынуы һәм бөртеклеләрнең кайсы яктан сыйфатлырак булуы турында мәгълүмат бирми.

Әлеге тәҗрибәне уздыручылар бу бөртеклеләрдән кеше организмына бернинди зыян юк, дисә дә, галимнәр фәнни белгечләрдән башка тәҗрибә уздыруның дөрес түгеллеге, шуңа күрә дә, аның зыянының булу-булмавы турында сүз йөртүнең мөмкин түгеллеге хакында белдерә.

Казан галимнәренең сүзләренә караганда, бөртеклеләрне гамма-нурланыш белән чистарту тәҗрибәсе турында дөнья статистикасы юк дәрәҗәсендә. Бары тик 1990 елда Япониядә генә соя бөртекле культурасында Татарстанныкына охшаш тәҗрибә уздырылган, әмма ул файдалы дип табылмаганга, туктатылган.

Дөрес, атомга каршы оешма вәкилләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә, бу тәҗрибә турында Татарстан Дәүләт шурасының бер утырышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына сорау юнәлтелгәч, ул да бу тәҗрибәнең туктатылуы турында белдергән иде.

Татарстан Русияне нурландырудан коткарырмы?

Биология фәннәре докторы, профессор Роберт Ильязов сүзләренә караганда, бөртеклеләрне гамма-нурланыш белән чистарту кешелеккә бернинди зыян китерми. Ләкин ул бу тәҗрибәдән үзенең дә хәбәрдар булмавын яшермәде.

«Авыл хуҗалыгын бөртеклеләрне нурландыру юлы белән модернизацияләү – ул тупикка алып бара торган юл. Русиядә чәчелми калучы күпме кара туфрак бар, бу җирләрне эшкәртү турында уйламыйлар, ә гамма-нурланыш белән югары уңыш алу турында баш ваталар, бу мәгънәсезлек. Әмма тәҗрибәгә уңай карыйм. Бөртеклеләрне зур дозалар белән нурландырмыйлар, үсешен генә көчәйтәләр. Шуңа күрә, үзем, радиобиолог буларак, анда бернинди генетик эффектлар була алмый, дип әйтә алам», – ди Роберт Ильязов.

Тик бу темада кем нинди карашта тормасын, хәзерге вакытта гамма-нурланыш тәҗрибәсе туктатылган, дип әйтелә. Татарстан атомга каршы оешма вәкиле Альберт Гарапов сүзләренчә, бу тәҗрибә туктатылмаган булса, быелгы чәчү чорында әлеге гамма-нурландыру Татарстанның инде 7 районында сыналачак һәм алга таба Русия төбәкләренә дә таратылачак иде. Аның сүзләренчә, әлегә бу тәҗрибә вакытлыча гына туктады, тулысынча бетерелмәде.

Райнур ШАКИР.

P.S. «Азатлык» радиосы интернет форумыннан кайбер фикерләр:

Орлык нурландыру тәҗрибәләре Чернобыльгә кадәр үк үткәрелгән, Русия Фәннәр академиясенең Пущинодагы Биофизика институты кысаларында бу тәҗрибәләрне гомумиләштерү максатыннан, галимнәр конференцияләр үткәргән.

Интернетта ул конференция материаллары ябык. Гаҗәп тә түгел.
Алай да, матбугатта язмалар чыкты-чыгуын, шул исәптән, тәҗрибә
нәтиҗәләренә карата галимнәр фикере дә китерелде. Шуларның берсе – мондый ризык ашаган күселәрнең 4-5 буында нәселләре корый. Кешегә дә шул яный. Янамаган очракта да, бу тәҗрибә Татарстан игенчеләрен «нурландыручыларга» бәйләячәк. Чөнки мондый орлыктан үскән иген ашарга «яраса» да, чәчәргә ярамый икән. Шытым бирми ди. Канада фермерларын шул рәвешле ГМО зур корпорацияләргә «беркеткәннәр, фермерлар ел саен чәчүлек орлыкны сатып алырга мәҗбүр. Татарстан игеннәрен дә акрын-акрын әйләнештән чыгарып, теләдең-теләмәдеңме ГМОлы орлык чәчтерүләре мөмкин. Татарстан җирендә мондый тәҗрибәләрнең бик кыйммәткә төшүе ихтимал.

Ф.Галиева,Чирмешән.

Совет заманында Политбюро әгъзалары һәм аларның гаиләләре, якыннары өчен махсус яшелчә совхозлары эшләп килә иде, ә аларда бернинди кермәгән азыклар җитештерделәр. Алар өчен махсус терлек үстерә, сыер, дуңгыз фермалары тота иделәр. Ягъни мәсәлән, ил җитәкчеләре ашый торган ашамлык – аерым, ә халык өчен, аерым җитештерелә торган иде. Минемчә, Мәскәү түрәләре бүген дә шулай ук аерым кладовойдан ашый, эчә, алар өчен иң чиста продуктлар, эчемлекләр җитештерелә. Алар, ни өчендер, генетик үзгәртелгән азыкны ашамый, ә халыкка ашаталар. Файдалы булса, беренче булып ашар иделәр.

Мөхәммәт, Мәскәү.

70 елларда Усманов «интенсификация производства зерна» дигән лозунг белән Татарстанны химия белән тутырды. Фондтан тыш артык ашлама алыр өчен, һәр районнан йөзләгән ир Волгоград ашлама химия заводында кыш буе эшли иде. Районга бирелгән җиңел машиналар һәм башка дефицитлар да шул заводларга җибәрелә иде. Анда эшләүчеләр, сез – татарлар ул ашламаны шикәр урынына ашыйсызмы әллә дип, бездән көлгәннәр, бүтән өлкәләр фонд буенча бушка биргәнне дә алырга теләмиләр, дигәннәр. Бөтен станцияләр, амбар аллары, басулар агу-ашлама белән тулды, табигатькә күпме зыяны килде шулай исәпсез химия куллануның. Химия белән генә халыкны агулау җитмәгән, инде радиация белән дә республика халкын бетереп карыйлар, димәк. Бигрәк әрсез булды бу безнең халык, һаман бетерә алмыйлар.

Зиннур, Казан.

СПИДлы авыруларга ярдәмгә дарулар килә

ВИЧ-инфекция авыруы ачыкланган кешеләрнең гомерләре озыная бара. Алар моңа махсус дарулар кулланып ирешә.

«Кызганыч, Русиядә ВИЧ-инфекцияле кешеләр саны арту ягында. Ил күләмендә 600 меңнән артык авыру исәпкә алынган. Татарстанда мондый кешеләр 12 меңнән артты. Чаллыда – 1700 кеше, – ди Яр Чаллы шәһәре үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов. – Бездәге авыруларның 10%тан артыгы үлде. Эпидемия бездә 1999-2001 елларга туры килде. Ул чакта наркоманнар күп иде. Без хәзер ВИЧны эпидемиядән хроник чиргә әйләндерү бурычын куйдык.

Кем дәваланмый – хәзер дә үлә. Үзәк аша 256 авыруның гомерен озайтабыз. Дару кулланып, Чаллыда ВИЧ авыруы белән 12-15 ел яшәүчеләр бар. Берәү, соңгы 10 елда дару алып, шушы авыру белән 17 ел яши. Ул тагын 10-15 ел яшәр, дип өметләнәбез. ВИЧ белән 30 ел яшәү мөмкинлеге бар. Дөрес, дарулар чит илнеке. Бер авыруга 1 елга 300-500 мең сумлык дару тотыла. Әйткәнемчә, 256 кеше дару куллана.

ВИЧ авыруы ачыкланганчы, бу кешеләр кайда эшләгән, хәзер дә шунда эшли. Алар арасында медицина, хокук хезмәткәрләре, укытучылар да булуы мөмкин. Бу кешеләргә бернинди чикләү куелмаган. Авыру каны башка кешенеке белән кушылганда гына йогарга мөмкин икәне мәгълүм бит.

Безнең үзәккә 8 район беркетелгән. Алардагы 5 төрмә, колония дә безнең күзәтчелектә. Бу төрмәләрдә 300ләп ВИЧ-инфекцияле тоткын исәпләнә. 3 айга бер тапкыр төрмәләрне тикшерәбез – андагы авыруларның хәлләре начардан түгел. Даими дәвалау уздырабыз.

Фахишәләргә килгәндә, аларны гел күзәтеп торабыз, алардан авыру йоктыру – сирәк күренеш. Алар саклану чараларын яхшы белә. Фахишә, наркоман булмыйча, үз юлы буенча гына йөргәндә, алар арасында авыручылар елдан-ел кими», – дип СПИД, ВИЧ-инфекция вәзгыятенә ачыклык кертте Г.Зарипов.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Ипотеканың үз бәясе бар

Илдар Халиков программасы белән төзелүче йортларның кайберләренең аукцион аша сатылачагы турындагы сүзләрне кире какты. Алай да, Казан үзәгендәге кайбер йортлар кыйммәтрәк бәядән сатылачак.

Социаль ипотека, исеменнән үк аңлашылганча, дәүләт оешмаларында эшләүче социаль катлам гражданнар өчен төзелә. Әлбәттә, алар эшли торган оешмалар фондка тиешле акчаны күчереп барган очракта. Шуңа күрә, социаль ипотека беркайчан да алар өчен коммерцияле булмаячак», – дип белдерде Илдар Халиков.

Әмма хөкүмәт җитәкчесе, социаль ипотека программасы белән төзелүче йортларның, урнашу урынына карап, башкалары белән чагыштырганда, бәяләрендә бераз аерма булу ихтималын да искәртте.

«Моның сәбәбе гади: шәһәр үзәгендә гадирәк, бик арзанлы йортлар төзи алмыйбыз. Үзәк матур булырга тиеш, андагы һәр бина кыйммәткәрәк төшә. Шуңа күрә, үзәктә торакның 1 кв. метры 3-5 меңгә кыйммәтрәк тора. Әмма социаль ипотека программасында катнашучының сайлап алу мөмкинлеге бар. Алар торакны минималь бәядән Казанның Киров районыннан, яисә кыйммәткәрәк, Һади Такташ урамыннан сайлый ала», – дип белдерде Илдар Халиков.

Хөкүмәт җитәкчесе сүзләренчә, гражданнарга әлеге программа белән торак тапшыру вакытында моннан элек тә аукционнар булып торган. Моны яңалык дип атап булмый. Һәм хәзергеләре дә бер караганда элеккегеләреннән әллә ни аерылмый. Ләкин искәрмә буларак монысында, шәһәрнең төрле территориясендә урнашкан йортларның бәяләре генә үзгәрәчәк, диде ул.

И.Халиков бу урында аукцион дип, программада катнашучылар арасында уздырылучы, кем күпме балл җыйган шул кешенең фатирны отуын максат итеп алган бәйгене күз алдында тотты булса кирәк. Һәрхәлдә ул әйткән аукционны журналистлар шулай дип аңлады.

Социаль ипотека программасы керем алуны максат итеп куйган программа түгел. Шуңа күрә дә, бу программа белән төзелгән йортлар үз кыйммәтенә хуҗаларына тапшырылачак. Дәүләт торак фондының коммерцияләшүе турында сүз дә була алмый, дип белдерде премьер.

Хөкүмәт җитәкчесе әлеге сүзләре белән социаль ипотека программасы белән торак алырга хыялланган халыкны тынычландырса да, исемнәрен әйтергә теләмәгән кайбер гражданнар бу сүзләргә бик ышанып бетмәүләрен белдерә.

Бер караганда халыкны да аңларга була. Чөнки әле бер атна элек кенә дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин түрәләр җыелышының берсендә, фондның коммерцияле торак төзергә планлаштыруын да белдергән иде.

Ике түрә ике төрле фикер белдерсә дә, башкала үзәгендә социаль ипотека программасы белән төзеләчәк йортларның кв. метры кыйммәтрәк булачак сыман.

Тәлгать Абдуллин бу фатирларны, мөмкинлекләре булучылар үзара ярышып кыйммәтрәккә алсын дисә, Илдар Халиков, шәһәр үзәге матур булырга тиеш һәм моның өчен матур йортлар төзү кирәк, шуңа күрә, шәһәр үзәгендәге йортларны төзү дә кыйммәткәрәк төшәчәк, ди.

Комментарии